Чемпионат естественных наук.
методическая разработка (11 класс) на тему

Табигый фәннәр чемпионаты.

9 – 11 класс укучылары өчен. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chempionat.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Табигый фәннәр чемпионаты.

9 – 11 класс укучылары өчен. Эзмә урта мәктәбе.

      Биология буенча сораулар.

  1. Укучылар агач утыртканнар. Ләкин барысы да очларын кисмәгәннәр. Нәтиҗәдә күпчелек агачлар корыганнар. Әлеге күренешне аңлатыгыз.

  2. Үсемлекләрнең чәчәкләре төрле төстә. Ләкин кич һәм төнлә чәчәк атучы үсем- лекләрнең чәчәкләре ак яки сары  төстә. Сәбәбен аңлатыгыз.

  3. Уңышны арттыру өчен төрле ашламалар кулланалар. Ләкин кузаклы үсемлекләр үскән басуда, икенче елны ашламалар сипмәсәләр дә, бодай һәм бәрәңге яхшы үскән. Ни өчен?

  4. Печәнне көннең теләсә кайсы вакытында чапсаң була. Ләкин халык иртәнге якта чабуны кулайрак күрә. Сәбәбе?

  5. 1 бактериаль күзәнәк 10 көн эчендә Җир шары күләме кадәр нәсел бирергә сәләтле. Ләкин бу хәл күзәтелми. Сәбәбен аңлатыгыз.

  6. 2 дус бәхәсләшкәннәр. Берсе “чаян – кысласыманнарга керә” ди. Икенчесе “үрмәкүчсыманнарга” ди. Кайсы хаклы?

  7. Сыерчык балалары бик күп ашый. Балаларын туйдыру  өчен әти-әнисе тәүлегенә 17 шәр сәгать хезмәт куя һәм 300 г. га якын зарарлы бөҗәкне балаларына ашата. 25 пардан торган торган сыерчыклар колониясе балаларын үстергәндә 17 көндә нинди массадагы зарарлы бөҗәкләрне юк итәчәк?

  8. Кайвакыт “Файдалы хайваннарны һәм кошларны саклагыз!” дигән өндәмә укырга туры килә. Бу өндәмәнең хатасын табыгыз.

  9. Китлар суда яшәсәләр дә, үпкәләр белән сулыйлар. Үпкә белән суласа да, коры җирдә ул 1 сәгать тә яши алмаячак. Ни өчен?

 10. Кешенең ярасына туфрак эләккән. Столбняк белән авырып китмәсен өчен берәүләр аңа прививка ясатырга киңәш итә, икенчеләр - сыворотка. Кайсы хаклы?

       Химия буенча сораулар.

 11. Сульфат кислотасы кайсы рәттәге матдәләрнең барысы белән дә реакциягә керә:

       а) NaOH, HCl, CaO

       б) CuO, Fe2(SO4)3, H2S

       в) H2O, CuCl2, Mg

       г) MgO, NaOH, Na2CO3

 12. Су кайсы матдәләр белән реакциягә керәчәк:

       а) C, СО2 , H2CO3

       б) Na2О , SO3 , Na

       в) Cu, CuCl2, Cl2

       г) CuO, N2О5 , К

13. Цинк кайсы матдәләр белән реакциягә керәчәк:

       а) CuSO4 , HCl, О2

       б) Na2SO4 , H2SO4 , Са

       в) NaCl, HCl, Cl2

       г) FeSO4 , H2O, Mg

14. Кайсы кисәкчәдә электроннарга караганда протоннар күбрәк:

       а) СО2

       б) CO3 2-

       в) Na+

       г) Na0

15. Реакция тигезләмәсен язып бетерергә: фосфор (V) оксиды + калий гидроксиды.

16. Әлеге оксидларга туры килүче гидроксид формулаларын язарга, исем бирергә:

         Li2O            CrO3                FeO              P2О5            SO2                    Cl2O               Mn2O7

17. Әверелешне эшләргә:     AlCl3  Al(NO3)3    Al(OН)3   К[Al(OН)4] → КAlO2

18. Әверелешне эшләргә:     NaCl → Cl2 → CаCl2 → CаSO4 → CаS → CаCl2

19. 280 г 15% лы Na2CO3 эремәсендә ничә моль су бар?

20. Тавык елына уртача 220 йомырка сала. Бер йомыркада уртача 5 г CаCO3 бар. Бер    

      елда тавык организмына йомырка салу өчен кирәкле Cа массасын исәпләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План проведения Недели естественных наук-2010

Неделя естественных наук проходила под лозунгом "Земля- планета сокровищ". В ней участвовали учителя химии, биологии и географии. Каждый день проходил под своим собственным лозунгом....

Презентация: "Естественные науки"

Презентация к уроку по теме: "Естественные науки".5 класс, природоведение. Связь между миром живой и неживой природы. Определение естественных наук....

Неделя естественных наук в школе "Знание - сила".Презентация проекта.

Презентация проекта недели естественных наук в школе.Выступление на курсах повышения квалификации учителей химии....

Анализ работы методического объединения учителей естественных наук МБОУ СОШ №5 за 2010 – 2011 учебный год

Школьное методическое объединение естественных дисциплин продолжает работать  над темой: «Повышение познавательной активности учащихся на уроках дисциплин естественного цикла». Учителя пост...

Презентация к неделе естественных наук

Презентация "Звездный час"...

Урок- конференция: «На перекрёстках естественных наук» (затрагивает проблемы трех наук: физики, химии и биологии)

Разработка урок- конференция: «На перекрёстках естественных наук» (затрагивает проблемы трех наук: физики, химии и биологии)...

Линейка на открытие Фестиваля Естественных наук в " Парад наук"

Сценарий общешкольной торжественной линейки открытия недели Фестиваля Естественных наук в школе Цель мероприятия: расширить знания в области различных наук,вовлечение учащихся в научную деятельность, ...