Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"
материал (9 класс) по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен анализлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.yarullin.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ф.Яруллинның

“Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау.

Башкарды: Яр Чаллы шәһәренең 11 нче гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнова Фәүзия Һади кызы.

Тема: Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау.

Максат: 1. Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Укучыларда ихтыяр көче, миһербанлылык, кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Материал: Язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. Язучының иҗаты, тормыш юлына багышлап язылган газета һәм җурнал материаллары.

Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. (1971 нче елда тәмамлый)

Дәрес барышы.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Ошбу дәресемне мин бу сүзләрдән башлыйсым килгән иде:

“Алтыннан кече түгел мин,

Ипидән олы түгел;

Үлемнән көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел.

Тик очсам да күктә

Һәм чумсам да төпкә,

Кеше булып каласым килә.”

                                  Ф. Яруллин

Аңлавыгызча без бүген Фәнис Яруллин тормышы һәм иҗаты турында сүз алып барачакбыз. (әкрен генә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” көе уйный башлый)

Сез иң галим кеше икәнсез.

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Сез иң гадел кеше икәнсез.

Бу сүзләрне язучы укытучыларга багышлап язган, ләкин без аларны горурланып язучының үзенә багышлап укый алыр идек.

Укучылар, әйдәгез әле бергәләшеп Фәнис Яруллинның тормыш юлын искә алып үтик. Мин сезнең кайберләрегезгә язучыга багышлап презентация әзерләп килүегезне сораган идем. Йәгез, кайсыгыз әзер? (Бер укучы презентация күрсәтеп биографиясен кыскача сөйли)

Укытучы: Ярый, булдырдыгыз. Хәзер, укучылар, әйдәгез инде Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән повесте турында фикер алышыйк. Мин сезгә барыгызга да бу әсәрне өйдә укып килергә кушкан идем. Укыганыгызны тикшерер өчен тиз арада кечкенә генә тест үткәрәбез. (Балалар тест эшли һәм соңыннан берсенең эшен тикшерә)

Укытучы: Укучылар, искә төшерегез әле бу тестта беренче сорау булып нинди сорау булды? (Фәнияр кем булырга хыяллана? Очучы булырга) Әйе, нәкъ шулай. Бу Фәниярның олы хыялы иде.

Һәр эшнең башы – хыял.

Укытучы: Әйе, бары хыял гына зур уңышларга ирешү өчен көчле этәргеч булып тора. Ләкин, укучылар, Фәнияр үз хыялын тормышка ашыра алдымы. (Юк. Чөнки ул турниктан егелып аяк-кулларын паралич суга)

Гомер буе җыйган күкрәк көчен

Сынар чакта эшнең зурында,

Канатлары сынган бөркет кебек,

Ятамын мин, дуслар, урында.

Укытучы: Әйе, укучылар, Фәнияр шундый авырлыкка очрый. Белмим ничек сез, ләкин мин... мин... белмим нәрсә эшләр идем. Әгәрдә мин менә бу кулларым белән ашый алмасам, яза алмасам, кеше белән кул бирешеп исәнләшә алмасам, белмим, нәрсә эшләр идем. Ә Фәнияр?! Фәнияр нәрсә эшләде? (шигырьләр яза башлады) Әйе, димәк ул яңа хыял белән яши башлады, язмышын җырларга дип кулына каләм алды. Юкка гына әйтелмәгән бит Коръәндә:

“Иң сөекле колларыма гына авырлыклар бирәм” дип.

Укытучы: Укучылар, хәзер, бергәләшеп, түбәндәге мәкальләрнең ахырын тәмамлап куябыз.

1. Батыр булсаң – йөрәктән,

Көчле булсаң – (беләктән.)

2. Ефәк билбау бил күрке,

Батыр егет (ил күрке.)

3. Батырлыкта (матурлык).

Укытучы: Укучылар, бу мәкальләрдә сүз нәрсә турында барды? (батырлык турында)

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул батырлык? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

Укытучы: Ягез әле, дәреслектән батырлык турында язылган урынны укып үтәбез. (Укучылар укыйлар)

Ә сезнеңчә Фәнияр батырмы? Сез аның батырлыгын нәрсәдә күрәсез? (Әйе, ул бик батыр. Ул үз авыруыннан куркмыйча яшәвен дәвам итә.)

Укытучы: Фәниярның тормышында булышучылар күп була. Санап китегезче, кемнәр ул? (Илдус Гаделшин, Фәниярның әнисе, Галина Измайловна - врач, Мария Викторовна - укытучы, Илсөя)

Укытучы: Кем соң ул Илдус Гаделшин һәм ул Фәниярга ничек ярдәм итә?

Укытучы: Ярый. Ә хәзер әйтеп китегезче, укучылар, Илсөянең Фәнияр тормышындагы роле нинди?

Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык – мәхәббәт.

Укытучы: Ә нәрсә соң ул сезнеңчә мәхәббәт? (Әни кеше мәхәббәте һәм сөйгән яр. Ананың мәхәбббәте ярдәмгә мохтаҗ баласына күбрәк тиючән)

Укытучы: Укучылар, ничек уйлыйсыз, Илсөя Фәниярны кызганып кына йөриме, әллә яратамы?

Йолдызларга кадәр менгәнем бар,

Таныш миңа галәм юллары.

Сөюемне көчле канат итеп

Күтәрелдем һаман югары.

Авырлыкны үлчәү өчен үлчәү бар,

Сабырлыкны үлчәү өчен үлчәү юк.

Ныклыкны үлчәргә дә үлчәү бар,

Тугрылыкны үлчәү өчен үлчәү юк,

Мәрхәмәтне үлчәргә дә үлчәү юк,

Мәхәббәтне үлчәргә дә үлчәү юк.

(Фәнияр белән яшәр өчен әнисе Илсөягә фатихасын бирә)

Укытучы: Онытмагыз, укучылар, бу автобиографик әсәр һәм чын-чынлап булган вакыйгалар турында сөйләнә. Шуннан чыгып әйтәсем килә, Фәнис Яруллинның тормыш иптәше аның белән соңгы сулышына кадәр бергә була. Ә менә сез, укучылар, булдыра алыр идегезме шулай?!

Укытучы: Укучылар, сезнеңчә нәрсә ул бәхет? Ничек аны бәяләп була? Тормыштан алып мисаллар китерегез әле.

Укытучы: Сезнеңчә Фәнияр бәхетле буламы? Әсәрнең башыннан ахырына кадәр карап әйтегез.

Әгәр тәрәзәмдә ут сүнмәсә,

Гамьсез йоклаганда бөтен кеше, -

Бу бәхетле икән, дип уйлагыз,

Бар, дип,моның мавыктыргыч эше.

Укытучы: Әйе, укучылар, эшли белмәгән кеше – бәхетсез кеше! Эш белүне бер төрле дипломнар да, фәнни дәрәҗәләр дә алыштыра алмый.

Укытучы: Барысы да нәрсәдән башлана? (Хыялдан)

 Хыял - кешенең иң алдан йөрүче юлдашы.

Укытучы: Әсәрнең исеменнән сез нәрсә аңлыйсыз? (Карабның җилкәнен җил сыный, ә кешене язмыш, тормыш сыный.)

Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Укытучы: Сөйләшүебезне йомгаклап сорыйм әле: әсәр безгә нәрсәләр турында сөйли? Үз тормышыбызда кулланырлык нинди фикерләр ала алабыз?

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, хәзер бергәләшеп Фәнис Яруллин сүзләренә язылган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырын җырлап алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Ф Яруллин

Урок посвящен изучению жизни и творчества известного татарского поэта,писателя Ф Яруллина.Ф Яруллин -лауреат премии Г. Тукая.Он из поколения кочагинцев.В жизни он был прикован к постели.Жизнь его не с...

Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен анализлау

      1. Образ турында төшенчә булдыру. Укучыларның күренекле язучы, шагыйрь Ф.Яруллин иҗаты турындагы белем – күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту.2.“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре бел...

Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала"

Тема: Фәнис Яруллинның  Җилкәннәр җилдә сыналаМаксат: 1. “Җилкәннәр кайда сынала” повесте буенча диалогик сөйләмне үстерү, хикәядәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануны камиллә...

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы....