«Детективлар мәктәбе” сценарий
методическая разработка на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Балалар арасында хокук бозу күренешләре еш очрый. Алар ялгыш юлга басмасын өчен, безнең үзебезнең дә Җинаять кодексы буенча  хәбәрдар булуыбыз сорала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл detektivlar_mktbe.docx21.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                            «Детективлар мәктәбе”

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Биектау районы Коркачык мәктәбе

Алып баручы:     Мәрхәмәт, кешелеклелек, изге уй, яхшы теләк,

                               Җирдә яшәүче һәркемгә һәрдаим зарур, кирәк.

                               Бу сыйфатлар халкыбызга килгән элек- электән

                                Өлкәннәргә хөрмәтне дә бабайлар таләп иткән.

                               Яңарышлар барганда да саклансын иске гадәт.

                           Халкыбызны күркәм иткән тыйнаклык, тәртип, әдәп.

 Балалар арасында хокук бозу күренешләре еш очрый. Алар ялгыш юлга басмасын өчен, безнең үзебезнең дә Җинаять кодексы буенча  хәбәрдар булуыбыз сорала.

Алып баручы:    Кадерле кунаклар һәм уенчылар! Без сезне “Детективлар мәктәбе” дип исемләнгән уеныбызда сәламлибез!

Минемчә, сезнең һәрберегез  кайчан да булса  Шерлок Холмс кебек ,барлык төр җинаятьне яхшылап уйлап чишә торган, ахырына кадәр җиткерә ала торган детектив буласы килгәндер..Бу, җиңел булмаган эш белән шөгыльләнү кызык та, куркыныч та: син үзеңне нәрсә көткәнен белмисең, күз алдына да китерә алмыйсың.Чын детектив акыллы гына түгел,ә иҗади фикерләүче дә   , тапкыр да ,зирәк тә булырга,  моннан тыш, ул командадагы коллегалары белән уртак тел табып эшли  дә белергә тиеш.Һәм бүген без уенчыларыбызга “Детективлар мәктәбен” үтәргә тәкъдим итәбез. Ә хәзер мин командаларны үз урыннарын алырга залга чакырам. Рәхим итегез.

1 команда”Яшь тәртип сакчылары”

2 команда  “Хокук саклаучылар”

Болар барысы да мәктәбебезнең хокук бозуларны булдырмау отряды членнары.

           Бию:

Уеныбызны башлап җибәргәнче жюри сайлап алыйк.

 Хәзер без уенны башлап җибәрәбез. Ул 3 турда үтәчәк.Шулай иттереп, кем көчлерәк- шул җиңсен!

Сүзне үзләре белән таныштыру өчен командаларга бирәбез,рәхим итегез

Таныштыру.( Һәр команда үзе белән таныштыра)

1 нче тур

1 конкурс

Һәрбер,үз- үзен ихтирам иткән детектив, акыллы булырга,  законнарны һәм кеше хокукларын  төгәл белергә тиеш.    1 нче конкурсны без “Башваткычлар” , дип атадык.

Бу конкурста команданың барлык уенчылары да катнаша.Хәзер мин сораулар бирәм , ә командалар аларга җавап бирергә тиеш булалар.Сезгә киңәшләшергә 30 секунд вакыт бирелә.Бу вакыт үткәннән соң мин сорауны кабатлыйм һәм һәр командадан бер уенчы җавап бирергә тиеш була.

Башлыйбыз.

1 нче сорау

Детектив фильм нәрсәдән башлана?

Дөрес җавап : Җинаять        

2 сорау

Җинаятьче нәрсәгә каршы бара?( нәрсәне боза?)

Дөрес җавап : Закон

3 сорау

Җинаятьченең “кул портреты” ничек атала?

Дөрес җавап : отпечаток(бармак эзләре)

4 сорау

Бу браслет хатын –кызларның бизәнү әйберсе түгел.

Дөрес җававп : Наручники(богау)

5 сорау

Көнбатышта (АКШ) бу исем белән участок инспекторын атыйлар.

Дөрес җавап : Шериф

6 сорау

Бу методны Шерлок Холмс кулланган.

Дөрес җавап : Дедукция

7 сорау

Үзенә генә хас сизгерлеге булган эт ничек йөртелә?

Дөрес җавап   : Ищейка(эзтабар,шымчы)

8 сорау

Дәлилләрне эзләү процессы ничек атала?

Дөрес җавап : Следствие (тикшерү)

9 сорау

Законнарны бозучы, җәмгыятькә куркыныч кеше ничек атала?

Дөрес җавап :  Җинаятьче

10 сорау

Бала хокукын яклаучы халыкара документ(Конвенция)

      Менә безнең 1 нче конкурсыбыз тәмам. Уеныбызны дәвам итәбез һәм 2 конкурска күчәбез.

Безнең детектив бик сизгер дә булырга  дәлилләрне,ягъни җинаять эзләрен таба белергә тиеш . Алдагы конкурс “Бу нәрсә?” дип атала.

(ярдәмче капчыкка салып 9 предмет алып чыга)

Бу бик тә җиңел уен. Һәр командадан уенчы чыга, капчыкка кулын тыга, бер предметны тотып карый, һәм ул аны танып , нәрсә икәнен атарга тиеш  була, шуннан соң ул бу предметны алып күрсәтә һәм без аның дөрес әйкәнме, юкмы икәнен беләбез.(Йозак,акча,пычак,стакан,пестолет,шешә,машина, ачкыч,сумка,фонарь)

( алып баручы конкурсны алып бара)

Шулай итеп без1 турның соңгы конкурсына да килеп җиттек.

Детектив  документларны, газеталарны , журналларны тиз, уйлап һәм дөрес  аңлап укый белергә тиеш. Шуңа күрә без бу конкурсны “Укы әле” дип атадык.

  1. Бу мәкаләдә тикшерүчеләрнең оператив чаралар күрүе турында сүз бара.
  2. Бу мәкаләдә  финанс системасының терәге булган оешма турында сүз бара.

Җаваплар:

(“Үтерүченең бәйрәм итәсе килгән”-6 бит; “Салым инспекциясеннән башка цивилизация юк»-7 бит)

Музыкаль  тәнәфес

2 тур

1 конкурс

Без бу турны театраль дип атадык, чөнки детектив җинаять эшләрен алып барганда төрле рольләргә  дә керергә, мимика һәм жестлар белән дә эшли белергә тиеш . Бу конкурсыбыз безнең “ Кара һәм таны” дип атала.Хәзер командирлар үзләренә фильм исемнәре язылган битләрне алалар. Сез шул фильмны мимика һәм жестлар ярдәмендә күрсәтергә тиеш.

(“Кавказская пленница”, “Кулагин и его партнеры”)

Командалар әзерләнгәндә без тамашачылар белән уйнап алыйк.

Миңа 3 уенчы кирәк булачак.

Менә монда 10 төрле предмет. Сезгә аларны истә калдырырга 1 минут вакыт. Шуннан соң мин аларны каплыйм. Сез битләргә аларның исемнәрен язарга тиеш. Кем күбрәк предмет исемнәрен яза , аның балы үзе теләгән командага биреләчәк.

Ә хәзер без командаларыбызны чакырабыз. Рәхим итегез!

1 команда күрсәтә   - таныйлар

2 команда күрсәтә   - таныйлар

Музыкаль  тәнәфес

3тур

Бу конкурсыбыз “Алга-җиңүгә таба”дип атала.Башта бер командага ,аннары икенче командага сораулар бирелә.Сез шул сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә тиешсез.

1нче командага сораулар.

1.Хәрби хезмәткәрләр кылган җинаять эшләрен тикшерүче суд.(Трибунал)

2.Күп тапкыр хөкем ителеп тә,җинаятьне яңадан кабатлаучы.(Рецидивист)

3.Дәүләтнең Төп Законы.(Конситуция)

4.Кешене законсыз рәвештә җазага тарту.(Судсыз хөкем итү)

5.Татарстан Республикасы флагында төсләр һәм аларның урнашу тәртибе(Яшел,ак,кызыл)

6.Халык хакимияте.(Демократия)

7.Транспортта кеше әйберләрен урлаучы (Кесә карагы)

8.Тикшерү барышы теркәлә торган документ (Беркетмә)

9.Техник чаралар ярдәмендә җинаятьченең сурәтен ясау.(Фоторобот)

2нче командага сораулар.

1.Вак хулиганлык кылган өчен акча түләтү.(Штраф)

2.Ниндидер чара өчен матди керем күчерүче зат яки оешма.(Спонсор)

3.Пошлина салынган яки чыгаруы тыелган товарларны,байлык яки кыйммәтле кагазъләрне бер илдән икенче илгә яшерен рәвештә чыгаручы зат.(Контрабандист)

4.Дәүләт гаепләүчесе.(Прокурор)

5.Гаепләнүчене яклау вазифасын башкаручы юрист.(Адвокад)

6.Татарстанның дәүләт гербында сурәтләнгән җанвар.(Барс)

7.Танылган инглиз тикшерүчесе (Шерлек  Холмс)

8.Судка яклау сорап мөрәҗәгать итүче зат (Дәгъвачы)

9.Юридик һәм физик затлардан җыела торган мәҗбүри түләтү.(Салым)

Шушы конкурс белән безнең уеныбыз тәмам. Нәтиҗәләр генә чыгарасы калды . Моның белән безнең хөрмәтле жюри шөгыльләнер.

                      Бию:

Жюри уенга нәтиҗә ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...