Видеоурок теоретического обучения по предмету Татарская литература на тему: “Тормыш иптәшен ничек сайларга? (Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча)”.
видеоурок по теме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_1.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

ГАПОУ   «Арский агропромышленный профессиональный колледж»

                                                   

Разработка урока    теоретического  обучения по предмету Татарская литература  на тему:

“Тормыш иптәшен ничек сайларга?

(Г. Кутуйның  “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча)”.

                                                                 

                                                                           

Тема: Тормыш иптэшен ничек сайларга?  (Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча)  

Дәреснең максаты:  “ Тапшырылмаган хатлар ” повестенең эчтәлегенә бәйләп  үзебездә кешелеклелек сыйфатлары, кылган эшләребезгә карата җаваплылык хисе булдырырга тырышу ;  гаилә коруга , тормыш иптәшен сайлауга җитди карау; укучының мөстәкыль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;  образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.

Бурычлары:

  • белем бирү: укучының әдәби тел нормаларын саклап иркен сөйләшүенә һәм фикер алышуына  ирешү;
  • белемнәрне ныгыту һәм камиләштерү: сүзлек запасларын баету, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең безнең бүгенге тормышта актуаль булуына игътибар итү;
  • тәрбияви: әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып , хикәянең тәрбияви әһәмиятен  билгеләү; хәзерге вакытта анда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһим икәнлеген  күрсәтү.

Компетенцияләре:

  • Өйрәнелгән әдәби әсәрне чорның үсеш тәртибендә системалы итеп күзаллау;
  • Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен , төрен , жанрын билгеләү.
  • Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы  гәүдәләшенә игътибарны туплау.

Принциплары:

дидактик принциплар: фәннилек, курсәтмәлелек, ана телендә иркен сөйләшә, аралаша алу, уку-укыту барышының тәрбияви характерда  булуы;

гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик предметара бәйләнеш ;

Укыту ысуллары: иҗади уку, аңлату-күрсәтү, коммуникатив, проблемалы укыту, анализ ясау.

Укыту  алынмалары: әңгәмә –аңлату, интонация өстендә күрсәтү, сөйләү, дәреслек белән эш, әңгәмә-йомгаклау.

Дәреснең төре:  диалог-әңгәмә.

Дәреснең тибы:  белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау:   Презентация, дәреслек.

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

  1.  Актуальләштерү.
  1. И. Юзеевның “Мәхәббәт нишләттең син мине?” шигыре белән танышу.
  2. Өй эшен тикшерү. “Мәхәббәт  сүзен мин ничек аңлыйм” .

  1. Яңа материалны аңлату.
  1. Әсәрдә сюжет сызыкларына тукталып китү, персонажларга характеристика бирү .
  2. “Гаилә бәхете нәрсәдә?” Проблемалы сораулар ярдәмендә Галия белән Искәндәрнең  гаиләләренең таркалу сәбәпләрен табу.
  3. Шубертның «Язылып бетмәгән симфониясен» тыңлау, фикер алышу.

IV          Белем һәм күнекмәләрне  ныгыту.    

1. Бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдинның ир белән хатын хакы турында язылган сүзләре буенча фикер алышу.

2. “Тормыш иптәшен ничек сайларга?” укучыларның иҗади  эшләрен тыңлау.

 V Йомгаклау.

VI   Үзбәя.

VII  Өй эше.

                                                             

                                                 

                                  Дәрес    барышы.

I.        Оештыру моменты.

 Максат. Уңай психологик халәт тудыру.

II.         Актуальләштерү.  

Максат.  Гомумиләштереп  нәтиҗәләр ясау; укучыларның  иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Укытучы сүзе.  Хәерле көн  укучылар! Бүгенге татар әдәбияты дәресебезне  минем И. Юзеевның “ Мәхәббәт, нишләттең син мине?” шигыре белән башлап җибәрәсе килә.

Нишләттең син мине, мәхәббәт?

Тилерттең, шаштырдың,

Күкләргә аштырдың,

Сагышлар уяттың,

Наз гына оялттың,

Кабыздың, сүндердең,

Тыңлаттың, күндердең,

Чәчәкләр өздердең,

Сагынгач түздердең,

Ялгызым калдырдың,

Татлы яшь тамдырдың,

Күңелне нечкәрттең…

Мәхәббәт, син мине нишләттең?

Мәхәббәт сузен  сез ничек аңлыйсыз? Гомумән нәрсә соң ул мәхәббәт?()

Мәхәббәт сузе белән бәйле нинди сузләр беләсез?(гаилә , балалар, тормыш иптәше).

Бүгенге дәресебез күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан “Тапшырылмаган хатлар” повестена багышлана. Дәресебезнең темасы да “Тормыш иптәшенне ничек сайларга ?” дип атала . Укучылар дәреснең максатын бергәләп билгелик әле. (Дәреснең максаты   “Тапшырылмаган хатлар ” повестене эчтәлегенә бәйләп  үзебездә кешелеклелек сыйфатлары, кылган эшләребезгә карата җаваплылык хисе булдырырга тырышү, гаилә коруга , тормыш иптәшен сайлауа җитди карау).

Укытучы сүзе.  Мәгүлуматларга килгәндә: 1935 нче елда Гадел Кутуйның иң күренекле әсәре “Тапшырылмаган хатлар” повесте дөнья күрә. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: Гомәр Башировның “Намус” (18 телдә 35 мәртәбә), Муса Җәлилнең  “Моабит дәфтәрләре” (10 телдә 20 басма), Җәвад Тәрҗемановның  “Шуктуган” (17 телдә 26 басма).

Укытучы сүзе.  Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укыла ? (повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле,  хисләре чагыла;вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә)

III.    Яңа материалны аңлату.

Максат. Укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү

Укытучы сүзе.  Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Бу хатлар, аерылышып, сигез ел үткәннән соң Искәндәргә җавап итеп язылганнар.  Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да әсәр  укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди.  Бәхетле гаиләләр нинди була икән?  Тормыш иптәшеңне ничек сайларга? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.Әсәр белән без таныш инде,   «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталып китик эле һәм аларга кыскача характеристика биреп карыйк.

“Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә дүрт хат - дүрт сюжет сызыгы бар.

  • Беренчесе  - мәхәббәт тарихы.

Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.

  • Икенчесе - гаилә тарихы.

Искәндәр белән Галиянең өйлнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.

  • Өченчесе - хезмәт юлы тарихы.

Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.

  • Дүртенчесе - бәхетле булырга теләү тарихы

Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.

Укытучы сүзе.   Әсәрнең темасын билгелик  әле. (Тема – мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатыннынң урыны.)
Укытучы сүзе.  Бу хатларны нәрсә берләштерә? (Хатларны барысын да бер образ берләштерә. Ул – Галия, Искәндәр  образлары.)

Бирелгән схема буенча  образларга характеристика бирик әле.

Галия образы.
1) Галиянең биографиясе (Текста шул урынны табып укып чыгу, 92 бит ).

 (Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша.)..

“.....Ул укырга керү теләге белән Казанга килә,университетның рабфагына укырга керә.Чулак Фәхри кызы бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап ачлы- туклы яшәсә дә авырлыкларга исе китми.Чөнки ул Ленин ,Толстой кебек даһиларны күргән университетта укый,аның зур хыялы бар.Галия яхшы укуы өстенә китапханәче булып эшли,үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаша,җәмәгать эшләре башкара.Менә шулай яшәгәндә ул үзенең мәхәббәтен очрата,бер күрүдә үк аңа гашыйк була.Ул –Искәндәр,танылган артист,үзенең чибәр икәнлеген дә,хатын-кызга ошавын да белә.Шуңа күрә дә ул тормыштан бары тик  ләззәт алырга гына ярата.Искәндәр белән Галия гаилә тормышы корып җибәрәләр....”

2) мәхәббәткә карашы  (Текста шул урынны табып укып чыгу, 93 бит).

Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул - гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.

“.....Һәрбер сөю һәм сөелүнең “Эх яратасы иде,сөясе иде”,-дип хисләр ташкан чагы була.Шомырт чәчкә ата.Сандугачлар сайраша.Мин дә үземнең матурлык тойгыларына тулганымны сиздем.Минем дә яратасым ,яраткан кешем белән:”Без нинди бәхетле,безгә шундый рәхәт”,- дип,тын беткәнче кочышасым килде.Син мине тулай торакка кадәр озата барганда гаҗәп игътибарлы идең.Сүзләрең җылы,тавышык йомшак иде.Төн буе сине тыңласым килде.Бу кичне сине култыклап барганда “Нинди бәхет Искәндәр, мин  сине  үлгәнче яратырмын,мин сиңа яхшы иптәш булырмын ,“_ дип уйладым....”  


3) Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә? (Текста шул урынны табып укып чыгу.94 бит)Сезнеңчә гаилә бәхете нәрсәдә?

Гаилә - ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше, тормыш юлдашы сайлый. Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр. Ярату Галиягә көч бирә. Искәндәрдән калышмас өчен, иптәшләре арасында кыен хәлгә калмас өчен, Галия үз белемен үстерү өстендә эшли. Төрле китаплар укый, фән, техника, тарих, әдәбият белән кызыксына. Бөек кешеләрнең фәнни эшләре белән таныша.

4) Галия – табиб (әсәрдән өзекне табып укыгыз, 3 нче  хат)

“...Галия ике бала белән Әдрәс авылына эшкэ бара һәм доктор булып эшли башлый. Аны биредә яңа каршылыклар көтә.  Ике бала белән  яшәү урыны булмау, аптекада кирәкле дарулар җитмәү,  амбулаторияның ташландык хәлдә булуы  Галияне кыен хәлгә куя. Ләкин ул авырлыкларга бирешми  болҗниөаны тәртипкә китерә,  Табигый таланты, сизгерлеге остенә  югары уку йортында  белеме, эш сөюе  һәм кешелекле сыйфатлары Галияне  халык алдында тиз таныта.  Ух һәрвакыт халык арасында булырга тырыша,  авыруларга игтибарлы һәм ярдәмчел була...”

Укытучы сүзе. Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?  (Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була, кебек фикерләр тыңлана)

5) Галия гаиләнең таркалу сәбәбен ничек аңлата? (Текста шул урынны табып укып чыгу, 113 нче бит)

Укытучы сүзе.Гаиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән. Искәндәр образына характеристика бирик әле.

Искәндәр образы:
1) портреты; (Текста шул урынны табып укып чыгу, 93 нчы бит )

Искәндәр,танылган артист,үзенең чибәр икәнлеген дә,хатын-кызга ошавын да белә.Шуңа күрә дә ул тормыштан бары тик  ләззәт алырга гына ярата.

2) характер сыйфатлары; (Текста шул урынны табып укыпчыгу)мәхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте; (Текста шул урынны табып укып чыгу)

Искәндәр -артист,сәхнә кешесе. Ул хатынының  да артистка булуын тели. Ләкин Галия аны  тыңламый, медицина институтына укырга керә. “...Мине яратсаң,минем белән торырга теләсәң ,бала китермә,бала икебез өчен дә тере богау булачак...” дип каршы  төшә. Аңа да Галия каршы төшә.

Шулай ук Искәндәрдә иске карашлар да кузәтелә.Ул тормыш иптәшенә укымаска , минем характерыма игтибар ит,миңа буйсын, миңа кол бул дип әйтәсе килә.

Искәндәр өчен мәхәббәт у тышкы матурлык, бер берең белән соклану  гына. Ул Галиягә дә “Татар кызы матур итеп сөя белми . Болай да аз матурлыкны балага биреп ,узе буш кала ” дип әйтә. Гаилә , балалар аның өчен абруй гына булалар.

3) гаиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы? (Текста шул урынны табып укып чыгу  101 нче бит).

Әсәрдәге геройлар бер-берсенең тышкы матурлыгына гына сокланып, ашыгырыбрак тормыш башлаганнар. Искәндәрнең Галиягә карата гашыйк булуы вакытлыча гына булган. Алар арвсындагы каршылык – ир белән хатын арасындагы гади бозылышу гына түгел , бәлки тормышка булган ике карашның бәрелешүе дер.

Укытучы сүзе.Уйлап карагыз әле, Искәндәр кебек образлар тормышта еш очрыймы? (Фикерләр тыңлана).Әйе, Искәндәр мондый ялгышлар ясамаса, яраткан кешесен аңларга тырышса, үзара аңлашу булса, гаилә таркалмас иде.Гаиләне саклап калу өчен, Галия ниләр эшли соң? Бәлки, Галиянең дә кимчелекләре бардыр? ( галия гаилә дәфтәрен башлый).

Укытучы сүзе. Әсәрдә тагын бер образ бар. Бу Вәли Сафиуллин образы.

Студент егеткә Галия нинди бәя бирә?  Хәзерге Вәлине ничек характерлар идегез?   Галия белән Вәли гаиләсенең бәхетле булуына нигез бармы?

(  Вәли Галияне яратып  йори.Тик беркайчан да яратуы турында үзенә әйтми.Киресенчә аны күргәндә качарга,күренмәскә тырыша .Галиягә булган мәхәббәте  аны  канатландыра. Ул Мәскәү университетында укый  математика укытучысы булып эшлий. Хезмәтләре өчен орден белән бүләкләделәр.Гомере буе Галияне уйлап яший.Ял йортына килгәч,аны күрүенә  сөенә,балаларын  аны  “Әтиләре” дип тәрбияләгәнгә шатлана гына.Соңлап булса да, алар  бер-берсен табалар ,балаларны ил өчен кирәкле кешеләр итеп тәрбияли алырбыз дип ышаналар)

IV.  Белем һәм күнекмәләрне  ныгыту.    

 Максат. Алган белемнәрне практикада куллану.

Укытучы сүзе.Бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддинның ир белән хатын хакы турында язылган сүзләргә игтибар итик әле.

  • Хатын – ирнең тереклек иптәше.
  •  Хатын – иренең йортына хуҗа булучы,аның малларын саклаучы,балаларга тәрбия бирүче.
  • Хатын – иренең күңелсез вә кайгылы чакларында юатучы, кәефен күтәрүче,бөтен өй җәмәгатен җыеп тотучы.

  • Ир – хатынны үзенә иптәшлек өчен кабул итеп алучыдыр.Ата вә анасыннан,туган үскән җирләреннән аерылып килгән хатынын олылап, хөрмәт итеп торучыдыр.
  • Ир – юкбар сүзләр белән хатынын борчымас, аңа карата ягымлы,мәрхәмәтле булыр.Кая киткәнен,нәрсә эшләгәнен әйтеп йөрер.

Р. Фәхретдинның сузләре белән сез килешәсезме?

Укытучы сүзе. Дөрестән дә ир-хатын мөнәсәбәтләрендә хатын –кыз эмоөионалҗ лидер булса, ир-ат ихтыяри лидер. Ир кешедәге тотнаклылык, салкын канлылык, сабырлыкны җуймау кебек сыйфатлар хатын-кыздагы рухи сизгерлек , йомшаклык, эчкерсезлек белән бергә кушылып , мөнәсәбәтләр гармониясе тудыралар.

Әлбәттә, кимчелексез кеше булмый, ләкин Коръән нигезләренә таянып яшәргә тырышсаң, бәлки гаиләләр таркалмас иде. (Гаилә турында Коръәннән алынган аять язылган, слайд күрсәтелә)

Аятьнең мәгънәсе хакында фикер алышу

Ирексездән, Галиянең «Нигә соң бездә матур гаиләләр аз?» дигән соравы искә төшә, һәм бүген дә актуаль яңгыраганы аңлашыла. “Тормыш иптәшеңне сайлаганда нәрсәрә игтибар итәргә кирәк?”  Бу хакта сезнең фикерегез ничек?

                 (укучыларның  проект эшлэре курсэтелә.)

Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул - уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу – икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба.

                  (Укучыларның фикерләре тыңлана)

Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешәләр, ләкин шушы парлар арасыннан аерылышучыларның саны артканнан арта бара. Бистәбез дә әлеге проблемадан читтә калмый.  Мин сезне Арча районының  кавышу һәм аерылышу күрсәткечләре белән таныштырып китәсем килә.

Укытучы сүзе.«Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» - дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә, Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә? (ана булуы турында укучыларның фикерләре)

Укытучы сүзе.Барлык аналар да сез әйтеп үткән сыйфатларга ияме соң? (Ятим балалар).

Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр. Ул хәтта балаларын симфония тыңларга өйрәтә. 7 яшьлек кызы Кадрия «Әнием, шундый матур музыка, ә син тыңламыйсың?» - ди.

Укытучы сүзе.Ни өчен әсәрдә автор тарафыннан Шубертның «Язылып бетмәгән симфониясе» кертелә?

Укучылар, ә хәзер сезгә симфонияне тыңлап китәргә тәкъдим итәм.

Укытучы сүзе.Симфония белән Галия тормышы арасында нинди уртаклык бар?  (Галиянең язмышы кебек үк симфония дә төгәлләнмәгән. Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.)

Симфония тыңлау.Алда бирелгән сораулар буенча фикер алышу.

V . Йомгаклау.

Максат. Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади  активлыгын арттыру.

Укытучы сүзе.Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә? Дәрес куелган максатларга ирештеме.(фикерләр тыңлана.)

  • Төп героинябыз, язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителсә дә , узен югалтмый. Иреннән аерылгн хатын кыз җәмгыяттә , өйдә, эш урынында узенә авторитет яулый.

  • Совет хатын кызы хуҗабикә генә булырга тиеш тугел, һөнәргә ия булган хатын кыз  тормышта үзен таба.

  • Гаилә кору ул безнең алдыбызга бик күп җавплылыклар да өсти.Шуңа күрә гаилә кору алдыннан бик нык уйларга кирәк.
  • Тормыш иптәшен сайлауга җитди карарка кирәк. Эш сөючән,сабыр,кешелекле,мине хөрмәт итүен теләр идем,үземнең әнием,әтием  кебек булуын теләр идем.)

Укытучы сүзе. Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган кебек, кеше язмышлары да төрле. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү - бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.

Әнисе!» - дип әйтер кадерлеңнең

Таянычы булу бәхетле-

Батырлыкның үзе белән тиңдәш

Җаваплы һәм Олы бәхет ул!

Яшәешнең тирән мәгънәсе дә,

Чын сөю дә,олы савап та

« Әнисе!»- дип әйткән изге сүзгә

« Әү, әтисе»- дигән җавапта.

V Үзбәя. Билгеләр кую.

Максат: укучыларның үз эшләренә бәя кую белүләренә ирешү.

VI Өй эше.

Максат: укучыларның язма сөйләм күнекмшлшрен камилләштерү, белемнәрен тирәннәйтү; язучы иҗатына кызыксыну уяту.

Укучыларга төп геройның берсенә җавап хаты язарга

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Конспект урока по татарской литературе. Тема "Ана күңеле балада"

Урок проведённый в 9 классе по произведению Аяза Гилязова "Җомга көн кич белән"...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...