Өлкәннәр көне
материал на тему

Бурганова Ильмира Музиповна

Внеклассное меропритие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone.docx19.14 КБ

Предварительный просмотр:

Хэерле кон, хормэтле ветераннар, кадерле укытучыларыбыз! Бездэ буген бэйрэм – буген Олкэннэр коне. Мэктэбебезнен барлык укучылары исеменнэн сезне бэйрэмегез белэн тэбриклибез.

Об уважении к вам, о признании ваших заслуг и значимости вашего труда говорит сам факт введения волнующего и торжественного “Дня пожилого человека” в праздничный календарь России.

        Уважаемые представители старшего поколения! Человечество в веках обращалось за помощью к пожилым, прислушивалось к мудрым  советам стариков, принимая во внимание их опыт. Вы – представители поколения, прошедшего славный жизненный путь, огонь и воду, не пасовавшего перед трудностями, оставшегося верным своей Отчизне. И на склоне лет вы  не поддаетесь старости, многие из вас продолжают работать на прозводстве, заниматься общественной работой.

        Картлык хэркемгэ килэ. Гомер козенэ якынайган саен сезнен дэ ярдэмгэ мохтажлыгыгыз арта. Акыллы кинэшлэрегез , сабырлыгыгыз, олы жанлылыгыгыз белэн яшьлэрне тэрбиялэугэ уз олешегезне кертэсез.

        Мы искренне поздравляем вас по случаю Дня пожилых. Желаем вам здоровья, душевного тепла, спокойной старости.

        Барыгызны да Халыкара Олкэннэр коне белэн чын кунелдэн тэбрик итэбез, ныклы сэламэтлек телибез. Картлык коннэрегезне тэн хэм  жан тынычлыгы белэн, балаларыгызнын хэм оныкларызнын сезнен турында тирэн кайгыртуын, жылы монэсэбэтлэрен тоеп уткэрегез.

Газиз мэктэбеннэн аерылса да,

        Кунеле белэн анда кала ул.

         Укытучы яшен сорамагыз

        Мэктэп яшендэге бала ул.

        Ике йортта уза  анын гомере,

        Кадерлерэк икэн кайсы, эйт!

        Берсе анын ул яшэгэн нигез,

        Икенчесе исэ син – мэктэп!

Жыр

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Жыр

Кунеллэрдэ сою хислэребез

Эле шау чэчэктэ чагында

Утте димэ яшьлек язларыбыз

Йорэклэрдэ ялкын барында.

Чэчегезгэ инде чал керсэ дэ

Картаюны белми ул кунел.

Яшьлек язларыбыз алда да бар,

Мэхэббэткэ эле сон тугел.

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

Бүген гади көн түгел.

Бүген - өлкәннәр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

Чәчәк эзләп йөрдәм кырларда,

Белмим сезне ничек зурларга.

Телим сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.

Күп кирәкми өлкәннәргә

Котлы булсын олуг бәйрәмегез,

Аяз булсын зәңгәр күгегез.

Тыныч үтсен калган гомерегез,

Сау-сәламәт яши күрегез!

Сокланабыз сезнең сабырлыкка

Өлкәннәр сез безгә бик кирәк.

Олы тормыш диңгезен кичәргә

Җитди киңәшегез зур терәк.

Олыгайгач күңел тиз кителә,

Җылы караш сорый якты йөз.

Күп кирәкми, җитә өлкәннәргә

Чын йөрәктән әйткән җылы сүз.

Кылган игелегегез онытылмас,

Хәтеребездә барсы, барсы да,

Түләп кенә бетерерлек түгел

Бурычыбыз сезнең каршыда.

Кереп барам гомерем көзләренә

Сандугачлы алсу яз үткән...

Гөлләремне инде җилләр сүткән,

Кабатланмас яшел җәй бүтән.

Кереп барам гомерем көзләренә

Яфракларым сары нур җыйган.

Ашкынулы якты таңнарыма

Күпме шатлык, күпме наз сыйган.

Кереп барам гомерем көзләренә

Агачларым коя яфрангын...

Үткәннәргә карыйм каерылып,

Кайда гына калган яшь чагым?

Кереп барам гомерем көзләренә.

Зәңгәр офык – зәңгәр балачак.

Челтерәп көлгән шаян кызчык тавышы

Мәңге минем белән барачак.

Кереп барам гомерем көзләренә

Ал офыкта алсу яшь чагым

Тәүге сөю – гузәл мәхәббәтем

Күңелемә иңгән җәй таңым.

Кереп барам гомерем көзләренә

Өзелепләр төшә исемә.

Тупырдашып торган уллан, кызлар

Бүләк иттем газиз кешемә.

Кереп барам гомерем көзләрен,

Җимешләргә кызыл йөгергән;

Биргәнеңә, ходай, мең-мең рәхмәт,

Инде улым-кызым өлгергән.

Кереп барам гомерем көзләренә,

Балаларым канат чыгарган.

Күпме мәшәкатьләр үтеп киткән,

Барсына да шөкер чыдалган.

Кереп барам гомерем көзләренә

Табыннарым сыйдай сыгылган.

Узган еллар нурлы йөзләремә

Җыерчыклар булып сызылган.

Кереп барам гомер көзләренә,

Тормыш йөген тартып бүгендә,

Намус белән узды һәрбер көнем

Шуңа аяз зәңгәр күгем дә.

Кереп барам гомерем көзләренә,

Янәшәмдә дуслар, якыннар.

Һәрберсендә якты чырай күргәч,

Нигә кирәк миңа алтыннар.

Кереп барам гомерем көзләренә,

Көмеш кырау кунган чәчләргә;

Ә күңелләр һаман япь-яшь килеш

Яшәргә дә әле яшәргә.

Жыр

  • Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

  • Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

Еллар уза. Менә тагын бер ел

Саубуллашып узды үткәнгә.

Ямансудыр карап калу, еллар

Гомер йогагыңны сүткәндә.

Ерагая бара йомгак очы,

Кечерәя бара йомгагың.

Һаман киләчәккә омтылганга

Гомер җебен үлчәп тормадың.

Юк, ел түгел, сез үткәнсез

Җырлар җырлап, еллар аркылы.

Чор – оркестр гүя, кеше гомере –

Әйтерсең лә шуның бер кылы.

Хөрмәтле өлкәннәребез,

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман

Сезнең чал йөзләрегез.

Чәчләргә ак карлар яусалар да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Өлкән кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Үзебездән өлкән кешегә.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызга ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Калганнарга булыр бик рәхәт.

Картаймыйча шулай кояш кебек.

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.