Класстан тыш эшләр
план-конспект на тему

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Дәрестән тыш чара)

                                                  Төзеде: Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы                                  

                                                                 Гарәфиева Кадрия Галимулла кызы

2010 ел

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Максат:Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай иҗатын искә алу, аның шигырьләрен сәнгатьле уку, шагыйрь иҗатына карата укучыларда мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Кичә  үткәреләсе зал түрендә Тукай  портреты, “Г. Тукай - татар халкының  бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе, шунда ук укучылар ясаган иллюстрацияләр урнаштырыла.Компьютер, мультимедиапроектор һәм Г.Тукай иҗаты буенча электрон дәреслек.

                  Илдә кояш, җирдә кояш

                  Тукай көне, канат җәйгән.

                  Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

                  Тукай көне - безнең бәйрәм!

А.б.1.  Зәңгәр  күк йөзендә кояш балкыган  чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

             ( Шигырь “Йөрәгемдә йөртәм сине”.)

 А.б.2. Г.Тукай 1886 нчы елның 26нчы апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа.Бик яшьли ятим кала.Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була.Рус,фарсы,төрек,гарәп телләрен өйрәнә.

      Г.Тукай И.Крылов,А.Пушкин,М.Лермонтов, Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

А.б.1. Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу  исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

        Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне  сакларга өйрәтә.

        Тукай үзенең туган авылын ярата.

         (“Туган авыл” Г.Тукай сүзләре)              

А.б.2. Һәр  тарафтан Тукай җырын тоям,

           Сукмагымда - Тукай эзләрен;

           Күңелемдә балкый, маяк булып,

           Тукай моңы, Тукай сүзләре.

           Кем уйлады икән, ятим бала

           Якты йолдыз булып калкыр дип,

           Мәңге,мәңге халык йөрәгендә

           Халык күңелендә балкыр дип.

(Шигырь “Тукай” Ә.Ерикәй сүзләре)

А.Б.2. Әйе,ятим бала якты йолдыз булып балкыды.Сүнмәс йолдыз булып калыкты.Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә.Алар  җанны җылыта, күңелне як-тырта,туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

     (“Сабыйга” Г.Тукай сүзләре)

А.Б.2.Иң матур җир кайда? дисез,

          Билгеле Кырлай җире.

 Барча әкият геройлары

 Кырлайда туган инде.

 Су анасы, шүрәлеләр

 Елда җыела бире

 Җыелмас иде Кырлай шул

 Аларның туган җире.

(“Су анасы”)

А.б.1. Су анасы,шүрәлеләр белән

 Әкият  дөньясына югалдым.

  Укый-укый синең шигырьләрне,

  Олы тормышка мин юл алдым.

(“Шүрәле”)

А.б.2.  Бөек Тукай торган синдә,

Җәүхәр җырларын язган

Сөекле шагыйрь эзләре

Саклана синдә,Казан

Ул килгән бит, сиңа килгән

Җырлап “Пар аты” белән.

Ул килгән сине-йөрәктән,

Чынлап ярату белән.

(“Пар ат” сәхнәләштерү.)

А.б.1.  Кая гына бармыйм, ниләр күрмим,

Зур Тукайны искә алам мин,

Һәр яз саен каберенә килеп,

Гөлчәчәкләр аңа салам мин.

(“Чәчәкләр китерегез миңа”)

А.б.2.  Нигә бу шундый  көнемдер:

Җырлыйсы килә бүген.

Җырлыйсы килә дә түгел,

Тыңлыйсы килә бүген.

Тын гына, акрын гына бер

Тукайны тыңлар идем,-

Минем дә бераз моңым бар,-

Кушылып җырлар идем.

(“Карлыгач”)

А.б.1. Бөекләрнең юлы җиңел түгел,

Сикәлтәле, авыр һәм ерак.

Ләкин Тукай-мәңге сүнмәс йолдыз

Торган саен балкый яктырак.

( Җыры яңгырый. “Әллүки”)

А.б.2. Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре,  бөек

Тукайның туган көнен билгеләп үттек. ГабдуллаТукайның   әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм тагын 26 телгә  тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең әсәрләре буенча композитор Ф.Яруллин ”Шүрәле”, Ә.Бакиров ”Алтын тарак”, композитор, Гобәйдуллин “Кисекбаш” балетлары иҗат иттеләр. Тукай исеме мәңгеләштерелде. Татар  дәүләт филармониясе, Казанда язучылар  клубы Тукай исемен йөртә. Зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга Г.Тукай исемендәге премия бирелә. Казанда Тукайга һәйкәл куелган. Башкалабыз Казанда, яңа Кырлай авылында Тукай музейлары төзелгән.

А.б.1. Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

           Тартыш белән тулган көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең  туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең  алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне;

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

(Җыр. “Туган тел.”)               

                   Файдаланган әдәбият.

Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр.Казан.1986.

Мин Тукайга киләм.Шигырьләр.Казан.1996.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....