Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау
план-конспект урока (10 класс) на тему

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.
Максат:
Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлаклар” әсәрен анализлау;
(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.
Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
Тәрбия максаты: укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, һөнәр турында җитди караш формалаштыру.
 
Скачать:

ВложениеРазмер
Файл akcharlaklar_povesten_analizlau.docx43.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Апас муниципаль районы

“Азбаба урта   гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау

 ( 10нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе)

Дәрес конспектын төзүче:

   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы

Азбаба,2014

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.

Максат:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлаклар” әсәрен анализлау;
(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук,  электрон презентация,диск; битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар; дәреслек, хрестоматия.

Дәрес тибы:  катнаш дәрес.

Метод,алымнар: эзләнү ысулы, кулланылган структуралар: “Эй ар гайд”, “Таймд раунд робин”, “Раунд тэйбл”.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану) - (2 мин.)

1.Исәнләшү.

-      Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

-Хәзер бер-берегез белән исәнләшеп алыгыз.

2.Укучылар бер-берләре белән исәнләшәләр (“җилкәдәш иптәшләр” җилкәләрен тидереп алалар, ”каршы як иптәшләр” кулларын тидереп алалар)

3. Уңай психологик халәт булдыру.

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

II.   Өй эшен тикшерү. - (12 мин.)

-Өй эшенә сезгә Ш.Камалның тормыш юлын,иҗатын искә төшерергә һәм “Акчарлаклар” повестен укып килергә кушылган иде.

- Хәзер мин сезгә 1 бит кәгазьләр таратам (кәгазьләр таратыла).  Әлеге битләрдә раслау җөмләләр язылган. Бу җөмләләр Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына карата язылган.Сез “Башта”дигән баганага “Әйе” яки “Юк” дип язарга тиеш буласыз.Эшли башладык,моны эшләү өчен 3 мин.вакыт бирелә. “Эй ар гайд” структурасы:

Башта

Раслаулар

Соңыннан

1)Ш.Камал 1884нче елның 27 февралендә туган

2)Ш.Камал Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган

3)Язучының тулы исеме- Дәрдемәнд

4)Ш.Камал Пешлә авылы мәдрәсәсендә һәм Ләбәҗә авылы мәдрәсәсендә белем ала

5)1901нче елда Казанга китә

6)1903-1904нче елларда күмер шахталарында,балык промыселларында эшли

7)Ш.Камал “Нур” газетасында эшли

8)Язучының эпик жанрындагы беренче әсәре “Хәят” дип атала

9)1917нче елгы революцияне Оренбургта хуплап каршы ала

10)Ш.Камал 1945нче елның 22 декабрендә вафат була

11)Язучы иҗатының төп темасы-мәхәббәт

12)Ш.Камал психологик прозага нигез сала

Дөрес варианты түбәндәгечә:

Башта

Раслаулар

Соңыннан

әйе

1)Ш.Камал 1884нче елның 27 февралендә туган

юк

- Вакыт бетте. Эштән туктадык. Игътибар белән Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы видеоны карыйбыз.(6 мин.бара)

Яңадан кәгазь битләрен алабыз, “соңыннан” дигән баганага җавапларны язабыз һәм эшләрне тапшырабыз.(2 мин.вакыт бирелә)

-Эшләрегезне карап чыгармын,хаталарга анализны икенче дәрестә ясарбыз.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (12 мин.)

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. ( 3 мин.)

Сорауларга җавап алу.

1) Ш.Камал «Акчарлаклар» әсәрен ничәнче елда яза? (1914)

2)ХХ гасыр башы әдәбияты. Әсәр язылган чор турында нәрсә әйтә аласыз?

 Укучылар: XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый башлады. Бу—эшчеләр сыйныфы. Капиталистик мөнәсәбәтләр киңәя, завод-фабрикалар саны арта һәм промышленность көчәя барган саен җәмгыятьтә эшчеләр катламы үсә. Аның үз яшәү рәвеше оеша, үзенең мәнфәгатьләре, иҗтимагый идеаллары формалаша. Җәмгыять тормышында инде татар эшчесе дә актив катнаша, аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә, сәяси әдәбият туа. Матур әдәбиятта да бу сыйныф тормышы чагыла башлый. Инкыйлабый рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Аерым әдипләр бу теманы яктыртуга ныклап керешәләр. Мондыйлар арасында Шәриф Камал (1884—1942) күренекле урын били.

3) Язучының иҗади югарылыгы? ( башлангыч чор ижатымы, әллә өлгереп җиткән язучымы?)

Укучы: Оренбургта һәм Октябрь революциясеннән соң шәһәр янындагы Чебенле авылында ул 15 ел яши. Шул чорда иң күренекле әсәрләрен — күп санлы хикәяләрен, фельетон һәм мәкаләләрен, «Акчарлаклар» повестен һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясен иҗат итә.Димәк, язучының өлгергән чоры дисәк ялгышмабыз.

4)Укытучы: Ә хәзер тактадагы рәсемнәргә игьтибар итегез әле. Бу рәсемнәрдә нәрсә яктыртыла?

Укучылар: Дингез, акчарлаклар, балыкчылар тормышы, диңгездәге давыл.

5)Укытучы: Сорауларда Ш.Камал әсәрендә үзәк теманы атагыз диелгән иде.

Укучылар: Эшчеләр тормышы.

6)Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышын, аларның вакытлы (сезонлы) эшләрен, бер-берләре арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуны Ш.Камал үзенең беренче әсәрләрендә үк үзәккә куя. Бу аның үз тормышы белән дә аваздаш. Ни өчен?

 Укучылар: Ш.Камал кечкенәдән үк үз көнен үзе күрә башлый, ул да балык промыселларында, шахталарда эшли.

2. Уку мәсьәләсен кую. (8 мин.)

“Акчарлаклар” повестеның сюжетын искә төшерү (Укучылыр әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп китәләр)

3.Нәтиҗә ясау. (1 мин.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (16 мин.)

Укытучы: Ә хәзер укучылар без дә сезнең белән Каспий диңгезе буенча сәяхәт итик, акчарлаклар тавышын ишетик hәм алдагы сорауларга жаваплар бирик.(слайд)

 - Жанр hәм теманы билгелибез.

Укучылар: Әсәр жанры буенча – повесть. Чөнки повесть хикәягә караганда киң күләмле жанр. Анда вакыйгалар, күренешләр, язмышлар күләмле, вакыт һәм урын ягыннан киңрәк була. Повесть бер төркем, катлам кешеләренең тормыш-яшәешен сурәтли, әлеге тормышны бер яки берничә кеше язмышы мисалында тасвирлый.

Укытучы: Әсәрнең темасы? Яки без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап бирәбез.

Укучылар: Темасы – эшчеләр тормышы. Балык тоту промыселларына, акча эшләү нияте белән бәхет эзләп, эшкә килгән вакытлы эшчеләрнең тормышы сурәтләнә. Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышы үзәккә алына.(слайд)

-Сюжет сызыкларын ачыклау

Эшчеләр тормышына бәйле сюжет сызыгы: промыселга җыелу-чаннарны балык тозларга әзерләү-беренче невод салу-давыл вакытында неводны коткару-беркадәр балык тотып тозларга салу-эшне бетереп китеп бару.

Мәхәббәт сюжет сызыгы:Гарифның Газизәгә “чибәр генә” дигән бәясен бирү-якынрак танышуы,аралашуы-кызның саф күңелле,кешеләргә игътибарлы,ата-анасына хөрмәтле булуын белүе-үзе дә сизмәстән,аны ярата башлавы-аңлашу һәм вәгъдәләр биреп аерылышуы.

-Ә хәзер конфликтны билгелик. Нәрсә ул конфликт? Конфликт кемнәр арасында?

Укучылар: Эшчеләр –Исак.(слайд)

Укытучы: Сәбәбе нәрсәдә?

Укучылар: Диңгездә давыл кубачагын белеп торып, Исак неводны салдыра, чөнки аның пае (өлеше) бар.

-Эшчеләр арасында конфликт:Пасха бәйрәме көнне исерешеп,ямьсезләнеп алу хәлләре (“Әйт шуны” бүлегендә)

Укытучы: Бүлектәге образларга тукталыйк. Образларга характеристика биргәндә без нәрсәләргә игътибар итәбез? Иң беренче бүлектәге образларны ике төркемгә бүләбез: төп һәм ярдәмче образлар, актив һәм пассив. - портреты - чыгышы - аны тәрбияләгән шартлар - кешеләр белән мөнәсәбәте -рухи байлыгы - әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле - интерьер - табигать күренешләре

Төп образ- Гариф

 Ярдәмче образлар – Шәрәфи карт, Газизә.

Актив һәм пассив образлар

Актив: Гариф, Шәрәфи карт

Пассив: Газизә (слайдларда күрсәтелә)

. Укытучы. Хәтерегездә булса, без геройларның исемнәренә дә игътибар итә идек. Гариф (1. Белүче, танучы, хәбәрдар; 2.Укымышлы; 3. Акыл иясе.) Шәрәфи (1. Кадерле, хөрмәтле, данлы; 2. Затлы нәселле) Газизә ( 1. Бик кадерле, кыйммәтле, газиз; 2. Көчле, кодрәтле; 3. Сирәк, бәһале, бик сирәк очрый торган. 4. Изге)

 Укытучы: Укучылар, безгә «Егет елый» бүлегендә Шәрәфи карт образының портреты бирелмәгән. Шуңа күрә мин сезгә аның портретын сурәтләгән урынны слайдта күрсәтәм. “… Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. Аның башында йончылган кара эшләпә, өстендә кыска гына соры чикмән, чикмәннең алгы чабулары ике якка ачылып киткән; күкчел кара күлмәгенең изүеннән йонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе уртачадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгъзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә иделәр. Хосусан, түгәрәкләтеп кырыккан чал сакалы, киң һәм каратутлы йөзе белән ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә күренә иде.” (Укучылар белән әңгәмә)

 Укытучы: - Ә хәзер экранга язылган сыйфатларга игътибар итегез. “ Нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, саф, олы жанлы, сөйкемле, кече күңелле, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче, кызу, үз сүзендә тора, кайгыртучан, гаилә башлыгы “.

-Бу сыйфатлар кайсы геройларга туры килә? Шуларны  чират буенча язып чыгабыз. (“Раунд тэйбл” структурасы)

Аерып әйтегез.

Укучылар: Гариф - нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче;

Газизә-олы жанлы, сөйкемле, ярдәмчел.

 Шәрәфи карт – эшчән, тырыш, гадел, кайгыртучан, гаилә башлыгы.

 Укытучы: (дәреслек белән эш) - Гарифның тәвәккәл һәм кыю икәнлеге кайсы урында күрсәтелә? - Олыларны хөрмәт итә белүе кайсы урында күренә? - Характерындагы түбәндәге сыйфатларны: хискә бирелүчән, нечкә күңелле, йомшак кайсы урында күрәбез.

Укытучы: Образларга характеристика биргәндә без интерьерга да игътибар бирәбез. Гарифның эчке шәхси кичерешләрен сурәтләгандә безгә нәрсә ярдәмгә килә?

Укучылар: Барак күренеше. (Дәреслектән табып укыла)

Укытучы: Шулай ук  диңгез образы, акчарлаклар образы, давыл, көймә образлары да үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Акчарлаклар образын кертүнең әсәрдә үз йөкләмәсе дә бар. Бу образ ярдәмендә вакытлы эшчеләрнең хәле — балык тотуга кадәрге, балык тоту вакытында, сезон тәмамлангач булган иҗтимагый хәлләре дә, эчке кичерешләре дә гомумиләштерелгән сәнгатьчә гәүдәләнеш
таба. Менә шунда инде бу образ символик мәгънә ала. Нәрсә ул символ? Символ — нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы шартлы сүз яки билге. (Ул «шартлы билге» дигән грек сүзеннән алынган) Мәсәлән, ипи-тоз кунакчыллык, чишмә сафлык символы булып әверелгән. Акчарлакларны бу әсәрдә сезонлы эшчеләрнең символик образы дип әйтергә мөмкин.
Акчарлаклар-
 туктаусыз хәрәкәттәге, эзләнүче диңгез кошлары.

Укытучы: автор тарафыннан нинди сурәтләү чаралары кулланылган? Авторнын теле нинди?

Укучылар: Повесть автор тарафыннан сөйләнелә. Авторнын теле бай, күп сурәтләү чаралары кулланылган (чагыштырулар, эпитетлар, параллель сурәтләу алымы, ). Әсәр укырга жинел hәм кызыклы.

 Укытучы: Әсәрнең идеясы нидә? Ш.Камал бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?

 Укучылар: XX гасыр башындагы эшчеләр тормышын, аларнын рухи дөньясын ачып биру максатыннан яза.

V. Йомгаклау (2 мин.)

“ТАЙМД РАУНД РОБИН”

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын,дәрес кайсы ягы белән ошаган яисә ошамаганын сөйли.

Укытучы: Әсәргә карата нинди фикерләрегез бар? Сезгә әсәр ошадымы?

Укучылар: Мина бу әсәр бик ошады. Бигрәк тә әсәрдәге төп геройлар – Газизә hәм Гариф. Алар арасында бөреләнеп кенә килгән саф мәхәббәт, яхшы, жылы мөнәсәбәт, хисләр бик матур итеп тасвирланган. Мина бигрәк тә балыкчылар тормышы турында мәгьлуматлар булуы ошады. Мин дә аларны акчарлаклар белән чагыштырдым, чөнки акчарлаклар кебек алар да үз бәхетләрен әзләп йөриләр. Әгәр дә табыш күп булса, акчасы да куп булыр иде. Ләкин монда эшчеләр житәрлек дәрәҗәдә акча эшли алмыйлар.эшләре авыр,акчалары аз, ләкин аңа карап күңелләре төшенке түгел, киресенчә, алар эшли дә, ял да итә беләләр.

Укытучы: Фикерләрегез өчен рәхмәт.

VI. Өйгә эш (1 мин.)

-Хәзер көндәлекләрне алып,өй эшен язып куябыз.

Өйгә эш: (Сайлап алу хокукы бирелә )
1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: "Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”

2.Анкета сорауларына җаваплар язарга. 

Анкета
1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
3. Кем булырга хыялланасың?
4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

(Билгеләр куела)

- Дәресебез тәмам,сау булыгыз!

Башта

Раслаулар

Соңыннан

1)Ш.Камал 1884нче елның 27 февралендә туган

2)Ш.Камал Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган

3)Язучының тулы исеме- Дәрдемәнд

4)Ш.Камал Пешлә авылы мәдрәсәсендә һәм Ләбәҗә авылы мәдрәсәсендә белем ала

5)1901нче елда Казанга китә

6)1903-1904нче елларда күмер шахталарында,балык промыселларында эшли

7)Ш.Камал “Нур” газетасында эшли

8)Язучының эпик жанрындагы беренче әсәре “Хәят” дип атала

9)1917нче елгы революцияне Оренбургта хуплап каршы ала

10)Ш.Камал 1945нче елның 22 декабрендә вафат була

11)Язучы иҗатының төп темасы-мәхәббәт

12)Ш.Камал психологик прозага нигез сала

Башта

Раслаулар

Соңыннан

1)Ш.Камал 1884нче елның 27 февралендә туган

2)Ш.Камал Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган

3)Язучының тулы исеме- Дәрдемәнд

4)Ш.Камал Пешлә авылы мәдрәсәсендә һәм Ләбәҗә авылы мәдрәсәсендә белем ала

5)1901нче елда Казанга китә

6)1903-1904нче елларда күмер шахталарында,балык помыселларында эшли

7)Ш.Камал “Нур” газетасында эшли

8)Язучының эпик жанрындагы беренче әсәре “Хәят” дип атала

9)1917нче елгы революцияне Оренбургта хуплап каршы ала

10)Ш.Камал 1945нче елның 22 декабрендә вафат була

11)Язучы иҗатының төп темасы-мәхәббәт

12)Ш.Камал психологик прозага нигез сала

Өйгә эш: (Сайлап алу хокукы бирелә )
1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: "Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”

2.Анкета сорауларына җаваплар язарга. 

Анкета
1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
3. Кем булырга хыялланасың?
4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

Өйгә эш: (Сайлап алу хокукы бирелә )
1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: "Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”

2.Анкета сорауларына җаваплар язарга. 

Анкета
1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
3. Кем булырга хыялланасың?
4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

Өйгә эш: (Сайлап алу хокукы бирелә )
1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: "Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”

2.Анкета сорауларына җаваплар язарга. 

Анкета
1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
3. Кем булырга хыялланасың?
4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

Өйгә эш: (Сайлап алу хокукы бирелә )
1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: "Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”

2.Анкета сорауларына җаваплар язарга. 

Анкета
1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
3. Кем булырга хыялланасың?
4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

Дәрескә үзанализ

Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбарәкшина Э.М.

Татар әдәбияты, 10нчы сыйныф.

Дәреснең темасы: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес

Дәреснең төзелеше:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Өй эшен тикшерү.
  3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  5. Йомгаклау.
  6. Өйгә эш.

Әлеге теманы өйрәнүгә эш программасында 1 сәг. бирелә,шунлыктан Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача гына күзәтү ясала. “Акчарлаклар” повестен анализлауга дәреснең шактый вакыты бирелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучылар Ш.Камалның тормыш юлы турындагы белемнәрен ныгыттылар, камилләштерделәр;  образлар бирелеше аша анализлау бик отышлы.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән, сингапур структураларын да  (“Эй ар гайд”, “Таймд раунд робин”, “Раунд тэйбл”) кулландым.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлаклар” әсәрен анализлау;
(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга да ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, өй эшен тикшерү этабында “Эй ар гайд” структурасын кулландым. Укучылар, видеоны карагач, үз хаталарын үзләре үк таптылар. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруда әсәр язылган чор турында, эшчеләр тормышының Ш.Камал иҗатында чагылышы турында сөйләнелде, укучылар “Акчарлаклар” повестеның кыскача сюжетын искә төшереп киттеләр. Әсәр образлар бирелеше аша анализланды. Әлеге этапта да укучылар мөстәкыйль рәвештә образларга хас сыйфатларны барладылар (“Раунд тэйбл” структурасы). Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да  дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Укучылар саны аз булганлыктан,әлеге эш үтәлде. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.Өйгә эш сайлап алу хокукы белән ике төрле вариантта бирелде.

 Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип саныйм.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....

мәктәптә дәрес ҡарау һәм анализлау

Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәресе барышын анализлау схемаһы...