Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау
план-конспект урока (8 класс) на тему

Сафиуллина Индира Ильдаровна

        1. Образ турында төшенчә булдыру. Укучыларның күренекле язучы, шагыйрь Ф.Яруллин иҗаты турындагы белем – күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту.

2.“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре белән танышу. Әсәрнең сәнгати кыйммәтен, идея эчтәлеген ачыклау.

3.Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен дәлилләп бирү осталыгын үстерү. Аларада ихтыяр көче, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.yarullin.zhilknnr_zhild_synala.doc138.5 КБ

Предварительный просмотр:

  

Сафиуллина Индира Илдар кызы

Сыйныф:  8 нче сыйныф

Предмет: татар әдәбияты

Тема.: ДТУ. «Түземнәр генә бәхеткә лаек”

( Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау)

Максат:

 1. Образ турында төшенчә булдыру. Укучыларның күренекле язучы, шагыйрь Ф.Яруллин иҗаты турындагы белем – күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту.

2.“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре белән танышу. Әсәрнең сәнгати кыйммәтен, идея эчтәлеген ачыклау.

3.Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен дәлилләп бирү осталыгын үстерү. Аларада ихтыяр көче, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

.

Бурычлар. Образларның әдәби әсәр тудырудагы ролен ачыклау;  Фәнис Яруллин иҗатына кызыксыну уяту; синквейн төзү; материалны гомумиләштерү күнекмәсен үстерү. 

Материал: Фәнис Яруллин китаплары, интерактив китабы, портреты, язучының иҗаты, тормыш юлына багышлап язылган газета һәм җурнал материаллары,имән рәсеме, ноутбук,мультимедиа, "Синквейн" һәм "Фәнис Яруллин" презентацияләре.

Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. (1971 нче елда тәмамлый)

Технологияләр:   креатив технология, информацион - коммуникатив технологияләр.

Дәреснең этаплары

Укытучы максаты

Укучы максаты

Методлар, алымнар

Дәрес этабының эчтәлеге

Кирәк булганда укытучыга ярдәмгә

Ориентла-шу,мотив-лаштыру этабы

Укучыларда

уңай

энергетика

булдыру,

дәрес

тәртибенә

күнектерү

Уңай эмоцияләр кабул итәргә, белем алырга әзерләнергә

Әңгәмә,

Бармак

очларына

массаж

(тынычлан

дыру

өчен)

Укытучы.Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә!

Кәефләрегез әйбәтме?  Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә теләкләр телик. Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.  Бүген безнең бик үк гадәти булмаган әдәбият дәресе булыр. Без бераз язучы да, шагыйрьләр дә булып алырбыз. Әсәрләрнең яшертен серләрен дә табарга өйрәнербез.Һәрвакыттагыча эшне төркемләп эшләрбез.

      Билгеләрне үзегез куеп барырсыз."5" - эшне тулысы белән үзе башкарган кешегә,"4" ле - укытучы ярдәме белән башкарган кешегә

Укучыларны матур

сөйләме өчен

мактарга, дөрес

утыруларын

күзәтергә

Актуаль-ләштерү

Укучылар- ның тема буенча

нигез

белемнәрен    

ачыклау

Әдәби әсәргә

бәйле

төшенчәләр-

не

искә төшерү

Әңгәмә,

проблемалы

сорау кую

Укытучы. Сез әдәбият дәресләрендә нәрсәләр укыйсыз?

Укучы .Шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар ...

Укытучы. Менә болар барысы да әсәр дип атала. Әсәрләр нәрсә өчен

языла?

Укучы Автор безгә нәрсәдер әйтергә, нәрсәдер сөйләп бирергә тели. Киңәшләр бирә.

Укытучы.Һәр  әсәргә дә хас сыйфатларны әйтегез әле?

Укучы  һәр әсәрнең эчтәлеге, анда катнашучы геройлар була.

Укытучы.Әсәрнең өлешләре моның белән генә бетәме? Автор

ниндидер кешеләр катнашкан вакыйганы сөйләп чыкса,

әдәби әсәр барлыкка киләме?

Укучы.Юк.

Укытучы.Әдәби әсәрнең өлешләре бик күп. Сез әдәбият уку

дәверендә алар белән танышырсыз. Бүген без шулардай берсе - образ белән танышырбыз. Бу төшенчәне сезнең

ишеткәнегез бармы? Нәрсәгә образ диләр?

Укучы Образ - әсәрдә катнашкан кеше.Актерлар тудырган

образлар була.

(үзбәяләү)

Укытучы.Дөрес, ләкин образ төшенчәсе моның белән генә чикләнми. Хәзер без аны тулысынча ачыкларбыз.

Төп әдәби жанрларны искә

төшерергә. Шигъри

һәм прза әсәренең

аермасын аңлатырга.

Яхшы җавап

биргән укучыларны

мактау:

- Болай булса,

синнән бик әйбәт

әдәбиятчы чыгар.

Уку  мәсьәләсен кую

Образ турында

төшенчә булдыру,

чагышты

рырга, нәтиҗә.

ясарга өйрәтү.

Образның

нәрсә икәнен

аңларга,

чагыштыру

аркылы

нәтиҗә ясарга

өйрәнергә.

Эвристик

әңгәме,

күрсәтмә

лелек,

чагыштыру

һәм нәтиҗә

ясау.

Укытучы.Минем кулымда – имән рәсеме. Ләкин мин аны сезгә әлегә

күрсәтмим. Сез, күз алдына китереп, миңа аны тасвирлап күрсәтегез.

Укучы җавабы...

Укытучы. Сез ни өчен имәнне шундый итеп тасвирладыгыз?

Укучы Чөнки минем имән агачын күргәнем бар.

Укытучы. Ә ни өчен беркем дә имәннең аягы я кулы бар диеп әйтмәде?

Укучы Агачта беркайчан да алар булмый.

Укытучы.Сез миңа хәзер нәрсә тасвирлап бирдегез?

Укучы .Имәнне.

Укытучы.Дөресрәге - имәннең образын. Безнең аңыбызда һәрбер әйбернең образы яши, без аны күреп, ишетеп, тоеп, тотып карап беләбез. Ә менә минем имән нинди иде. (имән рәсемен күрсәтү) Карагыз, ул нинди? ... (1-2 укучыдан аны тасвирлату)

Укытучы.Ни өчен мин күрсәткән агач белән сез сөйләгән агач туры килмәде? Әллә аларның охшаш яклары бармы?

Укучы Аларның төсе, исе, формасы төрле булса да, алар охшаш: кәүсәсе, ботаклары,яфраклары бар.

Укытучы.Дөрес, имән дигәч, без аның төп сыйфатларын санап чыга алабыз. Ә аның тагын нинди сыйфатлары бар?

Укучы  Ул татар халык әкиятләрендә сөйләнгән Алып батырдай төз, кыю, нык! Имән дигәч, озын гомер,бөеклек, көч, уңдырышлылык, рух ныклыгы, изге урын кебек символик сыйфатлар искә төшә. Имәннең төп билгесе – ныклык.Имән кебек нык агачның синонимнары булып, мәңгелек,тузмас, бетмәс сүзләрен алырга мөмкин.  Имән җил – давылга бирешми, нык тора. Имәннең чәчәкләре вак һәм артык күз явын алырлык түгел.

Укытучы.Әйе, димәк, имән өстәмә мәгънәләр дә бирә ала булып чыга бит. Образның менә шул сыйфатларын язучылар әсәрләрендә куллана да инде. Хәзер без нинди нәтиҗәгә киләбез: әсәрдә образ булып кешеләр яки хайваннар гына килә аламы? Ул образлар ничек тудырыла?

Укучы Образ булып предметлар да килә ала. Алар төп

мәгънәсеннән кала өстәмә мәгънә дә белдерәләр.

(үзбәяләү)

Кыенсынып калган

укчылардан:

- Тагын ниләре бар?

дип сорарга.

Рәсемне укучыларның кулына тоттырырга, якыннан күрсәтергә

Төсләр дә образ булырга мөмкин икәнен әйтергә

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Әсәрнең образларга нигезләнеп корылганлыгын аңлату

Әсәрдән

образларны,

образларның

яшертен

мәгънәсен

табарга өйрәнү

Әсәрне уку,

эзләнү,

чагыштыру

Укытучы. Фәнис Яруллин - татар халкының күренекле язучысы, шагыйре, драматургы. Тикмәгә генә сүземне имән образы белән башламадым.Имәндәй нык булып,җил-давылга бирешмичә,  бөтен гомерен әдәбиятка багышлаган, меңләгән әсәрләр иҗат иткән. Аның язмышы катлаулы булган. 19 яшендә, турниктан егылып, муен һәм умыртка баганасын имгәтә һәм гомерлек инвалид булып кала. Үзенең шушы язмышы турында ул "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән автобиографик повесть язган.

 Сүзлек өстендә эш:

Автобиографик – үзе турында язылган

Битараф – безразличие

рухи көч – душевная сила

үгет-нәсихәт – киңәш, совет

турсаю-үпкәләү -  обижаться

Укытучы.Хәзер, укучылар, әйдәгез инде Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән повесте турында фикер алышыйк. Мин сезгә барыгызга да бу әсәрне өйдә укып килергә кушкан идем. Төп герое -Фәнияр (тактага язарга). Нинди исемнәрдән ясалган инде ул?

Укучы Фәни -  Фәнистән, Яр – Яруллиннан.

Укытучы:

 Кояшка кулларым сузып,

Китсәм дә күпләрне узып,

Язмыштан узалмадым.

 Бу шигырь юллары белән язучының “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре арасында нинди урталык бар?

Укучы Бу юллар, минемчә, без укып килгән әсәргә туры килеп тора. Ф.Яруллин 1958 нче елның кояшлы бер көнендә хәрби күнегүләр вакытында имгәнә.Шуннан аның тормышы, язмышы туктап калган кебек була. Ләкин ул үзендә яшәр өчен көч таба. Тормышта үз урыны өчен көрәшә башлый. Язучының “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендәге Фәнис образы авторның үз язмышыннан алып язылган.

Укытучы:20 яшьлек егет караңгы, ерак бушлыкка оча... Ләкин тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк, яшәргә кирәк... Димәк, көрәшергә, соңгы сулышка кадәр көрәшергә кирәк. Ә аның өчен көчне каян алырга соң? Фәнияр күңелендә булган уй-хисләре каләм очларыннан ак дәфтәр битләренә төшә...Һәм менә ул яза, шигырьләр, хикәяләр яза.

Авырлыкка туры карап яшим һаман,

Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.

Фәнияр кемнән хат ала? Хат аңа ничек тәэсир итә?

Укучы Фәнияр – Фәниснең беренче иҗат җимешләре – шигырьләре газетада басылып чыга. Фәниярга бик күп кешеләрдән хатлар килә. Аеруча ул республика газеталарының берсендә эшләүче Илдус Гаделшиннан килгән хатка игътибар итә. Илдус Гаделшин үзенең хатында Фәниярның берничә шигырен ошатуы турында, һәм аларның тиздән басылып чыгачагы турында хәбәр итә. Фәнияр моңа бик ышанып та бетми.

Бәлки әсәрдән шул урынны укып күрсәтерсез.

Укучы Моны әсәрнең бу юлларыннан да күрергә мөмкин.

(192 нче бит. Әсәрдән өзек укыла.) “... Язылган хатларның эшләнмәгән эшкә әйтелгән рәхмәт икәнен яхшы белә ул. Әле бу күкрәгең белән дулкыннар ярып диңгездә йөзү түгел, яр читендәге талларга тотынып аяк чапылдату гына. Хәзер эшкә чын-чынлап тотынырга, аңа ышаныч белән караучыларның ихтирамын казанырга кирәк. Аның көченә ышанучыларның йөзен кызартмас өчен  тырышырга кирәк...”Бу хаттан соң Фәнияр үзенең кемгәдер кирәкле булуын тоя.

Укытучы Ни өчен Илдус Гаделшинны Фәниярның шигырьләре кызыксындыра соң? Ни өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә? Бу сорауга җавапны әсәрдән табып булмасмы?

Укучы .Әсәрдән уку (192 бит)“... Ниндиерәк кеше икән? Акыл утырткан кешеме, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь җилкенчәкме? Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк.”

Укытучы Дөрестән дә, Илдус Гаделшин Фәниярның балалар өчен язылган шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр таба.Ни өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә?

Укучы Фәнияр аңа шигырьләрен җибәргәндә үзенең авыру кеше икәнен яза. Илдус Гаделшин Фәниярның язмышына битараф калырга теләми. Хатлары аша ул аны якын итеп өлгерә. Урын – җирдә хәрәкәтсез яткан егетнең үзендә шигырьләр язарлык көче булуы аны сокландыра. Үзен күрү теләге туа.

Укытучы Әйе, Фәнияр үзенең язмышына буйсынмый, үл үзенең кешеләргә кирәклеген тоя башлый. Хатлар аңа яшәү көче, иҗат көче бирә. Фәнияр өчен тормыш сынавы дәвам итә.

 Әңгәмәбезне дәвам итәбез.

            Кешеләр дә кайчагында шулай була:

Файдасызга, кирәксезгә гомер итә.

Берәү килеп күңеленә очкын салса,

Кинәт кенә ачылып китә, балкып китә.

Фәниярга авырлыкларны җиңәргә кемнәр булыша? Илдус Фәниярга ничек ярдәм итә?

  Укытучы Фәниярга ярдәм кулы сузучыларның берсе – Илдус Гаделшин. Ул якыннан танышу өчен Фәниярлага килә. Беренче очрашу. Бу вакытта Фәнияр китап укып ята иде. Ул өйләренә ят кеше килеп кергәч, укый торган китабын кроватына куя. Алар бер-берсенең күзләренә озак кына карашып торалар. Илдус Гаделшин Фәниярның күзләренә игътибар итә. Аның күзләре шундый искиткеч тереләр, әйтерсең, бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән. Ә Фәнияр Илдус Гаделшинның чәчләренә игьтибар итә. Үзе әле яшь булса да, чәчләренә чал кергән. Шигырь язу бик җиңел түгел икән. Фәнияр Казаннан хәтле Казаннан үз янына шагыйрь килүенә ышанып та бетми. Алар бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Ул Фәниярга аның шигырьләре басылган “Яшь ленинчы” газетасын бирә. Фәнияр барлык язучыларны күреп-белгән Илдус Гаделшинга кызыгып, сокланып карый.Илдус Гаделшинга нинди сыйфатлар хас?

Укучы Илдус бик туры сүзле кеше. Фәниярның начар язылган шигырьләрен күрсә, аларны дәфтәрендә ята бирсеннәр дип, ул битләрне тизрәк актарып үтәргә тырыша. Ә инде матуррак әйтелгән ике генә юл очратса да, шул юлларның астына калын итеп сызып куя. Менә монысы шәп ичмасам, Фәниярча әйтелгән дип, куана. Ләкин шул ук вакытта ул Фәниярга болай ди: (Әсәрдән өзек)“Кайткач, өлкән ... Әлегә берни дә вәгьдә бирә алмыйм. Ә хәзергә сиңа иң кирәге – системалы белем.”Бу юллардан без Илдус Гаделшинның туры сүзле, мәрхәмәтле икәнен күрәбез.

Укытучы Димәк, укучылар, Илдус Гаделшин Фәниярга кайсы яктан ярдәм итә икән?

Укучы Ул аңа үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Фәнияр алдына бурыч-максатлар куя. Менә ул болай ди:“Без хәзер бер тәртәгә җигелгән атлар. Уңайсызлыклар, кыенлыклар очраган саен, йокы дарулары җыя башлама. Безнең эштә зур түземлелек кирәк. Ә синең өчен бу икеләтә шулай.” (Үз сүзләре белән төгәлләп куя)

Укытучы Димәк, Фәниярның күңеленә иҗат очкынын беренчеләрдән булып, Илдус Гаделшин сала икән. Фәниярга ул аның да кешеләргә кирәклеген төшендерә.

Бәхет өчен, шатлык өчен,

Көрәшеп яшим.

Көрәшеп тапкан бәхетне

Өләшеп яшим.

Халыкка хезмәт итү, кешеләр бәхете өчен көрәшергә көчне Фәнияр каян ала? Аңа яшәргә нәрсә дәрт өсти?

Укучы Фәнияр Илдус Гаделшин килеп киткәч бик күп шигырьләр яза. Авылдашлары аның уңышларына сөенәләр. Моңарчы Фәниярга бары авыру дип кенә караучылар, корреспондент килеп киткәч, аның янына агыла башлый. Мәктәп балалары да һәрчак аның янында. Фәнияр озак вакытлар караңгыда торып, кинәт яктыга чыккан кеше кебек үзен хис итә. Илһамланып иҗат итә башлый. Язучы бу турыда менә нәрсә ди: (Әсәрдән өзек)“Фәнияр өчен бөтенләй яңа шау-шулы тормыш башланды. Язгы ташу вакытында елганы күзәткәләгән кеше беләдер: ... Бер юл алгач инде башкалары тоткарлыксыз ага.”

Укытучы Фикерегез белән килешәм. Дөрестән дә, кешеләрдән игьтибар арту, Фәниярга тормышта бер очкын кебек була. Шул очкын тормышта аның кирәкле булу теләген кабыза.Ә менә Фәниярга уңышлар шулай җиңел генә биреләме?

Укучы Билгеле, Фәниярга иҗат уңышлары җиңел бирелми. Ул бик күп яза. Шигырьләре басыла башлый. Уңышлардан башы әйләнеп, ул үзенең язганнарына таләпчәнлеген дә югалта. Редакцияләрдән әсәрләренең кимчелеген күрсәткән хатлар килсә – турсая, ачуы килә. Газета – журналларда үзенекеннән дә йомшаграк шигырьләр укыса, болар минекеннән артык түгел, ә аларныкын басканнар дип, үпкәләп ята. Кайчак кешегә бераз ташламалар да ясап була дип, уйлый.

Укытучы Бу уйларының дөрес түгеллеген ул кайчан аңлый? Әсәрдән табып укыйк әле.

Укучы Ул Илдус Гаделшин аңа (дәреслектән укый): “... Әдәбиятта беркемгә дә ташлама ясалмавын, яшьме – картмы, тазамы яки чирлеме – анысы укучы өчен әһәмиятле түгеллеген әйткән һәм укучыларның язган әсәрләргә карап, фикер йөртүен, үзең чирле булсаң да, “сәламәт әсәрләр” язарга кирәклеген төшендерә”.

Укытучы Фәнияр ялгышларын төзәтеп, уңышларына сөенеп иҗат эшенә чума. Ләкин аны кайвакытта үзенең урын өстендә ятуы борчый. Шулай булса да, терелүдән өметен өзми.Аңа яшәргә нәрсә дәрт өсти?

Укучы Аңа терелү өмете яшәргә һәм иҗат итәргә ярдәм итә. Заманалар үзгәрә, фән үсә, кичә әкияттә булган нәрсәләр чынга әйләнә. Кичә булмаган дарулар бүген уйлап табыла. Бик белдекле, оста врач кулына гына эләгергә кирәк. Шулай булгач, бу заманда ничек өметеңне өзәсең, ди ул. Дөрестән дә, шул ук Илдус Гаделшинның тырышлыклары белән, ул Казанга больницага чакыру ала. Казанга аны бөтен авыл озата. Һәркем бер үк сүзне кабатлый: “Терелеп, үз аякларың белән кайт!” Фәниярның мондый хөрмәткә күңеле нечкәрә. Ул яшереп кенә күз яшьләрен сыпырып ала. Ләкин шатлык яшьләрен сөртеп кенә бетереп булмый. Бу яшьләр, минемчә, өмет яшьләре. Аны терелү өмете  яшәтә.

(үзбәяләү)

Укытучы Хәзер мин сезне Фәнис Яруллин иҗаты белән  тулырак таныштырып китәм.(Презентация карау.Фәнис Яруллин турында кино карау.)

 Образлар кулланылган җөмләләрне аерым басым белән укырга, образлар эзләгәндә, кирәкле урыннарны кабат укырга.

Автобиографик - үз тормышы турында үзе язган повесть

Динамик пауза

Укучыларның ял минутын оештыру, эшчәнлек интенсивлы гын югалтмау

Ял итү, образга керә белү.

Сәламәтлек саклау техноло гиясе

Укытучы Әйдәгез, без дә бераз җилкән булып уйнап алыйк әле. Торып басыгыз, аякларыгызны бераз аерып басыгыз. Күз алдына китерәбез. Менә сез – җилкәннәр, диңгез буйлап йөзеп барасыз. Тыныч, җил юк, акрын гына чайкаласыз. Менә көчле җил чыга, җилкәннәр көчлерәк селкенә башлыйлар. Тора - тора җил тагын тына, салмак кына селкенәсез. Борылып карагыз әле, берәрсенең җилкәне сынмадымы икән? Тик башыгызны гына борыгыз. Ярар, бик әйбәт, утырыгыз.

Рефлексия

Фәнис

Яруллин

иҗаты буенча

белемнәрне

гомумиләш

терү

Фәнис

Яруллин

турында

мәгълүмат

алу

Күрсәтмәле

лек, креатив

метод

Укытучы Укучылар, бәхет өчен, шатлык өчен  шулай көрәшеп яши Фәнис Яруллин. Фщнис абый әхетле буламы соң?

Укучы Минем фикеремчә, Фәнис абый бәхетле булган. Чөнки ул үзенең кешеләргә кирәклеген тойган.Аның урыны – иҗат дөньясы.

Укытучы Әйе, укучылар, мин дә сезнең фикерләрегез белән килешәм. Җавапларыгыз бик матур булды. Ф.Яруллин үзеннең бер шигырендә:

Җиңеп – җиңелеп, янып – ялкынланып

Яшәү үзе – бәхет түгел мени, - ди.

    Дөрестән дә, Фәнияр тормышта үз урынын таба. Ә тормыш кеше өчен бер генә тапкыр бирелә. Рус язучысы Николай Островскийның шәхси тормышы һәм иҗаты, Фәнияр өчен рухи көчнең чыганагы булып тора. ...

           Укучылар, дәреснең эпиграфына игътибар итик әле.

Бик батыр кеше түгел мин,

Тик батырлык кирәксә –

Барлык куркуны җиңәрлек

Көч табармын йөрәктә –

дип яза Ф.Яруллин. Шагыйрьдә нинди куркуны җиңәрлек көч бар? Шагыйрь үзен бик батыр кеше түгел мин, ди. Ә сезнең фикерләрегез ничек?

Укучы Ул бөтен авырлыкларны җиңә, үзендә ихтыяр көче таба, кешеләргә кирәк булырга омтыла...

Укытучы Шагыйрь үзен бик батыр кеше түгел, ди. Ә сезнең фикерләрегез ничек?

Укучы Минем фикеремчә, Ф.Яруллин батыр кеше. Батыр кеше генә авырлыкларны җиңә ала. Сау-сәламәт кешеләрдән калышмаска тырышып, батырлык үрнәге күрсәтеп яши, иҗат итә.

Берәүләр батырлыкны сугышта гына эшләп була диләр. Ләкин минемчә, бу алай түгел. Ф. Яруллин ул тыныч көн батыры. Авырлыклар алдында баш ими.

Укытучы Сезнең фикерләрегез миңа бик ошады.Бүген без сезнең белән Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең бер бүлеге белән таныштык. Тактадагы билгесез рәссамның картиналарына игьтибар итик әле. Рәссамның картиналары белән бүгенге дәреснең темасы арасында бәйләнеш юк микән? Ничек уйлыйсыз?

Укучы Беренче картинада диңгездәге кораб сурәтләнгән. Корабның ныклыгы җилкәннәрдән тора. Җилкәннәр нык булса, ул үзенең туган ярларына кайта алыр.

        Ә икенче картинада давылга каршы баручы кеше сурәтләнгән. Ул үз бәхет йолдызына омтыла кебек. Үз бәхет йолдызын таба алырмы, тормыш үрләренә менә алырмы, монысы кешенең үзеннән тора.

Укытучы Дөрестән дә, укучылар, җилкәннәр диңгез киңлекләрендә иркенләп йөзсен өчен, аларның җилкәннәре нык булуы кирәк. Ә кеше тормышта үз үрынын алсын, бәхетен тапсын өчен ихтыяр көченең нык булуы кирәк. Тормыш зилзиләләре каршында ул сыгылып төшмәсен, тормыш давылларына бирешмәсен. 

Укытучы: Әсәрнең исеменнән сез нәрсә аңлыйсыз?

Укучы Корабның җилкәнен җил сыный, ә кешене язмыш, тормыш сыный.Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Укытучы.Бу повестьның исеменә игътибар итегез әле: анда нинди образлар бар?

Укучы Җилкән - тормыштан баручы кеше, җил --  аның сынаулары. Укытучы Әсәр ни өчен шулай аталган?Җилкән (парус) белән кемне чагыштырып була? Ни өчен?

Укучы Җилкән җилгә, дулкынга каршы, ә Фәнияр авырлыкларга каршы бара.

Укытучы Димәк, “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала икән”. Без моны бүгенге дәресебездә ачыкларга тырыштык. Чишелешен таптык.

        Бу әсәрдә без Фәнияр образында чын Фәнис Яруллинны күрдек. Язучы Ф.Яруллин әдәбият сөючеләргә үзенең зур әһәмияткә ия булган әсәрләр язып калдырды.Язучы әдәбият өлкәсендәге эшчәнлегендә зүр дәрәҗәләргә иреште. Г.Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә лаек булу – чынлап та Фәнияр-Фәниснең тормыш нәтиҗәсе. Моңа ирешү – аның тормыш батырлыгы, шәхси батырлыгы, иҗат батырлыгы.

        Бүгенге дәрестә сез үзегезгә батырлык һәм матурлык үрнәкләре булырдай күп сыйфатларны алгансыздыр дип уйлыйм.

        Фикерләребезне йомгаклап, без Ф.Яруллинны батырлык үрнәге күрсәткән бәхетле кеше дип әйтә алабыз. (үзбәяләү)

Кирәкле урыннарда

комментарийлар

кулланырга

Белемнең

үзләштере

леш

дәрәҗә

сен    

тикшерү

( Үзкон-

троль һәм

контроль)

Белемнең

үзләштере

леш

дәрәҗәсен    

тикшерү, белемнәрне

гомумиләште

рү

Укытучы. Әйдәгез  шигырь  язып карыйк.. Ул шигырь "Синквейн дип атала (тактага язарга). Тәртибе түбәндәгечә:

1 юл. Тема.

2        юл. Ике сыйфат .

3        юл. Өч фигыль.

4        нче юл - 4 сүздән торган җөмлә.

5        нче юл - теманы характерлаучы бер сүз.

Алар барысы да тема белән бәйле булырга тиеш. Бер үк сүзне кабатламаска кирәк.

        (Синквейннарны тыңлау, бәяләү)(үзбәяләү)

1. Җиңү.

2-        боек, кирәкле

3-        тезләнде,
буйсынды,
яуланды
4-Гөлләр инде
яфрак яралар.
5-корбаннар.

Образларны мөстәкыйль таба белергә өйрәтү

(Өй эше бирү)

Белемнәрне практикада куллану

Өлешчә эзләнү

1)репродуктив:Фәнис Яруллинның образларга бай булган берәр шигырен табып, сәнгать ле укырга әзерләнеп килергә

2)ярымиҗади:Укытучы Без дәрестә әдип тудырган образларны таптык.Укучылар, үзегез дә бераз гына язучы булып алыгыз. Сезнең һәрберегез үскәч ниндидер һөнәр иясе булыр,сезне ниндидер уңышларыгыз канатландырыр, ниндидер борчулар йөрәгегезне яндырыр. Беркемгә дә үзегезнең нинди һөнәр сайлаганыгызны әйтмичә, шул һөнәр белән бәйле образ иҗат итеп карагыз әле.

3)иҗади:сочинение”Түземнәр генә бәхеткә лаек”

Ф. Яруллинның "Төшендә күрде дә..." шигырен тыңлату

        Кыенлык туганда,

мисаллар китерергә.

Теш врачы - конфет.

җырчы - сандугач

һ.б.            

Дәрескә нәтиҗә ясау

Алган

белемнәре-нең

әһәмиятенә

төшенү

Әңгәмә

Дәрес өчен билгеләр кую.

Укытучы. Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Образ дип нәрсәгә әйтәбез?

 Фәнис Яруллин турында ниләр истә калды? Синквейн ни өчен кирәк?(Җаваплар )

 Бүгенге дәресебезне минем Ф.Яруллинның түбәндәге сүзләре белән тәмамлыйсым килә(музыка.):

“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.”

Дәрес өчен рәхмәт, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенең сюжеты" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

"Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенең сюжеты" дигән темага дәрес эшкәртмәсе һәм презентация...

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен анализлау....

Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлак...

“Мәхәббәттән җырлар кала...” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)

“Мәхәббәттән җырлар кала...” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү) ...

Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала"

Тема: Фәнис Яруллинның  Җилкәннәр җилдә сыналаМаксат: 1. “Җилкәннәр кайда сынала” повесте буенча диалогик сөйләмне үстерү, хикәядәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануны камиллә...

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы....