Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.
план-конспект урока (8 класс)

Хайртдинова Язиля Рафхатовна

 Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте язылуга күп еллар узса да, әсәр бүген дә әһәмиятен югалтмый. Укучы тарафыннан яратып укыла. Әсәрдә күтәрелгән мәхәббәт һәм гаилә темасы - мәңгелек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_-_konspekt_uroka_hayrtdinova.doc114.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы

        

Дәреснең максаты:

1.Дидактик максат – әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләне билгеләү; анализлау.

2.Үстерелешле – фикерләүнең чагыштыру, гомумиләштерү алымнарын кулланып,укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

3. Тәрбияви- укучыларны олы тормышка әзерләү, конкурентлыкка сәләтле һәм креатив фикерли белүче, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: МЕНДЖМЕНТ, проектор,  аудиокассета, компьютер.

Кулланылган структуралар: СИ – ФИНК - УАНДЭ, ПЛЕЙСМЭТ-КОНСЕНСУС, КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН, СИНГЛ РАУНД РОБИН, КАРТА – ДВОЙНОЙ ШАР

Эш формалары: командада, группаларда , фронталь .

Көтелгән нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: әсәрдәге геройларга характеристика бирү;

- шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; гаилә, мәхәббәт төшенчәләрен аңлап кабул итү; башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

- метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;        

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

I. Оештыру моменты.

II. Психологик уңай халәт булдыру.

      1.Укытучы.               Хәерле көн телик таңнар саен,

                                          Аяз  күкләр  телик  җиребезгә.

                                          Кояшлы  көн  телик  һәр  кешегә,

                                           Һәм  иминлек  телик  илебезгә.

                                           Хәерле  көн  телик  барчабызга,

                                            Хәерле  көн  телик  үзебезгә.

 

Дәреснең эпиграфы:                “Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:

       Йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.”

А.П.Чехов.

                                               

 2. Укучыларның бер-берләрен сәламләве (ТИМБИЛДИНГ күнегүләр)

III.  Белемнәрне тигезләү.  Биремнәр  үтәү.

1. Татар әдәбиятында хатлар жанрында иҗат иткән автор.

1) Г. Бәширов.

2) Ш.Камал.

3) Һ. Такташ

4) М.Фәйзи

2. Әсәрне дәвам итегез.

  Ап ак карга басып Алсу килә ...

3. Тапшырылмаган хатлар" әсәрендәге Галиянең Искәндәр белән танышкан кичне башкарган җырын билгеләгез.
1) “Тормыш турында җыр”

2) “Язылып бетмәгән җыр”

3) “Галиябану”

4) “Уралда гына”

4. “Тик булса иде ирек” шигыренең авторын билгеләгез.

1) Һ.Такташ

2) Ф.Кәрим

3) М.Җәлил

4) Ф.Яруллин

5. Гомәр –кайсы әсәр герое?

1) Ф.Кәрими. “Салих бабайның өйләнүе”.

2) Ш.Камал. “Акчарлаклар”.

3) Г.Бәширов. “Туган ягым-яшел бишек”.

4) М.Фәйзи. “Галиябану”.

6. Портрет...

1) әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать күренеше;

2) әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәтен: йөзен, фигурасын, гәүдә тотышын, хәрәкәтләрен, үз-үзен тотышын, хәрәкәтләрен, киенү рәвешен сурәтләү;

3) әдәби әсәрдә геройның үз-үзенә сөйләве яки башкаларга төбәп сөйләгәннәре;

4) ике яки берничә кешенең кара-каршы сөйләшүе.

7. Советлар Союзы Герое исеменә лаек...

1) Ф.Кәрим

2) Г.Кутуй

3) М.Җәлил

4) А.Алиш

8. Пролог -

1) әдәби әсәрнең бетем өлеше.

2) әдәби әсәрнең кереш өлеше.

3) әдәби жанр.

4) сюжет элементы.

- Үзбәя.Экранда җаваплар һәм бәяләү нормалары. Укучылар үз эшләрен бәялиләр һәм билге куялар

IV. Укучыларны дәрескә мотивлаштыру.

Экрандагы картина нигезендә СИ-ФИНК-УАНДЭ  структурасы буенча эш.

  • Сез ниләр күрәсез?
  • Сездә нинди идеяләр туды?
  • Сез нинди фикерләр әйтер идегез?

 (А4 битенә үз фикерләрен язалар.)

Һәр команданың 2 нче укучысы фикерләре тыңлана. Өстәмәләр кертелә.

IV. Уку мәсьәләсен кую (Дәреснең темасын билгеләү)

  • Укучылар, бу рәсем белән безнең бүгенге дәрес арасында нинди бәйләнеш була ала?

Җавап: “Без алдагы дәрестә Г.Кутуй иҗатын өйрәнә башладык. Өйгә укырга “Тапшырылмаган хатлар” повесте бирелгән иде.Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләр чагыла. Бирелгән рәсемдә дә гаилә сурәтләнгән. Гаилә мәхәббәт нигезендә туа.

    - Укучылар, димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

  Җавап. - “ Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.

- Укучылар, без бүген “Бәхетле гаилә нинди була? проблемасын чишәргә тырышырбыз.

СЁКЛ ОФ ВЬЮПОЙНТС структурасы нигезенә  командаларга рольләр бирелә. Беренче команда - Ата-ана, икенче команда – Бала ролендә. Һәр команда  шушы темага төрле күзлектән чыгып үз фикерен җиткерә.

- Ата-ана. Үзара тату яшәгән, гаилә мөнәсәбәтләре хөрмәт һәм ихтирамга нигезләнгән гаилә бәхетле була.

- Бала. Без материаль як мөһим дип саныйбыз. Акча җитәрлек булса, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар булмый. Нәтиҗәдә, гаилә бәхетле була.

(Укучылар команда эчендә бер-берләренә сораулар бирәләр)

Самат:

- Рәфинә, синеңчә гаилә бәхетендә мәхәббәт бернинди роль дә уйнамыймы?

Рәфинә:

- Мин мәхәббәтсез гаилә коруга каршы. Акча гына гаилә мөнәсәбәтләрен җайлый алмый. Мондый гаилә барыбер таркалачак.

Илһам:

- Минемчә, мөнәсәбәтләр акчага корылган гаиләдә үскән бала да киләчәктә бәхетле гаилә кора алмаячак.

( Командалар рольләрен алмашалар. Беренче команда-Бала, икенче команда – Ата-ана)

Бала. “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен укыгач, мин шундый фикергә килдем. Гаилә корырга җыенучы яшьләр бер-берләрен яхшы белергә тиешләр.

Ата-ана. Байлыкка нигезләнеп корылган гаилә берничек тә бәхетле булмаячак.

(Рольләр алышынгач, командаларның фикерләре үзгәрүе күренә)

- Укучылар, фикерләрне бергә туплап, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

(Командаларның җаваплары тыңлана)

Нәтиҗә. Гаилә коруга җаваплы карарга кирәк.

 V. Уку мәсьәләсен чишү.

- Укучылар, язучы әсәргә ни өчен “Тапшырылмаган хатлар” исеме биргән?

Укучы. – Хатлар язылган, әмма иясенә тапшырылмаган.

   - Әсәрнең сюжетын сез ничек күз алдына китерәсез? (А3 битендә модельләштерү. 2 минут вакыт бирелә. 2 нче төркем чыгыш ясый.)

- Рәхмәт. Укучылар, иптәшләребезгзә рәхмәт белдерик әле.

 Сез беренче хатны “Мәхәббәт тарихы” дип исемләгәнсез. Нәрсә соң ул мәхәббәт? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Сүзне 1 нче командага бирәбез (презентация)

        Презентация буенча фикер алышу. Сораулар бирү.

2 команда. – Сез мәхәббәтнең берничә төрен күрсәткәнсез, шулай да беренче урынга кайсын куяр идегез?

1 команданың җавабы – Ватанга мәхәббәт.

- Әйдәгез, 1 хатның эчтәлеген искә төшерик әле.

( Бер укучы кыскача эчтәлек белән таныштыра)

-Укучылар, беренче хаттан мәхәббәт турындагы урыннарны табабыз.

 (Җаваплар тыңлана)

- Галия белән Искәндәр гаилә коруга әзерме? (КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча эш итәләр һәм һәр төркемнән 3 номерлы укучының җавабы тыңлана)

Җавап. – Юк, алар бер-берсен бик аз беләләр.

              -  Юк, арага хыянәт керде.

( Укучылар төркемнәрдә уртак нәтиҗәгә киләләр. Мәхәббәт һәрвакыт та да сөенечләр генә китерми)

  • 2 нче хатны “ Гаилә тарихы”дип исемләдегез. Нәрсә соң ул гаилә?

(2 төркем презентация белән чыгыш ясый)

1 нче төркем сораулар бирә.

  • Гаилә нинди мөнәсәбәтләргә нигезләнергә тиеш?

Җавап. - Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ихтирам,чын ярату хисләре булырга тиеш.

  • Ә хәзер яшь гаиләнең тормышын искә төшерик.

( 2 нче хатның кыскача сюжеты белән танышабыз)

  • Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә? Искәндәр белән Галиянең бу мәсьәләдә карашлары туры киләме?(Әсәрдән табып укырга)

(Җаваплар тыңлана, төркемнәрдә фикер алышу)

  • “Семья дәфтәре” нинди максат белән языла башлый?

Җавап. – Галия тормышларының көйсезләнә баруын сизү белән “Семья дәфтәре” башлый. Минемчә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне кәгазьдәге язу гына саклап кала алмый.

Укытучы сүзе. – Укучылар! Мин гаилә корганда якыннарыбыз шушындый мәгънәле теләкләр җиткергән иде. 28 ел узса да, бу юллар бүгенгедәй минем колакта һаман да яңгырыйлар.

     Загс биргән язу- кәгазь бит ул,

     Саргаер ул сандык төбендә.

     Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,

     Саклансын ул бөтен гомергә.

-Гаилә ни өчен таркала? (ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы буенча А3 битендә эшлиләр. Шул вакытта Галия җырын тыңлыйбыз. Һәр төркемнең 4 номерлы укучысы уртак фикерне җиткерә)

 ( Икенче хатка нәтиҗә ясала. Гаилә коруга җитди карарга кирәк.)

-Укучылар,өченче хатны сез ничек атадыгыз?

Җавап. - Хезмәт юлы тарихы.

- ӘДРӘСТӘ  БУЛГАН  КАЙСЫ  ВАКЫЙГАЛАР “ГАЛИЯ – ҮЗ ҺӨНӘРЕНЕҢ ОСТАСЫ” ДИП ӘЙТЕРГӘ МӨМКИНЛЕК  БИРӘ?

(ҖАВАПЛАР ТЫҢЛАНА)

- ИСКӘНДӘР: “ГАЛИЯ КЫЗУ ЭШ АРКАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ ОНЫТКАН”,- ДИП УЙЛЫЙ АЛАМЫ?

ҖАВАП. - ЮК. ЧӨНКИ ГАЛИЯ КҮП ВАКЫТЫН БАЛАЛАРЫНА БАГЫШЛЫЙ. АЛАР БЕЛӘН  ШУБЕРТНЫҢ “ЯЗЫЛЫП БЕТМӘГӘН СИМФОНИЯ”СЕН ТЫҢЛЫЙ, РӘСЕМ ЯСЫЙ, ФИКЕРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАША.

(ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. УКУЧЫЛАР ӨЧЕНЧЕ ХАТКА НӘТИҖӘ ЯСЫЙ.

Галия- чын Ана һәм яхшы врач. (балаларын ташлап китүче аналар да бар бит.)

- Укучылар. Дүртенче сюжет сызыгына тукталабыз. Бу хатны сез Вәли белән очрашу дип исемләдегез. 

-“ИРЕҢ  БЕЗГӘ  ЯЛ  ИТӘРГӘ  КИЛДЕ”,- ДИГӘН  СҮЗЛӘРНЕ  ИШЕТҮ  ГАЛИЯГӘ НИЧЕК  ТӘЭСИР  ИТӘ? (СИНГЛ РАУНД РОБИН)

ҖАВАП. – ГАЛИЯ КЕМ КИЛДЕ ИКӘН ДИП АПТЫРАШТА КАЛА. ИСКӘНДӘРМЕ, ВӘЛИМЕ? ИСКӘНДӘР КИЛСӘ, ҮЗЕМНЕ НИЧЕК ТОТАРМЫН? ВӘЛИ КИЛСӘ, КҮЗЕНӘ НИЧЕК КҮРЕНЕРМЕН?-ДИП УЙЛЫЙ.

- НИ  СӘБӘПЛЕ  ГАЛИЯ  ВӘЛИНЕ  ҮЗ ӨЕНӘ  ЧАКЫРЫРГА  ТЕЛӘМИ?

Җавап. – Галия бик күп еллар дәвамында балаларына фотографиядәге Вәлине әтиегез дип әйтеп килде. Ялганлавы өчен аңа оят иде.

-АЕРЫЛЫШКАНДА  ГАЛИЯ  НИ  ӨЧЕН ИСКӘНДӘРГӘ  ЯЗГАН  ХАТЛАРНЫ ВӘЛИГӘ  БИРЕРГӘ  БУЛА?

ҖАВАП. – ИСКӘНДӘР ГАЛИЯНЕ ИҢ АВЫР ВАКЫТТА ИКЕ БАЛАСЫ БЕЛӘН ТАШЛАП КИТӘ. УЛ ГАЛИЯНЕҢ ЯЗГАН ХАТЛАРЫНА ЛАЕК ТҮГЕЛ

- УКУЧЫЛАР! СЕЗ ГАЛИЯ БЕЛӘН ВӘЛИ УРЫНЫНДА БУЛСАГЫЗ, ҮЗЕГЕЗНЕ НИЧЕК ТОТАР ИДЕГЕЗ? (РОЛЬЛӘРДӘ - УКУЧЫЛАР. БУ СИТУАЦИЯДӘ АЛАР ҮЗЛӘРЕН ЗУРЛАРЧА ТОТТЫЛАР. МИНЕМ КҮЗЛӘРЕМӘ ЯШЬЛӘР БӘРЕП ЧЫКТЫ.)

-УКУЧЫЛАР. БИК ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ. СЕЗ МИНЕ ВАКЫТЛЫЧА ГЫНА БУЛСА ДА ЯШЬЛЕГЕМӘ КАЙТАРДЫГЫЗ.

-БАРЛЫК ХАТЛАРНЫ ДА НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?

ҖАВАП. - ГАЛИЯ ОБРАЗЫ.

-ЯЗУЧЫ НИНДИ ӘДӘБИ АЛЫМНАРДАН ФАЙДАЛАНГАН?

 ҖАВАП. -  АНТИТЕЗА,ЧАГЫШТЫРУ, ХАТ ҺӘМ ХАТ ЭЧЕНДӘ ХАТ.

-УКУЧЫЛАР, ӘДӘБИ АЛЫМНАРГА МИСАЛЛАР КИТЕРИК ӘЛЕ. (МИСАЛЛАР УКЫЛА)

-Укучылар, кАРТА-ДВОЙНОЙ ШАР СТРУКТУРАСЫН КУЛЛАНЫП, А3 БИТЕНДӘ эшлибез. 1төркем- Искәндәр-Вәли, 2 команда Галия-Искәндәр образларына чагыштырма характеристика бирә (командалар чыгышы)

- Нәтиҗә ясыйбыз. Кешенең характерлы сыйфатлары язмышында зур роль куйный

- Укучылар. Автор ни сәбәпле Шубертның “Язылып бетмәгән” симфониясен керткән?

Җавап.- Галиянең тормышы да тәмамланмаган симфония сыман. Аның бәхетле тормышы әле башлана гына.  

-Гадел Кутуйга ни сәбәпле хатлар жанрын сайлады икән?

Укучы җавабы. – Әгәр әсәр башка жанрда язылган булса, автор укучысына геройларының эчке кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән җиткерә алмас иде.

-Автор  бу повесте белән укучыларына ни әйтергә тели?

(һәр төркемнән 1 нче номерлы укучының җавабы тыңлана)

  • Гаилә коруга җитди карарга кирәк, ул – зур җаваплылык.
  • Тышкы матурлыкка нигезләнеп кенә гаилә кормагыз.
  • Гаилә сыналган мәхәббәткә нигезләнеп барлыкка килергә тиеш. 

-Укучылар, әйдәгез,гомуми нәтиҗәгә килик. Сезнеңчә,бәхетле гаилә нинди була?

Җавап. – Бер-береңә хөрмәт,ихтирам,саф мәхәббәткә корылган, җылы мөнәсәбәтләр өстенлек иткән, сау-сәламәт балалар тәрбияләүче гаилә бәхетле була.

VI. Рефлексия.

  • Укучылар, исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?

Җавап. – Әсәр 1935 нче елда языла.

  • Ни өчен“Тапшырылмаган хатлар” повесте бүген дә яратып укыла?

Җавап. – Гаилә- җәмгыятьнең бер кечкенә оешмасы. Гаиләләр никадәр нык булса, җәмгыять тә көчле була. Гаилә һәм мәхәббәт темасы мәңгелек һәм әһәмиятле тема. Әсәрнең уңышы да шунда. Бу әсәр 70 нче елларда сәхнәләштерелгән. 2016 нчы елда повесть нигезендә фильм эшләнде. Башлангыч серияләрен мин дәү әнием белән яратып карадык. Фильм белән әсәр арасында шактый аермалы яклар булса да, мин фильм уңыш казаныр дигән фикердә .

  • Укучылар, һәрберегез үзбәя карточкаларыгызны аласыз һәм тутырасыз. 
  • Мин бик яхшы эшләдем.
  • Мин яхшы эшләдем.
  • Миңа тырышырга кирәк.

VII. Өйгә эш бирү.

  • 1. “ТАПШЫРЫЛМАГАН   ХАТЛАР”  ПОВЕСТЕНЫҢ  БИШЕНЧЕ  ХАТЫН  ЯЗАРГА.
    2. “МӘХӘББӘТ – УЛ ҮЗЕ ИСКЕ НӘРСӘ...” ТЕМАСЫНА  СОЧИНЕНИЕ  ЯЗАРГА.
    3. “ХАТЫН-КЫЗНЫҢ  БӨТЕН  МАТУРЛЫГЫ,  БӨТЕН  КҮРКЕ  АНА  БУЛУДА” ТЕМАСЫНА  ИҖАДИ  ЭШ  БАШКАРЫРГА.
     

VII. Дәресне йомгаклау.

  • Укучылар, Рәхмәт сезгә. Бүгенге дәрес сезгә гаилә коруда, үзегезгә тормыш иптәше сайлаганда  зур ярдәм булса иде дигән теләктә дәресне тәмамлыйбыз.

                                           Файдаланылган әдәбият.                                                              1.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V- IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче – авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова) , Казан,2013.

2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Заманча уку-укыту технологияләре: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен лекцияләр курсы.- Казан: КФУ, 2015. – 367 б.

3. Ф.Ф.Харисов. Заманча белем бирү технологияләре: Аспирантлар, магистрлар һәм укытучылар өчен кулланма.- Казан, 2015.- 62 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....