Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау
план-конспект урока (7 класс) на тему

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kzh_beln_saryk_kiyaten_analizlau.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш уку дәресе  

Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык”

әсәрен анализлау.

Максатлар:

  1. Укучуларда лиро-эпик әсәрләрне анализлау  күнекмәләрен ныгыту.
  2. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәләрен үстерү өстендә эшләү.
  3. Үзеңнең эш-гамәлләреңә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

Өй эшен тикшерү өчен тест, әсәргә анализ бирү таблицасы, әсәргә карата  карата рәсем.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Дәрес төре: дәрес- әңгәмә.

Методлар: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы.

I .Оештыру. Укучыларга максатны әйтү. Юнәлдергеч сораулар белән дәресне башлау. Әсәрне 3 багана аспектына куеп карыйбыз:

язучының иҗат чоры

тарихи чор

        1909        1909        1909

әсәр язылган ел


Ни өчен шушы болганчык елларда Г. Тукай әкият язарга уйлады микән? (әкият эзоп теле, читләтеп әйтелгән, цензурадан качу өчен).

Әсәр ул нәрсәдер тутырылган серле савыт кебек, капкачын ачмыйча, эчендәген белеп булмый. Әдәби әсәр дә шулай. Иң беренче “капкачына”, исеменә игътибар итик.

“Кәҗә белән сарык” турында хикәят:

- Ни өчен әкият түгел, хикәят?

- Ни өчен 2 кәҗә, 2 сарык түгел?

Менә карт белән карчык яшәгәннәр, алар кәҗә белән сарыкларын чыгарып җибәрәләр. Нигә алар чыгып китте?  Хуҗа – элекке власть. Кәҗә образы. Сарык образы. Алар ашарга эзләп киттеләр. Кара реакция еллары. Кәҗә белән сарык караңгы юл белән баралар.

  1. Алар нәрсә эзләп баралар?( укучыларның җавабы)
  2. Урман символы нәрсәне аңлата? ( укучыларның җавабы)
  3. Анда аларны нәрсә көтә? ( укучыларның җавабы)
  4. 1905 елда нинди вакыйгалар  булды? ( укучыларның җавабы)
  5. Лидерсыз калган  кәҗә белән сарык икәүләп китәләр. Бүре башы табалар.  Бүре башы нәрсә символы? ( укучыларның җавабы)
  6. Ни өчен бүре, ә арыслан түгел? ( укучыларның җавабы)
  7. Ни өчен алар җансыз баштан куркалар? ( укучыларның җавабы)
  8. Гәүдәсе кая киткән? ( укучыларның җавабы)

Башны капчыкка салып алып китәләр. Ут күренә.

  1. Ут нәрсә символы? ( укучыларның җавабы)
  2.  Бүреләр утыра. Бүреләр нәрсә символы? ( укучыларның җавабы)
  3.  Нишләп утыралар? Ботка нәрсә ул? ( укучыларның җавабы)
  4. Кәҗә ситуацияләрдән ничек чыга? ( укучыларның җавабы)
  5. Ни өчен иң карт, акыл утырткан бүре беренче кача? ( укучыларның җавабы)
  6. Бүреләр исән кала? Бу нәрсәне аңлата? ( укучыларның җавабы)

Г. Тукай шушы фикерне әкият жанрына салган. Ни өчен тезмә формада бирелә? ( укучыларның җавабы)

II. Калыпка салу.

Әсәр теле – диалоглар, җөмләләр төгәл, гади.

Әсәрнең тәрбияви әһәмияте – бердәмлек – кыенлыктан чыгу юлы. Кеше үзе куйган максатка барырга тиеш.

Эстетик кыйммәте – образлар тирән эшкәртелгән булуы.

Хәзерге көндә актуальлеге.

III Дәрескә йомгак ясау.

IV Билгеләр кую.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  Гактауллина Гөлсинә Гомәр кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...

Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлак...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....

мәктәптә дәрес ҡарау һәм анализлау

Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәресе барышын анализлау схемаһы...