сценка
материал на тему

Маннанова Рафиня Фанировна

сценка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenka_na_tatarskom_yazyke.docx24.69 КБ

Предварительный просмотр:

Врач , Медсестра керә.

Врач. Бүген без мәктәптә сәламәтлек көне үткәрәбез.Без уколлар һәм таблеткалар ярдәмендә түгел, көлке ярдәмендә дәвалыйбыз.

Медсестра. Доктор, ә нәрсә соӊ ул сәламәтлек?

Врач. Бәлки ул, көн саен берәр җиреӊ авыртудыр?

М. Сез шаярасызмы?

В. Әлбәттә.

М. Ә шулай да, нәрсә соӊ ул сәламәтлек?

В. Минемчә ул кешедә юмор хисе булу. Менә бүген тамашачылар ничек көлүгә карап, аларныӊ сәламәтлекләрен билгеләп булыр.

М. Алай булгач безнеӊ кабинет бүген көлке бүлмәсе дип аталачак.

Безгә кемдер ашыга бугай.

Ашыгып Укучы килеп керә.

Укучы  Ой, мин кая эләктем?

М. Бу көлке бүлмәсе.

У. Ә сез кем? Врач һәм медсестрамы?

Медсестра. Бик дөрес.

У. Доктор, менә сез кирәк тә инде миӊа. Безнеӊ рус теле укытучысыныӊ борчылудан тавышы бетте.

В. Нәрсә булды?

У. Безнеӊ икелегә укучы бүген дәресен әзерләп килеп «биш»легә җавап бирде!!!

В. Соӊ укытучыдан шулай көләргә ярыймы соӊ инде, ә?

М. Укытучы өчен бу зур стресс.

В. Бар, йөгер.  Гатин, яӊадан такта янына чыксын да, нәкъ элеккечә «ике»легә җавап бирсен.

У. ( аптырап) Ә-ә-ә… Ярар, әйтермен.

Чыгып йөгерә.

Ишек шакыйлар.

В. Керегез!

Бинтка уралган Кыз керә.

К. Мөмкинме? Исәнмесез.

В. Ни булды сиӊа?

К. Мин сезне беләм, доктор. Сез бит бөтен авыруларны да көлке ярдәмендә дәвалыйсыз, әйеме?

В. Әйе.  Без дә сине хәтерлибез. Син безгә киӊәш сорап ергән идеӊ.

К. Әйе. Сез миӊа биттәге бетчәләрне бетерү өчен яӊа сауган сөт белән коеныога кушкан идегез.

В. Коендыӊмы?  Файдасы тидеме соӊ?

К. Әйе, ике тапкыр барысы да әйбәт булды. Но өченче тапкыр сыерыбыз ваннада сабынга басып таеп егылды. Менә нәтиҗәсе.

 Врач белән Медсестра башларын тоталар. Кыз чыгып китә.

Укучы  йөгереп керә. Медсестра аны эләктереп алып урындыкка утырта.

М. Хәтерлим-хәтерлим.

В. Яле, әйдә карточкаӊны тутырыйк. Туган көнеӊ кайчан?

У. 6 июнь.

Врач. Кайсы елда?

У. Кызык сорау… һәр.елны була минем туган көн.

2 укучы. Доктор, ярдәм итегез, зинһар.Физкультура дәресләреннән соӊ минем күз алдында яшел түгәрәкләр йөри.

В. Ә сиӊа нинди төс ошый соӊ?

2 укучы. ( аптырап) Э-э-э…

В. Син бигрәк хәлсез. Син иртән берд ә зарядка ясамыйсыӊ ахрысы?

2 У. Ясыйм.

В. Әйдә эле, ясап күрсәт.

2 У. ( бер күзен ача-йома)Бер- ике- өч… Бер- ике- өч…

В. ( игътибар белән карап тора) Ә, яхшы. Хәзер икенче күзеӊ белән яса инде. Ярый. Тик синеӊ зарядкаӊ күзләр өчен генә бит. Бу күнегүгә син йогерүне, гантелләрне, су процедураларын өстәсәӊ, күз алдындагы яшел тугәрәкләр шунда ук юкка чыгачак.

2 У. Рәхмәт, доктор.

Укучы керә.

У. Доктор, ярдәм итегез. Минем аякларым кап-кара.

В. Ә син аларны юып караганыӊ бармы соӊ?

У. Әллә файдасы тияме? (китә)

В Бар-бар, юып кара әле.

Кыз керә.

К. Доктор, мин һәр көне әтәчләр белән уянам, аппетитым бүренеке кебек, дәресләрдә ат кебек эшлим, ә өйгә кайткач аю кебек йоклыйм.

В. Тукта әле- тукта. Син дөрес кермәгәнсеӊ бит. Сиӊа ветеренарга барырга кирәк.

 

Выходит Школьник с шоколадкой в руках.

Школьник (Медсестрага пышылдап).Миӊа кичә доктор баллы әйбер күп ашамаска кушты..

Медсестра. Дөрес. Синдә бит диатез. Сиӊа диета сакларга кирәк.

У.  (врачка) Минем шоколад ашагач нишләптер эчем авырта.

В. Шоколадныӊ срогы чыкмаганмы соӊ? Ачкач ак төстәге кунык күренмәдеме?

У. Ачкач? Әле аны чистартырга да кирәкмени? (китә)

Врач . Бүгенгә кабул итүне туктатып торыйк.

Медсестра. Әйе, туктап торыйк. Бер көндә барлык авыруларны дәвалап бетерсәк, иртәгә нишләрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценка на День здоровья - Айболит спешит на помощь

В школе в течение года проводятся Дни здоровья. Данную сценку мы использовали в качестве начала игры-путешествия "Тропа здоровья"...

Сценка "ПИРАТ ФЕДЯ И ЕГО КОМАНДА"

Сценка для любого внеклассного мероприятия по математике...

" Спор органов" - сценка на обобщающем уроке биологии.Раздел " Человек"

Является самостоятельным творческим заданием учащихся с целью развития личности....

Сценка "Ошибочка вышла"

Проект "Экология русского языка" для учащихся 6-7 классов....

сценка из сказки Pinocchio

Фрагмент сценки "Pinocchio"...

Сценка-антиреклама к Дню борьбы со СПИДом

Сценарий небольшого объема к конкурсу -акции, приуроченной к Дню борьбы со СПИДом и вредными привычками....

Сценка для выпускного вечера в 4 классе

Сценка для выпускного вечера.Для обучающихся,изучающих марийский(государственный )язык....