Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала"
учебно-методический материал (9 класс) по теме

Вафина Зулфия Равиловна

 

Тема: Фәнис Яруллинның  Җилкәннәр җилдә сынала

Максат: 1. “Җилкәннәр кайда сынала” повесте буенча диалогик сөйләмне үстерү, хикәядәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Рус телле балаларның бирелгән темага сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларның иҗади фикерләвен үстерү, сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табарга өйрәтү. Бу темага үз фикерләрен әйтә белергә ирешү, сорауларны аңлап аларга киңәйтелгән җаваплар бирергә өйрәтү.

3. Инвалидларга карата игътибарлы булырга өндәү.

Җиһазлау: Ф. Яррулин портреты, (2 слайд) “Сөембикә” журналы 2008 ел №1 (3 слайд), интерактив такта, проектор һәм ноутбук, дәрескә әерләнгән презентация.

 

                               Дәрес барышы:

 

I Оештыру өлеше. Хәерле көн! Дәресне башлыйбыз.

-Укучылар, карагыз әле, мин сезгә нинди матур журнал алып килдем. Исеме “Сөембикә”. Монда бик кызыклы рубрика бар. Мин сезне аның белән соңрак таныштырырмын. Хәзер безнең эшләребез күп әле. Ярыймы?

II  Уку мәсьәләсен кую - Үткән дәресләрдә без нинди әсәр өстендә эшләдек? Аны кем язган? (“Җилкәннәр җилдә сынала” повесте, аны Фәнис Яруллин язган.)

-Без бүген текст өстендә эшне дәвам итәрбез, аның  буенча диалоглар төзеп сөйләрбез.

III Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сорауларга җавап бирегез.

-“Җилкәннәр җилдә сынала” повестенда  сүз кем турында бара? Аның язмышы турында нәрсә белдегез?

-Авыру Фәнияр нәрсә белән шөгыльләнә башлый?

- Фәниярга кем күбрәк хатлар яза ? Нигә?

-Ә ул беркөнне бик дулкынланып нинди хат укый?Аны кем яза?

-Бу герой турында нәрсәләр белдегез? Ул нинди кеше?( кеше язмышына битараф түгел, ярдәмчел, туры сүзле, ышанычлы кеше) Фикерләрне дәлилләргә.

-Илдус Гаделшин аңа нинди киңәшләр бирә?

-Университетка укырга керү Фәниярга кирәк идеме?   Нигә?

- Аңа кемнәр ярдәм иткәннәр? Алар нинди кешеләр? (мәрхәмәтле, яхшы күңелле, ярдәмчел)

-Сезгә кайсы юллар бигрәк тә ошады? Нигә?                   

 

 2. Өй эшен тикшерү. “ Нәрсә ул батырлык?”  дигән темага фикерләрегезне әйтегез, тормышыгыздан мисаллар китерегез. Әйдәгез, сезне тыңлыйбыз.

-2-

-Язучы Фәнис Яруллин  янындагы якын кешеләр кемнәр? Аларны батыр дип әйтә алабызмы?(әнисе Бибигафифә, хатыны Нурсөя турында фикерләр әйтәләр) слайд

3.  (Авыру кеше урында ята, аның янында хәл белергә килгән кешеләр) Слайд буенча үз фикерләрен әйтеп сөйлиләр.(4 слайд)

4. Казаннан корреспондент  килде,  Фәнияр белән күрешү Һәм танышу ничек узар? Шул турында сөйләшегез. (Төшеп калган репликаларны куярга).(5 слайд).

- Исәнмесез, Фәнияр сез буласызмы?

- ....      (Исәнмесез, әйе,мин. Гафу итегез,ә сез кем, кайдан килдегез?)

-Мин Казаннан килдем әле. Мине синең язмышың кызыксындырды.

- ...         (Ничек? Казаннан? Сез минем турында кайдан белдегез?)

- Мин редакциядән, корреспондент. Син җибәргән хатларны, шигырьләрне мин укыдым бит инде.

- ...           (Ә! Аңладым, сез “Яшь ленинчы” газетасы корреспонденты, сезне күрүгә мин бик шат. Сезгә зур рәхмәт.)

5. Укучылар,алар  танышып чәй эчкәч, сөйләшү дәвам итәр.Корреспондент нинди сораулар бирергә мөмкин?

( Я, сөйлә инде, хәлләрең ничек? Кемнәр белән яшисең? Кайчан язучылык белән шөгыльләнә башладың? Мәктәптә укыганда әдәбият дәресләре ошый идеме? Кемгә иң беренче шигырьләреңне укыйсың? Дусларың хәлеңне белергә килгәч, шигырьләреңне укып күрсәтәсеңме? һ.б.)

6. Бирем. Диалогны дәвам итәргә.(у-у) (4реплика)

- Корреспондент: Я инде миңа да шигырьләр язылган бу дәфтәреңне күрсәт!

 

- Фәнияр: Әлбәттә. Менә бу дәфтәр.Укыгыз, миңа киңәшләрегезне бирегез!

- Ә син үзең кайчан яза башладың соң? Күптәнме?

- И, абый, мин мәктәптә укыганда ук мәзәкләр, кызык әкиятләр яза идем инде. Малайлар укып көләләр иде. Я, шигырьләрем турында нәрсә әйтәсез?

- Кайберләре бик яхшы, ләкин кайберләре бик ошамый әле. Менә берничә шигыреңне күчереп алам. Кайткач, күрсәтермен. Редакциядә тагын нәрсә диярләр?  

7. Корреспондент нинди киңәшләр әйтер!(6 слайд)

Кайсы дөрес, сайлап әйт!

v Зур эш башлагансың түзәргә кирәк.

v Шигырь  язу өчен уку кирәк түгел.

v Шигырь  язу өчен тырышлык, туктаусыз эшләү, кимчелекләрне (недостатки) күрә белергә кирәк.

v Иң кирәге – системалы белем.

v Яза аласың, сәләтең бар, сиңа башка берни дә кирәкми.

v Укырга кирәкми, син болай да бик ерак китәрсең.

v Шагыйрь  булу – бик җаваплы эш.

           

-3-

8. Тексттагы соңгы бүлек буенча ситуацияләрне чиш!

 - Передай восхищение, как  поэт хочет помочь больному жить  и быть полезным людям.

 -похвали студентов, которые помогли своему сокурснику.

 - передай свое удивление, какая сила воли у этого человека, что он будучи больным хочет учиться в в университете

 -скажи, почему его жизнь стала интереснее

9. Диалог төзү өчен план бирү. (слайд)  Дәфтәргә күчереп язалар.

         А) Фәнияр белән корреспондентның күрешүе һәм танышуы.

         Б) Шигырьләр язылган дәфтәрне карау һәм аның буенча фикер алышу.

         В) Корреспондентның киңәшләре.

         Г) Институтка кереп югары белем алу- иң төп максат.

               

10. Өй эше. План буенча диалог сөйләргә әзерлән.

11. Үрнәк диалог.

Ситуация: Шагыйрь Илдус Гаделшин һәм Фәнияр  очрашкач, нәрсә турында сөйләшерләр.

 

         Үрнәк диалог.у-у

 - Исәнмесез, Фәнияр сез буласызмы?

- Исәнмесез! Әйе,мин. Ә сез кем, кайдан килдегез?

-Мин Казаннан килдем әле. Мине синең язмышың кызыксындырды.

- Ничек? Казаннан? Сез минем турында кайдан белдегез?

- Мин редакциядән, корреспондент. Син җибәргән хатларны, шигырьләрне мин укыдым бит инде.

- Ә! Аңладым, сез “Яшь ленинчы” газетасы корреспонденты, сезне күрү минем өчен  шатлык.

           -Я. Күрсәт инде шигырьләр дәфтәреңне! Ә син кайчан яза башладың ?

          - Мин мәктәптә укыганда ук мәзәкләр, кызык әкиятләр яза идем. Ә хәзер шигырьләр язарга теләдем.

          - (шигырьләрен карый) Менә бу шигырең бик әйбәт, ә бу шигырең өстендә эшләргә кирәк әле. Берничә шигыреңне күчереп алам. Кайткач, күрсәтермен. Күрәм: сәләтең бар, ләкин ул гына җитми.

 -Абый, ә сез әйтегез, тагын нишләргә кирәк ? Минем яхшы шагыйрь буласым килә. Миңа киңәшләр бирегез зинһар өчен!

 - Энем, син зур эш башлагансың.  Шигырь язу өчен зур тырышлык, системалы белем, бик күп эшләү кирәк.

 - Димәк, шулай. Мин бит инвалид. 8 нче классны гына бетердем, армиядә радистлар мәктәбендә укыдым. Их! Ә югары белем аласым килә.

 

 

-4-

 - Энем, күрәм синең укыйсың килә. Мин сиңа ярдәм итәргә телим. Казанга кайткач, сөйләшеп карармын. Яхшы хәбәр булса, сиңа шалтыратырмын.

 - Абый, сезгә зур рәхмәт . Сез бик мәрхәмәтле кеше.

10. Ә хәзер дәрес башында күрсәтелгән журналга күчәбез.

Монда Фәнис Яруллинның  шигырьләре басылган. Менә берсе:

            Ярый әле.

 

Дусларым күп, саный китсәң,

Җитмәс бармак-куллар да;

Дуслар дуслар инде алар,

Ярый әле син бар.

 

Кешеләр килә дә китә,

Эчтә кала моң-зар.

Моң-зарларны сөйләр өчен

Ярый әле син бар.

 

Рәнҗетеп  тә куям кайчак,

Гөнаһсыз соң кем бар;

Көн дә, төн дә яннарымда

Ярый әле син бар.

-         Укучылар, бу шигырен ул кемгә багышлаган? (хатынына)

-         Аның дуслары күпме?

-         Ул аның дустымы?

-         Әйе,...

-         Ул тагын аның киңәшчесеме, ярдәмчесеме?

-         Сезгә бу шигыре ошадымы?

-         Кайсы юллары ошады?

-         Ни өчен ул “ярый әле син бар” ди?(чөнки дуслар гел синең белән булмый, ә хатыны белән ул гел бергә)

-         Ничек уйлыйсыз, ул бәхетлеме? (Юк,..., Әйе,...)

     Бик матур фикерләр әйттегез, рәхмәт сезгә.

IV. Өй эше.

1.План буенча диалог сөйләргә әзерләнеп килергә.

                   

 V. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnis_yarullinnyn_zhilknnr_zhild_synala_.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                          -1- 

                       

 

Тема: Фәнис Яруллинның  Җилкәннәр җилдә сынала

Максат: 1. “Җилкәннәр кайда сынала” повесте буенча диалогик сөйләмне үстерү, хикәядәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Рус телле балаларның бирелгән темага сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларның иҗади фикерләвен үстерү, сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табарга өйрәтү. Бу темага үз фикерләрен әйтә белергә ирешү, сорауларны аңлап аларга киңәйтелгән җаваплар бирергә өйрәтү.

3. Инвалидларга карата игътибарлы булырга өндәү.

Җиһазлау: Ф. Яррулин портреты, (2 слайд) “Сөембикә” журналы 2008 ел №1 (3 слайд), интерактив такта, проектор һәм ноутбук, дәрескә әерләнгән презентация.

                               Дәрес барышы:

 

I Оештыру өлеше. Хәерле көн! Дәресне башлыйбыз.

-Укучылар, карагыз әле, мин сезгә нинди матур журнал алып килдем. Исеме “Сөембикә”. Монда бик кызыклы рубрика бар. Мин сезне аның белән соңрак таныштырырмын. Хәзер безнең эшләребез күп әле. Ярыймы?

II  Уку мәсьәләсен кую - Үткән дәресләрдә без нинди әсәр өстендә эшләдек? Аны кем язган? (“Җилкәннәр җилдә сынала” повесте, аны Фәнис Яруллин язган.)

-Без бүген текст өстендә эшне дәвам итәрбез, аның  буенча диалоглар төзеп сөйләрбез.

III Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сорауларга җавап бирегез.

-“Җилкәннәр җилдә сынала” повестенда  сүз кем турында бара? Аның язмышы турында нәрсә белдегез?

-Авыру Фәнияр нәрсә белән шөгыльләнә башлый?

- Фәниярга кем күбрәк хатлар яза ? Нигә?

-Ә ул беркөнне бик дулкынланып нинди хат укый?Аны кем яза?

-Бу герой турында нәрсәләр белдегез? Ул нинди кеше?( кеше язмышына битараф түгел, ярдәмчел, туры сүзле, ышанычлы кеше) Фикерләрне дәлилләргә.

-Илдус Гаделшин аңа нинди киңәшләр бирә?

-Университетка укырга керү Фәниярга кирәк идеме?   Нигә?

- Аңа кемнәр ярдәм иткәннәр? Алар нинди кешеләр? (мәрхәмәтле, яхшы күңелле, ярдәмчел)

-Сезгә кайсы юллар бигрәк тә ошады? Нигә?                    

 2. Өй эшен тикшерү. “ Нәрсә ул батырлык?”  дигән темага фикерләрегезне әйтегез, тормышыгыздан мисаллар китерегез. Әйдәгез, сезне тыңлыйбыз.

-2-

-Язучы Фәнис Яруллин  янындагы якын кешеләр кемнәр? Аларны батыр дип әйтә алабызмы?(әнисе Бибигафифә, хатыны Нурсөя турында фикерләр әйтәләр) слайд

3.  (Авыру кеше урында ята, аның янында хәл белергә килгән кешеләр) Слайд буенча үз фикерләрен әйтеп сөйлиләр.(4 слайд)

4. Казаннан корреспондент  килде,  Фәнияр белән күрешү Һәм танышу ничек узар? Шул турында сөйләшегез. (Төшеп калган репликаларны куярга).(5 слайд).

- Исәнмесез, Фәнияр сез буласызмы?

- ....      (Исәнмесез, әйе,мин. Гафу итегез,ә сез кем, кайдан килдегез?)

-Мин Казаннан килдем әле. Мине синең язмышың кызыксындырды.

- ...         (Ничек? Казаннан? Сез минем турында кайдан белдегез?)

- Мин редакциядән, корреспондент. Син җибәргән хатларны, шигырьләрне мин укыдым бит инде.

- ...           (Ә! Аңладым, сез “Яшь ленинчы” газетасы корреспонденты, сезне күрүгә мин бик шат. Сезгә зур рәхмәт.)

5. Укучылар,алар  танышып чәй эчкәч, сөйләшү дәвам итәр.Корреспондент нинди сораулар бирергә мөмкин?

( Я, сөйлә инде, хәлләрең ничек? Кемнәр белән яшисең? Кайчан язучылык белән шөгыльләнә башладың? Мәктәптә укыганда әдәбият дәресләре ошый идеме? Кемгә иң беренче шигырьләреңне укыйсың? Дусларың хәлеңне белергә килгәч, шигырьләреңне укып күрсәтәсеңме? һ.б.)

6. Бирем. Диалогны дәвам итәргә.(у-у) (4реплика)

- Корреспондент: Я инде миңа да шигырьләр язылган бу дәфтәреңне күрсәт!

- Фәнияр: Әлбәттә. Менә бу дәфтәр.Укыгыз, миңа киңәшләрегезне бирегез!

- Ә син үзең кайчан яза башладың соң? Күптәнме?

- И, абый, мин мәктәптә укыганда ук мәзәкләр, кызык әкиятләр яза идем инде. Малайлар укып көләләр иде. Я, шигырьләрем турында нәрсә әйтәсез?

- Кайберләре бик яхшы, ләкин кайберләре бик ошамый әле. Менә берничә шигыреңне күчереп алам. Кайткач, күрсәтермен. Редакциядә тагын нәрсә диярләр?  

7. Корреспондент нинди киңәшләр әйтер!(6 слайд)

Кайсы дөрес, сайлап әйт!

  • Зур эш башлагансың түзәргә кирәк.
  • Шигырь  язу өчен уку кирәк түгел.
  • Шигырь  язу өчен тырышлык, туктаусыз эшләү, кимчелекләрне (недостатки) күрә белергә кирәк.
  • Иң кирәге – системалы белем.
  • Яза аласың, сәләтең бар, сиңа башка берни дә кирәкми.
  • Укырга кирәкми, син болай да бик ерак китәрсең.
  • Шагыйрь  булу – бик җаваплы эш.

           

-3-

8. Тексттагы соңгы бүлек буенча ситуацияләрне чиш!

 - Передай восхищение, как  поэт хочет помочь больному жить  и быть полезным людям.

 -похвали студентов, которые помогли своему сокурснику.

 - передай свое удивление, какая сила воли у этого человека, что он будучи больным хочет учиться в в университете

 -скажи, почему его жизнь стала интереснее

9. Диалог төзү өчен план бирү. (слайд)  Дәфтәргә күчереп язалар.

         А) Фәнияр белән корреспондентның күрешүе һәм танышуы.

         Б) Шигырьләр язылган дәфтәрне карау һәм аның буенча фикер алышу.

         В) Корреспондентның киңәшләре.

         Г) Институтка кереп югары белем алу- иң төп максат.

               

10. Өй эше. План буенча диалог сөйләргә әзерлән.

11. Үрнәк диалог.

Ситуация: Шагыйрь Илдус Гаделшин һәм Фәнияр  очрашкач, нәрсә турында сөйләшерләр.

         Үрнәк диалог.у-у

 - Исәнмесез, Фәнияр сез буласызмы?

- Исәнмесез! Әйе,мин. Ә сез кем, кайдан килдегез?

-Мин Казаннан килдем әле. Мине синең язмышың кызыксындырды.

- Ничек? Казаннан? Сез минем турында кайдан белдегез?

- Мин редакциядән, корреспондент. Син җибәргән хатларны, шигырьләрне мин укыдым бит инде.

- Ә! Аңладым, сез “Яшь ленинчы” газетасы корреспонденты, сезне күрү минем өчен  шатлык.

           -Я. Күрсәт инде шигырьләр дәфтәреңне! Ә син кайчан яза башладың ?

          - Мин мәктәптә укыганда ук мәзәкләр, кызык әкиятләр яза идем. Ә хәзер шигырьләр язарга теләдем.

          - (шигырьләрен карый) Менә бу шигырең бик әйбәт, ә бу шигырең өстендә эшләргә кирәк әле. Берничә шигыреңне күчереп алам. Кайткач, күрсәтермен. Күрәм: сәләтең бар, ләкин ул гына җитми.

 -Абый, ә сез әйтегез, тагын нишләргә кирәк ? Минем яхшы шагыйрь буласым килә. Миңа киңәшләр бирегез зинһар өчен!

 - Энем, син зур эш башлагансың.  Шигырь язу өчен зур тырышлык, системалы белем, бик күп эшләү кирәк.

 - Димәк, шулай. Мин бит инвалид. 8 нче классны гына бетердем, армиядә радистлар мәктәбендә укыдым. Их! Ә югары белем аласым килә.

-4-

 - Энем, күрәм синең укыйсың килә. Мин сиңа ярдәм итәргә телим. Казанга кайткач, сөйләшеп карармын. Яхшы хәбәр булса, сиңа шалтыратырмын.

 - Абый, сезгә зур рәхмәт . Сез бик мәрхәмәтле кеше.

10. Ә хәзер дәрес башында күрсәтелгән журналга күчәбез.

Монда Фәнис Яруллинның  шигырьләре басылган. Менә берсе:

            Ярый әле.

Дусларым күп, саный китсәң,

Җитмәс бармак-куллар да;

Дуслар дуслар инде алар,

Ярый әле син бар.

Кешеләр килә дә китә,

Эчтә кала моң-зар.

Моң-зарларны сөйләр өчен

Ярый әле син бар.

Рәнҗетеп  тә куям кайчак,

Гөнаһсыз соң кем бар;

Көн дә, төн дә яннарымда

Ярый әле син бар.

  • Укучылар, бу шигырен ул кемгә багышлаган? (хатынына)
  • Аның дуслары күпме?
  • Ул аның дустымы?
  • Әйе,...
  • Ул тагын аның киңәшчесеме, ярдәмчесеме?
  • Сезгә бу шигыре ошадымы?
  • Кайсы юллары ошады?
  • Ни өчен ул “ярый әле син бар” ди?(чөнки дуслар гел синең белән булмый, ә хатыны белән ул гел бергә)
  • Ничек уйлыйсыз, ул бәхетлеме? (Юк,..., Әйе,...)

     Бик матур фикерләр әйттегез, рәхмәт сезгә.

IV. Өй эше.

1.План буенча диалог сөйләргә әзерләнеп килергә.

                   

 V. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Ф Яруллин

Урок посвящен изучению жизни и творчества известного татарского поэта,писателя Ф Яруллина.Ф Яруллин -лауреат премии Г. Тукая.Он из поколения кочагинцев.В жизни он был прикован к постели.Жизнь его не с...

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен анализлау....

Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау

      1. Образ турында төшенчә булдыру. Укучыларның күренекле язучы, шагыйрь Ф.Яруллин иҗаты турындагы белем – күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту.2.“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре бел...

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы....