”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)
план-конспект урока (10 класс) по теме

Зарипова Аниса Газизулловна

 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Бакый Урманче исемендәге

  “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районының

муниципаль бюджет  гомуми белем учреждениесе

       

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнеп)

                                                                                    Югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Зарипова Әнисә Газизулла кызы

Түбән Кама

2013 нче ел

 Тема: ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)

       Максат:

  • Әсәрдә күтәрелгән темаларга бүгенге көн күзлегеннән чыгып анализ ясау;
  • Хатлар стилендә язылган “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендәге Галия һәм Искәндәр образларына бүгенге яшәешебездән чыгып хат язу күнекмәсе өстендә эшләү барышында укучыларның бәйләнешле сөйләм теле, логик, эзлекле фикер йөртү дәрәҗәләрен арттыру;
  • Гаилә тормышына аңлы караш, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Г. Кутуй портреты, ”Тапшырылмаган хатлар” әсәре, интерактив такта ( фотосурәтләр, хат язу үрнәге) магнитафон язмасы

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебезне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсы килә 

Гомерләрдән  иң- иң кыскка ни бар?

Бармы шуны уйлап бакканың?

Аккош җыры кебек моңлы булсын.

Яшәгәнең,

Бала бакканың...

    Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы  буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны  пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.

       Матбугат битләрендә, мәктәп дәреслекләрендә, повестька тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре тарафыннан язылган рецензияләрдә Г. Кутуйның   “Тапшырылмаган хатлар ” әсәренә бер яклы гына бәя бирелә. Ә бит гаилә, ир белән хатын – кыз мөнәсәбәтләре мәңгелек.

 Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү төп максатыбыз.

II. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар “әсәрен бүгенге көн күзлегеннән чыгып, хатларның тематикасы ягыннан анализлау.

Беренче хат- мәхәббәт тарихы

Укытучы. “Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән күренгәнчә, эписполяр жанрда, ягъни хатлар рәвешендә язылган. Автор ни өчен хатлар стилен сайлый? Сез бу хакта нинди фикердә?

Укучы. Галия үзенең эчке серләре, йөрәгеннән чыккан хисләрен тасвирлый, чөнки бары тик йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Ә серләрне бары тик хатларда, яки көндәлектә генә бөтенләе белән язып була.

Укытучы. Әсәрдә бирелгән хатларның тематикасын искә төшереп китик.

Укучы. Беренчесе –  мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.

Укытучы. Һәрбер хатка аерым тукталып бәя бирик. Беренчесе –  мәхәббәт тарихы.  “Тапшырылмаган хатлар” повестеның төп темасы – мәхәббәт. Мәхәббәт-мәңгелек тема. Мәхәббәт турында кешелек дөньсы барлыкка килгәннән бирле язганнар, язалар һәм язачаклар. Шагыйрьләргә дә илһам бирүче көч ул-мәхәббәт! Татар әдәбиятының электән килгән традицион темасы ул.

                                       Тормышта бит була төрле хәлләр,

                                       Без дә гади адәм баласы.

                                       Их, килә бит изге мәхәббәткә

                                       Гомер буе тугры каласы!

                                                                   Ринат Батталов

Искәндәр белән Галия мәхәббәте, гомумән, мәхәббәт турында сезнең фикерләрегез.

Укучы. Искәндәр белән Галия арасында мәхәббәт очкыны кабына. Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.

Укытучы. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар.Сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?

Укучы. Мәхәббәт үзалдына гына яши алмый. Ярату ике яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияли башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк  дип уйлыйм. Галия соңрак хатында: “Без бер-беребезгә сокландык, шуның исереклегендә... идея сайланышын, аның кирәклеген белми калдык”, -дип яза.

     Укытучы. Ярату – кеше өчен олы, бөек хис дидек. Искәндәр белән Галия арасында кабынган гүзәл хис озак яши алмый, сүнә. Галия белән Искәндәрнең социаль катламы, холыкнамәләре төрлечә булуы да сәбәпче булгандыр. Мәхәббәт алдауны, хыянәтне гафу итә алмый. Аның юлдашы – сафлык, тугрылык, намуслылык.  Галия белән Искәндәрнең бер-берсенә карата мәхәббәте – олы мәхәббәткә, хөрмәткә әйләнмичә, чәчәк атмыйча, бөредә килеш сулган чәчәкне  хәтерләтә. (Мәхәббәт турында берничә шигырь тыңлана. И.Юзеев “Мәхәббәт, нишләттең син мине”, Ф.Бәширова “Үткәннәр”)

      Икенче хат- гаилә тарихы 

       Укытучы. Икенче хат гаилә тарихына багышлана. Гаилә бәхетен ир  белән хатын бергә тулыландыралар. Ул  - уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу - икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.Укучылар, ни өчен Галия белән Искәндәр икесе арасында туган изге, саф мәхәббәтләрен саклап кала алмыйлар?

      Укучы. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез хатын- кыз. Искәндәр белән  Галия  ир белән хатын булып,  гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.

   Укучы. Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияли башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк.

Укучы. Галия    гаиләдә килеп чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели. Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмәгать эшен иреннән, балаларыннан өстен күрә. Балалары үсеп җиткәнче генә, стена газеталары чыгарып йөрмәсә дә ярар иде!

Укытучы. Дини күзлектән чыгып фикер йөрткәндә ир белән хатынның гаилә төзү мәсьәләсендә җаваплылыгы ни дәрәҗәдә?

         Укучы. “Ирнең йорттагы урыны зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.”[1]1

   Укытучы. Дөрес, укучылар, дини күзлектән чыгып караганда да ир белән хатының гаилә алдында җаваплыгы бер үк дәрәҗәдә . Хатын-кыз ир-ат сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче, гаилә җылысын сүндерми саклаучы булса, ә ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәяләнә.

Ана-                                                                                                                                                                               Бөек исем                                                                                                                                   Нәрсә җитә ана булуга:                                                                                                                                                                                          Хатыннарның бөтен матурлыгы                                                                                                             Бөтен күрке ана булуда!...                                                                                                                          Һ. Такташ

   Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән , яраткан кешесеннән авырга уза, ул  аның өчен әйтеп бетергесез зур куаныч, шатлык. Галия белән Искәндәрнең шатлыклы мизгелләре  дәвамлы булмый, сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 

Укучы. Искәндәр ана булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу  халәттә хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе турында гына уйлый, аның  аталык вазифасын үтәргә  әзер түгел икәне ачыклана.

        Укучы. Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер бала-Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.

Укытучы. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк булып яшәгәндә генә  балалар бәхетле булачак.  Галия-Ана, әсәрдә ана образының бирелеше турында сөйләгез.

       Укучы. Нинди генә авыр сынаулар, газаплар әрнүләр аша узса да Галия иң беренче чиратта- Ана булып кала. Җилкәсенә өелгән авыр йөкне зур сабырлык, түземлелек белән, алдагы көннәрнең яхшы буласына ышанып алга атлый. “Тапшырылмаган  хатлар” әсәренең эчке бер катламы Ана образы, Аналарга хөрмәт, олылау хисе белән сугарылган.

                                         Әнкәйләргә булган мәхәббәт

                                         Мәрхәмәтлек күмсен җир йөзен

                                         Рәнҗетмәгез берүк, балалар

                                         Әнкәйләрнең нечкә күңелен.[2]1

                                                                                       М.Хафизов

        Укучы. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле һәм рәхимле, олы җанлы зат юктыр ул. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен,  пакьлеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман индерүче. Галиянең дә балалары  үскәч әниләренә карата хөрмәт, ихтирам, олылау хисе белән карарлар дигән ышанычта калам.

     Укытучы. Ана - кеше өчен иң газиз, иң якын кешеләрнең берсе булырга тиеш. Хәзерге заманда аналарга мөнәсәбәт, караш төрлечә. Кемдер анасына карата мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек күрсәтә, кемдер үз анасын картлар йортына “илтеп атарга” да күп сорап тормый. “ Җәннәт ул - әниләрнең аяк астында”,- диелә татар халык мәкалендә. Бүгенге көндә гаиләләребезгә, ятим балаларга караш турында әйтеп китсәгез иде.

    Укучы.Соңгы бер-ике елда күпме игелекле җаннар балалар йортларыннан әти-әни назына сусап яшәүче сабыйларны үз гаиләсенә сыендырды. Әлеге гаиләләргә сабырлык, түземлек, балаларының игелеген күрергә язсын дигән теләк телисе килә.

    Укучы. Хәзерге вакытта гаиләләргә җәмгыятебез тарафыннан игътибар артты. 2008 нче ел - Гаилә елы буларак игълан ителгән иде. Әлеге программа нигезендә күп балалы гаиләләрне бушлай фатир белән тәэмин итү, социаль ипотека нигезендә фатир бирү, икенче, өченче баласын тудыручы аналарга Ана капиталы бирү кебек проблемалар хәл ителә.

    Укучы. Шулай ук “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында” 1997 нчы елда кабул ителгән республика программасы уңышлы тормышка ашырыла бара.

    Укытучы. Җәмгыятебезнең гаиләләргә йөз белән борылуын күрү куанычлы күренеш. Тату, тотрыклы, әдәп-әхлак, дин нигезләре, кануннар белән яши торган гаилә-җәмгыятьнең нигезе. Гаиләләребез никадәр тотрыклы булса, җәмгыятебез дә ныклы булыр иде.

 Өченче хат -хезмәт юлы тарихы

        Укытучы.

                                                  Тәннәремә яшәү көче биргән

                                   Табиблары бигрәк уңганнар,

                                   Элек-электән үк табиблар бит

                                   Ихтирамга лаек булганнар.[3]1

                                                                                       М. Хафизов

  Галия ике баласы белән Әдрәс авылына табибә булып килә. Галиянең һөнәри үсештә алга китүенең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?                                                                                                                                                                                                                                                                                

   Укучы. Галиягә яхшы белгеч булуы, ихтыяр көче, тырышлыгы  ярдәм итә . Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта.

    Укучы. Нәфисәне коткара, кулак малае тарафыннан мәсхәрәләнгән Маһинурны үлем кочагыннан тартып ала, берничә тапкыр район хастаханәсендә ятып та файда  тапмаган бабайны гади генә  чаралар ярдәмендә терелтә. Әлеге вакыйгалардан соң Галия безнең алдыбызга бөтенләй икенче шәхес булып килеп баса.

    Укучы. Ата-ана өчен баланың үлеме зур фаҗига, мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы. Галия  зур батырлык эшли, Нәфисәне үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап кала.Табиблар, шәфкать туташлары кешеләрнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәвалыйлар, авыруларны савыктыру белән бергә кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән тәҗрибәле белгеч. Аның әйтеп бетергесез фидакарь хезмәте мактауга лаек.

     Укытучы. Г. Кутуй Галия образын  һөнәри үсештә итеп сурәтләүне тормыш чынбарлыгы аша укучысына җиткерә. Галиянең авыр, вакыты-вакыты белән гаять әрнүле тормышы  искиткеч күтәренке рух, бәхеткә, яктылыкка омтылу һәм максатка ирешүгә шундый көчле ышаныч белән сугарылган ки, ул рух укучыны үз эченә бөтереп ала. Галия гаять самими, нәкъ тормыштагыча итеп гәүдәләнгән. Ул укучының йә апасына,  йә сеңлесенә, йә әнисенә әверелеп китә.

     Дүртенче хат- бәхетле булырга теләү тарихы

     Укытучы. Дүртенче хатта Галия белән Вәли Сафиуллиның бәхетле гаилә тормышы сурәтләнә. Әлеге вакыйгалар турында кыскача сөйләп китик.

     Укучы. Моңарчы Галия  хыялында гына яшәгән Вәли бу хатта үзе әсәргә килеп керә. Аларның очрашулары бик табигый. Вәли Әдрәс янындагы санаторийга ялга кайткан.  Синең хатының монда эшли  икән, диләр. Ул кызык булсын дип, әйе шул, дип кенә җавап бирә.  Вәлинең инде йокымсыравы беткән, аңа олысыманлык төсе кергән. Хезмәте өчен орден белән  бүләкләнгән укытучы икәнен Галия газетадан укып белгән була инде. Шундый хөрмәткә  лаек җитди кеше булып, хыялда гәүдәләнгән Вәлинең үзе белән очрашкач, Галия аны чын күңелдән ярата башлый итеп сурәтләнә әсәрдә. Чөнки Вәли – олы җанлы, кеше хисләренә карата  сак һәм игътибарлы ир. Ул Галиянең хыялында җанланган Вәлигә туры  килә  торган кеше  булып чыга. Кадрия белән Рафаэль дә аңа бик тиз ияләшәләр,”әткәем” дип, артыннан калмый йөри башлыйлар.

    Укытучы. Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы турында языла. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы буларак могҗизалар бик аз була. Тормыш чынбарлыгыннан чыгып караганда әлеге вакыйгага охшаш хәлләр буламы?

   Укучы. Хәзерге көндә  үз балаларын да ташлап  чыгып киткән, ” ата” исемен  йөрткән ир – атлар шактый. Ир–ат сирәк очракта гына ике балалы  хатынга өйләнә. Ләкин бу очракта әсәрнең шулай тәмамлануын без бик шатланып кабул итәбез, чөнки Галияне үз бәхетен  тапкан хатын – кыз итеп күрәсебез килә . Мәхәббәт дигән илаһи көч әллә нинди катлаулы тормыш  киртәләрен дә җимерергә сәләтле  икәнлегенә ышанабыз.(Тын гына “Сиңа килдем, иркәм” көе агыла)

     Укытучы.  Бәхет... Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә бәхет  төшенчәнең бирелешен бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә  килербез.  Кеше җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча, мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы булып  яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып  һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән яшәве – бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип аңлыйм мин.

     III. Хат язу

     Укытучы. Укучылар, хат язу төшенчәсенә аңлатманы искә төшереп үтик  

     Укучы.  Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул -  учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.

Укытучы. Хат ничек языла? Шәхси хатларның төп бүлекләре нинди өлешләрдән гыйбарәт?

Укучы:

  • Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү.
  • Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.
  • Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.
  • Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.

Укытучы. Хат формасында язылган нинди  әдәби әсәрләрне беләсез?

Укучы. Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмалары, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте.

Укытучы.Укучылар, әйдәгез хәзер үзегез дә хат язып карагыз. Хат Галиягә, Искәндәргә һәм, гомумән, яшәешебездән чыгып мәхәббәт, гаилә проблемаларын яктырткан ирекле темага язарга тәкъдим итәм. Язу барышында үзегезнең фикерләрегезне төгәл, логик эзлеклелектә бирергә тырышыгыз, тормыштан мисаллар да китерергә мөмкин. (Соңыннан укучылар язган хатларын укыйлар)

Укучы.”Исәнмесез, Искәндәр абый!

Гафу итегез сезне бөтенләй белмәсәм дә, хат язарга булдым. Без дәрестә хатыныгыз Галиянең сезгә язып та җибәрмичә калган хатларын укып анализладык. Алар мине уйланырга мәҗбүр иттеләр.

Искәндәр абый, әсәрне укый башлаганда ук Галия һәм сезнең язмышыгыз өчен күңелемне курку хисе биләп алды. Сез бер- берегезне саф сөю белән яратасыз, бер- берегезгә шундый пар килгәнсез, бәхетләре озын гомерле булса иде дип теләдем мин.  Теләгем кабул булмады. Галиянең хатларында эчке рәнҗү, кемгәдер үпкәләү сизелә.

Икегез арасында туган саф мәхәббәтне тормыш азагына кадәр саклый алган булсагыз, картлык көнегездә сездән дә бәхетле пар булмас иде. Пар канатлы булып уртак  балалар  үстерү, оныклар сөю – тормышның бөтенлеген тулыландыручы иң зур бәхет дип уйлыйм мин.

     Сезнең тормышыгызда һөнәри яктан күп дәрәҗәләргә ирешкәнсездер, килешәм, анысы да мөһим, ләкин тулы бәхет түгел. Балаларыгызны сагынгансыздыр дип уйлыйм. Бала сөю, балаларның үскәнен, аларның шатлыклы авазларын,” әти” дип муенга сарылуларын тою үзе зур бәхет, куаныч түгелмени? Аларның да бит ата назын, җылысын тоясылар, ата сүзен ишетәселәре килә.

     Бүгенге көндә ир-атларның  гаиләләре каршында җавапсызлыгы аркасында күпме гаиләләр таркала, балалар ятим үсә.

     Искәндәр абый “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен укыгач, мин шундый нәтиҗәгә килдем. Дөрес, мин әле бик яшь, тормыш тәҗрибәм дә юк. Ләкин сезнең тормышыгызда ясаган ялгышыгыз  безгә, яшьләргә, зур сабак. Хушыгыз, Искәдәр абый! Сәлам белән Алия.2013 нче ел”.

 

   Укучы.” Исәнмесез, Галия апа!

Сезнең хатларыгызны эчке тетрәнү белән укып чыктым. Сез чибәр, мөләем ханым булып күз алдыма килеп бастыгыз.  Һәр хатны укыганда сезне кызгандым да, сезгә сокландым да. Миңа бары 16 яшь, яшь булсам да, сезгә  үз фикерләремне җиткезәсем килә, чөнки сезнен гамәлләрегез   мине уйланырга мәҗбүр иттеләр.

   Галия апа, сез гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге конфликтларны бетерергә  телисез.  “Дәфтәр белән генә гаилә төзеп булмый”, - дип җавап бирә Искәндәр. “Минем характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшенә ярдәм күрсәт...” Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый, хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге конфликтларны хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.

    Галия апа, балаларыгыз һәрдаим сораштырып: “Әти кая?” кебек сорауларны биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул- балалары өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы бирә алмый. Гаилә бәхете - бөтенлектә, татулыкта.   Балаларыгызны ата назыннан мәхрүм итәсез. “Бала караучы Наташа да аларны үзем кебек үк тирән ярату белән ярата,” - дип язасыз. Бәлки, Наташа  балаларны яратадыр, ләкин үз әниләре кебек түгел.  Нинди генә авыр сынаулар, газаплар әрнүләр аша узсагыз да  сез иң беренче чиратта- Ана булып каласыз. Сезгә ихлас күңелдән балаларыгызның игелеген күрүегезне телим.

    Галия апа, сез - үз эшегезгә бөтен күңеле белән бирелгән тәҗрибәле белгеч, әйтеп бетергесез фидакарь хезмәтегез мактауга лаек. Хушыгыз, Галия апа! Сәлам белән Азат.2013 нче ел”.

     IV.Йомгаклау

    Укытучы. Укучылар, хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмаган әсәрнең тормыш мәгънәсе нәрсәдә соң?  

    Укучы.Мәхәббәт, гаилә, хезмәт юлы, бәхетле булырга теләү кебек кешелек дөньясының  яшәү мәгънәсен тәшкил иткән мәңгелек төшенчәләр чорлар, дәверләр, буыннар алышынса да үзенең асыл кыйммәтен югалтмый.   (Укучыларның җаваплары тыңлана)

    Укытучы. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, гаиләнең нигезен тәшкил иткән - хөрмәт, җаваплылык, әдәп-әхлак нигезләре, дин кануннары, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләргә йөз белән борылуын күреп, бүгене көн күзлегеннән чыгып анализлап, заманча бәя бирдек.

  Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Г.Кутуйның  “Тапшырылмаган хатлар” повесте яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә  җирлек тудыручы, Галия белән Искәндәр хаталарыннын сабак алып, гаилә корып яшәү – бик җаваплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе – бала тәрбияләү, аңа ата – ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.

V.Өй эше.

 Әсәрдә вакыйгаларга Галия бәя бирә. Искәндәр язса, бу вакыйгаларга ул нинди бәя бирер иде. Искәндәр исеменнән хат яз.

VI.Билгеләр кую

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

                                           


[1]11 Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи ”Ир бәлән мөгамәлә итү серләре” Түбән Кама , 2009 нчы ел

[2]1          Хафизов М. Яраларны юа мәхәббәт. Шигырьләр. җырлар. Казан “Милли китап” нәшрияты, 1999 ел.

    [3]
  1. Хафизов М. Яраларны юа мәхәббәт. Шигырьләр. җырлар. Казан “Милли китап”                   нәшрияты, 1999 ел.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...

"Шигырь яздым утырып"

Дәрес вакытында яки сыйныфтан тыш чарада укучыларны шигырь язарга өйрәтү.......

Хатлар яздым утырып. Дәреснең технологик картасы

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Тема: Хатлар яздым утырып.Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонети...

Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.

Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте язылуга күп еллар узса да, әсәр бүген дә әһәмиятен югалтмый. Укучы тарафыннан яратып укыла. Әсәрдә күтәрелгән мәхәббәт һәм гаилә темасы - ...

Мастер-класс "Шигырь яздым утырып"

Мастер-класс ак шигырь язу алымнарын өйрәтә....