Дәресне анализлау.
методическая разработка на тему

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрес анализлауның игътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк.

Дәрескә керер алдыннан, укытучының исем-фамилиясе, класс, дәреснең үткәрелү вакыты, тикшерүнең максаты билгеләнә. Дәрес тәмамлангач иң беренче чиратта укытучының үзанализы тыңлана.Бу вакытта тыңлаучы үзе өчен дәреснең  максатларын ачыклый, тагын бер тапкыр дәреснең төзелешен, файдаланылган алымнарны күздән кичерә.

Дәрес анализлауның гомуми максаты.

1. Дәрес максатларының дөрес билгеләнгән булуы.

Дәрес максатлары: белем-күнекмәләр, тәрбия бирү, сәләтне үстерү.

Дәрес типлары

- лексик күнекмәләр формалаштыру;

- грамматик күнекмәләр формалаштыру;

- лексик күнекмәләр камилләштерү;

- грамматик күнекмәләр камилләштерү;

- лексик һәм  грамматик күнекмәләр камилләштерү;

-диалогик һәм монологик сөйләм дәресләре ( контроль  дәресләр).

2. Укытучының куелган дәрес максатларына ирешү эзлеклелеге анализлана. Моның өчен структур анализ ясау кулай. Анализ барышында укучы эшләгән һәр күнегүгә түбәндәге юнәлештә бәя бирелә:

- күнегү эчтәлегенең дәрес максатларына ярашлылыгы;

- күнегүнең вакытлы һәм урынлы файдаланылуы;

- күнегү эшләү өчен вакытның дөрес бүлеп бирелүе.

3. Күнегүләрнең сыйфат үзенчәлеген ачыклаганда, аларның бүгенге методика таләпләренә җавап бирү- бирмәве билгеләнә:

  • Күнегү биреме фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап сайланганмы?
  • Күнегү эчтәлеге аерым бер вакыйга, хәл, күренешне чагылдырамы, әллә ул үзара бәйләнешсез җөмләләрдән гыйбарәтме?
  • Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалын үз эченә алган хәлдә, күнегү укучыга нинди дә булса яңалык хәбәр итәме, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсешенә уңай йогынты ясыймы?
  • Күнегү укучының яшь үзенчәлеген искә алып сайланганмы, аның кызыксыну өлкәсен чагылдырамы?

4. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалының барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрендә (ишетеп аңлау, сөйләшү, уку, язуда) файдаланылуы анализлана.

5.Дәрестә вакытның дөрес бүленү-бүленмәве билгеләнә.

   Дәресләрнең тибына карап, төрле күнегүләргә төрлечә вакыт бирелә.Әйтик,  лексик күнекмәләр фомалаштыру дәресе икән, вакытның күп өлеше яңа лексика белән таныштыруга, аларны элек үзләштерелгән лексик- грамматик структуралар белән бәйләнешкә кертүгә, яңа лексиканы диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерүгә багышлана.Ә диалогик һәм монологик сөйләм дәресләрендә, нигездә, сөйләм теленә өйрәтү төрендәге күнегүләр дәрес максатына ярашлы була.

    Вакыт бүленешенә анализ ясаганда, укытучы һәм укучылар сөйләменә сарыф ителгән вакыт чагыштырыла. Укытучы сөйләме дәрес вакытының  10% ыннан артыгын алмаска тиеш.

6. Укучыларның активлык дәрәҗәсе билгеләнә.Моның өчен махсус таблица кулланырга мөмкин.

1? И.Д.

2. С.Д.?

Таблицадагы саннар - укучылар, ә хәрефләр - укучыларның активлык дәрәҗәсен билгеләү өчен махсус тамгалар:

?- сорау бирүдә катнаша;

Җ - сорауга җавап бирә;

А - аудирование күнегүләрендә катнаша;

Д - диалогта катнаша;

И - имитив ( охшатып кабатлауга нигезләнгән) күнегүләрдә катнаша һ.б.

     Таблицага карап, һәр баланың катнашу дәрәҗәсен ачыклау уңайлы.

7. Укытучының  дәрес үткәрү технологиясе түбәндәгеләрдән чыгып бәяләнә:

- Сөйләм материалын үзләштерү цикллылыкка ( максатка ирешелгән бөтенлеккә) корылганмы?

- Дәрестә аралашу ничек оештырыла? Табигый аралашу өстенлек итәме?

- Эш оештыру режимы нинди? Фронталь, парлы, төркемнәрдә эшләүнең нисбәте нинди?

- Шәхси якын килү ничек оештырыла?

- Билге кую, бәяләү дөрес сайланганмы?

- Күрсәтмә чаралар уңышлы кулланыламы?

- Укытучы уку эшчәнлеген оштыру турындагы күрсәтмәләрне дөрес бирәме?

  Анализ вакытында шулай ук дәреснең психологик - педагогик  яктан дөрес оештырылуына да игътибар итәргә кирәк.  Нигездә түбәндәгеләр  искә алына:

- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эш алып барылдымы?

- Уку эшчәнлеге хәтернең нинди төренә нигезләп алып барылды?

- Тел өйрәнү барышында укучыларның мөстәкыйльлеге ни дәрәҗәдә булды?

- Укучылар уку эшчәнлеген оештыра белергә өйрәнделәрме?

- Дәреснең тәрбияви максаты ничек тормышка ашырылды?

Дәрес анализлау, әйткәнебезчә, гаять катлаулы эш. Ачык дәрестән соң, 10-15  минут дәвамында "дәреснең бу өлеше ошады, бу өлеше ошамады" дәрәҗәсендә бәя бирү анализның объектив эчтәлеген югалта.

 Дәрес анализлауның максаты- укытучы эшендәге кимчелекле якларны эзләп табу түгел, бәлки дөреслекне ачыклап, аңа эшлекле ярдәм күрсәтү.Һәр мөгаллим аралашуда әдәп нормаларын сакларга бурычлы.

Кулланылган әдәбият:

1.Конаржевский Ю. А. Анализ урока. - М., 1999.

2.Махмутов М.И. Современный урок.- М., 1985.

3.Пассов Е. И. Урок иностранного языка в средней школе.- М., 1988.

4.Тахтамышева Г.Ч. Анализ современного урока. - Казань, 2002.

5.Хайдарова Р.З. Анализ урока.- журнал" Мәгариф"., 2007.

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе -

" 7 нче гомуми белем бирү мәктәбе" нең татар һәм әдәбияты укытучысы Шаһиева Гүзәл Нәшәт кызының

 татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен ӨПББИ оештырган квалификация күтәрә курсларында укылган чыгышы.

Дәрес анализлау.

28 октябрь 2011 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...

Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлак...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....

мәктәптә дәрес ҡарау һәм анализлау

Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәресе барышын анализлау схемаһы...