Осенний бал,
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Сценарий праздника Осеннего бала на татарском языке в виде "телепередачи" со школы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oseniiy_bal_na_tat_yazyke.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

"Сөмбелә" бәйрәме

 "СӨМБЕЛӘ"

 

                                                 (Кичә эшкәртмәсе) 

 

Максат: 1. Укучыларга татар халкының  гореф - гадәтләре турында мәгълүматлар бирү;

2. Аларга шул гореф - гадәтләр нигезендә әдәп әхлак кагыйдәләрен аңлату;

3. Укучыланың иҗади эшләү сәләтен үстерү, ораторлык күнекмәләрен булдыру.

 

Җиһазлау: Көзге яфраклар, өлгергән миләштән чигелгән палатно, вазалар белән көзге чәчәкләр, татар халкының милли ризыкларыннан әзерләнгән табын, лозунг.

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

Сөмбелә, Көз бабай, чәчәкләр, яшелчәләргә охшатып тегелгән киемнәр.

 

      

 

Алып баручы: Туга ягыбызга көз килеп җитте. Бүген без сезнең белән 'Сөмбелә' бәйрәменә җыелдык. Бәйрәм тантанасын башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Китсә дә бездән

Җәйнең зур яме,

Алмашка килде

Сөмбелә бәйрәме.

Менә көз җитте,

Кырда эш бетте

Кыр казлары да

Еракка китте.

Ындырда ашлык

Сугылган күптән

Хезмәт халкына

Зур бәйрәм килгән.

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә,

Кар белән яңгыр бергә тартыша.

Җәй бизәкләре - чәчәкләр безнең белән саубуллашырга килгәннәр. Аларны үзебезнең арага чакырыйк.

      (Кул чабалар. Чәчәкләр керә.)

Ә хәзер, дуслар, әйдәгез танышыйк.

Кыңгырау чәчәк:

 Охшасам да кыңгырауга,

Шалтырамыйм , чыңламыйм,

'Эт эчәгесе' шикелле

Үләннәргә чорналмыйм .

Арыш арасында үсәм,

Зәп - зәңгәр чәчәк атам.

Тик кешеләр яратмыйлар,Утыйлар төрле яктан.

Роза чәчәге:

'Күкрәгемә кадыйм' - димә

Сабакта очлы угым:

Өзәргә теләсәң әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың.

Көнбагыш чәчәге:

Басуларда телле - телле

Җиз поднос кебек торам,

Кояш кая таба барса,

Шул якка башым борам.

Шуның өчен көнбагыш дип

Мине зурлап сөйлиләр,

Кара тешләремнән сыгып,

Маем белән сыйлыйлар.

Ландыш:

 Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Ромашка :

Иртәнге таң нурында Уянам мин -  ромашка 

Назлый җил ак чукларны

Таң сибә өсләремә

Хуш исле саф чыкларны.

(чәчәкләр биюе)

Кыңгырау чәчәк:

Ә көннәргә нәрсә җитмәгәндер

Җәйне тәхетеннән куганнар

Юмарт фасыл диеп,  табигатькә

Патша итеп Көзне куйганнар.

Роза:

Җәйнең тәртипләрен яратмыйча

Үзгәртә Көз бөтен дөньяны,

Янә, аның карашлары бүтән,

Янә, яңа аның иманы.

Көнбагыш чәчәге:

Яфракларның яшел төсен алып

Сары, көрән төскә буята

Җәй кояшын тизрәк каплау өчен

Сары болытларын уята.

Ландыш:

Торналарны туган илдән куа,

Бар кошларга сайрау тыела

Авыл белән урман арасында

Оча угры саескан гына.

Ромашка:

Аһ, көннәргә нәрсә җитмәгәндер,

Шундый нәрсә эшләп куйганнар.

Нинди җәйне, нинди гүзәл җәйне

Дөнья тәхетеннән куганнар

Көзне патша итеп куйганнар.

Бергә:

Ник мәңгелек түгел икән лә

Бу җәйләр!

Моңсу гына саубуллашып

Китәбез без - чәчәкләр.

Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Алтын көз муллык үтсен!

Язга кадәр хушыгыз, дуслар!

Алып баручы:

Киләсе очрашуларга кадәр дуслар.

Белмәсәгез - белегез:

Гөл чәчәктәй илебез,

Елның төрле вакытында

Кунак булып килегез

Чәчәк табып бирербез,

Салкын кыш килә дисез,

Чәчәкләр шиңә дисез.

Күп җирләрдә булмаган,

Ел буена сулмаганЧәчәкләр бар бу якта,

Белмәсәгез - белегез:

Гөл чәчәктәй илебез

Тормышыбыз үзе чәчәк

Килегез дә күрегез.

Көз  бабай үзенең кызы Сөмбелә белән бәйрәм тантанасына килгән. Әйдәгез дуслар без аларны бирегә чакырыйк.

Көз бабай көлә - көлә

Урамнар буйлап килә,

Сары читекләрен киеп.

Җил аның юлларына

Яфраклар сибеп йөри,

Шаяртып уйнап - көлеп.

Көз бабай:

Мин килдем, салкынча һава

Курку салды кошларга,

 Торналар оча туктаусыз

Җылы якка кышларга.

Сөмбелә:

Һәркайсы җилпи канатын

Очканда авыл аша.

Әйтерсең, каңгылдап,

Җәй белән саубуллаша.

Алып баручы:

Мичләрдә пешә күпереп,

Кызарып яңа икмәк,

Бу - көз бүләге, димәк,

Һич уфтанмыйм, китерсә дә

Көз үзенең салкынын.

Күр, ул юмартланып сибә

Уңга, сулга алтынын

(Көз бабай яфраклар сибә.)

Көз бабай:

Дуслар бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез

Ниләр китердегез көзгә сөйләп бирегезче безгә.

Бәрәңге:Тамырымда алма була,

Сабакларымда йөзем,

Алмаларын гына аның

Җыеп алалар көзен.

Бергә:

Йодрык  кадәрле

Йомры гәүдәле

Ак тәнле,

Ах, тәмле

Бигрәк тәмле бәрәңге!

Кишер:

Җир өстендә - яшел башым,

Җир астында ал тәнем:

Мин күпләрнең сөйгән ашы,

Саркый миннән бал тәме.

Бергә:

Кишер.

Чөгендер:

Өзсәң тартып,

Чыгам калкып,

Таңдай балкып

Әйтерсең лә чын гөлдер

Юк ла, мин гөл түгелдер

Озын төкле, кызыл битле

Сусыл итле Чөгендер.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа - Кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Сөмбелә:

Бабакай, мине тыңла әле. Помидорның нигә яшел бер бите, нигә кызыл бер бите.

Көз бабай:

Белмим шул, кызым,әйдә үзеннән сорыйк.

Помидор:

Мине караучы малай,

Аның исеме - Рамай,

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Минем бер ягым пеәте,

Икенчесе пешмәде.

Көз бабай:

Ай - ай - яй уңмаган малай булып чыккан Рамай. Сезнең арада Рамай кебекләр юктыр инде мөгаен?

Бергә:

Юк.

Алып баручы:

Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк.

('Ашханәдә' уены уйнала)

Сөмбелә:

Бабакай , тапкырлыкларын, белемнәрен сынап карыйк әле.

Көз бабай:

Сорау әйтәм, табыгыз

Бүләк отып  алыгыз.

 

Кызыл төймәсен аскан,

Каршыма килеп баскан.         (Миләш)

 

Сөмбелә:

Чибәр анама

Карыйм да елыйм,

Карыйм да елыйм.      (Суган)

 

Алсу битле кыз үсте,

'Тып' итеп сикереп төште.     (алма)

 

Көз  бабай:

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.      (Кәбестә)

Күмер түгел, ут түгел,Тотсаң, кулны пешерә.     (Кычыткан)

Булдырдыгыз , бик зирәк, тапкыр икәнсез.

Алып баручы:

Кичәгә хәзерлек чорында сез барыгыз да тәмле - тәмле ризыклар пешердегез. Бу табын - муллык билгесе. Икмәк игенченең җан җылысы. Җир анага кадәр, хөрмәте.

Сүзне Алтын бөртеккә бирик әле.

(Алтын бөртек сөйли)

Сый хөрмәттән авыз итәргә табын янына рәхим итегез.

(Чәй эчү оештырыла)

Кичәнең 2нче өлешендә уеннар уйнала.

'Кояш һәм яңгыр'

'Җиз бүкән' һ.б. уеннар уйнала.

Биюләр оештырыла.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника "Мисс Осень 2011г!

Данное мероприятие ежегодно проводится в нашей школе. Претендентки на звание "Мисс Осень" демонстрируют свою смекалку и творческие способности в конкурсно - развлекательной програме....

Сценарий праздника "Осень, Осень, в гости просим!"

Методическая разработка массового мероприятия экологической направленности для ребят младшего  школьного возраста. Цель данного сценария: в доступной форме с использованием сказочных персонажей (...

Интегрированный урок по теме:"Листопад. Осенняя окраска листьев. Образ осени в произведениях русских писателей, художников, поэтов и композиторов."

Цель данного урока - познакомить учащихся с причинами осенней раскраски листьев и листопада; показать явление листопада как приспособление к сезонным изменениям, увидеть красоту осени  и показать...

Лексический материал по теме "Осень. Прогулка в осеннем парке", игры и задания. Обращаем внимание ребёнка на признаки осени, проговариваем, показываем, побуждаем к диалогу.

Методические рекомендации содержат игры и упражнения, которые направлены:- на формирование и расширение словаря;- формирование фраз разной структуры;- формирование навыков связной речи;- обогащение пр...

Сценарий осеннего праздника "Осень, осень, в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для детей средней группы ДОУ.Цель: Создать праздничную атмосферу, условия для тёплого, эмоционального общения детей.Задачи:1. Закреплять знания и представления детей о...

ПРОГРАММА организации отдыха детей во время осенних каникул в осеннем школьном оздоровительном лагере с дневным пребыванием "Оранжевая осень".

Люди-человеки, страны и народыМы теперь навечно должники природы.Н. ЗаболоцкийВсе мы – дети Природы. И с малых лет человек должен познавать её и непременно учиться любить, оберегать, разумно пол...