Сценарии внеклассных мероприятий
учебно-методический материал по теме

 Нигаматьянова Индира Ринатовна

 Сценарии для внеклассных мероприятий

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Агитбригада 2014

 Танец « Вставай…»

 

Вас приветствует агитбригада Челкаковской средней школы «______________________________________________________________»

  1. Каждый умный сам, талант

 В душе отличный музыкант

  1.  Мы   веселая  агитбригада.

Мы гордимся этим! Да !!!

  1.  Мы на сцену выйти рады,

 С вами весело всегда!

  1.  Репетировать?

1.  Прекрасно !

2.  Это  лучше,   чем вчера

 1. Ведь у нас сценарий классный,

 Артистизм , таланты есть!

2. Мы сегодня в этом зале

Не случайно собрались.

  1.  За здоровый образ жизни

Не на шутку мы взялись!!!

Все   Мы родились, чтобы здоровыми быть!

 Давайте все вместе здоровье хранить!!!

- Я -_____________, люблю рисовать!

- Я - _____________, люблю танцевать!

- Я - _____________,         люблю спорт!

- Я -  ____________ , люблю шить!

- Я - ___________, люблю петь!

- Я - ____________, люблю  

Мы за здоровье, мы за счастье!

- Мы против боли и несчастья!

- За трезвый разум, за ясность мысли!

 -За Детство, Юность, за Радость жизни!

 

        

Сценка «Новые русские внучки»

1 внучка: Привет, подружка!

2 внучка: Привет, подружка!

1 внучка:  Какие новости скажешь на ушко?

2 внучка: Захотев покруче быть,

                 Стал Колян  курить и пить.

                  Даже года не прошло,

                 Как здоровьечко ушло.

1 внучка: (смеётся) Он теперь как старый  дед – силы нет и денег нет!

2 внучка: И Вован себя «продвинул» -

                 Он увлекся героином,

                  На «иглу подсел» юнец,

                 Так пришел ему конец!

1 внучка: Да… Скажу тебе в ответ, был Вован и вот уж нет…

2 внучка: Говорила часто Светке:

                Брось скорее сигаретку!

                 Не послушалась, дымит –

                В легких хрипы, бледный вид.

1 внучка: Будем помнить я и ты:

                Со здоровьем мы на ты.

                С пивом, водкой, сигаретой

                Не прожить нам жизни этой!

 

Ильнар

        Даже если хочешь

                                Крутым показаться,

       Подумай, ну стоит ли

                                Тебе напиваться,

       Стоит ли колоться,

       Стоит ли курить  -

       Разве это значит

                                Продвинутым быть?

 

       Стоит ли портить

                              тело  Синяками,

        В пьяном угаре

                          «работать» кулаками,

        Бессмысленным  взглядом

                                   Смотреть на людей –

        Важно ли это в жизни твоей?

 

          Сколько возможностей,

                                       Мир открывает,

           Стоит задуматься

                                       каждый это знает,

           Денег заработать,

           Одеться поприличней,

           Однажды познакомиться

                                        С девчонкой симпатичной.

           Много путешествовать

                                       В разные страны –

           Стоит ли все это менять на отраву?

 

         Мир многогранен,

                                  Мир многоцветен,

       Он щедр и скуп,

                                 Он богат и беден,

        Он порою добр,

                                Он жесток подчас,

        Вглядись в него –

      (хором): он весь для нас!

Музыка

- вы только вокруг оглянитесь, ребята!

- дел интересных край непочатый.

- спорт, учеба, туризм, путешествия,

Все вместе:

 Это круче, чем путь к бесчестию!!!

- чем с сигаретою гдо-то гулять,

 Лучше выйти и мяч погонять!

- лучше возьмемся

И дружной компанией

И тем, кто помладше

 Уделим внимание!

( руки вверх вместе взявшись)

-  наши занятия разнообразны,

Мы ведь знаем, что жизнь прекрасна!

 Мы живем без вина и пива

 Это модно и красиво!!!

( в круг встаем, пока говорит)

- здоровье сгубишь

Новое не купишь!

- здоровым будь!

Это правильный путь!!

-двигайтесь больше

Проживете дольше!!!

- о СПИДе ты не забывай!

 Порочных связей избегай!

-привычка курения

Обеспечивает раннее старение!

- мы к алкоголю спиной повернемся!!!

( танец Руслана)

- кто творец твоего будущего?

- ты сам!

- кто воздвигнет тебя к небесам?

- ты сам!

- кто низвергнет тебя с высоты?

- ты!

-где куются ключи к твоей судьбе?

- в тебе!

- кем расплатятся за проигранный бой?

-тобой!

- остановись! Задумайся!

- это касается

Вместе: и тебя!!!

 Тревожная музыка

 Как трудно жить в  кромешной тьме

 Но путь свой должен ты найти

 Чтобы жизнь свою не потерять

И с надеждой видеть впереди…

Выходит ребенок

 Мы будущие ваши дети

Мы …..  ваших важней

И кроме любви и заботы

 Для нас ничего нет нужней.

Мы знаем , вы очень хотите

Нас и себе так родить.

 Но, знайте, для нашей жизни

Должны вы себя сохранить.

Все вместе: Мы выбираем здоровый образ жизни, а вы???

Финальная песня:

Гимн года молодежи ("Кто, если не мы ")

Время влияет на дни и события,
Давит, диктует форматы и стили,
Мы на пороге большого открытия
Сильной, свободной, богатой России.
Время менять обещанья строптивые,
Но это сделано здесь и сейчас.
Люди свободные, честолюбивые,
Завтра России зависит от нас.

Припев:


Кто, если не мы, сила поколения.
Кто, если не мы, научное мышление,
Кто, если не мы, прорыв десятилетия,
Кто, если не мы, на годы, на столетия.
Кто, если не мы, единая команда,
Кто, если не мы, науки пропаганда,
Кто, если не мы, заставит биться сильных,
Кто, если не мы, свободная Россия!



Предварительный просмотр:

Сценарий

Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә “         Хәтер белән жуелмас күңел...” 

    Талгын гына музыка астында  алып баручы сәхнәгә чыга.

1. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

   Туган ягым күмелде чәчәккә.

   41 нең җәен халык каршылый      

   Зур өметләр баглап киләчәккә.

            Ак болытлар өерен тирбәтеп

            Җылы җилләр тагын истеләр.

            Кояш нуры белән бизәлешкән

            Күбәләкләр очып киттеләр.

2. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

    Күрегез, күр безне, дигәндәй.

    Тоелалар алар сәлам юллап,

    Бер-берсенә башын игәндәй.

                Шул иртәдә печән чабу өчен

               Авыл халкы чыкты болынга

               Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

               Шундый гадәт борын-борыннан.

 1.                     Сызганулы кулда чалгы,

                         Эх, ул яшел печән исләре...

                         Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

                         Туган якны ярату хисләре.                                                                        

“Печән өсте” көенә печәнче егетләр биеп чыга, аларга кызлар кушыла .

 Кызлар чыга, ашыйлар.

  • Кызлар, егетләр! Әйдәгез әле бераз ял итеп уеннар уйнап алыйк.
  •  Әйдәгез, әйдәгез!
  • “ Челтәр элдем читәнгә...”

 Ришат:

  • Житте , житте, егетләр-кызлар!  Бер-беребезне үртәмик әле, әзерәк биеп алыйк.
  •  Әйдәгез, биибез! ( Ришат – Гюзелия, Марат -   Алфия)
  • “ Сөләймәннең йөзеге”  ( Алфия апа жырлый, Марат абый курайда уйный, Залифа апа бии).

       Бию ахырында Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала ( х о р)

Солдатларны сугышка озату күренеше. 

 А. Б.                Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
                        Согы тапкыр кояш балкыды.
                         Таң атмады буген, таң  атмады,-
                         Алды жирне сугыш ялкыны.  

“ Солдатлар ” жыры яңгырый, азакта егетлә р-кызлар чыга.

Ана ( Раушания Фаатовна):

Сау бул, улым, читкә оч син,

          Бәхет яусын юлыңа.

          Авылың өчен тыныч бул син,

          Анаң кала урыныңа.

                    Лачын коштай очып,

                    Дошманны ку иленә.

                    Яшен ташы булып оч син,

                    Оч син фашист өстенә.    

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

 Улы ( Марат)

  • Бер кайтмасам әнкәй, бер кайтырмын

Утыңны сүндермичә мине көт.

Сине көттереп тә кайта алмасам

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

 “Герман көе” мандолина ансамбле

 Егетларне озату , герман көенә.

 Алып баручы

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы озелеп.
Кызлар ансамбле “ Огонек”


Фонограммада сугыш тавышлары ишетелэ. "Первые дни войны" кинофрагменты курсэтелэ. Сэхнэгэ алып баручы чыга.

      Алып баручы.

 Менэ шулай башланып китте тарихта тине булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таны иде. 1418 конгэ сузылачак дэhшэтле сугышнын никадэр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан эйлэнеп кайтмаячагын да эле беркем дэ белми иде. 

    Безнең район зур түгел,

    Илем картасында бер төртке.

    Шул төрткедән Ватан сагына

    Күпме егет, күпме ир китте.

   Безнең Чалкак авылында Бөек  Ватан сугышы капкасын какмаган бер генә йорт та юк.   Якыннарын югалту кайгысын күрмәгән бер генә гаилә дә юк. 1941-1945 елларда авылыбыздан 700 гә якын кеше  сугышка китә.

 Егетләр   чыгып утыра .

“Землянка” музыкасы яңгырый.

 Сугышчылар ял итә. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә. Ут хат язучы солдатка (  Маратка) төшә.  Баянда  “Хуш авылым” Х.Фәтхуллин сүзләре С.Сәйдәшев музыкасы көен    егетләр җырлый.

1. Хат укый – ( Марат)

2. Винтовка  чистарта ( Радис)  

3. Гимнастерка чистарта ( Ришат)

4. Казандагы ашны карый  ( Данил)

5. Кулына перевязка ясый   ( Регина)

6. Баянда “Хуш авылым” көе уйнала , калганнар шуңа кушылып җырлый.

   М а р а т хат язуыннан туктый,

 Альбина  җырны башкара . Кызлар бии ( Катюша)

( Җыр тәмамлана, туплар аткан тавыш ишетелә. Солдатлар чыгып китә.)

    Ут әчесе тоеп кайгы кичкән,

    Хаклык күңеле тирән яралы.

    Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

    Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.

      Экранда сугыш күренеше

 

 Авыл күренеше

   

  Әйе... Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар калалар. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.

Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкэгэ тиде авырлык.
Заман авырлыгын кутэрергэ,
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнен сабырлыкка, батырлыкка
Мэнге-мэнге хэйран калырлык.

        (Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Фатыйма бер тәрәзәдән- бер тәрәзәгә карап йөренә.)

              Катнашалар:

 Рау.Ф.:  Ана

 Гөлфия: килене

 Ләйлүзә апа: Күрше хатыны

Хат ташучы кыз: Юлия

 Л:  Р. малаеңнан бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң?

 Р: Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан соң бер хәбәр дә булмады. Әнә киленебез дә җанын кая куярга белми, бик кайгыра.

  Л : Сугыш бит инде ул Мәргүбәкәем, шулайда бер хәбәр булмый калмас әле.

  Р :  Белмим инде... Әнә, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Яраланган килеш дошман кулында калган солдатлар да бик күп дип сөйлиләр.

  Г :  Ул кадәр үк өметсезләнмик әле әнкәй.

  Р :  Үлгәндер инде үлгәндер. Якыннарының күңеленә авыр булмасын дип юри әйтми торганнардыр әле. Менә бу оекбашны да барлык җан җылымны салып улыма дип бәйләдем.

  Л : Әйе, без һәрберебез, авылдагы барлык ялгыз калган аналар,улларыбызга һәм фронттагы ирләребезгә оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Шушы җан-җылыбызны биреп бәйләгән әйберләр аларга көч-куәт биреп торсын иде.

 Р : Амин шулай булсын.

 Л :  Ирләр сугышта булгач авыл тып-тын калды, кичләрен гармун тавышлары да ишетелми .                                                                  

 Р:  Гармун дигәннән безнең киленебез дә гармун тарта белә бит. Әйдәле, Фатыйма кызым бер күңелләрне юат әле.

  Гөлфия апа жырлый “ Китмә син”

    Л.: Киленең эшкә генә түгел, гармун уйнарга, җырларга да оста икән. Рәхмәт кызым.

               (Шул вакытта ишек шакыйлар. )

  Г : Әнкәй, әнкәй хат ташучы кереп килә безгә, бәлки шатлыклы хәбәрләр алып киләдер.

(Тыштан ишетелә

 Г :  Әй рәхмәт яугыры. Әнкәй  Мараттан  хат бар.

 Р : Укы кызым,  тизрәк укы, ниләр язды микән?

    ( Гөлфия апа хат укый)  

“Исәнмесез, минем өчен якын , кадерле , газиз туган якларда яшәп ятучы әнием, сөекле Гөлфиям . Сезгә  сагнычлы кайнар сәламнәр җибәреп фронттан   марат хат яза. Сәлам барча туганнарга, күршеләргә һәм мине сораганнарга.

     Сөекле әнием сәламәтлекләрең ничек?  Гөлфиянең эшләре ничек бара? Авылда нинди яңалыклар  бар? Менә тагы ямьле язлар җитә. Сезнең белән күрешү көннәрен түземсезлек  белән көтәм. Тиздән, бик тиздән дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтырбыз.”                                            

  Магнитофон язмасында   Ришатның тавышы:        

      Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

      Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

      Барсын сиңа кайнар сәлам булып

      Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин... сугыш уен түгел шул!

      Хуш, акыллым, әгәр кайта алмасам,

      Яраланып юлда егылсам,

      Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

      Акрын-акрын тәнем суынса,

      Хуш, акыллым!

      Соңгы минутта да

      Мин уйлармын синең турында.

___________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 Музыка фоновая,  видео,  я говорю....

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

 Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

 Сугыш авырлыгы олылар иңенә генә төшмәде, сугыш ялкыны кечкенә балаларның язмышын да челпәрәмә китерде.

1941 елның 22 июне сабый йөрәкләренә куркыныч янаган һәм балачак тормышын ач, ялангач, бәхетсез иткән көн. Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган . Балачакның бала казлары вак-вак адымны шул алар. Шуңа күрә озын- озактыр ул балачаклар …  Чалкак авылынынан 31 бала әтиләренә бер тапкыр да “Әти” дип эндәшә алмадылар.  

Тәпигә басарга тырышып,

Алар монда камылга ябышкан.

Буыннар ныклыгы,

Тазалык-

Учларына уылган арыштан.        Дети войны ( 3 класс)

 Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!
“Вәхшәт” Тимергалиева

Сугышка, иптэшлэр, сугышка!
Халыклар, басыгыз сафларга!
Бетен ил бер булып чыгабыз
Ватанны дошманнан сакларга!


Килеп басты ил естенэ зур куркыныч!
Яуга өнди Ватан-ана уз улларын.
Нинди кеше шундый чакта ятсын тыныч,
Йорэгендэ тыеп ачу тавышларын? 


 Егетләр йөгереп керә

Радис абый;

 

Алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк!

 Каршы килгән дошманнарны таптап үтәргә кирәк!

 Мы и так ходить будем, мы и так ходить будем

 Если враг не сдается -  бить будем, убить будем!

Алып   баручы.

 Бетен ил халкы, бер булып, дошманга каршы кутэрелде. Татарлар, башкортлар да бу изге керэшнен алгы сафында булды.

Җиңү- Левитан сөйләве, артттан чәчәкләр, шарлар сәхнәгә аталар

 Каршы алу күренеше. “ Идел ” жыры

Сугыш бетте. Илем солдатлары

Кабат кайтты таныш җирләргә

Яшьлегебез чәчәк аткан илнең

Кырларында иген игәргә.

Батыр сугышчы геройлар кайта

Җиңү бәйрәме илне балкыта

Алар шатлыгы – безнең шатлык ул.

Алар данлыгы – безнең дә данлык ул.

А.б.  

Сугыш бетте, ярты гасыр үтте

Тормыш гөрли җирдә яңадан,

Ләкин әле йөрәк янулары

Басылмый гына ярадан.

Сугыш бетте дибез, бетмәде ул,

Без үзебез аны бетердек.

Аның явыз, комсыз дәһшәт утын

Каныбызны бөркеп сүндердек.

Яу туктады дибез, дөрес түгел,

Без үзебез аны бетердек.

Авыр тәгәрмәче асларына

Гәүдәләрне түшәп без яттык.

Бар да үтте. Үтте... берәү килә

Шык-шык баса ташка аягын

Сугыш өткән аның ике күзен

Сугыш өзгән сыңар аягын.

Аякларны таяк алыштыра,

Сукыр кала бирә тик күзләр,

Сүнгән солдат күзен балкытыра

Йолдызлар да, әйе, көчсезләр.

Нык басыгыз сафка, аяклылар,

Нык йомарланыгыз сау куллар

Сау күзлеләр, уяу күзәтегез

Кабат кузгалмасын давыллар!

АЛЫП БАРУЧЫ.
Авылыбызнын, ин-ин уртасында,
Ин матур hэм куркэм урында,
hэйкэл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.


Кемнэр болар, исемнэре ничек?
Белеп булмый - кайда туганнар?
Тик шунысы ачык, биеклекне
Яулаганда hэлак булганнар.


Берсе ята гуя ял иткэндэй
Печэн чапкан чакта болында.
Икенчесе ята бер уч туфрак
Кысып тоткан килеш кулында.



Оченчесе алга карап баскан,
Кочаклаган килеш каенны.
Ул эйтэ кук: фронт алга киту
Баса минем барлык кайгымны.



Бу билгесез корбан булучылар
Безгэ корэштэшлэр иделэр...
Сонгы салют биреп зурладык та,
Батыр булып гургэ инделэр.



Истэлеккэ куйган hэйкэллэрдэ
Булмасын дип бер дэ хаталык,
Без аларны уртак исем белэн -
Жинучелэр диеп атадык.

  Һэйкэл  тавышы

 (сэхнэ артыннан яки магнитофон язмасында янгырый): ,

Тукта, иптэш, тукта!
Минем яннан
Тыныч кына утеп китмэ син!
Мин бит гади бер сын гына тугел.
Мин - корэшче!
Авылдашын синен, иптэшен!

Сугышка безнен авылдан.   ________кеше киткэн.

Шул... 700  кешенен бары... 230  гына  эйлэнеп кайткан. Купме
авылдашыбыз чит-ят жирлэрдэ ятып калды. Алар еракта, доньянын.
торле иллэре туфрагында мэнгелек йокыга талдылар.

AHA. Улым! Газизем бердэн-берем. "Мин бик тиз кайтырмын, эни",
дип елмая-елмая чыгып киттен дэ югалдын. Кузлэрем исэн чакта сине кабат курермен дип ометлэнгэн идем. Кайтмадын, шул. Атан белэн бергэ еракта калдыгыз. 70 ел мин сезне котэм. 7 ел, 7 кон генэ тугел бит ул. Балам, куз нурым, кышкы озын тоннэрдэ сугыштан язган бердэнбер хатынны укып юанам.

hэйкэл  тавышы.

Исендэме, энкэй, мине озатып; 
Авыл кумелгэнче бардын.да,
Хэлсез кулларынны салмак кына
Болгый-болгый карап калдын, да,
Эрнетмэскэ телэп мине шунда
Елавыннан узен, тын булдын.
Тик шулай да кузен, сөртер ечен
Яулык почмагына тотындын
.

     Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез

    (1 минутлык тынлык)

 Журавли

Мелодия День Победы

Утлы еллар үтте,

    Җиңү килде.

    Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

    Исән-саулар Берлингача җитеп,

    Туган авылларына атлады.

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

2. Җиңү көне җиңел бирелмәде,

    Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

    Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

    Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.

Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.

Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт . Тагын күп еллар безне дә якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!

Гомерләребез сезнең дә безнең дә озын булсын

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.



 финальная песня « Юкка тугел»

  Кадерле кунаклар, хөрмәтле Ветеран укытучыларыбыз!

 Шуның белән жиңү эстафетасына багышланган бәйрәмебезне тәмам дип иглан итәм.

Гимн

 Ашханәгә рәхим итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия на тему: "Эти удивительные растения".

Сценарий мнтеллектуально-творческой игры по природоведению 1 класс...

Сценарий внеклассного мероприятия "Мы выбираем"

В сценарии содержится представленный в оригинальной форме материал о пользе здорового питания для современных школьников...

Сценарий внеклассного мероприятия для 1-х классов «Путешествие в мир английского языка»

Внеклассное мероприятия для учащихся 1-го класса, которые начнут изучать английский язык во 2 классе. В мероприятии также участвуют ученики 6 и 8 классов. Стараюсь проводить такое мероприяти...

Профилактическое мероприятие по профилактике ДДТТ. Сценарий внеклассного мероприятия по профилактики ДДТТ Открытие акции «Засветись».

Акция «Засветись» проводится в  целях предотвращения случаев травмирования детей в вечернее время суток на дорогах области, формирования знаний, умений и практических навыков безопасного поведени...

Сценарий внеклассного мероприятия в 8-9 классах Внеклассное мероприятие на тему: « Прекрасное - рядом с нами»

Цели внеклассного мероприятия: решить проблему досуга воспитанников; ознакомить с различными видами искусства, историей их возникновения....