Көзге уңыш
материал на тему

Зайнуллина Лейсан Рашитовна

Мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_unysh.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 алып баручы: Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.

Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 алып баручы:     

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге уңыш” бәйрәменә җыйналдык.

1 алып баручы: Ак каенның яфракларын

Җылы төсләргә манып,

Соры күккә рәсем ясый

Көзге җил, давылланып.

2 алып баручы: Килче шаулы, алтын матур көзем,

                   Оча яфрак, исә көзге җил.

                    Табигатең бигрәк сокландыргыч!

                    Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Башлангыч класслар башкаруында “Көз”  турында матур җыры.

Суз мәктәпнең бакча җитәкчесе Абдулова Лилия апага бирелә.

1 алып баручы: Бүген Көз илендә патшабикә сайлыйбыз!

Бүген бездә Сөмбелә бәйрәме!

2 алып баручы: Әнә безнең гүзәл Сөмбеләләр дә күренә.

Рәхим итегез, кызлар!(Һәр классның Сөмбеләсе чыга. Сәхнә уртасына тезелеп басалар). Буген алар көч сынашачак.  Үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Ә хәзер башта Сөмбелә бәйрәме тарихын  тынлап үтик.

Сомбелэ бэйрэме кон белэн тон тигезлэшкэндэ, доресерэге 22 сентэбердэ бэйрэм ителгэн. Ул вакытта инде ботен урып –жыю эшлэре тэмамлана, козге чэчу дэ ахырына якынлаша. Уныш келэтлэргэ, амбарларга тутырылып беткэч  -бэйрэм килэ.  .Бэйрэмнен хужабикэсе Сомбелэ алтын  сары толымлы булган. Кызлар ана алтын сары башаклардан такыя уреп кидерткэннэр. Ил агалары Сомбелэне  колтэлэр белэн бизэлгэн тэхетткэ утыртканнар. Кыскасы халык мэгънэле, матур итеп кунел ачкан.  Без дэ буген шушы бэйрэмгэ жыелдык. Эйдэгез матур итеп кунел ачыйк . Бэйгене  башлап җибәрәбез. Бэйге булгач ана бэя бируче булырга тиеш, алар безнен...... Эйдэгез хэзер сузне  Коз гузэллэренэ бирик..

Коз кызларанын чыгышы.:1 бэйге:  “Коз гузэллэре” белән  танышу һәм

көзнен матурлыгын, муллыгын мактап шигырь сойлэу.

 

 1 алып баручы:    Бүген -көз бәйрәме

                                 Яфракларны күр әле:

                                 Алтын төскә кергәннәр,

                                 Бар дөньяны күмгәннәр!

                                 Җил чыкканда шаулашалар,

                                 Оча-оча уйнашалар,

                                 Һавада әйләнәләр

                                 Һәм җиргә сибеләләр...

Шагеева Зәлия башкаруында җыр

2 алып баручы.2бәйге: Тапкырлар бэйгесе.  Ә  әзер без көз кызларының  тапкырлыкларын  татар халык мэкальләре һәм табышмаклары ярдәмен сынап карыйбыз.: (Мәкальнең башы әйтелә , сез дәвам итәсез)

  1. Ни чэчсэн,  (шуны урырсын)
  2. Кем эшлэми, (шул ашамый).
  3. Ачтан улсэн дэ, ( ата-ананны ташлама).
  4. Ачы булсан, тоздай бул, (татлы булсан, балдай бул).
  5. Ашаганда колагын селкенеп торсын, (эшлэгэндэ йорэген жилкенеп торсын).
  6. Агач җимеше белән,    (кеше эше белән).
  7. Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс).
  8. Тырышкан  - табар, (ташка кадак кагар).
  9. Эш сөйгәнне, (ил сөяр).
  10. Бүгенге эшне( иртәгәгә калдырма).
  11. .Калган эшкә (кар ява).

             Ә хәзер табышмаклар әйтешик:

 1. Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

 2. Ук, башы алтын чук. (бодай)

 3. Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

 4. Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)

 5.Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)

 6.Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)

 7.Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

 8.Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)

  9.Тышы таш, эче боз. Тәрәзә - ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)

  10. Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)

2 алып баручы:

Табышмаклар, мәкальләр күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

                    Тагын көч сынашу сезне көтә.

                              Һәр көз үзенчә килә,

                               Һәр көз үзенчә матур,

                               Елмаешып бер биесәк

                               Көзне ярату булыр.

БИЮ.

  1 алып баручы:   3 бәйге.Киләсе бәйге «Кем тизрәк?”. Кем тизрәк сибелгән яфракларны  30 секунд эчендә кубрәк җыя,шул җиңүче . (музыка астында яфрак җыялар, аннан сон жюри б.н саныйлар).

  2 алып баручы:   Һәркайда да муллык, сөенеч
                                    Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
                                    Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс
                                    Кочагында муллык, байлыклар.

4бәйге. “Яшелчэ исемен” кем кубрэк яза. Кызлар яшелчә исемнэрен язганда без 11 сыйныф укучыларын тыңлыйбыз.  

             

1 алып баручы:   5 бәйге  “Көзнең баш тегүчесе”  бәйгесе.Бу конкурста  тиз арада бирелгән материал кисәгеннән өрәңге яфрагы кисәргә кирәк. Кызларыбыз эшләгән вакытта сүзне 8нче класс укучыларына сүз бирәбез_________________

                     

  2 алып баручы. 6 нчы бэйге .“Мәктәп меню” сы конкурсы. Бу конкурста сезгә ризыклар бирелер. Сезнең максат: бу ризыклар нәрсәләрдән әзерләнгәнне әйтергә.  (Шобага салына)

  • котлет “Опять двойка»
  • коктейль «Химик реакция»
  • ипи «Классное»
  • салат «Отличник»
  • салат “Практик эш”

              Ә без бу вакытта 10 класс укучыларына сүз бирик.

1 алып баручы: Хэзер сузне йомгаклау очен  жюрига бирер алдыннан 6 класс укучылары башкаруында җыр. 

Картларга да җыр кирәк

Яшьләргә дә җыр кирәк

Беркем  йоклап китмәсен

Уйна, гармун, җыр кирәк!

Илләр матур җыр белән

Еллар матур җыр белән

Эшләп ардык , эштән соң

         Ял итик без җыр белән

 жюри

2 алып баручы:      

Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә  ачлыкны күрмәсен.

Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.

2 алып баручы:  Бәйрәмгә әзерләгән махсус программабыз шунын белэн тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.