Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.
план-конспект занятия (11 класс) по теме

Низамиева Рузиня Гадиевна

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f._husni_analiz_proizvedeniya.docx35.38 КБ

Предварительный просмотр:

11 сыйныф, татар төркеме

Тема. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрен анализлау.

 Дәрес төре: Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Метод һәм алымнар: әсәрне өлешләргә бүлү, эзләнү, әңгәмә

Максат:

1.Фатих Хөснинең ”Йөзек кашы” әсәрен вакыйгаларга бүләргә һәм анализларга өйрәтү, образларга  характеристика бирү; әсәрнең әһәмиятен аңлату.

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту.

3.Холкыңдагы кимчелекле сыйфатларны бетерү өстендә эшләү.

Җиһазлау:  Ф.Хөсни, “Сайланма әсәрләр”, X III том, Тарих – 2002, проектор, компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

- Укучылыр, үткән дәрестә без 40-50 нче еллар әдәбиятына кыскача күзәтү үткәрдек. Ф.Хөснинең шул чор прозасына караган “Йөзек кашы” әсәре белән таныша башладык. (1нче слайд)

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, һәрвакыттагыча, әсәрнең исеменә игътибар итик әле.

“Йөзек кашы” дигәннән сез нәрсәр аңлыйсыз?

- Бизәнү әйбере; йөзек кашын бик матур җемелдәп торган асылташлардан ясыйлар.(2 нче слайд)

- Халкыбызның күренекле кешеләрен “йөзек кашы” дип атыйлар. Бик уңган, эшне төгәл итеп үти торган, чибәр, җитез кешеләрне йөзек кашы белән чагыштыралар. Мәсәлән, җырчыларны, язучыларны.

- Менә хәзер без бер җыр тыңлап карыйк. Игътибар итегез: җырны кем башкара? Аны халкыбызның “йөзек кашы” дип әйтеп буламы?

- “Хатирә” җырын  халкыбызның йөзек кашы булган Флера Сөләйманова башкара.(3 нче слайд)

- Укучылар, халкыбызның йөзек кашы булган милли бәйрәмнәре дә бар. Мәсәлән,...

- Дөрес, сабантуйлар, андагы ат чабышларын һәм көрәшне кемнәр генә белми! (4 нче слайд)

- Ф Хөснинең әлеге әсәрен дә шундый әсәрләр рәтенә кертеп була. (5 нче слайд)

2.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

- « Йөзек кашы» әсәре кайчан язылган?   Бу чорда әсәрләр күбрәк нинди темаларга язылды?  

- Бу әсәр 1942 нче елда язылган. Бу вакытта язучылар күбрәк фронттагы,

тылдагы хәлләр, дошманга каршы көрәш турында, ул чактагы юлбашчыларны мактап яздылар. Ә Ф. Хөсни бу әсәрен мәхәббәт темасына язды. Чөнки сугыш вакытында кырысланган күңелләр матурлыкка сусаган иде. 

-  Яхшы, әсәрнең эчтәлеген барыгыз да беләсез дип уйлыйм. Хәзер аны вакыйгаларга бүлеп,  аларга исем кушып, һәр өлешне анализлау юнәлешендә эшне башларбыз. (6 нчы слайд)

 - Әйдәгез, бергәләп, әсәрне вакыйгаларга бүлик һәм анализлый барыйк. Төп геройларга характер сыйфатларын билгелик. (Укытучы белән берлектә план төзелә, укучылар үзләре анализ ясыйлар. Укытучы юнәлеш кенә биреп тора.)

Беренче вакыйга – Алма сатучылар килү.

Икенче вакыйга – Ат чабышында.

Өченче вакыйга – Шахтада.

Дүртенче вакыйга – Кыз урлау.

Бишенче вакыйга – Сугышта (7 нче слайд) Дәфтәрләргә язып куялар.

(Укучылырның җаваплары тыңлана, кәгазь битләренә язып, нәтиҗә ясап  барыла, 8 нче слайд)

  1. Өзектә автор Айдарның дуамаллыгы турында сүз башлап куя. Моңа бәйләп, нәселгә кушамат ябышу тарихын сөйләп ала. Шулай ук бу бүлектә, алма сатучыны, аның кызын тасвирлый. Айдар кызны беренче күрүдә үк ошата, аның игътибарын җәлеп итәргә тырыша.  Ул арбага килеп тотына, аннары тәгәрмәч өстенә менә, ахыр чиктә кызның чәченнән тарта. Ул үзенекенә барыбер ирешә, кыз аңа борылып елмая. Ә инде кыз аңа алма ыргыткач, ул үзен иң бүхетле кеше итеп тоя.

Дуамаллыгы тагын бер тапкыр раслана, ул үз-үзен белештерми чабып китә. Госманга да кыз ошый. Ләкин аңа игътибар итүче булмый. Ул Айдардан бик көнләшә, аның кәефен булса да боза.

  1. Бу өлештә Айдар белән Госманның холкы тагын да күбрәк ачыла. Ярыш вакытында Айдар Госманны уза башлый. Моңа Госман түзеп тора алмый, Айдарның атына суга. Монда тагын Госманның астыртынлыгы һәм мәкерлеге күренә. Айдар – дөреслек өчен көрәшүче, ул кызып китеп, уйлап та тормыйча, Госманның битенә камчы белән суга. Соңыннан аны кызгана да, ләкин инде эш эшләнгән.

Вәсиләләргә бара, киеменнән ояла. Акча эшләргә шахтага китә.

  1. Бу өлештә Айдар – эш сөючән, тәвәккәл, сүзендә торучы егет буларак сурәтләнә. Ул начар гадәтләрне якын да китерми, тырышып эшли һәм акча җыя. Ләкин аның дуамаллыгы турында тагын мисал китерелә. Шахтада ул техник белән каршылыкка керә. Монда да ул дөреслекне яклап чыга, ләкин дөрес юл белән түгел. Ул техникны тотып кыйный. Соңрак, Вәсилә янына килгәч, тагын авыл егетләре белән сугыша. Ахырын уйлап тормый, староста малаеның битен яра. Бу дуамаллыгы аны тагын Вәсилә белән аера, ул кабат  авылдан чыгып китә.

  1. Бу өлештә дә Айдарның тәвәккәл икәнен күрәбез. Ул Вәсиләне урларга бара. Эшләре уңышлы гына тәмамлана. Алар Вәсиләне алып кайталар, никах укыла. Ләкин Госманның мәкерлеге тагын башын калкыта. Ул һәрвакыттагыча Айдарның кәефен боза. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ул инде бик яхшы белә. Айдарга бит берничә сүз дә җитә. Госман үзенекен итә, ялган сүз сөйләп, Айдарны чыгырыннан чыгара, ул яңадан Вәсиләне ташлап, читкә чыгып китә. Бу өлештә дә Айдарның дуамаллыгы, уйламыйча эш иткәне бик ачык күренә.

  1. Тиздән сугыш башлана. Алар Госман белән бер частька эләгә. Сугышчан бурычын үтәгәндә, Госманның чын йөзе ачыла. Айдар дустының түбәнлеккә төшүен күтәрә алмый һәм өстенә граната ыргыта, үзе дә яралана,үлә. (9 нчы слайд)

Вакыйгалар

Айдарга хас сыйфатлар

Госманга хас сыйфатлар

Авылга алма сатучы килде

Матурлыкны күрә белә, бәяли, уйлаганын эшли, чабып китә.

Көнчел

Ат чабышы

Тәвәккәл, атны ярата, үзсүзле, тиз кызып китә, ярсу, шахтага акча эшләргә китә

Тәвәккәл, атны ярата, көнчел, кешенең өстенлеген күрә алмый, үчле

Шахтада эшләү

Эшчән, тырыш, сүзендә торучан, максат куя белә, үчле, дөреслекне ярата, сакчыл

Кыз урлау

Чын күңелдән ярата белә, сүзендә тора, дуамал, кыю, туйдан качып китә

Ялагай, ялганчы, кеше бәхетсезлегенә куана

Сугышта

Батыр, вәгъдәсендә торучы, эшен җиренә җиткереп  башкаручы, тәвәккәл, үч алучы

Куркак, җебегән, сатлык җан, кеше бәхетсезлегеннән тәм таба.

- Вәсилә турында сөйләп карыйк. Ул вакыйгаларда ничегрәк ачыла?

-Вәсилә матур кыз, алма кебек, чая, үткен, сабыр, тыйнак. Ул ничегрәк киенер дип уйлыйсыз? Аны “йөзек кашы” дияргә буламы” (10 нчы слайд)

-Була. Авыл егетләре Айдардан көнләшә. Госман көнләшә. Кызның менә дигәне! Акыллы кыз.

- Үзегезгә ошаган бер өзекне укып карыйбыз. (Өзекләр укыла)

- Менә без вакыйгаларны искә төшердек. Һәр вакыйгада Айдар белән Госман арасында каршылык туа. Әгәр дә автор каршылыклы образлар тудырмаса, каршылыклы вакыйгалар бирмәсә, әсәр ничегрәк төгәлләнгән булыр иде икән? (Җаваплар тыңлана)

- Укучылар, күргәнегезчә, автор Айдарны үрнәк образ итеп бирми. Бу хакта язучы үзе дә искәртә.(133нче бит)

Каршылык килеп чыгуда иң беренче чиратта Госман сәбәпче булып тора. Аның тискәре сыйфатлары аркасында Айдар да күп мәртәбәләр кискен хәлләрдә кала. Һәм ул мондый кискенлеккә каршы дуамалланып җавап бирә. Вакыйгаларның шулай өермәле булып баруының сәбәбе - Айдарның холкы, характеры. Айдар пошмас, битараф була алмый, горурлыгы да җитәрлек, шуның аркасында сөйгәне Вәсиләне дә, үзе дә бәхетсез була. Ә Госман исә аның бу характерын белгәнгә, үз ягына бик оста файдалана. Күргәнебезчә, аның холкы бик күп аңлашылмаучылыкка, аерылышуга сәбәпче була.

Татар халкы элек-электән кешеләрнең холыкларына туры килә торган мәкальләрне кулланган. Хәзер без дә шундый канатлы сүзләр – афоризмнар белән эшләп карарбыз. Мәкальләрнең бер өлеше билгеле, калганын сез әйтерсез, мәкальләрнең кемгә туры килүен дә билгеләрбез.(11 нче слайд)

Куеныңда  ...  асрама.

Кешене күзәт, ... төзәт.

Акылың ..., эшең арттан  йөрсен.

Җиде кат үлчә, ... .

  Бер ялганласаң, ... ышанмаслар.                                                  

 Без ... .

(12 нче слайд)

- Укучылар, 1913 елда Г. Камал исемендәге татар Дәүләт Академия  театрында әлеге әсәр буенча спектакль куелды. Аны Мәскәү сәхнәсендә дә уйнадылар. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Йөзек кашы» спектакленең (Фатих Хөсни повесте буенча Илгиз Зәйниев инсценировкасы) премьерасы узды. (13 нче слайд)

Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов, композиторы – Резеда Ахиярова. Безнең укчыларыбыз арасында да аны караучылар булды. Спектакль нинди тәэсир калдырды икән? Сүз Ләйсәнгә.

- Укучылар, әсәр сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән?

- Теле матур, бай, аңлаешлы. Фразеологик әйтелмәләр, (135,136,137) мәкаль-әйтемнәр, диалекталь сүзләр күп. Яшьлек, мәхәббәт, ялгышлар, үкенүләр... барысы да кеше тормышында очрый торган хәлләр. Әсәр тормышчан. (14 нче слайд)

Йомгаклау.

  • Шулай итеп, укучылар, без бүгенге дәрестән нинди нәтиҗә ясый алабыз.
  • Үзебездә яхшы сыйфатлар тәрияләү, үзебезнең холкыбыз хакында уйланырга тиешбез
  • Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре, чыннан да, йөзек кашы кебек ялтыраган әсәр.
  • Бу әсәр тормышчан.
  • Бәхетле булу  үзебездән тора.
  • Шулай итеп,әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең асылын танырга өйрәнү бик мөһим икән. Кечкенәдән үк үз холык-фигылеңә игътибарлырак булырга кирәк. Укучылар, мин сезгә матур сыйфатларны арттыра бару, холкыгызның кимчелекле якларын бетерә барырга, киләчәктә үзегезгә дуслар сайлаганда  бик сак булырга киңәш итәм. Бу әсәр безгә тормышны, кешеләрне ныграк аңларга ярдәм итәр

Өй эше.Түбәндәге  темаларның берсенә иҗади язма эш.

  1. Вәсиләгә хат язарга.
  2. “Минем холкым –минем язмышым”
  3. Госманга хат. (15 нче слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

Фатих Хөснинең "Беренче кар" әсәре буенча әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.

“ Беренче кар-яңа шатлыклар”. (Фатих Хөснинең “Беренче кар” әсәре буенча).(3нче сыйныф татар төркемендәге әдәби уку дәресе)...

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя” исемле хикәясе белән танышу.

Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя”исемле хикәясе белән танышу....

Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәренә Илгиз Зәйниевның инсценировкасы.

Әлеге презентациядән Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәренә Илгиз Зәйниевның инсценировкасы турында мәгълүмат алып була....

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.(технологик карта)

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе....