Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә анализ.
план-конспект урока (10 класс)
Предварительный просмотр:
Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә анализ.
Максатлар:1) дидактик-повестьта күтәрелгән төп мәсьәләне билгеләү; анализ юлы белән сөйләм үстерү дәрәҗәсенә әзерләнү;
2) үстереш- фикерләүнең чагыштыру,гомумиләштерү алымнары аша үзаллы фикер йөртү,нәтиҗәләр эшләү сәләтләрен үстерү;
3) тәрбияви-укучыларны зур тормышка әзерләү; иҗади фикер йөртергә сәләтле шәхесләр тәрбияләү.
Җиһазлау.Г.Кутуй портреты,”Тапшырылмаган хатлар” әсәре,төркемнәрдә эшләү өчен таблицалар.
Дәрес барышы.
I. Психологик уңай халәт тудыру.Исәнләшү.
-Укучылар, өйгә бирелгән сорауларны карап чыгыгыз әле. Бу сорауларга җавапны бер җөмлә белән ничек әйтер идегез? (җаваплар тыңлана.)
#1059;ку мәсьәләсен кую.
-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен чишүнең максатларын билгелик. Нинди максатлардан чыгып эш итәбез? Безгә бу теманы ачу ни өчен кирәк?
Укучыларның җаваплары:
Гаилә,мәхәббәт,әхлак темалары- мәңгелек темалар. Алар киләчәктә безне дә читләтеп үтмәячәк. Бу темага сөйләшү безне зур тормышка әзерләүгә бер адым булып тора;
-тормышта ялгышлыклар,хаталар эшләмәскә өйрәтә;
-фикер йөртергә фикерне дәлилли белергә өйрәтә,
-сөйләм үстерү өстендә эш-сочинение язарга әзерлек дәресе булып тора.
#1059;ку мәсьәләсен чишү.
Алдыбызга куелган максатларга ирешүне, өйгә бирелгән сорауларга җаваплар бирүдән башлыйбыз.
1. “Тапшырылмаган хатлар” повесте ничә хаттан тора? Әсәрнең жанр үзенчәлеген билгеләгез.
Җавап: дүрт хаттан тора: эпистоляр – хатлар формасындагы жанр.
2. Ни өчен автор бу жанрны сайлаган? Ничек уйлыйсыз?
Җавап: үзәк геройларның психологик кичерешләрен, уй –фикерләрен бирү өчен: Галия хатлар дәвамында шәхес буларак ачыла; хатлар кешенең чын йөзен ачарга ярдәм итәләр; хат авторының саф, ихлас уй-фикерләре әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга укучыны ышандыра һәм башкалар.
3.Автор ни өчен әсәрен “Тапшырылмаган хатлар” дип атаган?
Җавап: адресатына тапшырылмыйлар.
4. Хатлар эчтәлегенә бәйле төп вакыйгаларны санагыз. Повестьның эчтәлеген исегезгә төшерегез.
Җавап:
1 нче хат – Галия белән Искәндәрнең очрашуы; Искәндәрнең хыянәте (мәхәббәт кешегә шатлыклар гына түгел, көенечләр дә китерә).
2 нче хат – Галия белән Искәндәрнең өйләнешүләре; балалары тууы, аерылышулары. Аерылышуның төп сәбәбен Галия “идеяләр сайланышы туры килмәүдә” күрә.
3 нче хат – Галиянең Әдрәс авылына балалары белән эшкә баруы; врач булып эшли башлавы; авыл халкының хөрмәтен казануы.
4 нче хат – совет хатын – кызларының гүзәл образлары сурәтләнүе; Вәли белән Галиянең очраклы очрашулары.
Автордан – автор аларнаң матур гаилә корулары турында укучыларга шатланып хәбәр итә.
5. Димәк, автор әсәрдә нинди мәсьәләләр күтәрә?
Җавап: гаилә, мәхәббәт, әхлак.
6.Күтәрелгән мәсьәләләрне чишү өчен автор нинди әдәби алымнар куллана?
Җавап: хат язу формасы; каршы кую, чагыштыру; публицистик чигенешләр белән Галияне урап алган тормышны күрсәтү; әсәрдә сурәтләнгән заманның рухын бирү.
7. Ә шулай да кайсы әдәби алым күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә күбрәк ярдәм итә?
Җавап: каршы кую, чагыштыру.
8. Гадел Кутуй кемнәрне чагыштыра, бер-берсенә каршы куя?
Җавап: Галия – Искәндәр, Искәндәр – Вәли, Вәли – Галия.
9. Төркемнәрдә эш.
1 нче төркем. Галия һәм Искәндәр образларын чагыштырырга.
2 нче төркем. Вәли һәм Искәндәр образларын чагыштырырга.
3 нче төркем Галия һәм Вәли образларын чагыштырырга.
Һәр төркемгә, образларны чагыштырып нәтиҗә ясау өчен, таблицалар бирелә.
10. Җавапларны тыңлау.
Искәндәр | Галия | Вәли | |
1Тышкы матурлык | |||
2Эчке матурлык | |||
#1047;ур тормышка әзерлек: -гаилә коруга караш | |||
-бала тәрбияләүгә караш | |||
-мәхәббәткә караш | |||
#1048;дея сайланышы: -тормышка караш, аны кабул итү | |||
-укуга,белемгә караш | |||
-хатын-кызга мөнәсәбәт | |||
-ир-атның бурычы | |||
#1061;езмәттә,гаиләдә бәхет табу | |||
6Тормышта үз урыныңны табу |
#1053;әтиҗәләр эшләү.
1нче төркем.
Галия белән Искәндәр арасында аерма зур. Алар хисләрен сынамыйча кавышалар. Ә бу гаилә, туачак балалар алдында зур җавапсызлык . Тышкы матурлык- аларның уртак яклары. Әмма тышкы матурлык кына гаилә корырга сәбәп түгел.
2 нче төркем.
Галия белән Вәлинең охшаш яклары күп. Аларның эчке дөньялары бай, эчтәлекле. Мәхәббәт, гаилә, бала тәрбияләү мәсьәләләрендә карашлары бер. Алар өчен гаилә- изге оя. Икесе дә һәр кеше гаилә корырга, балалар үстерергә бурычлы дип карыйлар. Галия белән Вәли әсәрдә алдынгы карашлы кешеләр итеп сурәтләнгән. Алар корган гаилә ныклы,бәхетле булачагы һичшиксез.
3нче төркем.
Вәли белән Искәндәр образларын берләштергән нәрсә - бер заман кешеләре. Ләкин алар капма-каршы характерлы кешеләр.Искәндәр - вак кеше,керле җанлы. Вәли –көчле рухлы,ихтыяр көченә ия булган шәхес. Ул тормыш белән бергә атлый.
12. Ә хәзер әйтелгәннәргә йомгак ясыйк.
-Гадел Кутуй образларны чагыштыру, каршы кую юлы белән укучыларга нәрсә әйтергә теләгән?
Җаваплар тыңлана һәм тактага языла бара:
-гаилә кору –җитди һәм җаваплы эш;
-мәхәббәттә бер-береңә тугрылык кирәк;
-үзең турында гына уйлау- эгоизм;башкаларны да бәхетле итәргә, шатлык китерергә кирәк;
-һәр кеше гаилә корырга,балалар үстерергә бурычлы;
-кеше ярата да ,яратыла белергә дә тиеш.
13.Димәк,әсәрнең идеясе нәрсәдән гыйбарәт?(11слайд)
Җавап: гаилә кору, мәхәббәт әхлаклылыкка нигезләнгән булырга тиеш.
#1040;лда биреләчәк сорауга җавапларыгыз әзердер дип уйлыйм.
-Ни өчен Галия хатларны адресатына тапшырмый,ә Вәли Сафиуллинга бирә?
Җавап: Искәндәр Галия язган хатларны укырга лаек түгел, чөнки ул хатынын иң авыр вакытта ташлап китә.Ул вакытта Искәндәргә балалар да,Галия дә кирәкмәде..Ул иреккә омтылды,гаилә, балалар аның өчен”богау” иде;ихласлык,саф хисләр белән сугарылган эчкерсез хатларга бары тик Вәли генә лаек. Ул Галияне гомер буе ярата, көтә, мәхәббәтенә тугры кала.
IV .Рефлексия.
1.Укучылар исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?
Җавап:1935 елда язылган.
2.Бүген без ничәнче гасырда яшибез?
Җавап:21 гасырда.
3.Күпме сулар аккан,еллар узган,ә Г.Кутуй күтәргән мәсьәләләр безне бүген дә дулкынландыра,уйландыра, Ни өчен икән ?
Җавап: гаилә, мәхәббәт,әхлак мәсьәләләре – мәңгелек проблемалар.Кешелекнең “ир- хатын” исемле бөек затлары яшәгәндә, бу мәсьәләләр актуаль булачак, бөтен кешеләрне дә уйландырачак, борчыячак.
V. Өйгә эш.
“Тормыш иптәшен ничек сайларга?” темасына сочинение.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)
10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...
Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау
Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең эчтәлеген төшендерү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куйды. Бу үзгәрешләр үз чи...
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.
Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...
Видеоурок теоретического обучения по предмету Татарская литература на тему: “Тормыш иптәшен ничек сайларга? (Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча)”.
https://yadi.sk/i/b8tmTy9okAex...
Гадел Кутуй иҗаты. "Тапшырылмаган хатлар"
Гадел Кутуй иҗаты. "Тапшырылмаган хатлар"...

Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.
Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте язылуга күп еллар узса да, әсәр бүген дә әһәмиятен югалтмый. Укучы тарафыннан яратып укыла. Әсәрдә күтәрелгән мәхәббәт һәм гаилә темасы - ...