Әниләр көне
план-конспект урока по теме

   Кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан үткәрелә.

    Сәхнә бәйрәмчә бизәлә, стенага “Илгә-матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!” дигән сүзләр эленә.

 Укытучы сүзе.-Исәнмесез,хөрмәтле кунакларыбыз-кадерле әниләр,дәү әниләр,кадерле укытучылар һәм укучылар!Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез.Хөрмәтле әниләр,сезне бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.Сезгә ныклы сәламәтлек,пар канатлы булып гомер кичерүегезне,балаларыгызның акыллы булып үсүен телим.Сезгә багышлап әзерләнгән кичәбез бәйрәм сәламе,бәйрәм бүләге булып ирешсен иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_kone.docx31.63 КБ
Файл nilr_kone.pptx1.79 МБ

Предварительный просмотр:

   Кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан үткәрелә.

    Сәхнә бәйрәмчә бизәлә, стенага “Илгә-матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!” дигән сүзләр эленә.

 Укытучы сүзе.-Исәнмесез,хөрмәтле кунакларыбыз-кадерле әниләр,дәү әниләр,кадерле укытучылар һәм укучылар!Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез.Хөрмәтле әниләр,сезне бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.Сезгә ныклы сәламәтлек,пар канатлы булып гомер кичерүегезне,балаларыгызның акыллы булып үсүен телим.Сезгә багышлап әзерләнгән кичәбез бәйрәм сәламе,бәйрәм бүләге булып ирешсен иде.

  Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы.

Ана назы- җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

   Кадерле Әниләр! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезне бәйрәмегез белән тәбрик  итәбез.Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

2 нче алып баручы.

На свете добрых слов немало,

Но всех добрее и важней одно:

Из двух слогов простое слово : «мама»

И нету слов дороже , чем оно.

Дорогие мамы!

Поздравляем вас с Днём матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот, тревог не перечесть.

Земной поклон вам всем, родные мамы,

За то, что вы на свете есть!

1 нче алып баручы

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

Айдан, кояштан кадерле-син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле- син ул, әнием.

   Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә, кадерле, газиз әниләребезгә багышлана.

      2 нче алып баручы. Все люди уважают и любят матерей. Во многих странах отмечается День матери. Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним  в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались здесь, чтобы поздравить своих мам.

     1 нче алып баручы. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Аналарга дан!

                             (5 кл.шиг. сөйлиләр,аннан соң 1 номер-җыр)

     1 нче алып баручы.Әнием! Әнкәем! Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең син балаларыңны.

      2 нче алып баручы. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская любовь греет нас  до старости. Мама учит нас быть мудрыми, даёт советы, заботится о нас, передаёт свои песни, оберегает нас. Младенец старательно складывает по слогам слово «ма- ма» и почувствовав удачу, смеётся: “Мама!” Вслушивайтесь , как гордо звучит это слово! В народе живёт много добрых слов о матери. Например:

    При солнышке- тепло, при матери-добро.

1 нче алып баручы. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

2 нче алып баручы. Нет лучшего дружка , чем родная матушка.

1 нче алып  баручы. Баланың бармагы авыртыр ,ананың йөрәге авыртыр.

2 нче алып баручы. Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

1 нче алып баручы. Улы данга чыкса, анасы яшәрер .

2 нче алып баручы.

Әйе, Ана-бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез Ана турында.

( бию башкарыла)

Укытучы сүзе.Хәзер бер уен уйнап алабыз.Безгә бер әни һәм аның баласы кирәк булачак.(1 әни кеше һәм баласы чыккач)Уенның шарты:алмадан шырпы алган саен балага матур сүзләр әйтәбез,ә бала әнисенә һәм туганнарына әйтә торган матур сүзләрне әйтергә тиеш була.(шырпылар кадалган алмалар бирелә,уен башлана)(уен беткәч,бүләкләр тапшырыла).

-Һәрвакытта да шундый матур сүзләр генә әйтешеп яшәгез!!!

1 нче алып баручы.

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул.Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

2нче алып баручы.

Люблю тебя, мама, за что не знаю.

Наверно за то, что дышу и мечтаю.

И радуюсь солнцу и светлому дню.

За это тебя, я, родная, .люблю.

За небо, за ветер, за воздух вокруг.

Люблю тебя ,мама, ты- лучший мой друг!

Алексей Максимович Горький писал: “ Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира-от матерей!”

(номер-җыр)

1 нче алып баручы. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар.

1 нче алып баручы.

Ана көтә,

Ана өмет итә...

Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,

Иртә-кичен сүнми уты да.

Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп.

Бик соң гына китә йокыга.

2 нче алып баручы. Туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә сагынып хат яздылар.

(Моңлы көй яңгырый, балалар урындыкларга утыралар,дәфтәр,ручка алып “хат” язалар.)

1 нче бала.

“Кил син безгә ,Әни, бөтенләйгә

Бер кайгысыз ,рәхәт торырсың,

Өебезнең күрке булырсың”.

2 нче бала.

“Син безгә кил, әни!

Без бик матур гомер итәбез.

Киләм дисәң, шушы сәгатьтә үк

Алыр өчен кайтып җитәбез”.

3 нче бала.

“И шатланыр идек, әни, әгәр,

Килер ризалыгың белдерсәң.

Түп-түгәрәк бәхетебез безнең

Тулып ташыр иде, син килсәң”.

4 нче бала.

“Кайчан күрешербез икән, бик сагындык...”

5 нче бала.

“Көн туды исә, әнкәй, сине көтәбез”.

6 нчы бала.

“Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?”

1 нче алып баручы.

Алты бала шундый хат язды

Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.

Шушы сүзләр булды ананың

Алты хатка язган җавабы.

(Моңлы көй яңгырый,сәхнә артыннан Ана тавышы ишетелә.Ул балаларына язган хатын укый.)

“Нигез ташлап китү авыр миңа,

Кем белми соң аны, кайсыгыз?!

Сез үзегез җыелып кайтыгыз!

Мин сорамыйм сездән артыгын,

Сез тоярсыз кайту шатлыгын”.

(6 бала кереп китәләр)

1 нче алып баручы.

Ана булу- изгелекнең таҗы,

Дөньяда  иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса- кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

( 4 кл.шиг. сөйлиләр)

2 нче алып баручы.

      Мама ! Это слово звучит на всех языках мира одинаково нежно. У  мамы самые ласковые и нежные руки, они всё умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не остаётся равнодушным .И сколько бы ни было человеку лет, ему всегда нужна мама…

      Руки мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их своим дыханием и убаюкивала своей песней.

Укытучы сүзе.Хәзер алдагы конкурс.Бер әни кеше һәм баласы кирәк.(1әни һәм бала чыккач)Әни өчен:”Бишек җыры” җырларга кирәк,балага:төрле музыкага биергә.(бүләкләр тапшырыла).

2нче алып баручы.

Пусть звенят повсюду песни

Про любимых наших мам.

Мы за всё, за всё родные

Говорим: «Спасибо Вам!»

(номер-җыр.)

1 нче алып баручы.

Газиз әнкәй!

Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең,

Җылыдыр карашың,

Тансыктыр табының.

Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше җаныңның!

И,Ходай, кабул ит

Безләрдән зур гозер:

Әнкәйгә бир саулык!

Әнкәйгә бир гомер!

2 нче алып баручы

Пусть день твой будет

Солнечным , прекрасным.

И розами твой будет устлан путь.

И каждый вечер-звёздным,

Чистым, ясным.

О,Мама!

Всегда счастливой будь!

Укытучы сүзе.-Конкурслар дәвам итә...Бер әни кеше һәм баласы чыга.(алар чыккач).Конкурс “Актерлык осталыгы” дип атала.Әни өчен:”Сезне эт  тешләде,бармагыгыз ишеккә кысылды,энәгә утырдыгыз ди.Шушы хәлләрне тасвирлап күрсәтегез.” Балага:”Сез туңдырманы,карбызны,лимонны ничек ашыйсыз?”(Бүләкләр тапшырыла)

(номер-бию)

1 нче алып баручы.

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр –синеке!

Йомшак, җылы куллар- синеке!

Иң-иң татлы сүзләр- синеке!

Җан изрәткән җырлар-синеке!

Синсез дөнья күрмәс идек.

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

2 нче алып баручы. Пусть этот день станет своеобразным днём благодарения нашим дорогим и любимым мамочкам за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.

Укытучы сүзе.-Соңгы конкурс.(әни белән баласы чыккач).Әни өчен:”Балагыз белән булган кызыклы хәлне сөйләргә”.Балага:”Әниеңне бәйрәм белән котла!”(Бүләкләр тапшырыла)

1 нче алып баручы.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

  Ходай сезгә җан тынычлыгы,тән сихәтлеге,озын гомер насыйп итсен.Мең-мең рәхмәт сезгә,әнкәйләр!

2 нче алып баручы. Мы ещё раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы- самое прекрасное, что есть. Вы- самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. Будьте счастливы!

(«Пусть всегда будет солнце » җыры башкарыла.)

     Инсценировка күрсәтелә.

      “ Ана белән бала”.

Бала.  Әнием,син нәрсә укыйсың?

Ана.  Аллаһ белән сөйләшәм.

Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?

Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.

Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?

Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.

Бала. Ә тагын?

Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.

Бала. Рәхмәт, әнием.

    Балалар,  әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.

    Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне,өебезне яратырга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.

Әни сүзен татарча әйтсәң, матур,якын,ягымлы булып ишетелә.


1 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

2 укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем , сабырлы?

3 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме- әнкәй, хатын- кыз!

“Әни”шигыре 
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.
Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!


“Бүген әниләр бәйрәме” шигыре.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.

Без дә котлыйк әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз күгебездә!

"Бүген көн гади түгел"
Бүген гади көн түгел бит.                    Җилнең дә беләсе килә
Моны балалар белә.                             Чәчебезне тарата.
Елмаеп сәламләшәләр                          Әйтегезче, нинди көн?- дип,
Әни,әбиләр белән.                                Бәйләнде, аптырата.

Болытлар йөриләр арттан                     Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Белмәкчеләр алар да.                            Бүген гади көн түгел.
Әйтә күрик, үпкәләтсәк,                       Бүген- Әниләр бәйрәме,
Тотынырлар яварга.                              Шуңа күңел шатлана.

“Бушлык”
Өйнең эче яп-ялангач,                          Бөтен нәрсә үз урынында
Белмимен әллә нигә                             Тик җитешми әллә ни...
Кайтып та керәсе килми                       Әй , онытып торам икән:
Бүген бөтенләй өйгә.                            Өйдә юк бүген әни!

“Әнием”
Син әнием, минем өчен                       Тыңлап бишек моңнарыңны
Бу дөньяда бер генә.                            Елавым басылган бит.
Елмайганда йөзләреңнән                     Телем дә минем иң әүвәл
Бар өйгә нур бөркелә.                          “Әннә! Дип ачылган бит.

“Әти дә эштән кайтты”
Әти дә эштән кайтты,                          Әти әйтә: “Мин ач ,- ди
Әни дә эштән кайтты.                          Кайчан була ул аш?”-ди.
Әти диванга ятты,                                Әни әйтә:“Үзең дә булыш,
Әни кухняга чапты.                              Алай булгач,- ди.

Әти әйтә: “Мин ир,- ди
Аш пешерә белмим, -ди.
Мин кухняда йөрмим, ди.
Юкса “җитмеш һөнәр аз,
диләр, егет кешегә,
Безнең өйдә әти түгел,
Әни егет, әни белә
Чөнки бөтен эшне дә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам: