"Авыру сорап килми"
классный час по теме

Классный час на тему   туберкулез

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tuberkulez.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

 

   Туберкулез – Җирдә үлемгә китерә торган йогышлы 10 чирнең берсе. Туберкулездан үлүчеләр саны  башка йогышлы авырулардан үлүчеләрнең гомуми саныннан да артыграк.

   Кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе мәгълүматларына караганда, 2006 елда Татарстан  республикасында туберку-      лездан 383 кеше үлгән ( 2005 елда – 427). 2129 яңа авыру очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә авыру күрсәткече 56,3% тәшкил итә. Туберкулездан интегүчеләр арасында, кагыйдә буларак, даими эш урыны булмаган, асоциаль тормыш рәвеше алып барган затлар күбрәк.

   Туберкулезны иртә ачыклап, тизрәк дәваларга кирәк.  Балаларда ел саен Манту ысулы белән туберкулезны ачыклап була. Ә икенче юлы – туберкулезга каршы БЦЖ прививкасы. Ул  бала тудыру йортында ясала һәм аннан соң 7 -14 яшьтә  ике ревакцинация ясала. Бу прививкалар авырту очрагын  7 – 12 тапкырга киметә.

Әлеге авыруга китерүче факторлар:

   Туберкулез – төчкерү, йөткерү һәм башка юллар белән йога торган инфекция. Микроб акрын үрчү сәбәпле , чирне сәламәт кешегә йоктыру өчен авыру белән озак вакыт контрактта булу кирәк. Галимнәр бәяләгәнчә, авыру белән 6 ай дәвамында

 8 сәгать ( эштә ) булган кешеләрнең чирне йоктыру куркынычы 50% тәшкил итә. Авыру белән 2 ай дәвамында тәүлегенә 24 сәг. элемтәдә ( өйдә ) булган кешеләргә дә шундый куркыныч яный.

   Туклану сыйфаты. Ач тору һәм тиешенчә тукланмау организмның  каршы торучанлыгын киметә.

  Токсик продуктлар куллану.  Тәмәке тарту һәм зур күләмдә спиртлы эчемлекләр куллану организмның саклану мөмкинлеген киметә.

  Башка авырулар.  Туберкулезга ВИЧ инфекцияле,  шикәр авырулы, лейкоз яки лейпрой, бронзит, абсцесс,  ашказаны җәрәхәте булган кешеләр бирешә.

  Стресс  һәм депрессия –иммун системасы торышына начар йогынты ясый.

  Туберкулез- социаль чир. Әлеге чирне начар тукланучы , дымлы һәм суык торакларда яшәүчеләр йоктыра.

Туберкулездан ничек сакланырга?

  Җәмәгать  транспортында, халык күп җыелган урыннарда ябык, агарынган чырайлы һәм даими рәвештә ютәлләүче кеше белән туры килсәгез, аннан читкәрәк китү җаен карагыз.

   Урамда йөреп кайтсагыз кулларны сабын белән яхшылап юыгыз. Ютәлгә каршы препаратлар белән генә ютәлегез бетмәсә, тән температурасы бераз күтәрелгән булып, тирләтсә, кичекмәстән флюрография тикшерүе узарга кирәк.

    Туклану режимына игътибар итегез. Дөрес туклану даими, системалы һәм сыйфатлы (витаминнарга һәм аксымга бай) булырга тиеш. Көндәлек рационга эремчек, йомырка, сөт продуктлары, балык, сыер һәм тавык ите керергә тиеш. Өстәл-дә, һичшиксез, яшелчә һәм җиләк – җимеш булу мәслихәт.

   Туберкулез  бөтен организмны “эштән чыгара”. Ул авыру кешедән  һава – тамчы юлы аша һәм ачык формадагы тубер-кулез  белән авыручы кеше белән турыдан – туры бәйләнешкә кергән очракта йога. Туберкулез озак еллар дәверендә бара. Шуңа күрә  бу йогышлы чирдән үзеңне сакларга кирәк:

  1. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга.
  2. Яхшы сыйфатлы ризык белән тукланырга.
  3. Спорт белән шөгельләнергә.
  4. Саф һавада йөрергә.
  5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
  6. Туберкулезга каршы прививка ясатырга.

“Авыру сорап килми”

(24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне)

                Класс җитәкчесе:  Әскәрова Р.Ә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Расписаниедә кайсы көн авыр?

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?Максат:1. Укучыларның көндәлекләре турында таныштыру һәм сөйләмдә активлаштыру.          ...

"Авыру сорап килми"

Классный час на тему   туберкулез...

Хәсән Туфан. Иң авыр елларда.

Ачык дәрес планы. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты буенча....

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап ала белү формалары.(1 нче сыйныф татар теле)

Конспект урока по татарскому языку для 1 ого класса по учебнику "Күңелле татар теле"....

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы.

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү масаты: 1.  Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнхгә кызыксыну тәрбия-ләүнең яңа технологияләрен тудыру.2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү ...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

Баланың дәрес әзерлисе килмәсә...

Баланың дәрес әзерлисе килмәсә......