Сценарий "Последний звонок"
методическая разработка (11 класс) на тему

Саляхутдинова Диляра Рафаильевна

Без мәктәптә 11 ел дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттек.  Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки безнең тәүге тапкыр тормышка аяк басуыбызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсак та, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмабыз. Күңелебезгә кереп калачак бу минутлар шуны исебезгә төшереп торсын

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon posl.zvon_.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Под песню “Когда уйдем со школьного двора” танцуют вальс (по 2 пары из 6-11 классов)

Песня “Звенит звонок” (Аминова-8 класс)         Звени же над прошлым, над настоящим,

                                                                        Звени же над тем, что сберег, не сберег,

                                                                        Звени же над детством моим. уходящим

                                                                        Печальный, прощальный, последний звонок.

Рамазан: (Под минусовку “Когда уйдем со школьного двора”  ).

Директор  приказ укый  (“Соңгы звонок”  – минусовкасына  укучылар чыга)

Гимн яңгырый

 

Халитов  Колачың җәй, тормыш,

Киңрәк җәй.

Сиңа килә бүген үсмерләр,

Гомер буе безнең корыч сафлар.

Юлларыңнан җырлап үтсеннәр.

Әле җырлар ага  басуларда,

Заводларда, диңгез төбендә

Елмай, тормыш,

Яшьлек балкып торсын

Синең иркен, аяз күгеңдә.

Галиева Язларыңнан чыккан ташкын кебек

Илем, җирем, халкым өчен дә

Туар көннең якты нуры булып,

Шаулап, гөрләп, яңа көч килә.

Елмай, тормыш!

Шушы изге хисләр

Маяк булып юлга үрелсен,

Елмай, тормыш,

Сине данлар өчен

Яңа яшьлек әйтер үз сүзен.

Халитов  Без мәктәптә 11 ел дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттек.  Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки безнең тәүге тапкыр тормышка аяк басуыбызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсак та, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмабыз. Күңелебезгә кереп калачак бу минутлар шуны исебезгә төшереп торсын.

Галиева Котлау өчен сүз _________________________________________

__________________________________________________________________бирелә.

Халитов Котлау өчен сүз______________________________________________

____________________________________________________________________бирелә.

Нигметзянова

Шук кызчыктай уйнап, болыннардан,

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа балачак.

Балачагым, яшел йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең.

Дәү булдым ич, китәм,-диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәттә беразга. . .

Ашыкмачы, зинһар, сабыйчагым,

Калчы әле тагын бер язга!

А.Регина Белем сукмакларыннан акрынлап атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, 11 кыш, 11 яз айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калдылар. Ә кайчандыр без  дә әти-әниебез  белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдек... Беренче сыйныф укучылары - безнең нәни дусларыбыз! Кайчандыр, без дә сезнең кебек кечкенә малайлар һәм кызчыклар идек .

1 сыйныф укучылары чыгышы

      Абдрахманова    Беренче укытучым!

Кулыбыздан безне сез җитәкләп

Керткәнсез ич белем иленә

Берни аңламаган сабыйларга

Мәктәп диңгез булып күренгән.

Мәктәп диңгез, сыйныф ак корабль,

Ә сез капитаны булгансыз.

Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,

Йөри-йөри кайчак арганбыз.

Ял иттереп безне өйрәткәнсез

Хәрефләрне танып укырга.

Киңәш биреп, тату-дус һәм әйбәт,

Шәфкатьле һәм тыйнак булырга.

Галиева Сүз беренче укытучыларыбызга бирелә. Рәхим итегез Роза Бадыковна һәм Хәлидә Ибрагимовна

Беренче укытучылар

Гарифуллина Аделя     Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә игелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлылык, чибәрлек, очкын чәчрәп торган күзләр.

Эльвина  Пришла учительница в класс

 Сама чуть-чуть постарше нас

И провела такой урок

Что мы забыли про звонок

Нам хотелось больше знать

И взрослыми быстрее стать

И выбрать в жизни верный путь

И в будущее заглянуть.

Быть может кто-нибудь из нас

Войдет вот так же в школьный класс

И проведет такой урок

Что все забудут про звонок!

            Яруллина   Укытучы!

Табибтагы салкын акыл,

Ул синеке.

Галимдәге тирән белем –

Фәнгә нигез –

Ул синеке.

Сабыйларга күңелеңдә

Чиксез күп наз

Күпме изгелек кылсам да,

Сиңа ул аз!

       Хамидуллина .  Килер көнем нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың.

Аң – зиһенем уяу булсын диеп,

Азмы йокыларың калдырдың.

Укытучым минем, гомер юлдашым.

Кыңгыраулы көзләр кергән саен

Урап ала сине бала – чага

Һәр көз саен дөньяң яңара!

Көзләр җиткәч каеннарның шәле төсле

Укытучым, сизелмичә чәчең агара.

Халитов   Бүген соңгы кыңгырау 9 сыйныф укучылары өчен дә яңгырый . Аларның да әйтәсе  сәзләре бар.

          Динә    Узып китте 9 елыбыз.

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

   Әй, мәктәбем,  үстердең син безне

Бирдең белем.

Чәчәк атты синдә яшьлегем.

Әй, мәктәбем, җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хис минем.

       Рания  Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык-шаярулар..

Гашыйк булып утта янулар,

Укып  килми оятка калулар...

    Артта калды  хәзер дәрес аңлатулар,

“Соңга калдым,”-диеп борчылулар..

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар.

Данил Последний звонок, в глазах наших слезы.
Закончились школьные, детские грезы.
Спасибо спешим педагогам сказать,
Терпенья, успехов в делах пожелать.
Пусть радость приносят ученики,
Пусть вас восхваляют выпускники,
Ведь вы, как никто, достойны почета.
Здоровья, успехов на долгие годы!

Айзилә   Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүренмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез.һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

Җыр “Укытучыма”

Ачар өчен белем ишекләрен 
Түккәнсездер күпме йөрәк көчен
Сездән алган белем ачкычлары
Иң кадерле бүләк безнең өчен

Кушымта:
Укытучым сезгә карап
Арта минем хөрмәт хисем.
Юлларыма, маяк булып
Балкый тик сезнең исем.

Якын дус та булып, киңәшче дэ
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез    

Аделя Укытучым!

Ил карты да сезгә башын иеп,

Мөгаллим, дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән  матур үрнәк алып,

Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

Ышаныгыз, Сезнең исемегезгә

Бер тап төшмәс, менә күрерсез.

Ялгыш адым әгәр ясый калсак,

Киңәш сорап Сезгә килербез.

Авырлыклар булса түзәрсез дә
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез

 Молоткова 11 ел буена безгә яхшы булсын дип тырышкан барлык мәктәп хезмәткәрләренә – лаборант, китапханәче, сәркатип, пешекче, техник хезмәткәр, шофер,  хуҗалык эшләре өчен җаваплы апаларга һәм абыйларга бүген чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Нигматуллина  Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен,

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

Чәчәкләр бирү

             

Галиева     Кадерле әти - әниләребез!

     Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлылыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

               Залялиев  Хөрмәтле әти - әниләр!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Сез балкыйсыз безнең күңелдә.

Тормышыбыз Сезнең белән матур,

Рәхмәтебез Сезгә мәңгегә!

               Әти-әниләр чыгышы (Нигметзянова Равилә)

А помните   .......

Лилия а вы помните, как мы пришли в школу? Наш первый звонок и наш первый урок?

Алсу  а помните, свою первую любовь? Ведь она самая искренняя и воспоминания о ней на всю жизнь...

Ленар а помните, как мы сбегали с урока? Один предложит и все поддержат...

Алия  а помните, как мы пытались достать конфетку или жевачку, чтобы не заметили одноклассники…

Диляфруз а помните, пока звучала фраза «И так, к доске пойдет…», кто-то получал микроинфаркт, а кто-то умудрялся выучить половину домашнего задания…

Илюза а помните, как мы со звонком бежали в столовую, но все равно стояли в очереди…

Регина а помните, как мы бегали в сад за яблоками…

Гульзида а помните как мы не делали домашнее задание, учителя ругали нас, но им все равно приходилось ставить нам оценки… әҗәткә..

Булат ребята, но все же самым хорошим, добрым и веселым учителем для нас навсегда останется Ильдар Ибрагимович…

Эльвира а помните как мы начинали говорить с ним на любую тему и так проходила половина урока…

Аделя а помните, как он дежурил по школе? Не оставалось ни одного незамеченного нарушителя…

Алина а помните как он угощал нас конфетами…

Эльвина такого не забыть… девочки-мальчики, а ведь это не повторится..

Җыр “Не повторяется”

В школьное окно смотрят облака

Бесконечным кажется урок.

Слышно, как скрипит перышко слегка.

И ложатся строчки на листок.

Первая любовь… Школьные года…

В лужах голубых стекляшки льда…

Не повторяется, не повторяется,

Не повторяется такое никогда!

Не повторяется, не повторяется,

Не повторяется такое никогда!

Песенка дождя катится ручьем.

Шелестят зеленые ветра.

Ревность без причин, споры ни о чём

Это было будто бы вчера.  

Первая любовь… Снег на проводах…

В лужах голубых стекляшки льда…

Не повторяется, не повторяется,

Не повторяется такое никогда!

Не повторяется, не повторяется,

Не повторяется такое никогда!

Первая любовь… Школьные года…

В лужах голубых стекляшки льда…

Не повторяется, не повторяется,

Не повторяется такое никогда!

Не повторяется, не повторяется,

Не повторяется такое никогда!

Аминова Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез – сыйныф җитәкчеләребез.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз, кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак та, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез, безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балаларыгыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез безнең беренче киңәшчебез дә, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә.

Кл.җитәкчесе чыгышы и музык школа.


Диляфруз   Вы каждый день и каждый час,
Нелёгкой посвятив работе,
Одною думою о нас,
Одной заботою живёте.
Чтоб нами славилась земля,
Чтоб честными росли мы,
Спасибо Вам, учителя,
За всё хорошее спасибо!

Флеш-попурри

Кошларны  очырту

 Галиева Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы  кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

   Халитов 

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

 

Кыңгырау яңгырату

Укучыларның чыгып китүе

 

Рамазан Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкабыз тәмам.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Барыгызның да киләчәге якты булсын, кояш һәрвакыт    көлеп торсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Последний звонок 2010

Сценарий Последнего звонка....

Послений звонок. 9 класс

в нашей школе уже стал традиционным праздник "последнего звонка" в 9 классе. фотографии выложила, чтобы подать идею оформления актового зала....

«Но только последний звонок в жизни однажды бывает...»

сценарий линейки для совместной линейки для 9 и  11 классов, приложение содержит материал для выступлений обучающихся выпускных классов и первоклассников....

СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА «Последний звонок» «По волнам нашей памяти».

Сценарий праздника Последний звонок «По волнам нашей памяти».  Морская тематика, оформление запомнятся надолго...

Первый звонок "Звени, звонок, все громче, все сильней!"

Сценарий для линейки на 1 сентября....

Последний звонок. Церемония вручения премии "Золотой звонок"

Представленный сценарий праздника последнего звонка для учеников 11 класса составлен в форме церемонии вручения премии "Золотой звонок" учителям и родителям выпускников....

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса. Сценарий выполнен в традиционной форме, его основу составляют стихи и поздравления в адрес учителей и родите...