Сценарий праздника "Әниләр бәйрәме"
классный час по теме

Гильфанова Зульфия Галимзяновна

Сценарий праздника "Әниләр бәйрәме",который был  проведен учащимися 7класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniler_beyreme.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме

-Исәнмесез.

-Исәнме,Раиль.

-Сезнең вакытыгыз бармы,миңа киңәш  бирә алмассызмы икән?

-Раиль,мин шулкадәр ашыгам,”Яңа гасыр” каналында тапшыру алып барасым бар,соңга калам.Әйдә башка вакытта иркенләп сөләшербез яме.

-Юк,башка вакытта инде соң була.

-Я,ярый,тыңлыйм сине Раиль,ләкин тиз һәм кыска итеп аңлатырга тырыш яме.

-“Әниләр көне” җитте битЧулпан,әниемне ничегрәк котласам яхшы булыр иде икән?

- Раиль,син бик тә вакытлы йөрисең.Мин хәзер әниләргә багышланган тапшыру алып барырга барам,әйдә минем белән бар да әниеңне телевизор аша котларсың.һәм инде миңа да ярдәм итәрсең.

-Ә-ә,бу бик шәп булыр иде.

    Җыр:” Әниемә” Айзирә

Ч:-  “Әни,”- диеп телем ачылган,

  “Балам,”- диеп кулга алгансың.

   Туган йорттан чыгып китсәм дә

   Онытмый шул ана баласын.

   Әнкәйләргә булган мәхәббәт,

   Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.

   Рәнҗетмәгез берүк,балалар,

   Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

Хәерле кич,хөрмәтле телевизор караучылар.”Яңа гасыр” каналында турыдан-туры эфирдагы “Йөрәктән йөрәккә” дигән тапшыруыбызны башлыйбыз.Без буген аны җир йөзендәге иң гүзәл,иң бөек,иң илаһи затлар булган аналарга багышлыйбыз һәм “Җәннәт аналар аяк астында” дип атыйбыз.

  (бала елаган тавыш ишетелә)

  Дөньяга кеше дигән олы зат туды.Менә аның беренче авазлары яңгырады.Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә сыенды.Ана сабыена иң татлы,иркә сүзләр әйтеп,яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә салып бишек җырын җырлады.              (бишек җыры көе ишетелә)

   Әле син бер бала гына.Син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә белмисең.Ләкин синең карыныңда татлы сөт ага.Ана күкрәгеннән килгән сөт нинди пакъ!И бала!Анаңа,җиргә булган мәхәбәтең дә чишмә суыдай саф булсын иде.

Р:-   Көннең яктылыгы-кояшта,күкнең матурлыгы-йолдызларда,җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.

Ч:-   Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле,иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кем соң ул?

   Ул минем кадерле әнием!

Р: -  Үзе сөйкемле булу белән бергә күәтле дә, матур гүзәл ханым-ул минем газиз әнкәем!

   Өйне-ямьле,ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә-ул минем алтын куллы әнкәем!

Ч:-   Ана!Нинди бөек исем!Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр.Минемчә,һәр хатын-кыз үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш.Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көн.Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү-һәр ананың изге бурычы.Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

 Р:   -Чулпан.,мине хәзер әнием телевизордан күрәме?

    -Күрә,әлбәттә,Раиль.  

    -Миңа аны бәйрәм белән котларга мөмкинме?

    -Рәхим ит.

    -Әнием,алтыным!Сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек,озын гомер,ак бәхетләр телим..,һәм әниемә багышлап җыр башкарам .

Ч:    -җырла,Раиль.без дә рәхәтләнеп тыңларбыз.

Җыр” Тал бишек”

   

Ч:    -Рәхмәт, Раиль.Әниеңнең исемен дә әйтсәң,бөтенләй дә яхшы булыр иде.

 Р:   -Наилә. Нәкыйп кызы...

 Ч:   -Наилә ханым,без дә Раильнең котлауларына кушылабыз,сезгә шатлык-куанычлар,тыныч тормыш,сәламәтлек телибез.

     

  Ч:  Көзнең ахыргы көннәрендә “Әниләр көне”н билгеләп үтәбез.Шул уңайдан кадерле әниләр,сезне бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлек,озын гомер,ак бәхетләр телибез,балаларыгызның игелеген күрергә язсын.

      -Әни,әнкәй...Нинди зур көчкә,нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр.Әни,әнкәй...Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганбыз,бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.

    -  Әйе,чыннан да,һәр кешегә үз әнисеннән дә якынрак,газизрәк кеше юктыр.Безнең студиябезгә бу бәйрәм уңаеннан хатлар килде,без аларны укып китәрбез.

Шулай ук әйтер сүзләре булган кешеләр безгә тапшыру вакытында шалтырата алалар.Безнең  студиябезгә бу бәйрәм уңаеннан  хатлар килде,без аларны укып китәрбез.

      Шулай ук әйтер сүзләре  булган кешеләр  безгә тапшыру  вакытында шалтырата алалар. Безнең телефон номерын сез экраннарда күрә аласыз.

Ч:   Әйдэ,Раил,беренче хатны укып китик әле.

      - аны безгә кем язган?

Р:- Безгә АныТукай районы  Иске Абдул мәктәбе укучылары язып җибәргән  .(хат укыла) Без дә бу теләкләргә кушылабыз,_Хормәтле укытучылар сезнең хөрмәткә  җыр яңгырый,рәхим итеп тыңлагыз.

Вәлева Алсу башкаруында Җыр “Озак яшә әнкәй”

Ч:   - Гаиләне тотучы да,таркатучы да хатын-кыз,ди халык.  Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гомер-гомергә  хатын-кызга мәдхия җырлана. Ул ана дигән исемне горур йортүче дә,ул-яшәеш нигезе дә,ул-гүзәл зат та,ул-изге җан да,сабыр да,тыйнак та...  

 Р:   -    Сабый дөняьга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп ,күңел  җылысын,ягымлы карашын,мәхәббәтен тоеп яши.Ана өчен бала-җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык,кадерле йөрәк парәсе.Еллар үтеп без күпмегенә яшькә җитсәк тә,газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

    Ч;  -  Әнкәйләр турында язучылар  әсәрләр,шагыйрьләр шигырьләр,композиторлар җырлар язалар. Х.Җәгъфәрнең” Син әниемә” дигән шигырен тыңлап үтик әле.Раиль,аны безгә кем сөйли?

    Р:   -  Шиһапов Айнур

   Ч:     - Дуслар,безгә электрон почтага шушы мәктәпне тәмамлап чыккан, хәзерге көндә армия сафларында хезмәт итүче Гарафетдинов Ильмирдан хат  килеп иреште,шуны укып китик әле.

        Иске Абдул авылында яшәп ятучы кадерле әниемне Гарафетдинова Фәйрүзә Наиль кызын,Укытучыларымны,мәктәп хезмәткәрләрен һәм барча әниләрне бәйрәм белән котлыйм .Сезгә ак бәхетләр,сәламәтлек,озын гомер,җан тынычлыгы теләп калам .

 Гомер ага... сулар кебек,

Чәчләреңәчаллар үрелә.

Ак яулыклы маңгай тирәсендә

Җыерчыклар мулдан күренә.

Үстердең син назлап,кеше иттең

Авыр чакта түздең,үткәрдең.

Һич оныта алмыйм,ич оныта алмыйм,әни һаман истә

“Тор балам”дип сөеп үпкәнең

Хич оныта алмыйм киткән чакта,

Хатлар яз дип елап калганың

Учларыма кулларымны кысып

Озатырга мине барганың.

Тиздән кайтам әнием сезнең янга,

өй каршына чыгып мине көт

әгәр борчуларга салган булсам

Зинһар әнием мине гафу ит.

Һәм сездән  әниемә бәйрәм бүпәге итеп җыр тапшыруыгызны сорар идем.

Р: Без дә бу теләкләргәкушылабыз һәм Сезнең өчен Садыкова Ләйсән җыр башкара “Кайтабыз да китәбез”

Р:-Хатын-кызның бәхетен тулыландыручы,терәк булып,иңне-иңгә куеп гомер итүче ир халкы фикерләре дә тыңлап үтәсе килгән иде

        -Чулпан...минем безнең мәктәптәге бердәнбер ир-ат укытучы Нуриман абыйга берничә соравым бар иде.әйдәгез әле аны  кул чабып ,студиягә чакырыйк

       

        -Нуриман абый,Сезнең тормыш иптәшегезнең кыз фамилиясе ничек?(җавап)  

        -Аның яраткан җырчысы кем?җавап)

        -Иптәшегез белән кайда таныштыгыз?(җавап)

        -Рәхмәт.

        -Нуриман абый,сезнеңчә ир хатыны,балалар әнисе нинди булыра тиеш?(җавап)

        -Сезнең тормыш иптәшегезгә үзебезнең иң изге тләкләребезне җиткерәбез.Пар канатлар булып,балаларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.

. әзһәния апа! ә хәзер сезне улыгыз Ильшат котлый.

  Көннәр буе йөгерсәм дә,

     Мин армыймын.

     Уку авыр булса булсын-

     Зарланмыймын.

     Орышсаң да кайвакытта

     Еламыйм ич.

     Син шат булсаң,тора алмыйм

     Елмаймый һич.

     Исәнлек-саулык сорап,

     Дога кылам:

     Әниемнән аермасын

     Берүк,Ходам.

Безнең тапшыруыбызга килгәнегез өчен рәхмәт,Нуриман абый.

        Без дә бу теләкләрә кушылабыз.

Хормәтле  әниләребез сезнең хөрмәткә Мингазова Гөлинә башкаруында җыр яңгырый,рәхим итеп тыңлагыз.

 Ч:       -Баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче,кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше-Ана. Татар халкында шудый мәкаль бар:”Уч төбендә пешереп ашатсаң да,әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың .Әйе,әнкәйләр үзләре дә бала хакына барысын да эшләргә әзе шул. Ә бит алар элек-электән бала өчен утка-суга кергәннәр,соңгы телемнәрен сабыйларына каптырганнар.Бүген студиябезгә кунакка 7 класс укучылары да килде.Алар башкаруында Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” исемле драмасыннан өзек карап үтик.

Р:     -Әйе,бу өзекне карагач,мин әниемне беркайчан да рәнҗетмәс идем,дигән уй килә.

ә хэзер    Заһирә Гомәрованың” Соекле аналарга “ исемле шигырен тыңлап үтәрсез.Аны Сафин Ильнур сөйләр.

  Ч:   -Соңгы вакытларда тормышыбызда “изгелек”,шәфкатьлелек”,”олыны олылау” төшенчәләре онытылып бара түгелме?Күкрәк сөтен имезеп,безгә гомер бүләк иткән иң олуг зат булган Ананы тәрбияләмәү,рәнҗетү вакыйгалары белән әледән-әле очрашып торабыз. Республикабызда картлар һәм балалар йортларының саны арта бара. Бик-бик кызганыч хәл.

     Р:    Сабыйларыбызга тигез гаиләдә,сәламәт булып үсәргә,ә  әти-әниләргә,гомер буе балалары  янәшәсендә яшәргә язсын .Һәр ата-ананың изге теләге кабул булсын! Бер-беребезгә ягымлы булыйк,матур сүзләр генә әйтеп яшик.

Мавлявиев Илсаф башкаруында җыр “Бәхеттә-шатлыкта”

        -Чулпан,.,бала анага,ана балага әйтә торган сүзләр бик күп инде алар.Әйдәгез тамашачыларның исләренә төшереп китик әле.

        -Әйдә әле,Раиль.Нинди матур сүзләр беләбез икән.(кадерлем,алтыным,матурым,бердәнберем,алмам,хөрмәм,кояшым,аппагым,бәгырем.)

        -Күрәсеңме,бер-беребезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән!Тик бу сүзләрне,ни кызганыч,бик аз әйтәбез,бик аз ишетәбез.Ә бит ягымлы,җылы сүзләрдән канатлар үсә.Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтүдән сак булыйк.Яраламыйк күңелләрне!

         Дуслар,безнең тагын бер хатны укып китәсебез килә.(хат укыла)

         Җыр:

 Ч:      -Кадерле әниләребез.Сезне бәйрәмегез белән тагын бер тапкыр чын күңелдән котлыйбыз,тапшыруыбыз аша теләкләребезнең иң изгеләрен юллыйбыз .Киләсе очрашуларга кадәр.

 Р:      -Ә киләсе тапшыруны әтиләргә багышласак ничек булыр икән?

  Ч:     -Бик яхшы булыр.

  Р:     -Ә мин тагын килсәм ярыймы?

   Ч:    -Әлбәттә,Раиль.

Ч: Күңел күгегез гел аяз булсын,кара болытлар йөзмәсен. Барчагызга да исәнлек- саулык,имин көннәр теләп, мин дә әниемнең яраткан җырын башкарып китим әле.Ул да мине телевизор экраннарыннан карап утыра торгандыр.

Р: -Кадерле әбиләр. әниләр.апалар, сеңелләр укытучылар, укучылар!Тапшыруыбыз ахырына якынлаша. Тагын бер кат сезне барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәләмәтлек,озын гомер,эшегездә уңышлар,чиксез шатлык куанычлар телибез . Аналарның күңелен кайгы сагыш басмасын,сабыйларның киләчәге якты булсын!

Сау булыгыз.  Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.  

.        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника-концерта" Новогодний праздник"

Цель: поздравить ребят с успешным завершением первого полугодия;          организовать праздник-концерт для класса и их родителей...

Сценарий праздника "С праздником, любимые!"

Сценарий общешкольного праздника 8 марта....

Сценарий праздника "Праздник цветов"

Традиционно в октибре в школе проходит праздник цветов. К празднику мы организуем выставку цветочных компазиций,проводим конкурс детских рисунков.Зал оформляется цветочными гирляндами.При проведении п...

Сценарий праздника: «Женский день – праздник прекрасный!»

В Международный женский день 8 марта только для женщин прозвучат ласковые, теплые слова, в магазинах с полок исчезнет даже то, на что раньше никто не обращал внимания. А сколько будет подарено цветов!...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...