Кичә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”
статья по теме

Максат:

-         укучыларны сәламәтлек төшенчәсенең мәгънәсенә  

    төшендерү, сәламәтлеккә тәэсир иткән факторларны   

    билгеләү;

-         логик, иҗади фикерләүне, сөйләм телләрен үстерү,  

    сәламәт тормышка бәйле белемнәрен арттыру;

-         тән һәм акыл белән сәламәт булу теләге, тирә-яктагы кешеләргә карата уңай мөнәсәбәттә булу сыйфатларын тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_tnd-slamt_akyl.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”

5 нче “А”сыйныфы

Укытучы: Гаязова Э.Ф.

2013-2014 нче уку елы

Үткәрү формасы: ачык фикерләр сәгате

Максат:

  • укучыларны сәламәтлек төшенчәсенең мәгънәсенә  

    төшендерү, сәламәтлеккә тәэсир иткән факторларны    

    билгеләү;

  • логик, иҗади фикерләүне, сөйләм телләрен үстерү,  

    сәламәт тормышка бәйле белемнәрен арттыру;

  • тән һәм акыл белән сәламәт булу теләге, тирә-яктагы кешеләргә карата уңай мөнәсәбәттә булу сыйфатларын тәрбияләү

Метод һәм алымнар: проблемалы, эзләнү, иҗади-проект

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация материалы, “Сәламәтлек агачы”, коллаж өчен журналлардан рәсемнәр, фломастерлар, клей.

 

Сыйныф сәгатенең барышы.

  1. Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру

2. Төп өлеш.

  • Укучылар, сыйныф сәгатебезне шундый сораудан башлыйсым килә, сезнең өчен нәрсә ул бәхет? (укучылар җавабы)
  • Ә сәламәт булу ул бәхетме? Ни өчен?
  • Кешенең сәламәтлегенә нәрсә зыян китерә? (укучылар җавабы)
  • Ә сез беләсезме ...
  • Сез белгечләр нәтиҗәләреннән үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз? (укучылар җавабы)
  • Димәк, сәламәт булуы - кешенең үз кулында. Әйдәгез, уйнап алыйк әле, уенның исеме “Бер сүз белән әйт”. Бирелгән рәсемнәргә игътибар белән карап, кеше сәламәтлегенә  бәйле булган бер сүз белән әйтегез.  (туклану, хәрәкәт, аралашу)
  • Уйнавыбызны дәвам итәбез, сез хәзер билгеле бер институтта эшләүче яшь белгечләр булырсыз.  1 нче төркемебез – “Туклану институты”, 2 нче төркем – “Хәрәкәт институты”, 3 нче төркем – “Психологик халәт институты”. Сезгә бирем, яшь белгечләр.

(балалар аерым битләрдә эшлиләр, аннан соң язылган фикерләрен яклыйлар).

  • “Туклану институты” яклаганнан соң - Сез беләсезме?
  • “Хәрәкәт институты” яклаганнан соң – ял итү

“Психологик халәт институты” яклаганнан соң – Укучылар, ә хәзерге вакытта кешеләр күбрәк нәрсә ярдәмендә аралаша? (кәрәзле телефон, интернет, виртуаль аралашу урын ала). Бу аралашу уңайлымы? - Әйе, уңайлы, ләкин  бит күзгә-күз карап аралашу әйбәтрәк, чөнки кешене күреп сөйләшсәң, син аны яхшырак аңлыйсың, үзеңне уайлы, комфорт тоясың, күреп арлашудан тәм табасың, күңелең күтәренке була. Халык әйтсә, хак әйтә Кешегә иң кирәклесе – ягымлы чырай, җылы сүз. Ә бит заман алып килгән уңайлыкларның да безнең сәламәтлеккә зыяны бар. Сез беләсезме?

3. Йомгаклау өлеше

  • Укучылар, без сәламәтлек турында сөйләшүебезне “Сәламәтлек агачын” ясау белән төгәлләрбез. Сезнең өстәлләрегездә агачлар бар, ә яфраклары юк, өстәлдәге рәсемнәрдән файдаланып агачыгызны киендерегез. (укучылар сәламәт яшәүгә туры килгән рәсемнәрне сайлап ябыштырырга тиеш, сайлауларын аңлаталар)
  • Укучылар, хәзер әйтегез инде, сәламәт тәндә - сәламәт акыл дигән әйтемнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы).
  • Акылы сәламәт булган кеше үз сәламәтлегенә үзе зыян китермиячәк, шуңа да аның тәне сәламәт. Сезгә шуны әйтергә телим, гомерегез буе сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән шөгыльләнеп, һәрвакыт шат күңелле булып яшәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Что т акое любовь..." Внеклассное мероприятие для 11 кл

Беседа на тему"Что такое любовь..."  проводится с учащимися 10-11 классов.Это мероприятие содейсвует развитию гуманных отношений между юношами и девушками; способствует воспитанию нравственн...

"Сәламә тәндә - сәламәт акыл"

Сәламәт яшәү рәвешенең төп аспектларын билгеләү; физик яктан сәламәт кеше тәрбияләү темасына язылган сыйныф сәгате....

Презентация "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".

Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау....

Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"

Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"...

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Дәрес сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышлана. Балаларда төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу....

Конспект урока по чтению в 5 классе школы VIII вида на тему: «Твой друг» Я. Аким.

Описание материала: Представленный конспект – это смесь логопедических знаний и педагогических приемов для привития у учащихся с нарушением интеллекта любви к родному языку, обогащению активного и пас...