8 марта - женский день.
материал (7 класс) на тему

Хаметова Гульназ Рафаэлевна

Проведение  праздника 8 марта  учащимися. Сценарий праздника можно использовать на линейке в школе. сценарий на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8nche_mart.docx14.68 КБ

Предварительный просмотр:

   Менә тагын барыбыз  да зур түземсезлек белән көткән 8нче март – чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез.

  Хөрмәтле әниләр , дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

Умырзая шыта бу мәлләрдә,

 Кар астында чишмә уяна.

 Чиксез бәхет теләп, язгы таңда

 Елкылдашып шыта бөреләр.

 Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,

 Алтын куллы сылу сеңелләр!

Котлыйбыз сезне, әниләр,

Коләч йозле әбиләр,

Эштэ уңган апалар,

8-нче Март белэн !

Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке-  ана булуда.

Иң кадерле кешеләр сез –

Сөекле әниләребез.

Сез булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.

Олыгайгач та табынып сиңа,
Чал чәчеңә башым иярмен.

Олы бүләгемне биргән чакта

Озын гомерле бул, әнием ,диярмен.

Кызып-кызып бәхәсләшә, бүген бездә малайлар,

Фәнзил, Фәнис,Алмаз, Илсафлар,

Минем әни пәрәмәчне шундый тәмле пешерә

Телеңне йотарсың, малай ашап карасаң менә.

Өчпочмакка җитми инде ни генә әйтсәгез дә

Әнием кебек берәү дә пешерә белми лә

Камыр тылсымга әйләнә, минем әни кулында

Кәнфит-прәннек кирәк түгел гөбәдия барында.

Кыстыбыйны бик яратам, бәлешне дә үз итәм

Әнием кебек пешекче бар микән җирдә бүтән.

Чәк-чәк белән торт ясарга минем әни бик оста

Тәмле, татлы ризыкларны әтием дә ярата.

Мактанышмагыз, малайлар, иң оста минем әни

Сумса , пилмән, шәңгәләрне вәт пешерә билләһи.

Менә шулай берсен-берсе уздырышып малайлар,
тәмле әйберләр ашагач, әниләрен мактыйлар.

Жыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат буген

Буген әни бәйрәме,

Сигезенче март буген.

____________Бер кыз бала җыр чыгарган

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаның дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүтән көндә

Сине хөрмәтләүдә.

Без, ир-атлар,

Бераз талымсыз.

Бүген исә рыцарь егетләрчә,

-Кулларыңны үбеп сәлам бирә.

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

Запахло мартом и весною,

Но крепче держится зима.
Число восьмое не простое

Приходит праздник к нам в дома.

Дорогие наши мамы,

Бабушки и сестры,
Вас поздравить – скажем прямо-

Нам совсем не просто.

Здесь слова нужны такие,
Чтоб дороже золота.

Чтобы все вы, дорогие,
Улыбались молодо.

Самых любимых, родных поздравляем

С праздником женским,
С радостным днем!

Здоровья и счастья мы всем вам желаем

В этот прекрасный солнечный  день.

Мәңге-мәңге яшәгез сез!

Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп-көлеп торсын.

Сәламәтлек – юлдашыгыз,
Тату, матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез,
Һәрбарчысы мулдан булсын,
Бәйрәмегез котлы булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта - женский день

Разработка мероприятия посвященная 8 марта. Может использоваться как методический материал для педагогов , так и для работников культуры....

8 марта - женский день

Разработка мероприятия посвященная 8 марта. Может использоваться как методический материал для педагогов , так и для работников культуры....

Мини-проект "Праздник 8 марта - женский день"

Праздник был подготовлен и проведен на втором подразделении ГБС(К)ОУ №4. В нем участвовали дети 1,2,6 и11 классов....

Праздник "8 марта - женский день"

Праздник проведен на втором подразделении ГБС(К)ОУ №4. Праздник явился результатом работы по мини-проекту. Задачи праздника: формирование коммуникативных навыков,  развитие познавательных процесс...

8 марта - женский день

Проснулась ото сна природаИ расцветает все кругомИ всех нас радует погодаВесенним солнечным теплом!Вновь неожиданным сюрпризом8 Марта к нам спешит,Пусть все желания и капризыОно в реальность воплотит!...

Общешкольное мероприятие «8 Марта – женский день!"

Международный женский день.Праздник " 8 марта - женский день!"8 Марта – волшебный праздник первых цветов, прекрасных женщин, весны и красоты. Сегодня уже мало кто помнит о том, что эта...

Сценарий праздничного концерта "8 Марта - женский день"

Сценарий праздничного концерта для учителей, родителей,  девочек и девушек школы со словами ведущих и веселыми конкурсами для учителей....