Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)
план-конспект урока (9 класс)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)

Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы.

Максат: Ф.Яруллинның биографиясенә күзәтү ясау. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты өстендә эшләү.  Эчтәлеген төшенү, монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.   Образларга чагыштырмача характеристика бирү. Төп идея-тематикасын ачу. Батырлык һәм яхшылык эшләү хисләре уяту.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр алу дәресе.

Җиһазлау. компьютерда презентация, тактада язулар.

Предметара бәйләнеш:  рус теле әдәбияты

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, өлешчә эзләнү,  монологик, диалогик сөйләм, образларга характеристика һ.б.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы.

Предмет: Туган тел әдәбияты

Үткәрү вакыты: 14.05.

Укытучы: Минһаҗева И.Р.

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)

Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы.

Максат: Ф.Яруллинның биографиясенә күзәтү ясау. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты өстендә эшләү.  Эчтәлеген төшенү, монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.   Образларга чагыштырмача характеристика бирү. Төп идея-тематикасын ачу. Батырлык һәм яхшылык эшләү хисләре уяту.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр алу дәресе.

Җиһазлау. компьютерда презентация, тактада язулар.

Предметара бәйләнеш:  рус теле әдәбияты

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, өлешчә эзләнү,  монологик, диалогик сөйләм, образларга характеристика һ.б.

Дәрес барышы:

I.Дәрескә оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Мотивлаштыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

  1. Ф. Яруллинның биографиясен сөйләтү.
  2. Ф. Яруллин иҗаты буенча презентация карау.
  3.  Нурсөя Яруллина турында белешмә бирү.

III.Уку максатын билгеләү һәм чишү, белемнәрне ныгыту.

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты өстендә эшләү.

1. Сүзлек эше. Дәреслек, 155 бит

2. Текстны эчтән генә өлешләп уку һәм план төзеп язу. (слайд)

- Фәнияр больницада ята, 9-10 нчы сыйныфта укый.

-Илсөя больницага еш килеп йөри, Фәниярга булыша.

-Егет Илсөяне көтә.

-Илсөя табиб янына керә, Фәнияргә ничек булса да ярдәм итәргә тели.

- Егет Илсөяне ярата башлады.

- Илсөя Фәниярне ярата башлады.

3. 5 күнегү, 155 бит, парларда сорау-җавап эше.

4. Әсәрдәге диалогларны парлап уку. Сәхнәләштереп, уйнап карау.

5.Фәнияр һәм Илсөя образларына чагыштырмача характеристика язу:

Илсөя

Фәнияр

Ярдәмчел, яхшы, изге күңелле, миһербанлы, батыр, мәхәббәттә тугрылыклы, бәхетле

Авыру егет, шаян, акыллы, тырыш, түземле, сабыр, батыр, мәхәббәтле, бәхетле

6. 9 нчы бирем, 156 бит, Фәнияр – авыру егет. Ләкин Илсөя егетне ярата, аны ташлап китми. Аның бу адымын ничек бәялисез?

  Көтелгән җавап: Илсөя, минемчә, дөрес эшли, ул мәхәббәтенә хыянәт итми, тугры кала, батыр кыз, көчле. Ташлап китсә, бәлки, гомер буе үкенеп яшәр иде, намусы борчыр иде. Болай ул – бәхетле. Авыр булса да, ул сөйгәне белән бергә, шуның өчен яши, аны да бәхетле итә.

7. Әсәрнең төп темасын билгеләү. Шул темага рус һәм татар әдәбиятыннан әсәрләргә мисаллар китерү.

Көтелгән җавап: Батырлык, яхшылык, мәхәббәт. Бу темалар бер-берсенә бәйләнгән.

8. Йомгаклау.  Батырлыкка, яхшылыкка тормыштан мисаллар китерергә.

IV.Өй эше бирү:

1.Әсәрдән өзекнең эчтәлеген сөйләргә.

2. Илсөягә яки Фәнияргә хат язарга.

3. “Нәрсә ул батырлык?” яки “Нәрсә ул яхшылык?” темасына  хикәя язарга.

V.Рефлексия. Бәяләү.

- Дәрестә без нәрсәләр белдек?

- Татар әдәбиятын өйрәнүнең әһәмияте нәрсәдә?

- Яшәү рәхәт, ләкин җиңел түгел, шуңа күрә үзебезне алдагы тормышка ничек әзерләргә?

- Бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел, яхшы күңелле булыйк! Барыгызга да алдагы тормышыгызда уңышлар, бәхет телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс по русскому языку "Текст под микроскопом" для 9 класса

Элективный курс по русскому языку для 9 класса `Текст под микроскопом`. Рассчитан на 34 часа. Программа курса утверждена экспертами СПб АППО. Автор: Дунаевская И.А....

Творческая мастерская "Виды работ с текстом" (подготовка к ГИА 9 класса)

обобщение изученного материала по теме «Виды работы с текстом» и  закрепление данного навыка на практике; развитие творческих способностей, умений самостоятельно мыслить, излагать свою точку зрен...

Что такое текст? Урок РР в 5 классе.Методическая разработка урока.

Цели урока: 1.Дать учащимся представление о тексте.2.Узнать основные признаки текста.3.Повторить  понятия: сравнение, творительный сравнения.4.Продолжать формировать умение конструировать т...

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен анализлау....

Комплексный анализ текста по теме: «Глагол как часть речи. Группы глаголов по значению». Интегрированный урок-проект русского языка и литературы в 5 классе «На урок с К.Г.Паустовским» (по учебнику С.И.Львовой, В.В.Львова)

Проект практико-ориентированный, по характеру групповой, по времени – краткосрочный, по предметно-содержательной области – межпредметный (русский язык и  литература), связан с изучением творчеств...

Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау

      1. Образ турында төшенчә булдыру. Укучыларның күренекле язучы, шагыйрь Ф.Яруллин иҗаты турындагы белем – күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту.2.“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре бел...

Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала"

Тема: Фәнис Яруллинның  Җилкәннәр җилдә сыналаМаксат: 1. “Җилкәннәр кайда сынала” повесте буенча диалогик сөйләмне үстерү, хикәядәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануны камиллә...