Класстан тыш чара
план-конспект на тему

Татар теле һәм әдәбияты атналыгында белемнәрне тикшерәбез, үзара көч сынашабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon көчсез звено64 КБ
Microsoft Office document icon тамчы-шоу46.5 КБ
Файл "Тукай әкиятләренә ияреп"31.27 КБ

Предварительный просмотр:

         Кукмара муниципаль районы

              Мәчкәрә гомуми урта белем бирү мәктәбе

        

        

        

Сыйныфтан тыш чара

         

         Сабитова Ания Фәрхәт кызы 

                                       2015

Бүген без дә ярышабыз,

Тапкырлыкта сынашабыз.

Зирәклектә узышабыз

Җиңдермәскә тырышабыз.

Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Эфирда, дөресрәге татар теле һәм әдәбияты кабинетында бүген “Көчсез звено” уены. Ул “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” девизы астында уза. Уенны һәркайсыгызның караганы бар. Аерма бары тик шунда: без акчага түгел, очкога эшлибез. Очколарны санап бару өчен безгә жюри составын билгеләп үтәргә кирәк (укучылар тәкъдим итәләр). Жюри статистиканы да алып барачак.

Уен финалга 2 кеше калганчы дәвам итә. 4 турдан торачак.

Ә хәзер уенда катнашучылар белән танышып үтик.

(уенда катнашучылар белән танышу ).

Һәр тур ахырында жюри статистика белән таныштыра, уенчылар көчсез звеноны билгелиләр, уеннан чыгучылар теләкләрен әйтеп уеннан чыгалар.

Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү оештырыла.

1 тур.

  1. Телнең сүзлек хәзинәсе. (лексика)
  2. Синонимнар группасы. (синонимик рәт)
  3. Татарстанның башкаласы. (Казан)
  4. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре. (фольклор)
  5. Ш.Камалның иң беренче басылган әсәре. (“Уяну”, 1909)
  6. Татар теле алфавитында ничә хәреф бар? (38)
  7. Билгеле бер территориядә яшәүче халыкның теле. (диалект)
  8. Нинди агач җилсез шаулый? (усак)
  9. Г.Исхакый үзенең бер әсәрендә катнаш никах мәсьәләсен күтәреп чыга. Ул нинди әсәр? (“Ул әле өйләнмәгән иде”)
  10.  Мөселманнарның иң изге китабы. (Коръән)
  11. Татарстанда үсүче иң куәтле агач. (имән)
  12.  Вакыйга һәм күренешләрне  артык зурайтып сурәтләү. (гипербола)
  13. Татарстанда ничә милләт яши? (107)
  14. Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә. (ташбака)
  15. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
  16.  Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр. (антонимнар)
  17.  “Иң мөкатдәс нәрсә - (эш)” Г.Тукай.
  18.  Шигырь юлларының бер-берсенә аваздаш, охшаш иҗекләр белән тәмамлануы.  (рифма)
  19.  Урыс алфавитын татар халкы кайчан кабул иткән? (1939 нчы елда)
  20.  Кемнең дә булса тормыш юлы турында язу. (биография)
  21.  “Йолдыз кашка турында баллада”ның авторы, ТР-ның халык шагыйре. (И.Юзеев)
  22.  Республикабызның төп табигый байлыгы. (нефть)
  23.  “Шүрәле”не кем язган? (Г.Тукай)
  24. Укучылар белем ала торган урын. (мәктәп)
  25.  Хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә бер-бер артлы урнашулары. (алфавит)
  26.  Сүзнең төп мәгънәле кисәге. (тамыр)
  27.  Предметны һәм затларны белдерүче мөстәкыйль сүз төркеме. (исем)
  28.  Без яшәгән авыл. (Октябрь)
  29. Бикле келәт эчендә кара ком. (мәк)
  30. Пьесада автор күрсәтмәләре. (ремарка)
  31.  Вакыйгаларны бик кечерәйтеп тасвир итү. (литота)
  32.  “Нәүрүз бәйрәме” кайчан була? (март)
  33.  Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләр. (неологизмнар)
  34. Кешенең үз тормышы турында язганнары. (автобиография)
  35.  Салих ...(Баттал, Сәйдәшев)
  36.  Татарстанның дәүләт телләре. (татар, рус)
  37.  Кама елгасының татарча исеме. (Чулман)
  38. Теле юк, үзе аңлата. (китап)
  39.  “Җан Баевич” әсәренең жанры. (комедия)
  40. “Казакъ кызы”н кем язган? (Г.Ибраһимов)
  41.  Казан хоккей командасының исеме. (“Ак барс”)
  42.  Һәр синонимик рәттә аны оештырып торучы гомум төшенчәгә ия сүз. (доминанта)
  43.  Мәгънәдәш сүзләр. (синонимнар)
  44.  Кофеның туган җире. (Бразилия)
  45.  “Ләһҗәи татари” сүзлеген кем төзегән? (К.Насыйри)
  46.  “Көчлелегең белән горурланма,

(Кешелегең белән горурлан).

  1. Үткән көн. (кичә)
  2. Хакыйкать сүзенең дөрес язылышын нинди сүзлектән карарга? (орфографик)
  3.  “Кем җырлады”(Ә.Еники) әсәрендәге яшь лейтенантның сөйгән кызы. (Таһирә)
  4.  “Ак күлмәгем” җырының авторы. (Ш.Җиһангирова)

II тур.

  1. Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек. (барс)
  2. Калган эшкә... (кар ява).
  3. “Сызгыра торган уклар”ны кем язган? (Н.Фәттах)
  4. Көмеш тәнле, ите тәмле. (балык)
  5. Кабер ташына язылган сүзләр, гадәттә шигырь. (эпитафия)
  6. АЗ-КҮП. (антонимнар)
  7. Яңа уку елы кайчан башлана? (сентябрьдә)
  8. Татарстан флагын кем иҗат иткән? (Тавил Хаҗиәхмәтов)
  9. Матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләрен сурәтләү. (пейзаж)
  10. Латин сүзеннән ясалган, көлүнең бер төре, усал һәм ачы итеп көлү. (сатира)
  11.  Мәктәптә ничә компьютер? (4)
  12.  “Ирләрем-җегетләрем, мине тыңлагыз! Мин ил башы тархан улы. Әмма шуны онытмагыз: мин-Тәңре улы!...” Кем турында сүз бара? (Албуга)
  13.  М.Җәлилнең бер әсәрендә бер-берсенә мәхәббәт хисләре кабынган Тимербулат һәм Фәйрүзә образлары бар. Нинди әсәрдә? (“Хат ташучы” поэмасы)
  14.  “Әтәч менгән читәнгә” әсәрендә гайрәтле әтәч. (Гәрәй-хан)
  15.  Ия белән хәбәрдән торган җөмлә. (җыйнак)
  16.  “Бакчачы турында ... (баллада)”. И.Юзеев.
  17.  Исемнең ничә килеше бар? (6)
  18.  Башы бер, күзе унике. (сәгать)
  19.  Сүзләрнең төзелешен һәм ясалу ысулларын нинди бүлек өйрәнә? (сүз ясалышы)
  20.  Берәр китап яки мәкаләнең төп эчтәлеген ача торган кыскача аңлатма. (аннотация)
  21.  “Олуг Мөхәммәд” әсәренең авторы. (Г. Исхакый)
  22.  Алабуга урманнарын сурәтләгән рәссам. (И.И. Шишкин)
  23.  “Аты юкка ат булган, адашканга юл, ялгызга ясак, җәяүлегә таяк булган”. (Идегәй)
  24.  Кизләү. Икенче төрле әйтсәк, ....(чишмә)
  25.  Дәүләтнең төп законы. (конституция)
  26.  Х.Туфанның тормыш иптәше. (Луиза Салиәсгарова)
  27. Беренче хатын-кыз космонавт.(В.Терешкова)
  28.  Озын колаклы җәнлек. (куян)
  29.  М.Мәһдиевның “Кеше китә-җыры кала” әсәренең үзәгендә сурәтләнгән татар авылы. (Кара Чыршы)
  30.  Әсәрдәге азаккы нәтиҗә. Грекча соңгы сүз. (эпилог)
  31.  Р.Харисның “Кеше” ...(ораториясе)
  32.  Һәр классны бизи торган дүртпочмаклы кара әйбер. (такта)
  33.  “Ат иярләү” поэмасын кем язган? (Р.Харис)
  34.  Р.Фәйзуллинның С.Сәйдәшевка багышлап язылган әсәре. (“Сәйдәш” поэмасы)
  35. Ул кыш көне ява. (кар)
  36. Авылдагы балалар бакчасы исеме. (“Ландыш”)

III тур.

  1. Гармунчы. Ясалышы буенча нинди сүз? (ясалма сүз)
  2. КАзый, талак, ярлык, золым. Болар нинди сүзләр? (архаизмнар)
  3. Балавыз сыгу. (елау)
  4. Нинди? Кайсы? Сорауларына җавап бирә торган сүз төркеме. (сыйфат)
  5. Галиябануның сөйгәне. (Хәлил)
  6. Туры сүз... (таш яра)
  7. Аңлашылмый торган татарча сүзләрнең мәгънәләрен кайдан карап белеп була? (аңлатмалы сүзлектән)
  8. Буратиноның әтисе. (Карло)
  9. Спорт күнегуләренең берсендә (армиядә вакытта), турниктан егылып төшеп, йөри алмаслык булып имгәнә. Хикәя, повесть, пьесалар авторы. Кайсы әдип турында сүз бара? (Ф.Яруллин)
  10.  “Койрыклар” әкиятен кем язган? (А.Алиш)
  11.  М.Җәлилнең әсирлеккә эләккән елы. (1942 ел)
  12.  “Зәңгәр шәл”нең авторы. (К.Тинчурин)
  13.  Район газетасы. (“Авыл утлары”)
  14.  Әйтелешләре бертөрле, ә мәгүнәләре төрле булган сүзләр. (омонимнар)
  15.  Сүзлекләрне өйрәнә торган фән. (лексикография)
  16.  Игътибар сүзе кайсы телдән кергән? (гарәп)
  17. Төрки халыкларда Яңа ел. (Нәүрүз)
  18.  Татар кызының милли баш киеме. (калфак)
  19.  Сагыш-моң белән сугарылган лирик шигырь. (элегия)
  20.  Сүзнең 2 яки аннан да күбрәк мәгънә беледерүе. (күпмәгънәлелек)
  21.  Географик атамаларны өйрәнә торган бүлек. (топонимика)
  22.  Корабльдә пешекче. (кок)
  23. Аңлатма, комментарий. (шәрех)
  24.  Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестендагы Шәрәфи картның һөнәре. (тозлаучы)
  25.  Матур әдәбиятта мәзәк итеп, дусларча тәнкыйтьләп көлү күренеше. (юмор)
  26.  Тукай туган авыл. (Кушлавыч)
  27.  “Игеннәр өлгерде” картинасын иҗат итүче рәссам. (Л.Фәттахов)
  28.  М.Җәлилнең кызы. (Чулпан)
  29.  2 яки берничә кешенең кара-каршы сөйләшүе.  (диалог)

IV тур.

  1. Лексикологиянең сүзләрнең мәгънәләрен өйрәнә торган бүлеге. (семасиология)
  2. Фонетика нәрсә өйрәнә? (авазларны)
  3. Көлкеле һәм күңелле эчтәлекле драма әсәре. (комедия)
  4. “Соңгы көз” китабының авторы. (Ф.Әмәк)
  5. Татарстан гимнының авторы. (Р.Яхин)
  6. Укытучы урындыгына куела торган “мина” (кнопка)
  7. Җиләк-җимеш суларыннан ясалган салкын эчемлек. (морс)
  8. Мактау җыры. (мәдхия)
  9. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә. (тезмә кушма җөмлә)
  10.  Дилбәр апагызның туган авылы. (Бәкәбез)
  11.  Х.Сарьянның 7 нче класста нинди повестен өйрәндек? (“Бер ананың биш улы”)
  12.  “Аның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек турында... Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак!”- дигән С.Хәким. Бу сүзләр кем хакында? (И.Юзеев)
  13.  “Шәфигулла агай” әсәренең жанры. (шарж)
  14.  Нинди кош балаларын кышын чыгара? (чукыр)
  15.  Түреш авылында туган шагыйрь, “Ышаныч”, “Җәяүле буран” китаплары авторы. (Х.Әюпов)
  16.  Ә.Еникинең нинди хикәясендә шәкерт Бәдретдин турында языла? (“Матурлык”)
  17.  Шигырь язучы. (шагыйрь)
  18.  Алмагач төбендә нәрсә бар? (“ч” хәрефе)
  19.  Нинди кош төнлә сайрый? (сандугач)
  20.  Тел галиме....
  21.  “Тапшырылмаган .... (хатлар)” (Г.Кутуй)
  22.  Бу әсәр нинди жанрда язылган? (эпистоляр жанрда)
  23.  Иске кулъязмалар һәм китаплар җыйнаучы, өйрәнүче белгеч. (археограф)
  24.  “Казан утлары” журналының баш мөхәррире.

ФИНАЛ.

  1. Мәхәббәтне җырлауга корылган лирик шигырь, гыйшык җыры. (газәл)
  2. “Тукай аһәңнәре” симфоник поэмасының авторы. (А.Монасыйпов)
  3. Шагыйрь Зөлфәтнең чын исем-фамилиясе. (Дөлфәт Госман улы Маликов)
  4. “Мөһаҗирләр” романын кем язган? (М.Галәү-Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани)
  5. А.Гыйләҗевка “Җомга көн кич белән”(1979), “Әтәч менгән читәнгә” (1979-80) повестьлары өчен 1983 нче елда нинди дәүләт бүләге бирелә? (Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе)
  6. Алаһы тәгаләнең җирдәге илчесе. (пәйгамбәр)
  7. Алу гамәленең нәтиҗәсе. (аерма)
  8. Тел белеменең сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен өйрәнә торган бүлеге. (морфология)
  9. Телнең сөйләм төзелешен өйрәнә.  (синтаксис)
  10.  Казанда беренче мәртәбә татар телендә ачык спектакль кайчан куела? (1906 ел, 22 декабрь. Г.Камал “Кызганыч бала”)
  11.  Маякчы кызның әтисе. (Мәрдән абзый)
  12.  Уңыш алиһәсе. (Сөмбелә)
  13.  Ш.Җиһангированың туган авылы. (Баек)
  14.  КЕм ул Бакый Урманче? (рәссам, скульптор)
  15.  “Мин” нинди сүз төркеме? (алмашлык)
  16.  Әсәрдә уздырылган төп фикер яки фикерләр җыелмасы. (идея)
  17.  “Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке-миләшчә, алманыкы-алмача!”- Бу өзек нинди әдипнең кайсы әсәреннән? (Г.Исхакый. “Көз”)
  18.  Сәхнә әсәрләрен иҗат итүче. (драматург)
  19.  Матур әдәбиятта цензура эзәрлекләвеннән качу өчен файдаланылган фикер яшерү ысулы. (эзоп теле)
  20.  Дөрес язу кагыйдәләре җыелмасы. (орфография)

ФИНАЛ.

  1. Әдәби әсәрдә сурәтләнгән кеше образы. (әдәби герой)
  2. М.Җәлилнең Волхов фронтында эшләгән газетасы. (“Отвага”)
  3. ТР-ның мәгариф министры. (Фарис Харисов)
  4. Бу язучы Арча районының Гөберчәк авылыннан, Татарстанның халык язучысы. (М.Мәһдиев)
  5. Грек теленнән алынган термин; ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме. (этноним)
  6. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә Әҗәл ролен башкаручы артист. (Р.Шәрәфиев)
  7. Г.Исхакыйның кабере кайда ? (Истанбулда)
  8. Адекват сүзенең мәгънәсе. (тәңгәл)
  9. 10-11 кл. өчен татар теле дәреслегенең авторы. (М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов)
  10.  Авазлар кыскару нәрсә ул? (редукция)
  11.  Н.Исәнбәтнең “Идегәй” трагедиясендә күчмәләр башы. (Нугайби)



Предварительный просмотр:

      Кукмара муниципаль районы

              Мәчкәрә гомуми урта белем бирү мәктәбе

     “Тамчы-шоу”

    интеллектуаль

            бәйге

                                                                      Укытучы: Сабитова Ания Фәрхәт кызы

                                                                   2012

                                       Хәерле көн, малайлар һәм кызлар!

Безнең  туган телебез- татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел! Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган әни, әти, туган ил сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның , туган авылыбызнын, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Без туган тел һәм әдәбият өлкәсендә алган белемнәребезне барлап, тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесендә көч сынашырбыз.

 Жюри әгъзалары сайлана

 

Уен шартлары белән таныштырам. Җавабы әзер команда төймәгә баса. Исегезгә төшерәм. Без тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашабыз.

 1 нче турны башлыйбыз Ул « Батыр –берне, белемле меңне егар» дип атала.Ул тел гыйлеменең төрле өлкәләренә багышлана.

1. Морфология нәрсәне өйрәнә?

2. Ике авазга билге булып йөрүче тартык аваз хәрефләрен атагыз.

3.Авазларны өйрәнүче тел гыйлеме ничек атала?

4.Сузыкларның ирен гармониясе?.

5. Нинди исемнәр килеш белән төрләнә?

6. Нинди җөмлә «пөхтә» сүзенең синонимы була?

7.Затланышлы фигыльләрне санагыз.

8. Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

9. Я,ю.е хәрефләре кайчан ике аваз кушылмасын белдерә?

10.      Татар теле дәреслегегезнең авторы кем?

  1 нче тур тәмам. Нәтиҗәләр өчен сүзне жюрига бирәбез.

2 че тур. «Язучыны таны» С ораулар һәр командага бирелә.

1 Герой-шагыйрь, «Жырларым», «Кызыл ромашка» шигырьләре авторы

2.Бала чагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре.

3 Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы.

4.Татарстанның халык шагыйре, юмор һәм сатира әсәрләре иҗат итүче, «Уены-чыны бергә», «Камырша», «Көлке бүлмәсе» җыентыклары авторы  

5.Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, балалар язучысы, «Нәниләр китабы». «Мыраубикә малае» китаплары авторы( Резедә Вәлиева)

6. Балалар өчен дә. өлкәннәр өчен дә иҗат итүче, «Күчтәнәч». «Алма бабай» җыентыклары авторы (Р. Миңнуллин)

7. Балалар язучысы, драматург, телевидение экраны аша балаларга әкият сөйләүче, зурлар өчен тарихи, дини тапшырулар алып баручы( Р.Батулла)

8. Үзенең әдәби иҗатын тулысынча балаларга багышлаган язучыларның берсе, Кирлемән образын тудыручы, «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая?» Карурманда ниләр булмас китаплары авторы (Роза Хафизова)

9 Балалар язучысы, хикәяче, тәрҗемәче, публицист, «Көмеш елга»,»Космонавтлар урамы», «Наил, Фаил һәм башкалар» китаплары авторы.( Л.Ихсанова)

 Нәтиҗә ясау өчен, сүз жюрига бирелә.

3 нче тур Ф.Әмирхан «Нәҗип» хикәясе.

1.Нәжипнең абыйсының исеме .( Гомәр)

2. командага.Гомәр нинди уен коралында уйный?

3. Әнисе бүлмә тирәсеннән куып җибәргәч, Гомәр кайда елап утыра?  (Бакчада)

4. Өй түбәсенә менеп баскач, Гомәр кая тотынып басып тора? ( Морҗага)

Нәтиҗә

4 нче тур.  «Әдәп төбе - матур гадәт» Мин төгәлләнеп бетмәгән текст укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына нигезләнеп тәмамларга тиеш буласыз.

1 нче класс укучысы Фәриткә әнисе фатир ачкычын бирде дә:

- Улым, мәктәптән кайткач үзеңә ачып керергә туры килер. Менә сиңа ачкыч,-диде.

Фәрит үзенең зур үскән малай икәнен күрсәту өчен:

-Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әбисе нәрсә дияр.?  7 кат үлчә, бер кат кис.

 Роза мәктәпән кайттты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:

-Кызым, ашарга чык,- диде.

Роза эндәшмәде

 - Кызым, нинди билге алдың?-дип сорады әбисе

 Роза елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү нәтиҗәсендә 2 ле алган иде

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар»

5 нче тур. «Тел чарлау» Биремле карточкалар белән эш..

Синонимнарын бер сүз белән әйтергә

Балавыз сыгу                                                            Таң калу

Чәчләр үрә тору                                                        Сагыз булу

Баш вату                                                                   Тал чыбыгы ашату

Нәтиҗә.

6 нчы тур Видеокадр. Бирелгән кадрны игътибар белән күзәтү.

 Ничә өй бирелгән ?

 Г.Тукай тоткан чәчкә нинди төстә?

7. Бәйрәмнәребез турында.

  Һәр төркем үзе теләгән бәйрәм турында сөйли.

 

8 нче тур.  «Берсе - миннән, икенчесе  -синнән»

 1. Иле барның теле бар.

2. Оста барда кулың тый, белгән барда телең тый.

3.Теле барның юлы бар.

4 Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

5. Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.

6. Телгә игътибарсыз- илгә игътибарсыз.

7. Теле бар сөйләр, акылы бар көйләр.

8  Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

9. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

10. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

2.1. Телләр белгән илләр белгән.

2. Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

3. Татлы тел тимер капканы ачар.

4. Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен.

5. Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе- мәрҗан бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.

6. Суны таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.

7. Дөньяда иң ачы нәрсә дә тел, иң төче нәрсә дә тел.

8. Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

9.Туган телен сөймәс туган анасын белмәс.

10. Сөңге җәрәхәте китәр, тел җәрәхәте китмәс.

 

 Гомуми нәтиҗә ясала. Командаларны бүләкләү.

                       



Предварительный просмотр:

Тукай әкиятләренә ияреп

Сәхнә бизәлеше:Тукай портреты,бишек эленгән, арткы планда зәңгәр материал җәелгән,аның кырыенда урындык куелган. Бүрәнә. Өй тәрәзәсе.

                     Салкын кышлар үтеп

                    Яз килгәндә,

                    Җылы яктан кошлар кайтканда,

                    Туган көнең синең,бөек Тукай,

                     Тугры халкың итә тантана!

      Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач- куакларда бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.Ул 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүнәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы авыр тормышы башлана.Үзенең кыска гына гомере эчендә, гасырлар буе саклана алырлык, буыннан-буынга күчеп сөйләнерлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул.Шагыйрь узган юл озын түгел.Аның төп яшәү урыннары- Кушлавыч-Сасна- Өчиле- Кырлай- Җаек һәм яңадан Казан. Шуңа да карамастан, ул тормышның ачысы- төчесен җитәрлек татыган, аны үзенең гүзәл әсәрләрендә һәрьяклап яктырткан.

 -Балалар, нинди әкиятләрен беләсез?

Авт.: “Шүрәледән ” өзек

_ Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен «тавыклары  җырлай» диләр;

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вактында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр (ачылып җитмәгән чәчәк).

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр

килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп. (Чүгәләп, сөйли башлый)

Кыз чыга, җиләк җыя.

Кыз:

-Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән

Аю-бүре юк икән.

Күбәләк очып үтә.

Кыз:- Нинди матур күбәләк!

“Бала белән күбәләк” (1909)(Ике укучы сөйли)

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа

А.б.:-“Шүрәле әкиятен кем укыды ? Нәрсә турында?

Ав.:- Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!

Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән;

Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә

Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.

Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

 (Ул укыганда егет керә,кулында балта,утын кисү хәрәкәтләрен ясый. Автор” кычкыра” дигәч, егет туктап кала,күрә бер ят хайван керә.Бераз карашып торалар). Балаларга карап:

Егет:-Нәрсә соң бу,качкынмы,җенме,өрәкме нәрсә бу?Сиңа миннән ни кирәк?

Шүр.:- Шикләнмә, егет, мин карак түгел, ләкин бик тугры да түгел,ялгыз кешеләрне кытыклап ,көлдереп үтерергә яратам.Әле сине күргәч ,бик шатландым,күптән кеше көлдергәнем юк. Бармакларым кети-кети уйнарга ашкынып торалар.Әйдә,егет.уйныйк әле.

Егет бераз уйланып тора.

Е.:-Ярар,уйнасак уйнарбыз.Тик бер шартым бар.

Ш.:-Нәрсә егет әйт шартың, бик теләп үтәрмен.

Е.:-Эш беткәч уйнарга ярый.Менә шушы бүрәнәне арбага салырга булыш.

Ш.:-Була ул, кай җиреннән тотыйм?

Е.:-Тотарга җайлы булсын өчен менә бу ярыктан тот, менә монда.

(Шүрәле кулын ярыкка тыга.Күтәрмәкче була,егет җөйне бәреп чыгара.Моны көтмәгән Шүрәле аптырап егеткә карый,егетнең китәргә җыенганын күргәч,хәйләгә төшенә).

Ш.:-Нишләдең син, егет, кулымны кыстырдың бит, бик авырта кулым, ычкындырсана!

Е.:-Кешеләр кытыклап, явызланып йөрмәсең,сиңа шул кирәк.

Ш.:-Егет,кызган мине. Моннан соң үзеңә дә,углыңа да тимәм, башкалардан да тидертмәм.Рәнҗетмә мине, зинһар...У-у-у-у-

-Исемең ничек синең?

Е.:-Мин Былтыр исемле булам,урман сарыгы,белеп тор шуны.Хуш!

Ш.: - Кысты, Былтыр, кысты, харап итте, үләм бит! Коткарыгыз! У-у-у-у....

(Улый-улый хәле бетеп йоклап китә. Су анасы карана-карана керә. Җырлый, йөзү хәрәкәтләре ясый.)

  • Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.                       (“Арыш кыры,киндер кыры” көенә)

Бака балалары кебек,

Бер уйнап алыйм әле

Чумып бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.

Су ан.: - Бик матур җыр беләм, авыл кешеләреннән өйрәндем. (Чума да чыга, утыра, чәчен алтын тарак белән тарый. Тукай сүзләре “Туган авыл” 1,5 куплет җырлагач, Шүрәле уяна, үкереп куя. Су анасы сикереп тора, ялт-йолт каранып суга чума. Малай чумганны күрә, керә).

М.:  - Бу кем булды соң? Җенме,карачкымы, әллә авыл кызымы? Әтттә , тарагын оныткан, алтын икән. Алыйм әле.  (Чыга. Су анасы судан башын күтәреп кычкыра).

Су ан.: - Качма, качма, карак син, ул бит минем алтын тарак. (Этләр тавышы. Су анасы туктала).

Су ан.: - Ярар, караңгы төшкәч барырмын авылга. (Борыла. Шүрәлене күрә).

Ш.: - У-у-у... үләм, кулым авырта, коткарыгыз.

Су ан.: - Син нигә үкерәсең, мине куркыттың. Нишлисең монда? Шүрәлеләр хәзер юк диләр бит.   Нишләп кулың кысылды?

Ш.: - Коткар мине, зинһар. Былтыр кулымны кыстырды. У-у-у-у....

Су ан.: - Былтыр кысканга быел үкермиләр инде. (Су анасы җөй тыга, ярык киңәя, Шүрәле кулларын чыгара. Шүрәле бармакларын үбә-үбә елый).

Ш.: - Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтле су кызы. Мин Тукай әкиятеннән, мәктәпкә бәйрәмгә бара идем. Миңа 104 яшь. Хәзер кеше көлдермим инде, картайдым. Егет белән дә шаярдым гына. Хәзер Шүрәлеләр урманда яшәмиләр, шәһәр урамнарында йөриләр, мөгезләре генә юк.

Су ан.: - Синең бармакларыңны кысканнар, минем таракны урладылар, явызлык кешеләрдә хәзер. Әйдә, кайгырмыйк әле. Мәктәпкә барыйк, балаларга сабак бирик, шигырьләр сөйләтик.

Ш.: - Әйе, менә тылсымлы агач ботагы дабар.

Ал. б.: - Әйдәгез әле, боларның күңелләрен күтәрик. (Балалар шигырь сөйлиләр. Призга - конфетлар).

Су ан.:  - Мин дә бер шигырь беләм, мин мәктәптә укымадым, үзем өйрәндем.

Ал. б.: - Әйдә, су кызын тыңлыйк әле, дөрес сөйлиме, бик яхшы тыңлагыз. (Су анасы “Гали белән Кәҗә”не сөйли).

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән. Менә Гали карап тора тәрәзәдән. Кәҗә аны конфет белән сыйлый. Гали рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.

Ал.б.: - Дөрес сөйләдеме? Хатасын кем әйтә?

Ш.: - Нәрсә эшлибез инде? Кәҗәне печән белән сыйлыйлар, ә безне сыйлаучы юк.

Су ан.: - Мин бер табышмак беләм, Шүрәле дус.

        Туннарга киендерә,

        Җылыта,сөендерә.

        Тоягы була ярык,

Исеме аның ....? (Сарык) (Балалар әйтәләр)

Ал.б.: - Бу кайсы әкияттән? (Балалар хор белән әйтәләр. Кәҗә белән Сарык керәләр, капчык асканнар).

Сарык: -Кәҗә дус, безгә кычкырдылар бит. Әби белән бабай куып чыгарганнар иде, әллә жәлләп кире чакыралар инде. Ә-ә-әә, сез дә монда мени. Исәнмесез! (Борыла. Су анасы белән Шүрәлене күрә. Кул биреп күрешәләр).

Кәҗә: - Исәнмесез, безне чакырдыгызмы, килдек әле. Әби белән бабай куып чыгаргач, адашып йөрибез, кая барганыбызны да белеп булмый. Бүреләрдән котылдык, хәзербергә булырбыз инде,ботка пешереп ашарбыз.

Сарык: - Әби белән бабай бездән башка ничек яшәрләр инде, пинсәләре аз, сөтләре юк, балалары юк.

Кәҗә: - Теләсә ничек яшәсеннәр. Менә безгә ничек яшәргә? Кунарга урын юк. Бүреләрдән котылдык. Баегач, әби белән бабайны үзебезнең янга алырбыз. (Ничек баерга?)

Сарык: - Кәҗә, капчыкта бүре башы бар бит.

Кәҗә: - Бүре башы капчыкта, микки-ки, миккики. Бүре башы бер түгел, уникки, - дип, Шүрәлене куркытырбыз.

Сарык: - Шүрәле, сиңа ни булды, ник сөмсерең коелды? Су анасы, әллә тарагың суга төштеме,бик кайгылы күренәсең.

Су ан.: - Минем таракны авыл малае урлады.

Ш.: - Минем кулларымны Былтыр кысты, хәзер кытыклагач, көлдерә алмыйм.

Сарык: -  Мин ул баланы беләм. Әнә өйләре. (Су анасы тәрәзә кага).

Ана: - Ни кирәк? Караңгы төндә кем вакытсыз йөри?

Су ан.: - Су анасы мин,китер, кайда минем алтын тарак. Бир! Бая көндез алып качты, синең улың карак!

Ана: - Мә, кит.(Таракны тәрәзәдән ыргыта). Ә син, оятсыз малай.

Ал.б.: - Әйдәгез, Шүрәленең күңелен күтәрик әле. Җырлыйк.

“Шүрәле” җыры.

(Шүрәле дәртләнә, бии,сикерә. Малай керә).

                    Бигрәк озын кулларым,

                    Күзләрем йөреп тора.

                   Килеш-килбәтемне күргәч

                   Көләсең килеп тора

                   Мин Шүрәле, Шүрәле

                   Чакыргач килдем әле

                   Әйдәгез, бераз үзегезне

                   Көлдереп алыйм әле.

М.: - Мине гафу итегез инде. Су анасыннан котылгач, тынычлангач, әни и орышты, и орышты, и орышты мине.  Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым. “Йә, иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым. Мине дә уйнатыгыз әле.

(Малай, күбәләк, кыз, әкият геройлары).

Ал.б.: - Тукай бәләкәй чакта “Ачык авыз” уенын уйнарга яраткан. Әйдәгез уйныйк әле.

Без, без, без идек,

Без унике җан идек.

Барыбызга бер шатлык

Кем тели уйнап карый

Кагыйдәсе бик гади:

“Әйе - ыһы”- димәскә,

Сөйләшмәскә, көлмәскә,

Авызыбызны яптык,

Әйтерсең лә су каптык.

(Шүрәле көлдерә, авызын ачкан кешегә җәза (2 тапкыр). Шигырь, җыр, бию.)

Ш.: - Кара инде боларны

        Чыкмый хәтта тыннары

        Сөйләшмиләр, көлмиләр

        “Әйе - ыһы”, - димиләр.

(Шүрәле көлдерә.)

Ш: Балалар, минем урманым ялгыз калган иде, китим инде, рәхмәт сезгә.

С.А.Миңа да елгамны озакка ташлап йөрергә ярамый. Бака малайлары белән балык кызлары сугыша башламасыннар. Сау булыгыз, балалар!

Алып баручы: Ай-яй бигрәк әйбәтләр. Тукай әкиятеннән булгангадыр.

Ал.б.: - Тукай әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын яратабыз. Барлык халыкларның яраткан шагыйре, ләкин ул бу дөньяда 27 ел гына яшәп калган.

Тукай вафатыннан соң, М.Гафури мондый шигырь яза:

“Тукай вафатыннан соң” М. Гафури.

Көтмәгәндә   кайгы салды

Безгә бу көндә фәләкъ.

Әй, сөекле яшь шагыйрькәй,

Син югалдың иртәрәк.

Үлмәдең син, чөнки бу көн

Һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше

Сүзендә син, телендә син.

Һичвакытта чыкмас истән

Монда кылган эшләрең.

Һәрвакыт сөелеп укылыр

Бар “күңел җимешләрең”.

А.Б: Чыннан да, укучылар,  Г.Тукай безнең күңелләребездә яши һәм без аны беркайчан да онытмаячакбыз. Балалар, менә бүгенге кичәбез ахырына да якынлашты.   Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Бу бәйрәмдә катнашкан укучыларга, рәхмәтемне белдерәм.Сау булыгыз. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......