Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау
план-конспект урока на тему

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.
Максат:
Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү,  әдип    иҗатының    үзенчәлеген, сәнгатъчә сурәтләү    осталыгын     күреп    танырга өйрәтү; яңа төшенчәләр белән таныштыру.
(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.
Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
Тәрбия максаты: укучыларда туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.
 
Җиһазлау:  проектор, ноутбук, колонкалар, электрон презентация, диск; битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар; дәреслек.
Дәрес тибы:  катнаш дәрес.
Метод, алымнар: эзләнү ысулы, кулланылган структуралар: “Эй ар гайд”, “Финк райт раунд робин”, “Таймд раунд робин”.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.kutuynyn_sagynu_neseren_analizlaau.doc96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азбаба урта   гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау

( 7нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе)

Дәрес конспектын төзүче:

   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы

Азбаба, 2015

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.

Максат:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү,  әдип    иҗатының    үзенчәлеген, сәнгатъчә сурәтләү    осталыгын     күреп    танырга өйрәтү; яңа төшенчәләр белән таныштыру.

(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук, колонкалар, электрон презентация, диск; битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар; дәреслек.

Дәрес тибы:  катнаш дәрес.

Метод, алымнар: эзләнү ысулы, кулланылган структуралар: “Эй ар гайд”, “Финк райт раунд робин”, “Таймд раунд робин”.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану) - (2 мин.)

1.Исәнләшү.

- Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга!!!

-Хәзер бер-берегез белән исәнләшеп алыгыз.

2.Укучылар бер-берләре белән исәнләшәләр (“җилкәдәш иптәшләр” җилкәләрен тидереп алалар, ”каршы як иптәшләр” кулларын тидереп алалар)

3. Уңай психологик халәт булдыру.

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәефегез ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

- Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән  таныштык. Ә бүгенге  дәрестә Г. Кутуйның  Бөек  Ватан сугышы елларында тудырган әсәрләренең йөзек кашы- " Сагыну" нәсере белән танышабыз, әдип иҗатының үзенчәлеген, сәнгатьчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәнәбез.

II.   Өй эшен тикшерү. - (8 мин.)

-Хәзер өй эшен тикшереп китик. Өй эшенә сезгә Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнергә кушылган иде.

- Хәзер мин сезгә 1 бит кәгазьләр таратам (кәгазьләр таратыла).  Әлеге битләрдә раслау җөмләләр язылган. Бу җөмләләр Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗатына карата язылган. Сез “Башта”дигән баганага “Әйе” яки “Юк” дип язарга тиеш буласыз. Эшли башладык, моны эшләү өчен 3 мин.вакыт бирелә. “Эй ар гайд” структурасы:

Башта

Раслаулар

Соңыннан

1)Г.Кутуй 1905нче елның 28 ноябрендә туган

2)Г.Кутуй Саратов губернасының Кузнецк өязе Татар Кынадысы авылында  туган

3)Язучының тулы исеме- Гаделша Кутуй

4)Г.Кутуй башлангыч белемне Самара шәһәрендә ала

5)1920нче елда Казанга килә

6) Г.Кутуйның беренче җыентыгы 1924нче елда дөнья күрә

7) 1929нчы елдаКазан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый

8)Г.Кутуй Бөек Ватан сугышында катнаша

9)Г.Кутуй 1945 елның 15 июнендә вафат була

10) Гадел Кутуйның иҗат эше 1920-еллар башында активлашып китә

11) Аның футуристик шигырьләре тышкы яктан Владимир Маяковскийның шигырьләренә охшатып язылган булалар.

12)Г.Кутуй бары тик поэзия төрендә генә иҗат итә

Дөрес варианты түбәндәгечә:

Башта

Раслаулар

Соңыннан

юк

1)Г.Кутуй 1905нче елның 28 ноябрендә туган

әйе

2)Г.Кутуй Саратов губернасының Кузнецк өязе Татар Кынадысы авылында  туган

юк

3)Язучының тулы исеме- Гаделша Кутуй

юк

4)Г.Кутуй башлангыч белемне Самара шәһәрендә ала

әйе

5)1920нче елда Казанга килә

әйе

6) Г.Кутуйның беренче җыентыгы 1924нче елда дөнья күрә

әйе

7) 1929нчы елдаКазан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый

әйе

8)Г.Кутуй Бөек Ватан сугышында катнаша

әйе

9)Г.Кутуй 1945 елның 15 июнендә вафат була

әйе

10) Гадел Кутуйның иҗат эше 1920-еллар башында активлашып китә

әйе

11) Аның футуристик шигырьләре тышкы яктан Владимир Маяковскийның шигырьләренә охшатып язылган булалар.

юк

12)Г.Кутуй бары тик поэзия төрендә генә иҗат итә

- Вакыт бетте. Эштән туктадык. Игътибар белән Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы презентацияне (видеоны) карыйбыз.

-Яңадан кәгазь битләрен алабыз, “соңыннан” дигән баганага җавапларны язабыз һәм эшләрне тапшырабыз.(2 мин.вакыт бирелә)

-Эшләрегезне карап чыгармын, хаталарга анализны икенче дәрестә ясарбыз.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (12 мин.)

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. ( 3 мин.)

- Бөек Ватан сугышы елларында Г.Кутуйның шигъри сәләте көчәеп китә. Аның лирик шигырьләре һәр солдатның уртак теләген, үзенә генә хас милли хисләрен ачып җибәрә. Г.Кутуй солдатның күңел юксынуларын туган иле белән бәйләп "Туган ил" шигырен яза. Хәзер безгә Инзилә әлеге шигырьне сөйләп китәр.

- Укучылар,   бу   шигырь   юллары   белән   әдип   үзенең   нинди хисләрен белдерә? (Туган иленә булган мәхәббәтен, Туган илен бик нык сагынуын белдерә. Үзе еракта булса да, Туган илен беркайчан да онытмый, һәрвакыт күңелендә тота.)

-Әйе, укучылар, шигырь бик матур эчтәлекле. Ләкин Г.Кутуй үзенең әйтергә теләгән фикерләрен, хисләрнең көчен һәм тирәнлеген ул бер  шигырьгә генә сыйдыра алмаган, башка әсәрләрендә дә чагылдырган. Г.Кутуй “Сагыну” нәсерендә дошманны куып баручы солдатның эчке кичерешләрен, хисләрен аеруча осталык белән тасвирлый. Нәсер      жанры       безнең      әдәбиятта      сирәк      очрый.  

Нәсер жанры турында аңлату.

-Нәсер (гарәпчә “проза”, “чәчеп җибәрү” мәгънәсендә ) – гадәттә кечкенә күләмле, эмоциональлеге, ритмик төзелеше белән шигъри сөйләмгә якын булган, лирик-патетик характердагы проза әсәре. Сөйләме чәчмә булса да, эчтәлек ягыннан нәсер күләмле лирик әсәрне хәтерләтә. Аның нигезендә геройның киеренке, тирән хисләре ята. Мондый әсәрләрдә еш кына кабатлау, риторик эндәш, инверсия кебек тел-сурәт чаралары кулланыла. Г.Кутуй - нәсер остасы.   Ул  1944 елда,  фашистларга каршы сугышып    йөргәндә,    үзенең    "Без   -   сталинградчылар"    һәм "Сагыну " нәсерен яза."Сагыну" нәсерендә совет солдатының Туган илен сөю турындагы тирән кичерешләре һәм батыр көрәше сурәтләнә.Әсәрдә эчке дөнья кичерешләренең үсешен, үзгәрешләрен күрсәтә торган эпизодлар, аерым күренешләр бар.

 2. Уку мәсьәләсен кую. (8 мин.)

-Укучылар без бүген дәрестә “Сагыну” нәсере белән танышабыз.

-Ә хәзер әсәрдәге кайбер сүзләргә аңлатма биреп китик.

1)Сүзлек эше.(дәфтәрләргә яза бару)

Мөкатдәс- изге, бөек, хөрмәтле.

Мәһабәт- сокландыргыч, матур, күркәм,

Ширбәт- баллыҗимеш суы

Хәмер рухым- көчем.

Газиз- кадерле, изге- туган.

Илаһи-серле,тылсымлы,искиткеч

Шагыйранә-шагыйрь кебек

2) - Укучылар, хәзер нәсерне аудиоязмада тыңлап үтәрбез. Сез игътибар белән тыңлап, карап барыгыз. Әсәрнең укылышына, яңгырашына игътибар итегез.

3) -Ә хәзер укучылар нәсерне укып чыгарбыз. Нәсерне укыганда, карандашлар белән солдатның хис-кичерешләрен  билгеләп, нәсерне өлешләргә бүлеп барыгыз.

3.Нәтиҗә ясау. (1 мин.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (16 мин.)

- Ә хәзер әсәрне анализлауга күчәбез. Иң элек нәсернең героен ачыклыйк? Әсәр кем исеменнән сөйләнә?  (Лирик герой исеменнән. Әсәрнең лирик герое-сугышта чит илгә килеп җиткән сугышчы, солдат.)

- Димәк, бу лирик әсәр. Лирик әсәр булгач, геройның хис-кичерешләре бирелә. Лирик геройның хисе нинди икән соң? (Лирик геройның хисе- сагыну хисе.)

-Сагыну нинди хис ул,укучылар? (ул иң татлы,иң ләззәтле һәм иң газаплы,авыр хис.)

-Ә сезнең сагыну хисләрен кичергәнегез бармы? (укучыларның җаваплары)

-Әйе, сагыну хисен кичермәгән кеше юктыр. Нәсердә сагыну хисенең сәбәбе нинди? (Туган илен сагыну)

-Нинди җирне туган ил, туган җир дип атыйбыз соң? (Туган җир ул-безнең туган йортыбыз,авылыбыз, туган шәһәребез, республикабыз)

-Әйе, чыннан да кеше бигрәк тә олыгайган саен авылын, туган җирен, әти-әнисен, туганнарын сагына. Туган җир гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче, күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, хикәя-повестьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар. Без туган җиребезне, туган ягыбызны һәрвакыт яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез!!!

- Укучылар, кире нәсергә әйләнеп кайтабыз. Лирик геройның сагыну хисенең сәбәбе- туган илен сагыну дидек, ләкин әдип, туган ил төшенчәсен ваклап, шушы хисне тудырган сәбәпләрне аерып-аерып бирә. Ә хәзер укучылар,әсәрне өлешләргә бүләбез һәм һәр өлештәге сагыну хисенең  сәбәпләрен ачыклыйбыз(Бу эшне укучылар мөстәкыйль рәвештә башкаралар). “Финк райт раунд робин” структурасы: укучылар җавапларны аерым кәгазь битләренә язалар, чират буенча үзләренең фикерләрен әйтеп чыгалар. Җаваплар түбәндәгечә:

- “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!” дигән гыйбарә нәсерне биш өлешкә бүлеп куя. 

1нче өлештә лирик герой чит илдәге матур гөлләрне телгә ала, үз иленең энҗе чәчәкләрен, хәтта әрем исләрен сагынуын әйтә.Чит илдәге чәчәкләрне туган җир әреме белән чагыштыра.

2 нче өлештә лирик герой үз туган иленең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынуын белдерә, елга һәм чишмә суларын сагынуын сөйли.

-Әйе, укучылар монда чиксез арттыру алымы бар: сулар сусавымны баса алмый, үз чишмәбезнең бер йотым суын ширбәт итеп эчәр идем, ди лирик герой.

3 нче өлеш матурлык турында... Нинди генә матур җирләр булса да, лирик герой аларны үз илендәге гүзәллек белән чагыштыра алмый. Ул матурлыкны, табигать гүзәллеген сагына. “Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк, туган ил!” дип раслап куя.

4 нче өлештә үз халкын, туган ил кешеләрен сагыну тасвирлана. Автор чит ил кешеләрен, аларның кунакчыллыгын мактый, шушы чагыштыру аша сагыну хисен тагын да көчлерәк итеп бирә.

5 нче өлештә туган илне, ата-баба корган нигезне сагыну ярылып ята. Бу өлештә сагыну хисе иң биек ноктасына җитә, ул шулкадәр көчле, күңелдә сыеп кала алмый-җыр булып тышка атылып чыга. “Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана.Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: ...кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул”.

-Укучылар һәрбер өлештә нәрсә турында сүз бара? (Туган ил)

-Димәк нәсернең темасы нинди? (туган илне сагыну турында)

- Әсәрдә каршылыклар бирелә.Шуларны бергәләп табыйк әле:

Чит илнең матур гөлләре -  туган илнең әрем исе

Чит ил елгалары - Идел, Дон, Арагва, Дим буелары

Карпат тавы - Эльбрус, Кавказ таулары

Финляндия күле - Аккош күле

Чит ил кызлары - туган илнең нечкә билләре

Поляк җырлары - татар халык җырлары

-Лирик геройга үз туган җиренең гади чишмә суы шәрабтан да татлырак, үз иленең таулары да мәһабәтрәк тоела,чөнки болар барысы да аның туган илендә.

-Укучылар, Г.Кутуй бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?(әсәрнең идеясе әйтелә. Чит илләр нинди генә булмасын-туган ил кадерле,якын. Солдат туган илен сагына, шуңа күрә ул сугышта, аңа сугыш кирәкми, тынычлык кирәк.)

-Ни өчен тынычлык кирәк? (Гаиләң,әти-әниең,балаларың белән яшәргә, матур-матур йортлар, шәһәрләр, авыллар төзергә)

-Әсәрнең проблемасы? (проблемалар буларак, сугышчының туган илен сагынып яшәвен, туган илнең иң газиз, изге җир икәнлеген, солдатны илгә кайтуга ышаныч яшәтүен билгелибез)

- Укучылар, Туган илдән дә кадерле, изге нәрсә юк ул. Мин сезгә  үткән дәрестә  өй эшенә туган ил, туган җир турында мәкальләр дә язып килергә кушкан идем. Хәзер берничә укучы мәкальләрен укып китәр. "Һәркемнең үз Ватаны алтын", "Туган җирең -алтын бишек" дип халкыбыз дөрес әйткән. Әсәр якты хисләр белән язылган. Г.Кутуй солдат кичерешләрен шул кадәр оста биргән.Ул -солдатның йөрәк хисе. Әсәрнең лирик герое белән автор шәхесе хисләре туры килә, чөнки ул да сугышның беренче көннәреннән соңгы көненә кадәр катнашкан. Бу солдат язмышы, Г.Кутуйның үз язмышы. Ләкин Туган иленә кайтырга Г.Кутуйга насыйп булмый. Ә безнең күпме якташларыбыз чит илләрдә калды.

-Солдатның сагыну, юксыну хисләрен бирү өчен язучы нинди сурәтләү чараларын куллана?

- Әсәр эпитетларга, чагыштыруларга бай. 1нче төркем нәсердә эпитетларны таба (мөкатдәс елгалар, хәтфә болынлык,шигъри Дим буйлары,сихри күлләр,гүзәл таулар,илиһи матурлык,шагыйранә матурлык һ.б.). 2нче төркем чагыштыруларны таба (үз иленнән дә изгерәк,гүзәлрәк ил юк, Эльбрус шикелле,Казбек шикелле һ.б.).

- Әйе, укучылар, нәсердә эпитетлар, чагыштырулар нәфислек,
матурлык дөньясын барлыкка китерәләр, Туган илнең иң газиз
булуын күрсәтәләр.

- Әсәр үзенең укылышы белән нинди әсәрләргә охшаган? (Бу әсәр шигырь укыгандагы кебек үк хис- тойгы белән укыла.)

-        Сагынуның никадәр көчле булуын белдерү өчен нинди җөмләләр кулланылган? (Әсәрдә кабатлау алымы кулланылган. “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!” дигән өндәү җөмләләр кулланылган. Алар көчле тойгы белән әйтелә.)

-Ни өчен берничә тапкыр кабатлана? (Бу лирик геройның сагыну хисен ачып бирә."Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил !"җөмләсендә эндәшү
"Туган ил" сүзенә төшә. Ул- лирик геройның хисләрен аерып
тирәнтен күрсәтә торган сүз.)

-Укучылар әсәрдә сагыну хисенең көчле булуын күрсәтүче тагын бер чара бар. Бу- татар халык җыры. Г.Кутуй җырлар ярдәмендә солдат образының кичерешләрен, сагынуның тирәнлеген, Туган илнең иң газиз нәрсә икәнлеген ачып бирүгә ирешә.Димәк, халык җырлары геройның психологик дөньсын ачу чарасы булып торалар. Сагынуга түзә алмаган солдатның йөрәк хисе — җырда, җыр аша сагыну хисе көчәеп, безгә килеп керә.(җыр тыңлау). 

V. Йомгаклау (2 мин.)

“Таймд раунд робин” структурасы

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын,дәрес кайсы ягы белән ошаган яисә ошамаганын сөйли.

Укытучы: Фикерләрегез өчен рәхмәт.         

VI. Өйгә эш (1 мин.)

-Хәзер көндәлекләрне алып,өй эшен язып куябыз.

Өйгә эш: (сайлап алу мөмкинчелеге бирелә)

1.Әсәрдәге нәсернең баштагы өлешен "Мин Карпат тауларына мендем" дигән җөмләгә кадәр өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйләргә әзерләнеп килергә. 2. Туган илне сагыну турында башка әсәр ятларга.

(Билгеләр куела)

- Дәресебез тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...

Гадел Кутуй

"Сагыну" нәсере...

Гадел Кутуй иҗаты. "Тапшырылмаган хатлар"

Гадел Кутуй иҗаты. "Тапшырылмаган хатлар"...

Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.

Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте язылуга күп еллар узса да, әсәр бүген дә әһәмиятен югалтмый. Укучы тарафыннан яратып укыла. Әсәрдә күтәрелгән мәхәббәт һәм гаилә темасы - ...

ДӘРЕСКӘ ПРЕЗЕНТАЦИЯ -ГАДЕЛ КУТУЙ

ПРЕЗЕНТАЦИЯ -ГАДЕЛ КУТУЙ...