ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы
материал по теме

Гаянова Фандалия Гильмегалиевна

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш

Тема:

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Актаныш муниципаль районы Тат. Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Ф.Г.

                                                 2013 ел

 

   Татар әдәбиятын  яңа технологияләр аша өйрәтү – ул укуны яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу , укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Дәүләт стандартының тагын бер мөһим таләбе укучыларны иҗади фикерләргә күнектерүдән гыйбарәт. Бу таләп укучыларга һөнәри белем бирү максаты белән кушыла. Яңа технологияләр буенча эшләү укытучының дәресләрдә төрле позициядән чыгып эшләвен күз алдында тота. Ул режиссёр да, укытучы да, укучы да, билгеле бер эшнең оештыручысы да була. Әдәбиятны  А. Яхин дәреслеге белән укыту –яңа технологияләрнең берсе. Дәрестә укучы укып килмәсә дә, куркып утырмый. Балалар бер – берсе белән фикер алыша, бәхәсләшә, үз фикерен әйтүдән дә тартынып тормый. Әгәр фикере дөрес булса, бала зур шатлык кичерә. Ә шатлану – сәламәтлек ул. Бала үз хезмәтендә уңышлар күрми икән , ул чакта белем алуга омтылыш, очкын сүнә. Укудагы уңыш – балага авырлыкларны җиңеп чыгу өчен энергия бирә, укырга теләк тудыра торган эчке көчләрнең бердәнбер чыганагы. Балалар үз хезмәтен бәяләгәнне ярата. Сүз дә юк, әдәбият дәресендә әсәрләр өйрәнелергә , аларга анализ ясалырга тиеш. Традицион алым буенча без башта язучының иҗат юлын, аннан әсәрнең эчтәлеген укып сөйлибез.     А. Яхин  фикеренчә , бу әле дәреснең эчтәлеге була алмый. Укучылар уйларга , фикерләргә өйрәнергә тиеш. Әсәргә анализ һәрвакыт аның темасын, эчтәлеген, идеясен, автор фикерен табу кебек нәтиҗә белән тәмамлана. Димәк, укучылар дәрес саен әсәрләр эчтәлегенә салынган проблеманы чишәргә тиеш булалар. Проблеманы уйлап чыгарасы юк. Ул программаның концепциясенә салынган: укучы әсәрнең эчтәлеген үзе эзләп таба, язучы иҗатының үзенчәлеген ачыклый, әдәбият тарихын чорларга бүлү өчен нигез турында уйлана.

    Анализ ясаганда укучы фикерләү гамәлләрен һәм аларны куллана белергә өйрәнә.Фикерләү ике гамәлгә бүленә : фикерләгәндә укучы бербөтен күренеш эчендә каршылыклы өлешләр күреп ала, өлешләрнең аермаларына нигезләнеп , бөтенне тарката.  Уйлауның икенче гамәле , киресенчә бер –берсенә охшамаган , хәтта бер –берсенә каршылыкта торган күренешләр арасында охшашлык таба.  Фикерләүнең беренче гамәле әсәргә анализ ясый. Гомуми төшәнчәләргә конкрет эчтәлек бирә. Әсәрнең тышкы эчтәлеген күрү белән чикләнмичә, үзәккә үтеп керә, автор салган эчтәлекне эзләп таба. Ә икенче гамәл таркау яткан күренешләрне тәртипкә китерә, аларны зур – зур төркемнәргә җыя. Язучы иҗатына , әдәби чорга бәя бирә.

   Белгәнебезчә, әсәр – иҗади фикер җимеше. Ул тормыш вакыйгаларына нигезләнә , әмма аны кабатламый. Әсәрдә әдип тормыш турында уйлана, уйларын укучысы белән уртаклаша. Ул тормышка бәя бирә, шул ук вакытта укучысына да бәя бирергә куша. Димәк , әсәрдә әдипнең уй – фикерләре дә , бәяләре дә, кичерешләре дә бар, ул аларны турыдан – туры ачып салмый, ә сәнгать теле белән әйтеп бирә. Әсәр эчтәлеген табу өчен, укучы шул телне өйрәнергә тиеш була. Безнең максатыбыз да шуннан гыйбарәт. Ә әсәр телен белгән укучы , әсәрне укыганда, әдипнең фикерләү хәрәкәтендә катнаша. Ул аны аңлап укый. Укучы әдәбиятның матурлыгын күрә белергә тиеш, анда язылганнарга соклана, гаҗәпләнә, шатлана, нәфрәтләнә дә белсен.

  Балалар , әлбәттә, беренче дәрестә үк уйларга өйрәнмиләр. Әмма ничек уйларга кирәкләген  төшенәләр, әкренләп иҗади фикерләргә өйрәнә баралар. Әлбәттә, бу – җиңел эш түгел. Укучыны иҗади фикерләргә өйрәтү өчен , укытучы иң элек үзе бу сыйфатка ия булырга тиеш. Ә бу бик күп вакыт , ихтыяр көче, энергия таләп итә.

  Югарыда сүз әсәр анализлау турында барган иде. Берсүзсез, укучы башта әсәрне укып чыга. Әйтергә теләгән фикерендә ялгышмас өчен , әсәрне кат- кат укырга таләп итәргә кирәк.

   Әдәби әсәрне яңача анализлау алымнары, беренче чиратта, укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерә, баланы дәрес буе уйланырга, эзләнергә, үзе тапкан җавапның дөреслеген исбатларга өйрәтә. Дәреслектә һәр әсәрдән соң сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә. Шушы сорау һәм биремнәргә җавап биреп укучы үзе нәтиҗәгә килә. Шунысы әһәмиятле: дөрес җавап берәү генә булмый, ягъни берничә җавап берьюлы дөрес булырга мөмкин. Шул рәвешле дәрестә укытучының төп эше укучылар белән иҗади әңгәмә үткәрүгә, ә укучыларның эшчәнлеге китапка язылганнарны кабат сөйләү түгел, ә үзе уйлап, үзе исбат итеп, үзе нәтиҗә ясауга кайтып кала. Укучылар татар әдәбиятын зур кысыксыну белән өйрәнәләр, уйлый, эзләнә, үз фикерләрен әйтә беләләр.Яңа технология буенча анализ ясарга керешкәнче, анализ өчен кирәк алымнар кабатлатыла. Әсәрне анализлау тәртибе һәр укучы алдында торырга тиеш.  5, 6 нчы классларда укучылар кечкенә күләмле әсәрләр өстендә анализ ясарга өйрәнәләр. Кемгәдер, нәрсәгәдер бәя биргәндә, чагыштырасың, бер-берсенә каршы куясың. Әдәби әсәрдә дә нәкъ шулай бит. Әдип, шагыйрь үзенең әйтергә теләгән фикерен укучысына җиткерү өчен чагыштырып карый, каршы куя, яки бер үк нәрсәне кабатлый. Чагыштыру, каршылык, кабатлау, сыйфат дәрәҗәсе, метафора, мәгънә - бәя бирү алымнары. Алар белән укучылар 5 нче класста ук таныша. Ә 6 нчы класста анализ ысуллары беркадәр катлаулана, конкретлаша, һәр әдәби төрнең үзенә хас төзелеше бар. Шуннан чыгып, әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләре 4 бүлеккә бүлеп өйрәнелә дә: тезмә әсәрләр, чәчмә әсәрләр, драма әсәрләре, юмористик һәм сатирик әсәрләр.

  Тезмә әсәрләрдән - лирик шигырьләрдә үзәктә хис ята. Хиснең сәбәбен, дәрәҗәсен, юану өлешен табу аша - эчтәлеккә киләбез. Чәчмә әсәрләрдә вакыйгаларны табу, охшашларын берләштерү - гомумиләштерү аша гына эчтәлекне ачып була. Ә драма әсәрләренең үзәгендә һәрвакыт конфликт ята. Ул эчке конфликт та, тышкы конфликт та булырга мөмкин. Драма әсәрләрендә каршы якларны өйрәнү, алар арасында бәйләнеш табу әһәмиятле. Юмористик һәм сатирик әсәрләрдә дә каршылык үзәккә куелган була. Автор мактаган булып көлә, тәнкыйтьли, баштагы фикере эченә тагын берне салып куйган була.

   Һәр әдәби төргә башта анализ үрнәкләре бирелә. Шулар аша үзенчәлекләр белән танышкач кына сорау һәм биремнәргә, укытучының юнәлеш бирүенә таянып укучылар башка әсәрләрне үзләре анализлый. Дәресләрдә укучыларның барысы да эшли, кул күтәреп җавап бирмәгән, уйламаган укучы калмый. 7,8 нче классларда әкренләп башта язучылар иҗаты бөтен бер күренеш буларак өйрәнелә, иҗат бөтенлеге уртак темаларында, проблемаларында, идеяләрендә табыла. Берничә әсәрен анализлап, охшашлыкларны табу аша язучы стиленә бәя бирелә. Ә 9 нчы класстан башлап, традицион программадагы кебек, әдәбият тарихы өйрәнелә башлый. Язучыларның иҗатларын чагыштыру аша гына чорлар арасындагы бәйләнешләр табыла.

   А. Яхин методикасы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Иң йомшак баланы да китапка тарта, әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә. Бала үз уңышларын күрә, кызыксына, эзләнә, фикер йөртә. Әдәбият дәресләре шундый булырга тиеш тә.   Укучы да тормышка бәя бирергә тиеш була. Бәя бирү алымнарын белми торып , әсәрнең эчтәлеген ачып булмый. Шулай итеп, укытучы нинди юнәлештә эш итсә дә, максаты бер: укучы китап укырга, укыган әйберсе турында аңлата белергә тиеш.

  Әлбәттә, бүгенге көн балалары бик күп вакытларын телевизорга һәм компьютерга сарыф итәләр. Мондый шартларда аларны китап укуга  кызыксындыру бик авыр. Ә әдәби әсәр укылырга тиеш. Бары тик үзләрен чын шәхес итеп кабул итүчеләр генә хыяллана, өмет итә, сөенә һәм көенә ала. Ә сәнгатьнең бер төре саналган матур әдәбиятны йөрәге белән кабул итүчеләр булмаса, әдәбият дәресенең гадәти уку-укыту сәгате генә булып калуы бәхәссез. Яңа технологияләр заманында    татар теле һәм әдәбияты укытучыларына  балалар белән иҗади эшләп,  аларның сәләтләрен ачып, җәмгыятебезгә лаеклы, чын милли шәхес итеп тәрбияләүләрен телим.

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту”

“ФДББС на күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасының эчтәлеген яңарту” программасына  багышланган квалификация күтәрү курслары кысасында”Ашханәдә ашыйбыз” дигән темага ...

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.Мәктәптә укытуның яңа максатлары:1.Фикерләү сәләте...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

ФДББС(ФГОС) форматында әдәбияттан тематик тикшерү эше. 8 сыйныф, татар төркеме

Фатих Хөснинең " Сөйләнмәгән хикәя" әсәре буенча тикшерү эше....

ФДББС(ФГОС) форматында татар теленнән тематик тикшерү эше. 8 сыйныф, татар төркеме

8 нче сыйныфларда "Тәмамлык" темасы буенча тикшерү эше....