Сценарий посвященный поэтессе Тимировой Рамзине
классный час на тему

Фатихова Фанзиля Мавлявиевна


Сценарий на татарском языке,посвящен Тимировой Рамзине

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ramzina_timirova_bagyshlangan_kiche.docx18.1 КБ

Предварительный просмотр:

Рамзина Тимирова багышланган кичэ

“Җыр-моңнарымнан аерма

Хәерле көн укучылар,хөрмәтле кунаклар!

Сезне Кабан мәктәбендә курүебезгә шатбыз.Бүген без сезне РФ һәм БР мәдәният елына ,Бөек җиңүнең 70 еллыгына ,Краснакама районының 85 еллыгана багышлап үткәрелгән кичәдә катнашырга чакырабыз.Кабан җирлеге талантларга бай төбәкләрнең берсе: авылның данын тирә-якка тараткан авылдашларыбыз Татарстаннын халык җырчысы Әлфия Авзалова,Татарстаннын атказанган артисты,бүгенге көндэ “Нур”театры артисты Гайнетдинов Символ; Кабан авылынын шәҗәрәсе авторы тарихчы ике китап авторы Шакирҗанов Сафи Тагирович.

Ә бүгенге бәйрәмдә сезне авылдашыбыз,күренекле шагыйрэ,җырчы Тимирова Рамзина апанын иҗады белән таныштырып китмәкчебез.

 Апа тумыштан ук шигри куңеллебулып яралуы,җырлап яшәве,кеше куңеленә канат куярлык җырлап торган шигырләр язуы аның табигатеннәндә,рухи тамырларыннанда,тырылгыннанда килэ!У Башкортостаныбызның гүзәл бер бизәге,Башкортостаннын матурлыкларын арттыручы,туган туфрагына тамырлашкан ям. рух чыганагы!

Каршы алыгыз 140тан артык популяр җырлар авторы,кайгыларга бирешмэгэн,сагышларны белмәгән Рамзина апа Тимирова! (Җырлап чыга!)

_Исәнмесез Рамзина апа!Буген сезне район китапханачеләре һэм Кабан укучылары сәләмли.

Зур елгалар кечкенэ инештән башланган кебек сезнеңдә

Балачакларыгызга сәяхәт итеп алыйк эле.Нинди гаилэдэ тәрбияләндегез,ниндирәк бала идегез?

Хатларымны кэндэ язар идем

Син аларны барыбер алмассын

  Чэчлэремнэн сыйпап,балам!диеп

Кайгыларым баса алмассын..

Эниегезгэ атап язган жырыгызны Ф.Ганиев башкаруында тынлап утик.

-Беренче шигырегезне ничә яшьтә язган идегез,ниндирәк темага иде?

Безнең мәктәптәдә каурый каләм тибрәтүче укучылар бар.Алар әле бу тормышта узләренең тәүге адымнарын ясыйлар.Кем белэ ,бәлки,киләчәктә шушы балалар арасыннан да Рамзина апа Тимирова кебек сәләтле шагыйр һәм шагыйрәләр чыгар.

Хәзер сузне яш иҗадчыларга бирәбез.

Рамзина апанын мәк багышланган шигырләредә куп.Хәзер берсе бн 10 кл.укучылары таныштырып китәр.

Бугенге бәйрәмдә Рамзина апанын укытучысы Фануза Мардамовнада бар.Сузне ана бирэбез.

Шагыйрләрнең иҗадында яшлек,мәхәббәт зур урынны биләп тора.Рамзина апанын “Мәхәббәтем чәчәк атсын!”китабында да шулай ук.Хәзер шул тематикадан берничә җырын тынлап китәрбез.

Нинди матур бу кән?Нинди рәхәт?!

Барыбыз шат,шундый кунелле

Ике яш йөрәкнең кавышу киче,

 Бүген безне монда китерде.

Рамзина апаның иң популяр җырларының берсе,күпләребез аны Зәйнәп Фархетдинова башкаруында ишеткәне бардыр “Эче-эче”башкара Гилманова Нафиса

Күбәләктәй бөтерелеп

Мин биергә яратам!

Җырлап – биеп барыгызны

Тик уземә каратам!

Шаймухаметова Айда башкаруында башкорт кызлары биюе  сезгә музыкал күчтәнәч булып барсын.

 Бәхетле ит мине,

Кулларыннан килсә

Җитәклә кояшлы юлларга

Арчала җанымны

Томанлы кәннәрдән

Мин телим нурланып янарга

Әлфинә Әзһәмова репертуарыннан “Сөю миңа бер генә”җыры Кунакбаева Зәлия башкаруында яңгырый.

Дөня булгач төрле хәлләр була:кемдер баый,кемдер ярлылана, шатлана,кемдер сагышлана.һэр кемгэ сынаулар төрле вакытта,төрлечә килэ. Тик ин мөхиме һәр вакыттада кеше булып калу кирэктер.Киләсе җырыбыз  нәк менә шул турыда

“Кеше бәхетеннән кәнләшмәгез”Зарипова Зөлфия башкаруында

Язмыш..Нилэр генә кичерми кеше гомер-тормыш юлында.Ашыга-ашкына,йөгерә,дөня куа һәм менә бер көнне

 Рәхимсез авыру аны аяктан ега.Рамзина апа бн нэк шулай була;рәхәтләнеп кенә яшәр чакта каты авыру аны аяктан ега,ярты гәүдәсе уң яклап бөтенләй йөрмәс була...\

Дәвахана,яшәу өчен көрәшуче авыру,аны саклаучы олы йөрәкле табиблар,ә аннан сон инде өйдә ялгыз көннәр һәм тәннәр.Бәхеткә каршы кызы ЗӨлфия,улы Зөлфәте һәрчак әниләре янында,туганнары,куршеләре ташламый аны.

Алар яратуы,үзенен кешеләргә,тормышка чиксез мөхәббәте аңа яшәу көче биргэндер мөгаен.

-Бу шулаймы Рамзина апа?Яшәу өчен,иҗад итүгә сезне нәрсә илхамландыра?

Балачагым искә тәшкән саен

Күз алдымда тора дәү әни

Әткәм-әнкәм балам дигән чакта

Нарасыем!-диеп иркәли дип язгансыз.\бугенге кәндә сез узегез икеләтә дәү эни. Бала баласы балдан татлы дилэр.Бу сезнеңчәдә шулаймы?Аларны тәрбияләшудә сезгә ниндирәк рол бирәләр.

Туган як,туган ил темасыда сезнен иҗадта зур урын алып тора.

Аерма язмыш”җыры кызлар башкаруында яңгырый.

Хэзер укучылар башкаруында сезнең берничә шигырне тыңлап китик.

Рамзина апа кул кушырып утыра торганнардан тугел,чакырган чараларга ихлас катнаша.Бугенге бәйрәмдә “концертлар буенча коллегасы ,Кабан авылының танылган җырчысы Камалиев Халил абыйда катнаша.Аның башкаруында_________________ җыры янгырый.

Рамзина апа бәйрәмебеә ахырында сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез;Сезгә алдада ныклы тазалык,озын гомер,оныкларыгызны сөеп,балаларыгыз бн бәхетле гомерләр телибез.Иҗад чишмәгез саекмасын,сезнең иҗадны яраткан укучыларыгызны сөендереп алдада берсеннән –берсе матур шигырьләр иҗат итүегезне телэп калабыз! шУлай ук барлык катнашкан артисларыбызгада рэхмэтебезне җиткерәбез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий посвящения в старшеклассники

Гражданско-патриотическое воспитание школьников...

Сценарий посвящения в первоклассники

Традиционным праздником в школе является "Посвящение в первоклассники". В качестве героев сценария выступают учащиеся старших классов....

Сценарий, посвященный Дню всех Влюбленных

Веселый сценарий для старшеклассников и студентов....

Сценарий посвящения первокурсников в студенты

Общелицейское мероприятие для учащихся первого курса. Мероприятие включает развлекательную программу с конкурсами....

Сценарий 23 февраля в школе Сценарий «Посвящение в рыцари»

В посвящении принимают участие следующие персонажи: Королева (ее роль сыграет учительница), принцессы и принцы (ученики)....

«Я ещё не кончила войну…» Литературно-музыкальная композиция, посвященная поэтессе Юлии Друниной

О поэтессе Юлии Друниной, прошедшей санитаркой войну и сохранившей о ней память на всю жизнь....

сценарий, посвященный 8 марта, сценарий новогоднего шоу

разработка сценария концерта, посвященного празднованию 8 марта,  сценарий новогоднего шоу...