"Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенең сюжеты" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (8 класс) по теме

Ханнанова Миляуша Хатиповна

"Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" повестенең сюжеты" дигән темага дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 

Скачать:


Предварительный просмотр:

А.З.Рахимовның иҗади үсеш,  мәгълүмати-коммуникатив һәм сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып  үткәрелгән дәрес.

Тема: Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” повесте сюжеты

Максат: 1) “Сөннәтче бабай” повестенең сюжетын үзләштерү;

              2) Гомумиләштерү, чагыштыру кебек фәнни фикерләү күнекмәләрен  

                  үстерү;

              3) Якын кешеңнең яшәү рәвешенә ихтирамлы булу теләге уяту.

Җиһазлау: мультимедиа

Материал: З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмхтова. Татар әдәбияты,  Казан: Мәгариф, 2005.; Г.Исхакый. Сайланма әсәрләр. V том.

                                           Дәрес барышы.

I. Ориентлашу, мотивлаштыру.

Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

Тактадагы I слайдка (портреты; әдип, публицист-журналист, тарихчы, сәясәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, милли-азатлык көрәшенең юлбашчысы, төрки дөньяның абруйлы заты -    Гаяз Исхакый (1878-1954) дигән сүзләр) игътибар иттерү.

Укытучының кереш сүзе.

   “Сөннәтче бабай” повесте 1911 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә язылган. Беренче мәртәбә 8 томлык әсәрләр җыелмасының икенче томында “Шәкерт абый” хикәясе белән берлектә 1912 елда басылган. Автор үзе әсәрне хикәя дип атый.

    Сезгә өйдә әлеге повестне тулысынча укып килергә кушылган иде. Әйдәгез хәзер искә төшерә-төшерә әсәрне вакыйгаларга (өлешләргә) бүлик. II слайд ачыла:

- исеме дә, яше дә күптән онытылган Сөннәтче бабай;

- Сөннәтче бабайның серле йорт җире, бакчасы;

- Сөннәтче бабайның карчыгы Гөлйөзем әби; (исеменә игътибар иттерелә- йөзе гөл кебек матур, якты)

- Сөннәтче бабай өчен кадерле шәҗәрә;

- Сөннәтче бабайның сөннәткә әзерләнүе;

- Гөлйөзем әбинең үлүе;

- Бабайның карчыгы үлгәннән соңгы халәте; (табып укырга. Тагын нәрсәләр әбине юксына? )

- Сөннәтче бабай – яучы;

- Сөннәтче бабайның икенче никахы;

- Сөннәтче бабайның уңмаган хатыны; (Бабай хатынын ничек дип атый?    (96 б. )- Ит юкта үпкә дә  тансык)

- Сөннәтче бабайның үлеме.

III. Уку мәсьәләсен беренчел ныгыту.

   Һәр вакыйгада да төп герой кем?

   Сөннәтче бабайны автор нәрсә белән чагыштыра? Шул урынны табып укыйк әле. (дәреслек – 50б.) III слайд ачыла:

такта белән ябылган, каралып беткән, анда-монда кәкрәеп беткән түбәсе – битен;

түбә кырыйларында берсе анда, берсе монда карап үскән үләннәр – рәтләп таралмаган сакалын;

сулга да, уңга да кәкрәйгән диварлары – бөкерәйгән аркасын;

яшәргән пыялалы күп рамлы тәрәзәсе – яшьле күзләрен;

балчык белән сыланган бүрәнәләре – картайган тәнен 

   Бабайга  бәйле рәвештә вакыйгаларны берничә өлешкә берләштереп карап буламы? Нинди өлешләр?  IVслайд ачыла:

-Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең тормышы, яшәү рәвеше;

-Сөннәтче бабай белән икенче хатынының тормышы, яшәү рәвеше

   Сөннәтче бабай өчен кадерле әйберләрне атыйк әле. Алар ни өчен аңа бик кадерле? Vслайд ачыла:

- шәҗәрә;

 - чалгы пәке;

- ярага сибү өчен шешәгә тутырылган сары черек

   Гөлйөзем әби белән бәйле әйберләрне дә атыйк әле. Алар хакында нәрсә әйтеп була?Vслайд ачыла:

- сап-сары итеп юылган идән;

- кош-кортлар белән аралашуы;

- хуш исле камыр ашлары

   Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең тормышын, яшәү рәвешен нәрсә берләштерә?VI слайд ачыла:

-бер-берсенең яшәү рәвешенә хөрмәт;

-буыннан-буынга килә торган хезмәткә, гореф-гадәтләргә тугрылык;

-мөселманнарга хас тышкы пакьлек, җан сафлыгы;

-терәк, таяныч булып яшәүләре

   Сөннәтче бабай белән икенче хатынының тормышы, яшәү рәвеше хакында нәрсәләр әйтә алабыз.VI слайд ачыла:

-бер-берсенең яшәү рәвешен аңламау;

-бабайның кыйбласына хатынының хыянәте;

-җыйнаксызлык, төгәлсезлек;

   Бу хакта татар халык мәкалендә болай диелә:

Ирне ир иткән дә хатын,    

 Җир иткән дә хатын.

   Ә күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин бу хакта болай ди:

“Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү аннан  да зур вә кыйммәтле һөнәр” VII слайд ачыла.

IV. Рефлексия, бәяләү, өй эше бирү.

   Димәк, Сөннәтче бабайның пәкесенә бәйле каршылыкка керүе, шуның аркасында дөньядан китүе аның нинди герой булуын дәлилли?(Үз эшенә  бар нәрсәдән дә өстен, мөһим санаучы, бабалардан килгән рәвеш белән яшәү, тормыш алып бару кирәк дигән фикердә торучы, чиста, һәр нәрсәдә тәртип һәм пөхтәлек яратучы герой)

   Дәресне хәдис белән тәмамлыйсым килә:  Мөселманның тормышына таң калырлык, чыннан да нәрсә генә булмасын, ул аның файдасына була. Әгәр берәр шатлык ирешсә, ул Аллаһыга шөкер кыла һәм ул аңа файда китерә. Әгәр берәр кайгы килсә, ул аңа сабыр итә һәм ул да аның файдасына була” VIIIслайд ачыла.

    “5” – сюжетны карамыйча сөйли һәм Сөннәтче бабайның яшәү фәлсәфәсен ача һәм аңлата алучы;

    “4” – сюжетны карамыйча сөйли алучы;

    “3” – сюжетны текстка якын итеп, әсәрдән файдаланып сөйләүче.

Өй эше:

Сюжетны кыскача сөйләргә әзерләнеп килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдип, публи ц ист- журналист, тарихчы, сәясәтче, тәрҗемәче, җәмәгат ь эшлеклесе, милли-азатлык көрәшенең юлбашчысы, төрки дөн ь яның абруйлы заты - Гаяз Исхакый ( 1878-1954 )

Слайд 2

Исеме дә, яше дә күптән онытылган Сөннәтче бабай; Сөннәтче бабайның серле йорт җире, бакчасы; Сөннәтче бабайның карчыгы Гөлйөзем әби; Сөннәтче бабай өчен кадерле шәҗәрә; Сөннәтче бабайның сөннәткә әзерләнүе; Гөлйөзем әбинең үлеме; Бабайның карчыгы үлгәннән соңгы халәте ; Сөннәтче бабай – яучы; Сөннәтче бабайның икенче никахы; Сөннәтче бабайның уңмаган хатыны; Сөннәтче бабайның үлеме.

Слайд 3

такта бел ә н ябылган, каралып беткән, анда-монда кәкрәеп беткән түбәсе – битен ; түбә кырыйларында берсе анда, берсе монда карап үскән үләннәр – рәтләп таралмаган сакалын ; сулга да, уңга да кәкрәйгән диварлары – бөкерәйгән аркасын ; яшәргән пыялалы күп рамлы тәрәзәсе – яш ь ле күзләрен ; балчык белән сыланган бүрәнәләре – картайган тәнен

Слайд 4

Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең тормышы, яшәү рәвеше Сөннәтче бабай белән икенче хатынының тормышы, яшәү рәвеше

Слайд 5

Сөннәтче бабай Гөлйөзем әби шәҗәрә; чалгы пәке; ярага сибү өчен шешәгә тутырылган сары черек сап-сары итеп юылган идән; кош-кортлар белән аралашуы хуш исле камыр ашлары

Слайд 6

Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең тормышы, яшәү рәвеше Сөннәтче бабай белән икенче хатынының тормышы, яшәү рәвеше бер-берсенең яшәү рәвешенә хөрмәт; буыннан-буынга килә торган хезмәткә, гореф-гадәтләргә тугрылык; мөселманнарга хас тышкы пак ь лек, җан сафлыгы; терәк, таяныч булып яшәүләре бер-берсенең яшәү рәвешен аңламау; бабайның кыйбласына хатынының хыянәте; җыйнаксызлык, төгәлсезлек ;

Слайд 7

Ирне ир иткән дә хатын, Җир иткән дә хатын. татар халык мәкале “ Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр” Ризаэддин Фәхреддин

Слайд 8

“ Мөселманның тормышына таң калырлык, чыннан да нәрсә генә булмасын, ул аның файдасына була. Әгәр берәр шатлык ирешсә, ул Аллаһыга шөкер кыла һәм ул аңа файда китерә. Әгәр берәр кайгы килсә, ул аңа сабыр итә һәм ул да аның файдасына була” Хәдис.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның иҗат юлы

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...

Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә анализ.

10 нчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе...

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм "Көз" әсәренә технологик карта

1.Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәрен өйрәнүгә технологик карта.2.Гаяз Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнугә технологик карта...

«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››

6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....

Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе буенча дәрес планы.

Г.Исхакыйның "Җан Баевич" комедиясенә анализ...