Фатих Хөснине беләсезме?
план-конспект

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Викторина

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.hosni_viktorina.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Фатих Хөснине беләсезме?”

Якташ язучыбыз Фатих Хөснигә багышланган

 сыйныфтан тыш чара

(Башлангыч, 5 нче, 6 нчы сыйныф укучылары өчен викторина)

ВИКТОРИНА

 I тур сораулары.

1. Фатих Хөсни кайчан һәм кайда туган?

2. Фатих Хөснинең нинди әсәрләрен укыганың бар?

3. “Йөзек кашы”нда алма сатучы абзыйның исеме ничек?

4. “Йөзек кашы”нда төп герой кем?

5. Алма сатучы абзыйның кызы кем исемле?

6. Айдарның дус малае кем исемле?

7. Алма сатучы алма сатарга кайсы авылга килә?

8. Вәсилә - кайсы авыл кызы?

9. Айдарның әтисенең исеме, кушаматы ничек?

10. Теләче районында кайсы мәктәп Фатих Хөсни исемен йөртә?

11. Фатих Хөснигә нинди дәрәҗәле исемнәр бирелгән?

12. “Чыбыркы” хикәясендәге малайның исеме ничек?

13. Фатих Хөснинең тууына быел (2008 нче елда) ничә ел тула?

14. Фатих Хөснинең бер хикәясе нинди яшелчә исеме белән йөртелә?

15. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә табага утырып тау шуган малай кем исемле?

 

II тур. “Әсәрне таныйсызмы?”

 

Фатих Хөсни әсәрләреннән өзекләр укыла. Укучылар кайсы әсәрдән икәнен белергә тиеш.

  1. “Әнә шуннан бирле безне, “Кәҗәнекеләр”, “Кәҗә Шаяхмәтнекеләр”, дип йөртәләр. Хәер, төкерергә. Авылда кушаматсыз кеше буламыни?! Кәҗә Шаяхмәт малае гына булсам да үскәнмен әле. Таякны ат итеп уйнауларны, мулла бакчасыннан алма чәлдерүләрне сөйләп тормыйм. Алма дигәннән, безнең Янбулат авылына берчакны шулай алма сатучы килде. Әллә шуннан башлап китәргәме?” (“Йөзек кашы”)

  1. “Станциянең аргы ягында кар басып киткән кыр. Куян белән тулган урман. Урманның аръягында – каядыр шушында гына – Наилнең әтисе... Ә үзе, шул әти, кайтмый да, кайтмый. Әнисе әйтә Наилгә, сораган саен әйтә: әнә шул якка, урман артына таба китте безнең әтиебез, кайтса, шул яктан ук әйләнеп тә кайтырга тиеш, ди. Элегрәк Наилгә сугыш үзе дә шунда, урман артында гына булгандыр кебек тоела иде, үсә-үсә, ул инде белә башлады: юк, сугыш урман артында гына булмаган, сугыш каладан да ары, Теләчедән дә ары, кайдадыр еракта-еракта булган, аны хәзер тагын да ераккарак куганнар, ә Наилнең әтисе алай еракта түгел, әнә анда – урман артында гына”.  (“Малай белән солдат”)

  1. “Безнең авыл өстеннән елга ике тапкыр – язын бер юнәлешкә, көзен икенче якка таба каңгылдашып кыр казлары очалар. Безнең авыл дигәч тә, гел генә безнең авыл өстеннән генә очмыйлардыр алар, күрше авыллар өстеннән дә, әле тагын мин белмәгән, минем күз җитмәстәй югарылыклардан, болытлар өстеннән дә очалардыр. Ә миңа менә шулай уйлау, безнең авыл өстеннән генә очалардыр дип уйлау рәхәт. Тигез өчпочмак ясап, тезелешеп, моңлы каңгылдашып, салмак кына очалар да үтәләр. Күңел урыныннан кубып кала, чак кына ямансу булып китә, үзеңнең дә, бу тузанлы урамнарны ташлап, гайбәт һәм көнчелек белән тулган авылны ташлап, шул кыр казлары артыннан, зәңгәр күктә әллә кайларга, әллә кайларга очасы килә...” (“Кыр казлары”)

  1. “Тарала башлаган мәйдан халкы арасында мин тагын баягы танышымны, җилкәсе аша фотоаппарат аскан сипкелле малайны очраттым.
  • Әнә, тәкәне иңбашына күтәреп бара, батырга шуны чыгардылар ич, төшердеңме соң? – дидем, малайны юри үчекләргә тырышкан кебек, тавышымны уйнатып.

Малайның ачуы минекенә кадәр дә ныграк чыккан иде булса кирәк, кем белән сөйләшкәнен дә абайламыйча, кабынып китте:

  • Төшермәдем и төшермим дә. Безнең авылда ел саен шул галәмәт инде: яклашу, хәрәмләшү... Әнә ул Җаббар өчен ыргылып чыгучыларның яртысы үз агай-энеләре... Язып чыгарыгыз әле, абый, шундый ярамаган эшне. Дөрес түгел бит бу.

...Тәкәрлек күкәе кебек чуар-сипкелле, башкалар арасында күренер-күренмәс тәгәрәп килүче бәләкәй генә малай – хәйран калырсың – дөреслекне әнә ул ничек дөрес аңлый!” (“Сипкелле малай”)

  1. “Сез минем Рәшит исемле малайны белмисездер әле... Шул ташбашлы малай мәсьәләсендә мин бик нык ялгышкан булганмын. Быел җәй, мәктәпләрдә укулар туктагач, авылга – дәү әниләренә кайтарып ташладым. Шунда озак кына торып килде бу... Кайтуга безнең белән рәтләп сөйләшеп тә тормады, “җәлт” чемоданына тыгылды. Әллә югыйсә, дәү әниләреннән безгә күчтәнәч алып кайтканмы бу, дип ялманып торганда, ни күзләрем белән күрим, берзаман чемоданнан чыбыркы сөйрәп чыгара башлады малай. Элек сабы, аннары сап төбендәге дегетләп катырган төене чыкты, аннары беләк юанлыгындагы чыбыркысы чыга башлады – анысы да дегетле, өстәвенә тагын тузаны-балчыгы да үзендә. Чыга бара чыбыркы, чыккан саен нечкәрә бара чыбыркы. Малайны әйтәм, кайдан кулга төшергәндер бу малны, шундый озын, шундый озын, сузсаң ачуым килмәгәе, Казаннан Мәскәүгә җитәр. Нечкәргәннән-нечкәрә барып, ахырда ак кыл кушып үрелгән очы килеп чыкты чыбыркының. “Уф алла, очын да күрер көн булыр икән!” – дим эчемнән генә. Ә малай эндәшми. Эндәшерлек хәле калмаган, тоташы белән бәхет эчендә йөзә: танау киерелгән, авыз ерык. Тәненә кара елан уратып шаккатыручы гарәп фокуснигы кебек, чыбыркысына уралып, идән уртасында көлеп тик тора. Менә шунда инде мин бу ташбашлы малайда бик нык ялгышканлыгымны ахырына кадәр төшендем”. (“Чыбыркы”)

III тур. Фатих Хөснинең шигырьләрен, чәчмә әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләү бәйгесе.

Нәтиҗәләр чыгару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....

Фатих Хөснинең "Беренче кар" әсәре буенча әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.

“ Беренче кар-яңа шатлыклар”. (Фатих Хөснинең “Беренче кар” әсәре буенча).(3нче сыйныф татар төркемендәге әдәби уку дәресе)...

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя” исемле хикәясе белән танышу.

Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя”исемле хикәясе белән танышу....

Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәренә Илгиз Зәйниевның инсценировкасы.

Әлеге презентациядән Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәренә Илгиз Зәйниевның инсценировкасы турында мәгълүмат алып була....

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.(технологик карта)

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе....