"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
методическая разработка (11 класс) на тему

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyn_gyrau.docx26.15 КБ

Предварительный просмотр:

“Соңгы кың гырау” бәйрәме.

1 алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм иң истәлекле көннәрнең берсе. Бүген “ Соңгы кыңгырау”  бәйрәме.Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да.тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек.

Әнә алар безнең унберенчеләр!(Музыка астында унберенчеләр сәхнәгә үтәләр)

2 алып баручы:

Кичтән генә әле салкын иде

Куйган иде иңгә йон кием

Әллә  сизгән бәйрәм икәнлеген

 Кояш сибә нурын мул бүген

1 алып баручы:

Кичә генә әле мәктәптә дә

Умартадай шаулы гөж иде

Бүген тынлык барлык сыйныфларга

Тантаналы аһәң- моң иңде.

2 алып баручы:

Зәңгәр күк тә, былбыл баласы да

Күзен ачкан иртүк уянып

Чәчәкләр дә керфекләрен йоммый

Көтә алар-соңгы звонок

1 алып баручы:

Кичтән яңгыр иде, бүген аяз

Ә кулларда чәчәк бәйләме

Бүген шатлык- уку сабан туе

Соңгы звонок белем бәйрәме.

1 укучы:

Хәтереңдәме,  дустым

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек бергә.

2 укучы:

Хәтеремдә курка-курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем

3 укучы:

Дәреслекне ачкач,аптыравым

Нәүмизләп каушап калуым,

Хәтеремдә аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуын.

Хөрмәтле беренче укытучыбыз ... ... бу шигырь  юллары сезнең хөрмәткә яңгырады. Без Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.(Җыр “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

2 укучы:

Бер-бер артлы еллар узсалар да

Маңгайларга салып эзләрен

Мин хәтерлим әле Рәхилә апаның

Ягымлы һәр җылы сүзләрен.

3 укучы:

Һәрвакытта безнең күңелләрдә

Олы җанлы булып калдыгыз

Онытмабыз сезне, киләчәктә

Күп тапкырлар искә алырбыз.

Арабыздан вакытсыз киткән, безнең өчен ут йотып яшәгән сыйныф җитәкчесе, Рәхилә апаны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

1 укучы:

Ә бүген  күңелсезләнмик

Бергәләп бәйрәм итик

Барлык укытучыларга да

Рәхмәтебезне әйтик.

2 алып баручы:

Чылтырый соңгы кыңгырау

Бар да шат,бар да актан

Һәркем кулында чәчәкләр

Кызлар алъяпкыч япкан.

4 укучы

Бары тик рәтләр артында

Укытучы моңая

Бит очында күз яшьләре

Күңел шатлыгың кая?

Укытучы:

Син-киләчәк заман кешесе

Барысын да килә беләсең

Күзләреңне миңа төбисең дә

Миннән яңа белем көтәсең

5 укучы:

Кем яшләндергән күзләрен?

Нигә шат түгел үзең?

Балаларың чыгып китә

Әйтә алмыйсың сүзең?

Укытучы:

Бар ышаныч бары миндә генә,

Укытучың бит мин, мөгаллим!

Синең күзәреңдә мин белемле,

Зур йөрәкле гади бер галим.

6 укучы:

Никтер тавышың калтырый

Әйтер сүзең әйткәндә.

Горурланып, шатлык белән

Сүзләреңне  әйт әйдә.

Укытучы:

Ышанычың миңа гаҗәеп зур

Ничек кенә аны акларга?

Белем эзләп типкән  яшь йөрәктә

Мәрхәмәтне ничек сакларга?

1 укучы:

Каршыңда- үсмер егетләр

Матурдан матур кызлар

Алар бит синең җимешләр

Алар бит инде зурлар.

Укытучы:

Минем алда тора күп бурычлар

Алларымда минем күп максат.

Укытучы икән-әйдә укыт !

Дию генә, дустым, бик ансат.

2 укучы:

Юк,син түзмисең шул,һаман

Күзләреңнән яшь ага

Сиңа кушылып елыйлар

Килгән һәр ата-ана.

Укытучы:

Әйе,балалар үстеләр,

Әйе, олы юл алда.

Әйе, гел бергә идек лә

Ни көтә хәзер алда?

3 укучы:

Укытучы яшьләренең

Шулдыр иң зур сәбәбе.

Ул борчыла безнең өчен

Тотып чәчәк бәйләмен.

4 укучы:

Бала тапкан ана алдындагы

Нинди булган булса бурычлар

Укытучылар да,ата-ана кебек

Бала бәхете өчен тырышалар.

5 укучы:

Ә балалар-алар соң шат,

Аларның бүген бәйрәм.

Тик укытучы күз яшьләре

Тамалар берәм-берәм.

Укытучы:

Горурланам бөек исемем белән,

Зур киләчәк-минем кулларда.

Телим һәркемгә дә: укытучы

Юлдаш булсын сезнең юлларда!

6 укучы:

Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, хөрмәтле укытучыларыбыз!Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз: кирәк чакта терәк, кирәк чакта җылы җилдәй, кирәк икән салкыннардай кырыс та була белдегез.Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз.Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.

1 укучы:

Хөрмәтле, әти-әниләр!Менә без дә үсеп җиттек.Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә бирдегез.Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез.Сезне бүгенге бәйрәм белән котлап, сезгә һәрчак ныклы сәламәтлек,кайгы-хәсрәтсез көннәр,авырлыкларга бирешмичә.иминлектә яшәвегезне телибез.

2 укучы:

Без шулай ук бүген 11 ел буена тәмледән-тәмле ашатучы ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталыкны саклаучы техничка апаларыбызга зур рәхмәтебезне әйтәбез.Кылган изгелекләреез үзегезгә әйләнеп кайтсын, үз балаларыгызның да игелеген күрегез.

3 укучы:

Кадерле укытучыларыбыз!

Сезне бик яратабыз.

Сезгә бүген чәчәкләрнең

Матурын таратабыз.

Җыр.

4 укучы:

Чыңлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары.

5 укучы:

Чишмә суы зур елгалар булып

Диңгезләргә барып тоташа

Мәктәп-чишмә, ә гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

6 укучы:

Дулкын чакыра ерак киңлекләргә

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән

Ышанычлы киң юл күренә

1 укучы:

Кайчан гына бу көн бик еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

2 укучы:

Соңгы звонок яңгырый-сихри аваз

Йөрәкләрне телә чыңнары

Чыңнар гади кебек иде, ләкин

Бүген күз яшьләре белән тыңладым.

3 укучы:

Хуш,мәктәбем!

Сау бул,Укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм!

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

4 укучы:

11 ел гөмер үтеп китте төштә кебек

Кыңгыраулар чыңын тыңлап соңгы кабат

Моңсу гына мәктәп белән саубуллашам

Зур тормышның күзләренә туры карап.

Алып баручы:

  Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау,ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын.Укуда да,  хезмәттә дә сынатмагыз.
Тормыш юллары сезгә киң ачык.Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз.Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын,тагын да кыюрак атларга чакырсын.Хәерле юл сезгә!