Батырлык.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Батырлык.

Габдерахман Әпсалямов. Тормыш юлы һәм  иҗаты. “Миңа унтугыз яшь иде” повесте. Сугыш, батырлык  темасы. С.Хәкимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмасы белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_batyrlyk_aprelzh_2018.docx45.19 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Батырлык.

Габдерахман Әпсалямов. Тормыш юлы һәм  иҗаты. “Миңа унтугыз яшь иде” повесте. Сугыш, батырлык  темасы. С.Хәкимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмасы белән танышу.

Максат

Белем бирү:  Габдерахман Әпсалямов. Тормыш юлы һәм  иҗаты. “Миңа унтугыз яшь иде” повесте. Сугыш, батырлык  темасы. С.Хәкимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмалары белән танышу.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, сугышта катнашып,батырлыкка тиң тормыш белән яшәгән язучыларга хөрмәт хисе , укучыларның  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнеш

Татар теле,  әдәбият.рус әдәбияты,тарих, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова. Г.М.Сафиуллина . Татар әдәбияты 7 сыйныф.2 кисәк, 65-73бит.

Интернет чыганаклар,презентация,альбом.рәсемнәр.

проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, тестлар,схемалар, портрет)

Эшчәнлекне оештыру формасы  

Фронталь,  индивидуаль,  парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

 Исәнләшү.Хәерле көн, укучылар.

 

Исәнләшү.Һава торышы белән танышу.Яз билгеләрен билгеләү.әйләнә-тирә табигатькә күзәтү эшк оештыру.

Коммуникатив Укучы үз фикерке әйтеп бирә,күзәтүләргә анализ ясый.

Шәхси.  Күзәтүчәнлелек,игүтибарлылык.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат:. Кешеләргә карата мәрхәмәтлек, дөрес мөгалләмә, әдәпле сөйләм әдәбе кебек сыйфатлар тәрбияләү

Тактада бирелгән язмаларны,рәсемнәрне карагыз,дәрестә сүз кайсы чор турында барыр?

Нинди символ минем кулымда,ул нинди төстә? Ә нигә ул кызыл төстә?

Язмалар буенча фикер йөртү,үз фикереңне әйтә белү

Кызыл йолдыз-символ, аны сугыш чоры,халык батырлыгы белән бәйләү,ни өчен кызыл,телефоннан,ноутбуклардан символларга бирелгән төшенчәне табу,кыскача,сыйныфка аңлату

 Коммуникатив:

- башкаларның сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

-интернет челтәр аша кирәкле материалны  табу,танышу,

кыскача иптәшләреңә аңлату.

     

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат:  Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап     бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). 

Дәрестә без бүген Габдерахман Әбсәләмовның биографиясе,тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз. төркемгә бүленү, укучыларга биремнәр бирү.

Димәк, без сезнең белән кем иҗаты белән таныштык?

Төркемдә эшләү.Биографик язманы уку, анализ ясау,төркемнәргә бүленеп бирелгән өлешне  кыскача укучыларга аңлатырга әзерләнү.

Төркемдәге укучыларның чыгышлары. Нәтиҗә чыгарулары өстендә эшләү.

  Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: әсәрнең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу; аңлау өчен шартлар тудыру.

Габдерахман Әбсалямовның  “ Миңа унтугыз яшь иде”әсәрне сәнгатьле  итеп уку.

Укучылар әсәрне кычкырып,сәнгатьле итеп укыйлар,укылган өлешкә  анализ ясап баралар.Үз фикерләрен белдерәләр.

Шәхси УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив УУГ:

 -   уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

 

1

2

3

4

Укучыларның төркемнәрдә дәллиләп эшләүләре,фикер алышулары.

Әсәрнең исеме турында нәрсә әйтә аласыз?Ник ул шулай аталган?

Укучыларның җавапларын тыңлау, нәтиҗә чыгару.

Сибгат Хакимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмасын уку.

Сугышта катнашкан язучылар турында слайдлар карап чыгу.

Язманы кычкырып уку.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, кайбер сораулар буенча әңгәмә дә уздырырга була.

Укучыларның язучы,шагыйрҗләр турында кыскача белешмәләр бирүләре.

Фикерләребезне гомумиләштерик:

Без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

Укчыларның җаваплары,нәтиҗәләре,фикер уртаклашулары.

Дәресебезнең темасын әйтегез.

Модель Фреера буенча эшләү.

Дәреснең темасын гомумиләштереп,нигезләп әйтү.

1.батырлык чагылыш табылган укылган әсәрләрнең исеме,авторы.

2 образлар,геройлар.

3.сугышн нинди образ белән сүрәтләр идегез.

4.сугыш булмасын өчен нинди чаралар үткәрер идегез.

5этап. Рефлексия.

   Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Дәдлилләп фикер алышу.

Дәрескә гомуми бәя.  

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

 Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

6 этап. Өй эше бирү

 Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. Хикәянең сюжетын сөйләргә әзерләнергә.
  2. Хикәянең  кайсы өлеше сезгә аеруча ошады? Шул урынны язмача, телдән яисә рәсем ясап сурәтләгез.
  3. Үзегез хикәя язып карагыз.

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Батырлык - нәрсә ул?

Батырлык - нәрсә ул?...

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

Батырлык дәресе

Бөек Җиңүнең  70  еллыгына багышланган сыйныф сәгате.  Сугыш  ветераннары,  тыл  ветераннары   истәлекләре һәм сугыштан  килгән  хатка  нигезләне...

Батырлык дәресе

Максат:1.     Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру.2.     Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү....

Что такое патриотизм? (Нәрсә ул батырлык?)

открытый урок татарской литературы для 9 класса...

"Батырлык үрнәге"

Халык хәтерендә Брест крепосте сакчыларының батырлыгы мәңге сакланыр! Алар арасында Татарстаннан майор Петр Михайлович Гаврилов та була....

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы....