Яңа ел белән!
методическая разработка (11 класс) по теме

9-11 нче сыйныфлар белән яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий. Бәйрәм чыршы куелган, матур итеп бизәлгән залда уза.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_beln.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБГУ “Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта мәктәбе”

Яңа ел белән!!!

Сыйныф җитәкчесе Бикушева Л.М.

Ләйсән:

Яңа өмет белән Яңа еллар килә,

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик,

Кушылсыннар безгә башкалар.

Халил:

Тәңкә -тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакъ булсын.

Ләйсән:

Бәхет,шатлык бүләк итсен

Һәр көн,һәр сәгать.

Йөрәкләргә ялкын салсын

Дуслык,мәхәббәт!

Халил:

Яңа елның йолдызлары

Яктырак янсын,

Йолдыз кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын!

Ләйсән:

 Хәерле кич хөрмәтле укытучылар, укучылар, бәйрәмебез кунаклары!

Туган җиребез буйлап яңа ел атлый.Менә тиздән бик тиздән үзенең өр яңа шатлыклары ,мәшәкатьләре,матур бәйрәмнәре белән 2013 нче ел аяк басачак.

Халил:

Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2013 нче  елның тарих битләренә ниләр язылыр? Иске елдан Яңа елны  бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп  бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

Ләйсән:

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде .Бер –беребезгә изге теләкләр,ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт.Ә без исә,сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директор урынбасары Ярмухаметова Руфия апага бирәбез.   Рәхим итегез!

 Ләйсән:

Яңа ел,яңа ел  дибез,ә беләсеңме, Халил, Яңа ел сүзен ишетүгә, минем күз алдыма нәрсәләр  килә?

Халил:

Әлбәттә,яшел чыршы,бүләкләр,изге теләкләрдер,мөгаен. Мин үзем дә Яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар,бүләкләр ,дусларның СМС лары...

Ләйсән:

Я,я онытылып киттең түгелме, Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттың бугай . Бүген без Яңа елда иң әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач, Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе ел да шулкадәр яхшырак булачак диләрме әле?

 Халил:

Дуслар,бүгенге бәйрәмебездә һәрберебез биик,җырлыйк,рәхәтләнеп күңел ачыйк.

Тиздән бик тиздән  Кар кызы белән  Кыш бабай килеп җитәрләр.

Ләйсән: Әйе шул... Ярый, алар килә торсыннар,ә без сезнең игътибарыгызга

              “Кар бөртекләре” биюен тәгъдим итәбез. (Бию, 9 кл.)

Халил:  Ап-ак гөлләр белән бизәп,

               Туган якның ал таңнарын.

               Җыр моң булып җиргә ява,

               Яңа елның ак карлары.

Ләйсән: Көчле алкышлар белән каршы алыгыз, сезнең алдыгызда үзенең

               моңлы җыры белән  Гильметдинова Гүзәл. ( Җыр,10 А кл.)

Ләйсән: Яңа еллар килсен бәхет алып,

               Яңа еллар килсен елмаеп. 

           Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

               Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Халил:  Әйдәгез хәзер күңел ачып, бер скетч карап китик.(Скетч,10 Б кл.)

Халил: Эш беткәч уйнарга ярый,

              Дип әйтә безнең халык.

              Әйдәгез әле дуслар,

              Уен да уйнап алыйк.

Ләйсән: Уен уйнату.

Пародия!!!

Халил: Ә беләсезме, безнең бәйрәмебезнең төп кунаклары инде килеп

              тә җиткәннәр икән бит.

Ләйсән: Шулаймени? Әйдәгез соң аларны көчле алкышлар белән чыршыбыз

               янына чакырыйк.

Кыш бабай: Исәнмесез, дусларым!

                       Килдем ерак ерактан

                       Салкын, карлы Төнъяктан

                         Көтүегезне белдем,

               Кар-буран алып килдем.

               Озын юллар үттем мин

                            Сезгә килеп җиттем мин.

                            Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

                            Елык-елык яна ул,

                            Бәхетле һәм сау булыгыз,

                            Котлы булсын, Яңа ел!

Кар кызы: Ап-ак кар бөртекләре

                  Агартсын күңелегезне!

                   Яңа ел белән, дуслар!

                   Котлыйбыз ихлас сезне!

                   Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,

                   Якты булсын бәйрәм көннәре

                   Бәхет бураннары алып килсен

                   Яңа елның карлы җилләре!

Халил: Безнең бәйрәмебезгә вакыт табып килүегез өчен бик зур рәхмәт

              инде сезгә.Юлда бик нык арыгансыздыр. Шуңа күрә сез утырып

              ял итегез, ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

Ләйсән: Җирнең бөтен төше ямьле,

               Илемнең күге якты.

               Җыр- биюгә бик бай булган,

               Яңа ел тыңы атты.

Халил: Ә хәзер әйдәгез рәхәтләнеп бер биеп алыйк эле.(Бию,10 А кл.)

Уен!!!

Кыш бабай:

Кадерле дусларым! Безнең сезнең яннан китәр вакытыбыз җитә. Туачак 2013 елга сез хуҗа булып каласыз. Илләр тыныч булсын, бәхетләрегез ташып торсын!

Кар кызы:   Яңа ел белән сезне!

                     Яңа бәхетләр белән!

                     Яңа елда уңышлар,

                     Телим мин сезгә, дуслар!

Кыш бабай: Хушыгыз, дусларым, киләсе елга кадәр.

Кар кызы: Хушыгыз, дусларым, хушыгыз! Сезгә имнлек, матурлык, татулык                телим!

          Халил, Ләйсән: Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы!

Ләйсән:  

Һәрберебезне шатландырсын
Кояшлы, матур көннәр
Һәммәбезне сөендерсен,

Айлы бу тыныч төннәр

Халил:

Уң булсын безнең сәфәрләр

Йөргән юлларыбызда.

Эх ,дөньясы безнеке,дип,

Куаныйк барыбыз да.

Ләйсән: Көчле алкышлар белән каршы алыгыз,сезнен каршыгызда

               Гүзәл. (Җыр 10 Б кл.)

Скетч!!!

Уен!!!

Халил: Бүгенге бәйрәмебездә без нинди генә матур сүзләр, нинди генә

              изге теләкләр ишетмәдек. Әйдә хәзер бәйрәмебезгә җыелган барлык

              кунакларны Яңа ел белән котлау өчен сүзне 10 А сыйныфына бирик.

Ләйсән: Рәхим итегез чыршыбыз янына!(Котлау 10 А кл.)

                                             Реклама!!!

Халил: Җырлый-җырлый аңлашалар

              Зәңгәр күктә тургайлар.

              Сөю җырына күмелә

              Болын,кырлар,тугайлар.

Ләйсән: Мин сина җыр бүләк итәм

               Җырлап аңлашыйк әйдә.

               Җыр канатында тирбәлик,

               Тирбәлик икебез дә.

Халил: Көчле алкышлар белән каршы алыгыз,сезнен каршыгызда

               Рәҗәп  белән __Эльвира .(Җыр 11 кл.)

Маскаларны бәяләү!!!

Скетч!!!

Халил: Бөтен галәмне яктыртып,

             Күктә яна йолодызлар.

             Идәннәрне дер селкетеп,

             Бии безнең яшь кызлар.

Ләйсән: Көчле алкышлар белән каршы алыгыз!!!Сезнең каршыгызда              һинд кызлары.(Бию 10Б кл.)

                              Газеталарга урыннар бирү.

Ләйсән: Җыр бит ул-йөрәк ялкыны,

               Җыр бит ул- хисләр ташкыны.

               Дусларга да,дошманга да

               Бүләк ит әле җырыңны.

Халил: Ә хәзер чыршыбыз янына 9 нчы сыйныфның моңлы

              сандугачын чакырыла.( Җыр 9 кл.)

                                                Скетч!!!

Ләйсән: Җырлый-җырлый,бии-бии,

               Бәйрәм итик гел бергә.

               Бу бәйрәмнәр гөрләп шулай,

               Барсын гомер гомергә.

               ...................................................................................

Ләйсән: Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау   булыгыз!

Дискотека!!!