Класстан тыш чара "Без бер тамырдан"
методическая разработка по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична

Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәтләр, йолаларның да борынгы үрнәкләре яши. Татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: казан татарлары, мишәрләр, нократ, касыйм, әстерхан, Пермь, себер, кырым, добруҗа, Литва татарлары. Шулар арасында керәшен таралары үзенең дини, милли һәм һәм этнографик билгеләре буенча гаять үзенчәлекле урын тота. Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасыннан аерылып тора.Керәшен борын-борыннан кавем ишәйтүне, кеше белән туганлашуны, дуслашуны олылаган; аларны зирәк, затлы сүзләр белән бизәкләгән. Әйе, керәшен җыруларыннан әллә нинди каты, юозлы күңелең дә эреп, йомшарып китәчәк. Җор сүзле, татлы Телле инде ул керәшен. Бу кавем искиткеч ачык күңелле, гади; алардан золым күргән бер генә милләтне дә очратмассыз сез. Һәм шушы сыйфатлар аның җыруларына да күчкән. Керәшен җырулары турында сөйләгәндә, тагын шуны әйтергә кирәк: безнең Мәләкәснең үзендә һәр ыруның, данлыклы җырчыларның һәрберсенең үз көе булган. Ни кызганыч, бу көйләр хуҗалары белән бергә мәңгелеккә китеп югалдылар... Менә шуларның бүгенге көндә калганнарын булса да саклау өчен мәктәбебездә зур эш башкарыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_ber_tamyrdan.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

«Без бер тамырдан»

Дәрестән тыш мероприятие.

Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична,

Мәләкәс урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: мәктәп укучыларын керәшен татарларының  билгеле шәхесләре белән таныштыру,

             алар үрнәгендә тәрбияләү.

.Әй керәшенем, карендәшем минем –

Халкымның Бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй туган әнкәдәй.         (Гәрәй Рәхим)

2б.        Керәшен татарларының үзенә генә хас гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре генә түгел, бик билгеле шәхесләре дә бар. Шуларны мәктәбебездә укучы балаларыбыз белергә, алар үрнәгендә тәрбяләнергә тиеш. Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт – татар милләте булуын белеп үссен. Без бер-беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр.

1.б. Бүгенге кичәбезне Гәрәй Рәхимнең шушындый сүзләре белән ачып җибәрәсебез килә.

Без – татарлар:

Болгар татарлары;

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Керәшен татарлары.,

Тагын бик күп, бик күп татарлар,

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез. (Гәрәй Рәхим)

      Тарих нинди генә шәхесләрне белмәгән. Араларында, үзе исән чакта макталып, данланып та, үлгәннән соң онытылганнары да бар. Кайсылары, гомере буе халыкка хезмәт итеп тә, ул халык тарафыннан эшенә тиешле бәя ала алмыйча, үлгәч тә макталмаган.

      Керәшеннәр арасыннан чыккан язучылар: Гаввриил Державин, Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов), Яков Емельянов, Александр Филлипов, Павел Апушев, Ямаш Игәнәй (Ананий Малов), Клара Булатова, Ирина Минеева, Людмила Степанова, Флера Биязитова, Никифор Тукмачев, һ.б.

      Керәшеннәр арасыннан чыккан атаклы артистлар: Вера Минкина, Раиса Тимофеева, Николай Дунаев, Георгий Ибушев,Галина Казанцева, Анастасия Васильева, Елена Бичарина, Агрефена Васильева, Зоя Борисова, Марс Макаров, Николай Асанбаев, Х.б.

      Керәшеннә арасыннан чыккан галимнәр: Марс Константинович Михайлов, Максим Глухов, флера Баязитова,Геннадий Макаров, Николай Максимов, һ.б.

     2б. Әйе, алар бик күп. Менә шуларның берничәсенә бүген аеруча тукталып китәсе килә.

Узган гасырның йөзләгән әдәбият-мәдәният әһелләре арасында метеордай балкып, янып, нибары 45 яшендә сүнеп гаять үзенчәлекле бер шагыйрь бар. Халык анны үзе исән чагында ук яратып, үз итеп «җырчы Җәкәү» дип йөрткән. Сүз, әлбәттә, исеме һәм иҗатыинде күптән татар поэзиясе антологиясендә лаеклы урын алган, керәшен шагыйре Яков Емельянов турында бара. Хәзерге балык бистәсе районы, Алан авылында 1848 елда дөньяга килгән Яков кечкенәдән җырга, такмак-такмазага һәвәс булган. Аның беренче шигырьләр җыентыгы 1879 елда Казанның «Братство Святого Гурия» җәмгыяте нәшриятында дөнья күрә. Әлеге китап дөнья күргәндә, Я. Емельянов инде күптән Казаннан куылган, илгизәр поп рәвешендә күп өлкәләрне йөреп чыккан, Вятка якларында чахотка эләктереп, туган авылы Аланга кайтып ауган хаста үчитель була. Эмма шунысы таң калдыра: кайгы-хәсрәт, сагыш-моң турында күпме язмасын, шагыйрь күңеле саф һәм чиста, өмет һәм хыял белән Тулы. Бу хакта китапны ачып җибәргән тәүге шигырь үк сөйли:

Кояш.

Җәшнә, кояш, җалтыра!

Яктың җирдә уйнасын.

Иртәнге корау, соңгы суык

Яңа орлыкны коймасын!...

_Саран бай шигыре укыла_____Малахиева Регина._____________________

Саран бай.

Өеңә керсә саран бай

Аңар ишегең ачма;

Ул килгәндә ялангач булсаң,

Аннан оялып качма.

Качма аның йөзеннән,

Оялма аның үзеннән;

Саранлыгының чиге җиткән,

Җаны алыныр күзеннән.

Күзенең туймас ялкыны

Яндырыр  аның саннарын;

Ярлыдан кызганган саннарның

Шайтан әчәр каннарын.

Каны белән кабере тулар,

Күмүчеләр җирәнер.

Үзеннән калган мал белән

Дөньядагылар кинәнер

Килегез, бәндәләр, кинәнегез,

Сараннан калган мал белән.

Җанын шайтан кинәндерер

Үзеннән аккан кан белән.

1 б. Керәшеннәрнең моңлы җырлары, Милли бәрәкәт, Рух җәүһәрләре татарның уртак байлыгы булып тора. Әнә шуңа күрә аны җентекләп өйрәнү, бөртекләп җыю зарур. Керәшен җыруларыннан әллә нинди каты, бозлы күңелең дә эреп, йомшарып китә. Җор сүзле, татлы телле шул инде ул.

  Фольклор ансамбле чыгышы. Керәшен җырларыннан тезмә.________________  

 

        2.б.  Шагыйрә Клара Булатова керәшеннәр өчен аеруча кадерле, якын. Чөнки ул, - олуг язучы Аяз Гыйләҗев кебек ук, керәшен авылында – Ләкедә үсеп, канат ярган кыз. Аның бу авыл халкыгна багышлап язган «Ләкеләргә елда кайтыр идем», «Печән өсте» , «Питрау үтте – җәйләр бетте», «Син исәнме, Санук түти?» дигән һәм башка шигырьләре, күңел җылысы салынган мәкаләләре хакында белмәгән керәшен сирәктер. Әйе, керәшен үзен олылаганны ярата, үзенә игелек кылганга аеруча кадер күрсәтә белә.

      Әнә шуңа күрә керәшен авылына килсә, шагыйрәнең урыны түрдә. Ул-иң затлы кунак.

Печән өсте җыры.___________________________________________________

1.б.  И, керәшен. карендәшем минем,

Халкымның бер асыл бизәге.

Сезнең моңны Бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

    Үзебезнең якташыбыз, монлы сандугачыбыз Галина Александровна Казанцевага тукталып китмичә булмый. Чөнки, ул безнең горурлыгыбыз. Татарстанның халык артисткасы Галина Казанцева Тукай районының керәшен Маҗыны авылында 1953 нче 12 нче нояберендә туган. Ул 25 ел буе М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында эшләп, татар опера сәнгатенә зур өлеш керткән шәес. Ул бүген дә актив эшчәнлек белән яши.Төркиядә Бөтендөнья төрки халыклары корылтаенда булып, анда мәдәният секциясендә доклад ясап һәм күп кенә җырлар башкарып, бөтен төрки дөньяга керәшеннәрнең барлыгын танытты. Аның башкара торган җырлары – халык йөрәгеннән тамган моңнар. «Янбикә», «Гөлҗамал», «Көймә килә», «Фазыл чишмәсе», «Талы, талы», «Сакмар», «Таң атканда» Жырларын атап чыгу да җырчының диапазонын билгели булыр.  Алар янында тагын «Безнең ил», «Кәләй», «Таш пулат», «Кыр үрдәге», «Кәтүк түти», «Вак балык», «Безнең зат», кебек керәшен җырлары килеп кушыла.

Ходай Тәгалә Галинадан талантын кызганмаган. Бу – аның бөтен байлыгы. Ул анны, тагын да ишәйтеп, тулыландырып, туган халкына мул итеп өләшә.

2.б.Галина Казанцева репертуарыннан бер җыр «Кәтүк түти.»

Башкара Питару фольклор ансамбленең кечкенәләр группасы.__________________________

   1.б.  Керәшен халкы хис-тойгыны җыр аша әйтергә ярата. Туйларда кара – каршы җырлаулар, такмак әйтешү осталары халкымның бер рухи хәзинәсе. Менә шушы Милли хәзинәне олылардан өйрәнеп, үзебездә булдыруга көч куябыз.Безнең арада теләсә ниди сәхнәләрдә чыгыш ясарлык матур җырчыларыбыз, биючеләребез, безгә һәрвакыт арка терәрлек – остазларыбыз бар. Аларның берсе, күпкырлы талант иясе  – Ксения Григорьевна Иванова. 1952 елның 17 ноябренда Яңа Җирекле авылында туган.

         Ксения Григорьевна  Иванова яшьли колхоз эшенә чумган авылдашларыбызның берсе. Хезмәт юлын, мәктәпне бетергәч тә башлаган. Гомерен терлекчелеккә багышлаган, җаны – тәне белән береккән авылдашыбыз. Бөтен көчен куеп, җанын бирердәй булып тырышып хезмәт итә ул. Алдынгылар исемлегендә елдан – ел югарырак баскычка күтәрелә.

     2. б. Яшьлеге намуслы хезмәттә узган, сәламәтлеген шул салкын, юеш фермаларда югалткан сабыр, җор телле авыл апасына дәүләт тарафыннан бирелгән рәхмәт хатлары, мактау  грамоталары….Ләкин боларның берсе дә какшаган сәламәтлекне кире кайтара алмый шул. Шуңа да карамастан Ксения Григорьевна һаман да тормышка гашыйк ачык күңелле, шаян телле ханым булып кала. Ул – шаян, үткен такмаклар уйлап табучы да. Ул – күңел кылларын кузгатырлык шигырьләр язучы авылыбыз шагыйрәсе дә. Ул – бердәнбер улын сыңар канат белән үстереп олы тормыш юлына чыгаручы ана  да. Ул  шуның өстенә оныкларына ягымлы, тәмле телле әби дә. Кыскасы, күпкырлы талант иясе. Ксения апа язмышыннан зарланмый. «Ходай шулай кушкандыр», - ди,- Ходайга шөкер, исән – имин Чечняда хезмәт итеп бердәнбер куанычым – улым кайтты. Өйләнде. Оныкларым, киленем белән тормышыбызга куанышып яшәп ятабыз».

       Ксения Григорьевна таланлы үзәшчәннәребезнең берсе дә бит әле. Бик күп керәшен җырулары белә, «Питрау» халык ансамбле солисткасы. Искиткеч матур җырлый ул.

____________________________________________________________

                                Сугыштан соң  туган  балалар.

                             Сугыштан соң  туган  балалар  без                

                 Ишетмәдек  туплар шартлавын.

                  Бары  күреп  үстек  әниләрнең

                  Куз  яшьләрен, ачы  моң-зарын.

                        Илне  саклап яуга  киткәннәр

                  Лачыннардай  авылым   ирләре.

                  Чит  җирләрдә  башын   салып  калган

                  Кайталмаган   аның  купләре.

                  Хәбәре  юк, бәлки,  кайтыр,  диеп

                  Ана  көткән  газиз  улларын.

                  Хат  ташучы  күрсә,  йөгереп  чыгып

                  Каршы   килгән,  сузып  кулларын.

 

                  Əсир  булган   солдат  балалары

                  Җәберләнгән,   читкә  кагылган.

                  "Хыянатче  баласы  син, - диеп,

                  "Сатлык, - диеп  яла  ягылган.

 

                  Ак  каенга  элгән  кулъяулыклар

                  Авылдашын  көтеп  саргайган

                  Сылу  кызлар  хыянәт  итмичә

                  Егетләрен  сагынып  картайган.

 

                  Көнне-төнгә  ялгап  эшләгәннәр

                  Ышанганнар  Җинү  килергә.

                  Уты  бетсә, тозы  бетсә  әгәр

                  Терәк  булган  күрше-күршегә.

                  Яу  кырында  калган  улларыңны

                  Онытма  син ,Илем,  дан  жырла.

                  Сугыш  кичеп  кайткан  солдатларны

                  Булдыра  алган  кадәр  олыла.

 

                  Тыныч  булсын  иде  илләребез,

                  Туплар  инде  бүтән  атмасын.

                  Җир  йөзендә  нәни  сабыйларнын

                  Күз  яшьләре  бүтән  акмасын.

                  Күк  йөзләре  аяз  булсын  иде,

                  Алсу  булып  таңнар  атсыннар.

                  Ил  чигендә  торган  газиз  уллар

                  Исән-имин  илгә  кайтсыннар.

                                                                Ксения Иванова.

1.б.Керәшен җыры, керәшен биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Оялчан ул, ямьле, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкерен.

Фольклор ансамбле чыгышы башкаруында  яшьләр биюе.____________________________

    1.б. Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләр инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Керәшен фольклоры – бик борынгыдан килә торган культура катламы ул. Мәләкәс мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, авылыбызның үзешчән таланты, шагыйрәбез Семенова Роза Петровнаның да иң нечкә урыны – ул керәшен җырулары. Мәләкәсебезнең «Питрау» керәшен фольклор ансамбле  оешканга инде 20 елдан артык. Ансамбль оешкан көннән бирле ул аның беренче солисткаларыннан берсе булды. Һәм бик күп еллар аның җитәкчесе булып, бик зур уңышларга ирешкән кеше. Ансамбль үзенең актуаллеген бүгенге көнгә кадәр дә югалтмады, үзенчәлекле, керәшеннәргә генә хас, моңлы җырулары белән халыкны әле дә сокландыра. Ансамбльгә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да, укучылар да, урта буын вәкилләре дә, әбиләр дә бик теләп яратып йөриләр. Ансамблебезнең  күпкырлы эшчәнлеген искә алып, 20 еллык юбилей уңаеннан 2007 елда «Халык ансамбле» исеме бирелде.

-Җырлап шатлану – үзе бер сөенеч, ә хезмәтеңнең бәяләнүен күрү – анысы тагын да сөенечрәк бит, - диде шул вакытта Роза Петровна.  

Әйдәгез әле аның моңлы тавышын ишетик. Семенова Р.П.

2.б. Халкыбызның җыр-моңнарын сагынып

Бәйрәм диеп монда килгәнсез.

Җырларның иң моңлысын сайлап

Иң аслын сайлап бүләк итәбез.

«Безнең ил» Прокопьева Т.И.____________________________________________________

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

“Без бер тамырдан” (керәшен татарларының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар)

Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез...