Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый.
классный час (7 класс) по теме

Саппарова Руфия Рафисовна

Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый. (Сыйныф сәгате.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hr_keshe_uz_yazmyshyn_uze_saylyy.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

                   Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый.

                                  (Сыйныф сәгате.)

Тема: Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый.

Максат:

1. Укучыларны сәламәт тормыш алып барырга.

2. Исәнлекләрен сакларга чакыру.

3.Зарарлы гадәтләрне кисәтү, татар халкына хас булган әхлак сыйфатларын тәрбияләү.
         Җиһазлау:

1. Плакатлар ;

2. Компьютер ;

3. Презентация ;

4.”Мәгариф” журналлары.

Укытучы: Исәнмесез,укучылар. Мин бүгенге дәресне татар драматургы К.Тинчурин сүзләре белән башлап китәргә телим. “Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш.Дөнья матур,якты.Тик шул матурлык , яктылык белән файдалана белергә кирәк.” Ләкин менә шушы матурлыкны күрә белү өчен кеше сәламәт булырга тиеш. Саулык - зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрум. Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк -омтылышларына ирешә, тормыштан канәгатьлелек ала. Без үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән байлыкны сакларга тиешбез.

          Ләкин бүгенге көндә , җанны шомландырып,авыр булган заман гаме биләп ала. Сез һәм сезнең яшьтәшләрегез -15-16 яшьлек егетләр-кызлар-бүген ымсындыргыч төсләргә буялган куәтле бозыклык дөньясы белән янәшә яшисез. Татарларны гасырлар буе ислам дине һәм әхлагыбыз саклап килгән. Әхлак ул —кешенең матурлыгы,күңел сафлыгы. Бары тик күңеле саф, матур булган кеше ген чынлыкта сәламәт була.

Укытучы:

Кеше өчен иң әүвәле-намус,дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш ,дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул- явыз,дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе —гакыл,дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр ,дигән.
Гакылсызда намус та юк,иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатар,дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе-әдәп,дигән,
Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп,дигән:
Әдәпсездә бәхет тә юк,тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе-күңел,дигән,
Күңеле бозык кеше-кеше түгел ,дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә,үлеп җиргә күмел,дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе-сабыр,дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар ,дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр,дигән.

Укытучы: Бу сүзләр гади сүзләр генә түгел.Тормыш ,яшәү рәвеше белән расланган сүзләр,алтын сүзләр.

Укытучы: Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Укучы: Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар -  сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Ә даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.

Укытучы: Тагын нәрсә эшләргә тиеш?

Укучы: Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.

    Укучы: Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәр көнне ике тапкыр  юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. (Кагыйдәләр слайдлар белән экранда языла бара.) 

Укучы: Баш дүрт очракта авырта: күп йокласаң, бер дә йокламасаң, артыгын ашасаң яки күп су эчсәң.

Укытучы: Бик дөрес. Сәламәтлек... Сәламәт булыр өчен  барысы да тырыша: файдалы яшелчәләр ашый, ял итә , саф һавада йөри, физик күнегүләр ясый. Хәзерге вакытта сәламәтлегебез какшый башласа, без  үзебезне  табиблар кулына тапшырабыз. Аларның безне ничек дәвалаулары да кызыксындырмый,  ә кайбер вакытта терелүбез дә ихтимал.

     Минем бер танышым сәламәтлеге өчен бик кайгыра. Аңа 68 яшь булса да, ул иртән торып бер йотым су гына эчеп, физик күнегүләр ясый, аннан җиңелчә генә ризыклар белән тукланып, бер-ике сәгәтькә урамга чыгып һава  сулап  керә, ә кайбер вакытта файдалы үләннәр эчеп, үзен формада тотарга  тырыша. Җәй җитүгә ул бакчага  китә. Анда  сәламәт булыр  өчен барысы  да туры  килә.  Кыш  көне чаңгыда шуа, җәй җитсә  йөгерә. Шулай итеп, сәламәтлеге өчен тырыша.

      ”Сәламәт булыр  өчен  дарулар эчеп  кенә түгел,  ә үзеңнең дә тырышлы-гың күп кирәк “ дип  киңәш  итә кайбер  вакытта  табиплар  да. Һәм мин моның белән  тулысынча  килешәм.

       Хәзер сәламәтлеккә химик заводлар дә тәэсир итә. Заводлардан чыкка катдыклар  суга  бушатыла,  химик агулар һавага чыга .  Ә без шул суны эчәбез, шул һаваны сулыбыз.

        Сәламәтлек турында бик күп сөйләп тә, язып та була. Тик без үзебезне дөрес кайгырта гына белмибез.

        Сәламәтлек - ул зур байлык!..

     Укытучы: Без сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәр дә беләбез. (Укучылар чиратлашып сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтәләр. Мәкальләр слайдлар белән экранда языла бара.)

    Укучы: Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

    Укучы: Байлыкның башы – сәламәтлек.

    Укучы: Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет -  сәламәтлек.

    Укучы: Таза булсаң таш та ярып була. 

    Укучы: Чисталык - сәламәтлек нигезе.

    Укучы: Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла!            

    Укучы: Йогышлы авырулардан саклан!

    Укучы: Бездә шапшакларга урын юк.

    Укучы:  Көндәлек режимны үтәгез!

    Укучы: Саулыкны сатып алып булмый.

    Укучы: Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

      Укытучы: Алда безне “Шәхси гигиена” тукталышы көтә.  Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

Укытучы: Һаман йөгерә, бер дә армый, аннан башка тереклек тә тора алмый.

Укучы: Су

Укытучы:Үзе шома, хуш исле күбеккә күмә, я кайсыгыз әйтә, аны кем белә? Сабын.

         Укытучы:Кирәк була мунчада, минем исемем ... . 

         Укучы: Мунчала

          Укытучы: Битне, кулны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.

          Укучы: Сөлге.

          Укытучы: Үзе тешле, ләкин тешләми, ул нәрсә?

          Укучы: Тарак.

          Укытучы: Бик дөрес, укучылар.  Әйе , без сәламәтлек зур хәзинә дидек. Ләкин без ул хәзинәдән дөрес файдаланабызмы икән ? Әллә инде сәламәтлегебезне югалткач кына аны кире кайтарырга тырышабызмы? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик эле. Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар — 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белн — 15- 30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт — 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә - туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин.
Тәмәке тарту һәм эчкечелек — зарарлы гадәтләр. Алар кеше  организмның мөһим әгъзаларын зарарлый. Эчкән алкогольнең  89%ын — ашказанының лайлалы тышчасы, башка өлешен эчәгеләр үзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тискәре тәэсир итә. Хәмер эчкәч, бер сәгать узганнан соң, концентрациясе кан плазмасына һәм кызыл шарчыкларга үтеп керә.Организмдагы башка биологик сыеклыкларда да ул уз “урынын”таба. Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында  — баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында һ.б. 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә . Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшлүгә этәрә, исерек кеше имгәнүләргә дә дучар була. Тәмәке тартучы кеше уз организмын гына түгел, бәлки әйләнә тирәдәгеләрне дә  агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була, шуларның иң көчлесе —никотин. Биш папиросның никотины — кроликны, йөз папиросныкы атны үтерә. Тәмәке тартучының организмы никотинга әкренләп күнегә,әмма  моңа карап аның зарарлы тәэсире кимеми. Тәмәке тартканда организмны нык какшата һәм үлемгә алып бара торган агулы  матдәләр эчкә суырыла. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш үпкә авыруларыннан интегәләр, никотин баш мие һәм башка органнарның эшчәнлеген боза, газаплы рак авыруына китерә. Тәмәке организмның иртә, вакытыннан элек картаюына китерә. Тәмәке тартучының йөзе җыерчыклана, бармак һәм тешләре саргая, организмы какшый һәм хәлсезләнә, тартучы кеше үзен начар хис итә. Тәмәке төтененә тәмәке тартмаучылар аеруча сизгер. Тәмәке тарту һәм аның исе генә дә балалар өчен гадәттән тыш зарарлы. Димәк, тәмәке төтене тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучыларның организмына да зыян китерә. Тәмәке тарткан һәр 10 кешенең берсе генә өлкән яшькә
 җитәргә мөмкин.Дөньяда 1,1 млрд. кеше тәмәке тарта.

        Укытучы: Наркоман ни дәрәҗәдә куркыныч?

        Укучы: Бик куркыныч.

        Укытучы: Беренчедән, наркотик матдәләр куллана башлау чорында кайда да булса эшләсә дә, наркоманның хезмәт җитештерүчәнлеге түбән була, чөнки ул бары тик наркотик матдә табу турында гына уйлый.
Икенчедән, наркоманнар, бәхетсезлек, һәлакәт, җинаять, әйберләрне вату-җимерү чыганагы буларак, җәмгыятъкә
 матди һәм әхлакый зыян  китерә.
Өченчедән, алар үзләренең гаиләләре, якыннарына түзеп тора алмаслык шартлар тудыра, аларга тыныч яшәргә ирек бирми. Әфьюн белән агуланган кешеләрдән сәламәт бала тумый.
 Наркотик матдәләр кулланучылар башкаларны да шушы агуны кулланырга тарталар.

          Укытучы:  Күрәсез, тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманлык кешенең үзен генә түгел, бәлки башка кешеләргә дә, җәмгыятькә дә зур зыян китерә.  Шуңа күрә начар гадәтләрне үзебезгә алмыйк. Сәламәт булыйк. Үзебезнең сәламәтлекне һәм башкалар сәламәтлеген саклыйк һәм ныгытыйк.

          Укытучы: Хәзер шушы сорауларга җавап бирик әле. Наркотик сату кемгә табыш китерә? Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар?

(укучыларның җаваплары тыңлана).

          Укытучы: Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

          Укучы: Ихтыяр көче, тәвәккәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык тоеп үсәргә, белемгә   тартылырга. Шул  сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин. 

         Укытучы: Бик дөрес. Тагын фикерләр бармы?

         Укучы:  Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый.  Гаиләдә дуслык булсын, үзара аралашу булсын. Өй, гаилә - балалар өчен терәк.

         Укытучы: Һәр 100 наркоманның берсе генә олыгаю яшенә җитәргә мөмкин.Россиядә12 млн.нан артык наркоман исәпләнә. Таксикомания -наркоманиянең бер төре. Төрле матдәләр кешедә наркотик халәт булдырырга мөмкин һәм аларның барысы да агулы. Кеше психикасына тәэсир итә торган дарулар, көнкүрештә кулланыла торган химия әйберлре һ.б. шундый матдлэрне тәшкил итә. Исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке составындагы никотин да — наркотик матдә. Аларны куллану таксикоманиянең бер төре булып санала.

         Укытучы:  Каршылык,һәркайда каршылык,
                            Алларда-дөреслек,ялгышлык,
                            Уйларда-караңгы,яктылык,
                            Тормышта-явызлык,яхшылык.
       Яшибез ашыгып,ашкынып, дип яза жирле шагыйрбез Роза ана Мәслхова. Ләкин тормыш нинди генә ашкышулы булмасын ,һәр кеше үз язмышын үзе сайлый:

 - я гомерен озайта:
Балаларның шат көлүләрен, милли бәйрәмнәргә
бай булган мул икмәкле,иман нуры иңгән тормыш.
- я яшьли үлеп китә:
Никотин , алкоголь, наркотик матдәләр, СПИД ихтыярсыз,  әхлакый яктан сәламәт булмаганнарны юк итү буенча табигый сайланыш.
   
Укытучы: Әйе,тормышта юллар бик күп,без дөресен сайлый белергә тиешбез . Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел,юкка түгелдер...
(Жыр башкарыла “Юкка түгел,юкка түгелдер
”)

          Укытучы: Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

          Укучы: Юк

          Укытучы: Булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Уен-ярыш."Һөнәрләр күп, теләгәнең сайла"

Класстан тыш чара "Һөнәрләр" темасына багышлана һәм башлангыч сыйныфның рус төркемнәре өчен тәкъдим ителә. Уен-ярыш  хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләү максатын кү...

Кеше язмышын сурәтләүдә фразеологизмнар

Ф. Абдуллинның “Очланмый калган кибәннәр” әсәрендә гади бер гаилә мисалында сугыш җимергән бәхетле кеше язмышлары сурәтләнә. Сугыш башлангач, Салих картның ике улы да фронтка китә. Бакча башында печән...