Яңа ел бәйрәме эшкәртмәсе.
материал по теме

Ямалиева Лайсан Флеровна

Яңа ел бәйрәме эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2016.docx36.68 КБ

Предварительный просмотр:

                                                      ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!

 5-7 класслар  өчен бал-маскарад

Программасы

Катнашалар:

Кыш бабай

Кар кызы- Гөлфинә

Убырлы

Шүрәле – Камил

Бүре - Рафиль

Кәҗә - Регина

Маймыл - Виталий

Төлке - Әлфис

Ялганбикә - Индира

Ертлачбай - Эльвина

.

Зал бәйрәмчә итеп бизәлә, зал уртасында – яшел чыршы тора, яңа ел плакатлары, укучылар ясаган рәсемнәр куела. Бәйрәм җыры яңгырап тора.

Чыршыянына алып баручылар чыга.  

1 а.б.

Яңа өмет белән Яңа еллар килә,

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик,

Кушылсыннар безгә башкалар.

2.а.б.

Тәңкә -тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакъ булсын.

1.а.б.

Бәхет,шатлык бүләк итсен

Һәр көн,һәр сәгать.

Йөрәкләргә ялкын салсын

Дуслык,мәхәббәт!

2.а.б.

Яңа елның йолдызлары

Яктырак янсын,

Йолдыз кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын!

1нче алыпбаручы: Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

2нче алып баручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!

1нче ал.б.:Җиһанның барлык  почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2016 нчы ел атлый.

2нче ал.б.Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер  адым һәм  менә шул бер адымда әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

1нче ал.б.:Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры- Лилия Дилбаровнага бирелә.

                        Котлаулар, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

   

2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып       нчы кл.укучылары

башкаруындагы                        сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.

1нче ал.б.:      Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь – яшел чыршылар-Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

2нче ал.б.:     Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.

 

 Чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга. 

Музыка яңгырый.

Убырлы:Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп) Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

Адәм исе килә түгелме?  Ой,ой,ой! Бу нәрсә? Тагын сезме? Нәрсә күгәрченкәйләрем, Яңа ел концерты карыйсыгыз килдемени? Шоу карарга килдегезме? Мин ул шоуны 2015 ел карыйм инде. Ничек туйдым инде мин аннан...Ә хәзер мин сезгә үземнең биюемне башкарам.(балет бии) Уф,бик картайдым инде мин...Пульт кая әле минем?(ала)Беренче каналда нәрсә бара икән,карыйк әле.(телевизор кабызган рәвеш ясый. Сәхнә ачыла(яки ширма артыннан) Кар кызы чыга.Ул көзге каршында бәйрәмгә барырга әзерләнә.Җырлый. (Музыка)

Кар кызы (җыр башкара)

Карчык телевизорны сүндерә. Кар кызы юкка чыга. Әби Кар кызыннан зарлана.

У.к. Кара син аны киенгән, бизәнгән, төзәнгән. Җитмәсә җырлап маташа.Тьфү! Бәйрәмгә җыена имеш. Ярар,карарбыз әле,алга таба нишләрсез икән.

Шулвакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.

Шүрәле. Фу, адәмнәр исе килә… (Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә.)  Нинди галәмәт бу? (Залга.) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә?.. (Бармакларын уйнатып.) Кети-мети… Кети-мети… (Җитди.) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин… (Җырлый, биеп-кыланып йөри.)

Кара урман уртасында

Ялгыз гына йөрмәгез;

Ялгыз йөреп, минем кулга

Сез эләгә күрмәгез!..

(Убырлыны күреп)

 Ни эшләп йөрисең син монда урман Әбисе? Сиңа убырлы дип әйтәсе дә килми, әллә-лә-әә, бәйрәмгә ничек матурланып килгәнсең, берсе дә танымас инде үзеңне!

Убырлы: Сәлам, сәлам. Нинди бәйрәм сөйләп торасың монда, бәйрәм кайгысы, ди. 21 нче гасыр убырлысы алама киенеп йөрмәс инде “урман сарыгы” Утыным беткән иде, шашлык та пешерәсем бар.Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.

Шүрәле:  Әле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, Теләнче Тамак мәктәбе укучылары да чаңгы шуарга килгәннәр иде бугай.

Убырлы:  Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утын? Ярар килеп чыксалар мине сата күрмә, мин бәйрәмгә килдем имеш.

Бүре: Ну ,Кәҗә , тотсаммы...

Кәҗә: Нишләтәсең?

 Бүре: Нишләтәсен белер идем әле.Властька килде дә һич бәреп төшереп булмый . Күпме  аңлатам .Синең вакытың чыкты, урыныңны Маймылга бирер вакыт җитте.

Кәҗә: Чыкса соң.

1.а.б. Юк инде, Кәҗә дус. Синең елың тиздән тәмамланачак. Көнчыгыш календаре буенча 2016 нче ел- Маймыл елы. Ләкин син борчылма, 12 елдан соң тагын килерсең. Без сине 12 елга ял йортына гына җибәреп торабыз .Ял итәрсең.

Кәҗә: Шулай дисезме? Ярый , күндердегез. Ләкин бер шарт белән .

2.а.б. Нинди шарт инде ул?

Кәҗә: Мин Яңа елга эстафетаны үзем тапшырачакмын.

Бүре: Синнән башка кем тапшырсын инде аны, Кәҗә дус.

                                            Маймыл  килеп керә.

Маймыл: …Нинди җыелыш бу?

Шүрәле:  Менә урман Убырлысы үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.

Убырлы:  Нинди трактор, иномарка бит ул, кара, 21 нче гасыр урманда.

Маймыл:  Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!

Чыршы-чыршы без сине

Сагнып көттек ел буе

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы.

 Яңа  2016нчы елга мин хуҗа, чыршыны кисәргә рөхсәтем юк.!

Убырлы:  Сатлыкҗан, сатма дидем бит. Хәзер бармагыңны кыстырам бит.

Кәҗә:

Яңа елны без көтәбез

Иң матур бәйрәм диеп

Син Убырлы утын диеп

Бәйрәмне бозма әле.

                                                          Төлке килеп керә.

Төлке:  Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы?  Мин списокка кердем микән? 

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр. Хәзер сотовыйдан шалтыратам,  Кыш бабайга.

Шүрәле:  Кәҗә белән Маймыл да килгәнгә сөенә инде бу.

Төлке:

    Эх-х-х, кәҗә- кәйләрем, маймыл - кайларым- тәмлекәйләрем....

              Исәнме Кәҗә, исәнме!

              Исәнме Маймыл, исәнме

              Яңа ел килеп җитте.

              Быелгы чыршы бәйрәмен

              Мин бит бик күптән көттем

(куып китә)

                                 

(Тавыш көчәйткеч аша телефон шалтыраган тавыш ишетелә.)

Кыз.(трубканы алып)Әлү, Теләнче Тамак  мәктәбе тыңлый.

К.б.тавышы. Теләнче Тамак дисеңме, кызым? Әһә, димәк, номерны дөрес   җыйганмын. Котыптагы Үзәк резиденциясеннән Кыш бабагыз әле бу.

Кыз.   Таныдык, бабакай,таныдык.

К.б.Кызым_______________Яңа ел кичәсен башладыгызмы?

Кыз.Башладык бабакай.

К.б.Алайса без Кар кызы белән көмеш яллы, алмаз тояклы юргаларыбызда юлга чыгабыз.Көтегез.

Шүрәле:  Нәрсә?, Кыш бабай  белән кар кызы,  юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк!

Убырлы:  Кая әле мин тиз генә карап  килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.

 ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)  Нигәдер “иномарка” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?

   Барысы бергәләшеп  этәләр, Убырлының машинасы кабына, маймыл белән кәҗә аңа  утырып китә. (Музыка)

Төлке:  Әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче укучылар чыгышын карый  торыйк.

1.7 класс укучылары шигырь сөйли

2.6 класс маска яклау

Шулчак “блатной”музыка ишетелә.Ишектә Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән Ертлачбай белән Ялганбикә күренә.Чыршы янына килеп җиткәнче алар берничә тамашачының колагын борып,башларына чәпеп алалар.

Е.Привет,братва!

Егет.Исәнмесез,бабакай.Котып чаклы,котыптан бик тиз килеп җиткәнсез.

Е.Кара бумерга утырып,кесәгә долларлар тутырып килдек без яныгызга!

Я.Кыш бабайны яратсагыз кесәгездәге байлыкларны селкегез барыгызда!

Ялг.алгы рәттәге берничә тамашачының бизәнү әйберләрен алып капчыгына тыга.

Кыз.Кыш бабай,былтыр яңа ел бүләкләрен үзегез алып килдегез түгелме соң?

Я.Размечталось! Еще чё?Ха-ха-ха!

Е.Бетте ул андый тәртип.На халяву бүләк өләшергә әллә миндә әндри казнасы бар дисезме?Хәзер кем ертлач-шул җиңә,кем алдый-шуныкы дөрес!Аңладыңмы?

Егет.Ләкин бит,бабакай,безнең укытучылар башкача сөйли...

Я.Намуслы булырга кушалармы?Тырышып укырга кушалармы?Менә мин,пример,икелегә укыганыма ике дә үкенмим.

Е.Үкенмибез.Чөнки 1000 “5”лең булганчы,биш мең долларың булсачы!

Кыз.Сез шаярасыз,шулаймы,Кыш бабай.Кар кызы?

Я.Борчылма,кызый!Безнең сафларга кушылсаң,обидага бирмәбез!

Е.Әй,сез,икеле капчыклары!

Я.Әй,сез ялганчылар,ялкаулар.Яңа елда без сезнең белән булырбыз!

Е.Мин кыш бабай киләсе елны “Ялган һәм наданлык”елы дип игълан итәм.

(бии башлыйлар)

    Убырлы килеп керә, кәҗә белән маймылны  утыртып, музыка куела “Нас не догонят”

Убырлы:  Каршы алыгыз дусларым  Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел килеп җитте!

           Ертлачбикә белән Ялганбикә:

Ай харап булдык! Яхшы чакта китик без моннан, кыш бабай күрсә кирәкне бирәчәк!.(Киемнәрен салып чыгып китәләр).    

                     Барысы бергә керәләр. Каршы алалар, шатланалар.

Кыш бабай:  Исәнмесез дусларым! Яңа ел белән барчагызны! Җир шары буйлап килүче Яңа 2016нчы ел белән!

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

 Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигрәк матур

Елык - елык яна ул,

 Бәхетле һәм сау булыгыз

 Котлы булсын яңа ел.

Кар кызы:  Исәнмесез  кадерле дуслар! Бәйрәм  белән! 

Чын күңелдән тәбриклибез

Сезне яңа ел белән!

Сәламәтлек,ак бәхетләр

Бездән теләк шул сезгә.

Төлке:  Саумы , Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә түрдән  уз! Хәерле сәгатьтә.

Яңа ел:  Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа  йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!   

  Бергәләп чыршы әйләнеп җыр башкару “В лесу родилась ёлочка”,

                                                                       “ Кар кызы ак сылукай”

Яңа елны котлап кул чабалар. Шүрәле кар кызына карап торганнан соң,

Шүрәле:  Ай-яй матур икән безнең кар кызы.  Әллә бер биетеп алабызмы үзен?

Кар кызы:   Әйдәгез дусларым, Кыш бабай, бергәләп биеп алыйк. (Кыш бабай белән Кар кызы бии)

                       Кыш бабай! Бергәләп  уйнап алыйк.

                                        Уен.

  1. 7 нче класс укучылары башкаруында – бию карагыз
  2. 5класс башкаруында“Новогодние приключения Красной шапочки”
  3. 6 кл укучылары башкаруында – юмор

Кыш бабай:  Укучылар, дусларым! Сезнең барыгызның да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора.

 Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә китәргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

Убырлы:  Кыш бабай сез киткәнче әйдәгез әле бергәләп, чыршы тирәли биеп, җырлап алыйк.

           1.Чыршы тирәли җыр “Ёлочка»

           2. Татарча бию    

           3.“Кыш бабай”

Кыш бабай: Дусларым, Яңа ел булгач бүләкләр дә була инде ул. Бик матур җырлыйсыз, уйныйсыз, бик шат күңелле икәнсез. Әле бик яхшы укыйсыз икән дип тә ишеттем. Мәгез әле бүләкләр алыгыз. Киләсе елга да килермен. Тагыда зур уңышларга ирешегез.

Хушыгыз дусларым , киләсе елга кадәр!

Кар кызы:Хушыгыз  дусларым, хушыгыз. Сезгә  иминлек, матурлык, татулык  телим. 

Яңа ел:  Хушыгыз, барыгызны да бәйрәм белән.

1нче ал.б.:     Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

2нче ал.б.:     Зур өметләр белән каршылыйбыз

2016 нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 

1нче ал.б.:     Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр,

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа  теләкләр.

2нче ал.б.:     Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе  көн  булсын.

1нче ал.б.:Әйе  дуслар, әле дә бәйрәмнәр бар. Бүгенге  көннәрдән ничек атлар идең? Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?

2нче ал.б.:  Шулай дустым! Кара тирә-ягыңа , яныңда туганнарың, дусларың  , якташларың бар. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны  шундый  ук  җылы  караш белән каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек  булсын.  Бәйрәмебезне җыр – биюләр белән дәвам итик.

  1. 5 класс укчыларыннан Яңа 2016нчы елга гороскоп тыңлагыз
  2. 6нч класс укучылары башкаруында – бию

1нче ал.б.:     Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде. 

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? диеп сорамагыз,

Бүген бездә  Яңа ел!

 Чыршы тирәли җырларыбызны дәвам итәбез

  1. Кыш бабай безне бик ярата

2нче ал.б.:     Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бәхет дигән ачкычны

Яңа елның яңа капкаларын

Төпкә кадәр каерып  ач,  дустым.

1нче ал.б.:     Ач син, шыгырдатып  бу капканы

Яшик әле җырлы көннәрдә

Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,

Хыял-төшләр күчсен өннәргә.

2нче ал.б.:     Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Хәерчелек ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу  тормышта

Шатлык  чәчеп, кайгы тапмасын.

1нче ал.б.:   . Барыгызны да яңа еллар  белән!

2нче ал.б.:     Барыгызны да яңа еллар  белән!

6 класс укучылары җыр башкара “Новогодние игрушки”