Батырлык дәресе
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Максат:

1.     Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру.

2.     Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyr.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Батырлык дәресе

Максат.

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру
  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

                                                 Кичә барышы.

        I     Кереш сүз

1) Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, нефть тә табыла, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз мул була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир-егетләребез тора. Ләкин бүген дә дөнья күгенең тыныч булганы юк әле. Әфган, Чечня сугышларында шактый улларыбыз мәңгегә ятып калды.

2) Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Туган ил алдындагы бурычын үти. Әфган җирендә совет солдатлары, беренчеләрдән булып, халыкара терроризм белән күзгә-күз очраштылар. Көньяк чикләребезнең тынычлыгын тәэмин иттеләр. Әфганстанда совет солдатлары беренче тапкыр оппозиция көчләренә каршы көрәштеләр, халык хуҗалыгы һәм хәрби объектларны сакладылар. Сугыш вакытында тарихи һәм мәдәни объектлар җимерелмәде. Әфганстанда безнең хәрби көчләр җиңмәде дә, җиңелмәде дә, ә үзләренең конституцион һәм гражданлык бурычын үтәделәр.

  1. Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә - җанга уела торган

  1. Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

  1. Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

А.б. Игътибар иткәнсездер, безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында  булачак.

  - Х. Әюпнең “Интернациональ бурыч” шигырен укучылар  сөйли.

  1. Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

  1. “Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы ...-

Нигә меңгәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

  1. Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

  1. Илдә нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?

  1. Интернациональ бурыч имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы”  булып,

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары?

  1. Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

“Бурыч” түләр өчен  түгелме?

А.б.  Әфганстан. Бу ил турында 1980 нче елларда күпчелек кеше дәреслекләрдәге кыска №                гына  укып беләләр: Гомуми мәйданы 647 км  булган илдә әле 1982  елда да автомабиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

     Менә шушы илгә совет солдатлары кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә телевидение буенча Леонид Ильич Брежнев үзе хәбәр итә. Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

    1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,

    1981 дә – 1300 гә,

    1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның  саны уннарча меңгә җитә.

    1983 елда – 1500 гә, 1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта.

    Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.

  1. ... Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз.

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Ирләр булып калдыгыз

  1. Абыйлар! Без сезнең кебек үк,

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

  1. Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз! Сакларбыз!

  1. Куркытмас авыр киртәләр ,

Очраса да безнең юлларда ,

Эстафета  булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

  1. Сез батыр солдат булгансыз,

Мин дә солдат булачакмын.

Сез тыныч ял итсен диеп,

Ил чигендә торачакмын.

  1. Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

  1. Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.

Чит–ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь–яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

  1.   Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар завод фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден–медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрдә һаман ышаныч юк.

  Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

   Безнең Әтнә районында хәзерге вакытта 32 әфганчы яши. Алар тыныч тормышта да тырышып хезмәт итәләр. Һәм бүгенге кичәбездә шуларның берсе - ... ... ... катнаша.

 

  Хәзер сүзне аңа бирәбез.     ...

  Укучылар сезгә сораулар әзерләде. Шуларны тыңлап китик.

Сораулар:

1.Сугыш вакытында сезгә авыр булдымы?

2.Иптәшләрегез арасында татарлар бар идеме?

3. Әти әниләрегездән хатлар еш килә идеме?

4. Әфган сугышында ничә ел хезмәт иттегез?

5. Рифкат абый сезнең әле дә исегездәме ничек итеп автоматлар җыйганыгыз?

6. Сезгә нинди авырлыклар кичерергә туры килде?

7. Бер – берегезгә булыша идегезме? 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Батырлык - нәрсә ул?

Батырлык - нәрсә ул?...

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

Батырлык дәресе

Бөек Җиңүнең  70  еллыгына багышланган сыйныф сәгате.  Сугыш  ветераннары,  тыл  ветераннары   истәлекләре һәм сугыштан  килгән  хатка  нигезләне...

Батырлык.

Батырлык.Габдерахман Әпсалямов. Тормыш юлы һәм  иҗаты. “Миңа унтугыз яшь иде” повесте. Сугыш, батырлык  темасы. С.Хәкимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмасы белән тан...

Что такое патриотизм? (Нәрсә ул батырлык?)

открытый урок татарской литературы для 9 класса...

"Батырлык үрнәге"

Халык хәтерендә Брест крепосте сакчыларының батырлыгы мәңге сакланыр! Алар арасында Татарстаннан майор Петр Михайлович Гаврилов та була....

Тәрбия эше_ Батырлык дәресе

Тәрбия эше_ Батырлык дәресе...