Фатих Хөснинең "Беренче кар" әсәре буенча әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.
план-конспект урока по теме

Гараева Лилия Идрисовна

“ Беренче кар-яңа шатлыклар”.

(Фатих Хөснинең “Беренче кар” әсәре буенча).

(3нче сыйныф татар төркемендәге әдәби уку дәресе)

Скачать:


Предварительный просмотр:

“ Беренче кар-яңа шатлыклар”.

(Фатих Хөснинең “Беренче кар” әсәре буенча).

(3нче сыйныф татар төркемендәге әдәби уку дәресе)

Гәрәева Лилия Идрис кызы

Казан шәһәре Яңа Савин районы 170нче

гомуми белем бирү мәктәбенең  

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

     Дәреснең максаты:

Күзәтүләргә таянып, беренче кар турында сөйли белү һәм аның белән бәйле булган тойгы-кичерешләрне аңлаешлы итеп җиткерә алуга ирешү;    

сәнгатьле, аңлап  уку күнекмәләрен, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.;

кышкы матурлыкны язучы күзе белән күрә белү, кыш турында образлы кузаллау, соклану хисләре булдыру;

күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.                                                                                                                                   Эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау:  компьютер ( табигать күренешләре сурәтләнгән слайдлар), мультимедиа проектор, кар бөртекләре, кышкы күренешләр сурәтләнгән рәсемнәр күргәзмәсе, кыш  турында язылган әсәрләр (китаплар, журналлар, газеталар), дәреслек Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова  “Әдәби уку” (рус телендә белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы дәреслек (татар балалары өчен).- Казан. “Мәгариф-ВАКЫТ”,  2013.

I.Оештыру моменты.

Резедә Вәлиеваның “Иң матур җир” шигыре белән башланып китә. (слайд)

  Укучы малайлар:

 - Кояш, кояш,

Син биектә,

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче,

Иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

  Укучы кызлар:

- Әйе, - диде кояш, беләм,

  Мин әйтәм,

  Тыңлап кара:

  Иң матур җир – Туган җир ул,

  Онытма моны бала!

II. Белемнәрне актуальләштерү.

      Укытучы: (слайд)

- Иң матур җир – Туган җиребез турында бөек шагыйребез Тукай:  “Анда бик cалкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”, - дигән матур сүзләр язып калдырган. Ә хәзерге вакыт турында исә болай дигән: (слайд)

“Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, -

Бу кайчак, туган?”

Укучылар бу кайчак була инде? (кыш)  

   Укытучы:

- Димәк, укучылар, безне кыш үз патшалыгына кунакка чакыра. (слайд)

Ә хәзер дусларыбыз Булат белән Алсуны тыңлыйк әле.

III. Яңа тема.

    Булат:

- Ак “мамык”ка төренеп, туган ягыбызга кыш килде. Тиздән кышкы каникуллар да җитә. Көннәр салкын булса, өйдә генә утырырга туры ки лер инде.

   Алсу:

- Бер дә борчылма, Булат. Халык сынамышларында “Кыш бик салкын булса, җәй эссе килә” диелә. Җәй көннәрендә гел урамда, су буйларында булырбыз.

  Булат:

- Җәйгә әле ерак, урамда кыш. Алсу, дәү әниеңнән кыш турында яңа сынамышлар язып алмадыңмы?

  Алсу:

- Кыш турында бик күп сынамышлар язып алдым, менә берсен укып күрсәтәм:

Кыш көне кояш тирәсендә нур түгәрәкләнеп күренсә, буран булыр.

  Булат:

- Ягез әле, дусларым тагын кайсыгыз кыш турында нинди сынамышлар белә?

(Укучылар сынамышлар әйтәләр. Алдан бирелгән өй эше буенча сынамышларга иллюстрацияләр күрсәтәләр.)

- Әби-бабайлар гомер-гомергә шушы сынамышлар буенча яшәгәннәр. Ә хәзер һәр көн телевизордан һава торышының нинди булачагын әйтеп торалар. Ягез әле, дусларым, телевизорда бүген-иртәгә һава торышы нинди булачак дип хәбәр иттеләр.

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

  Алсу:

 - Һава торышы турындагы мәгълүматны тыңлап, сынамышларны сынап, кышның ничек үткәнен дә сизми калырбыз әле.

  Галим Фәрит абый:

- һәр ел фасылы үзенчә ямьле. Кыш –ябалак-ябалак булып яуган карлары, агач-куакларны сарган ап-ак бәсләре, тәрәзә пыялаларындагы “кар чәчәкләре” белән матур. Шуңа күрә кышны шатланып каршылыйк.

  Укытучы:

- Укучылар безгә кыш патшалыгы табышмаклар җибәргән. Табышмакның җавабын белсәк дәрестә нәрсә турында сүз барачагын ачыкларбыз.

      “Табышмак әйтәм – тап” уены .(слайд)

Ак ашъяулык таптым

Җир өстенә яптым. (Кар).

Җир өстендә ак мамык. (Кар)

Канатсыз оча, аяксыз чаба.

Тышта өелә, өйдә җәелә.(Кар)

       Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбеә икән? (кар турында)

Әйе, гади генә түгел, ә беренче кар турында. Ә ни өчен беренче кар гади түгел, анысына инде үзегез дәрес ахырында җавап бирерсез.

Ә хәзер игътибар белән экранга карыйбыз. (слайд)  Анда - мәшһүр татар язучысы Фатих Хөсни. Ул Татарстанда туган. Балалар өчен “Җүлә кайгылы эт”, “Кабак”, “Сипкелле малай” һ.б. әсәрләр иҗат иткән.

   Ә бүген без аның “Беренче кар” әсәре белән танышачакбыз.

Баштан сүзлек өстендә эшләп алабыз.

    Сүзлек эше.(слайд)

Кичтән – кич белән

Ул-бу – берни

Төренү – окутываться

Иртән – иртә белән

Иңбашы – плечо

    Укытучы: (слайд)

- Инде дәреслекнең 92нче битен ачып Фатих Хөснинең “Беренче кар” дигән хикәясен табабыз. Мин укый башлыйм. Мин туктагач укуны сез дәвам итәсез. Калган җирдән укып китәсе була. Бик игътибарлы булыгыз. (текст тулысынча укыла).

  Укытучы:

- Укучылар, сезгә хикәянең эчтәлеге аңлашылдымы? (әйе).

Сүз нәрсә турында бара? (Беренче кар)

Ә хәзер без дә “Кар бөртекләре” булып ял итеп алыйк әле. (слайд)

        Физкультминутка.

          Без – карлар – очабыз

          Түбәнгә төшәбез.

          Җитәбез дигәндә,

          Җил белән китәбез,

          Шунда без  һавада

          Җилпенеп торабыз.

          Җил тынган арада

          Җирдә ял итәбез (слайд)

- Ә хәзер текст өстендә эшләүне дәвам итик әле. (Сайлап уку) Сез текст буенча сораулар уйлагыз, ә иптәшләрегез аңа җавап бирерләр.

(Укучылар сораулар һәм аларга җаваплар бирәләр)

  Укытучы:

-Укучылар, текст ахырындагы сорауларга игътибар итик эле. Беренче сорау ничек яңгырый?

  Укучы:

- Беренче кар яуган көнне исеңә төшер. Кар яву күренеше сиңа ничек тәэсир итте? (җаваплар тыңлана)

- Исегезгә төшерегез әле, беренче кар быел кайчан яуды?

- 28 сентябрьдә 17.12 (узган ел 23 октябрьдә).

 - Карны күргәч сөендегезме? (Әйе)

 - Нишлисегез килде? (уйныйсы килде)

 - Экранга карыйк әле (табигать күренешләре сүрәтләнгән слайдлар)

 -  Иртән торгач сез нәрсә күрдегез? (Кар.)

-  Бөтен җиргә, өй түбәләренә, коймаларга, агачларга кар яуган. Бөтен һава ап-ак кар белә тулган. Әйтерсең лә күктән кемдер энҗе-мәрҗәннәр сибә.)

– Кар бөртекләре тыныч кына явамы? Ә җил чыкса нишлиләр? –

- Кар бөртекләре башта күбәләктәй очып төшәләр. Ә аннан соң кошлардай күтәрелеп бөтереләләр.

 – Кар яуганын күргәч сез тизрәк урамга чабып чыккансыздыр. Шулаймы?  

- Әйе, чабып чыктык һәм бик шатландык.

 – Сез кар бөртекләрен тотып карадыгызмы? Алар нинди?

- Нәкъ мамык төсле, йолдызлар кебек җемелдиләр.

 - Ә көндез сез мәктәптән кайтканда кар нишләгән иде?

- Эрегән иде.

 – Беренче кар турында сез нинди сынамышлар беләсез?

   Укучылар:

 - Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятар.

 - Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы булыр.

 - Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

   Укытучы:

- Автор “беренче кар безгә шатлыклар алып килә” дип яза. Ни өчен?

(Кышкы уеннар турында җаваплар булуы мөмкин һәм алдагы дәрестә бирелгән өй эше буенча “Беренче кар” темасына кечкенә генә үзенең иҗади эше белән укучы таныштыра).

  Укытучы:

- Укучылар, мин сезгә шигырьләр өйрәнеп килергә кушкан идем. Өйрәнеп килдегезме?

Ике укучы рольләргә бүлеп шигырь сөйлиләр.

               Кар яуганда (М.Фәйзуллина)

               Энем минем кар яуганда

               Чыга чана шуарга,

               Артка карый – эз юк була;

               Хәйран кала шуңарга:

             - Апа, апа, кая качкан

               Минем чана шуган юл?

              - Мамык карлар явып узгач,

               Кар астында калган ул.

      Укытучы:

- Укучылар, ә кар бөртекләре үзләрен ничек хис итәләр икән? Карап карыйк.

(“Кар бөртеге” монологы. Өйдә әзерләнеп килгән укучы чыгыш ясый).

- Ә хәзер болыттагы кар бөртекләренең сөйләшүләрен тыңлап карыйк. (кыска гына сәхнәләштерелгән күренеш)

    IV. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.

   Укытучы:

- Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез.

Ике төркем татар теленнән алган белемнәрне һәм бүгенге әсәрне ничек аңлауларын күрсәтәләр. (биремнәр карточкаларда бирелә)

1нче бирем: Беренче кар НИНДИ? НИШЛИ? сорауларына җавап эзлибез.

2 нче бирем: Антонимнар табу. (слайд)

Антонимнар өстәп язарга.

Җәй көне җылы, ә кыш  көне...                  була.

Кар йомшак, ә боз...            

Җәй яшел, ә кыш...        

Кышкы көн кыска, ә төн...                

   V. Төркемнәрнең җавапларын тыңлау.

  Укучы: (слайд)

    Ак тунын киеп кыш килде,

   Яфрак-яфрак кар ява.

    Без дә кидек җылы туннар,

    Куркытмый салкын һава.

   

  VI Өй эше бирү.

-  Укучылар, ни өчен кыш турында шигырьләрдә тун киеп дип әйтелә? Кыш, агачлар нинди тун кия? Җир ак юрган ябына дибез.  Ни өчен карны тун яки юрган белән чагыштырабыз?  (җаваплар тыңлана). Өлкәннәрдән дә сорашып килегез әле. Карның нинди файдасы бар?  Кыш турында мәкальләр эзләп килегез. Теләк буенча: “Кар бөртегенең төрле ел фасылларындагы сәяхәте турында”  иҗади эш алып килергә мөмкин.

  VII. Үзбәя бирү.

- Укучылар, кайсыгыз үзеннән бүгенге дәрестә канәгать?

 Билге кую.

  VII. Йомгаклау.

 - Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?  Ни өчен? (җаваплар тыңлана)

- Ни өчен беренче кар гади генә түгел икән?

- Ул үзе белән яңа шатлыклар алып килә: төрле күңелле кышкы уеннар (Сочида булачак олимпиада турында әйтеп үтелә.) (слайд), Яңа ел бәйрәме һ.б.

- Киләсе дәрестә без сезнең белән алар турында күбрәк сөйләшербез. Кар бөртеге белән бергә сәяхәтебезне дәвам итәрбез.

 Укучы сөйли:

    Менә кышлар җитте, ап-ак карлар

    Җәйге күбәләктәй очалар.

    Әкрен генә җир-сәхнәгә төшеп

    Ләззәтләнеп аны кочалар.

   

    Бөртекләргә кушылып

    Мин дә биим.

    Сихерләнеп тыңлыйм җил көен.

    Шушы кыштай ап-ак чиста  булсын,

    Тыныч була күрсен Җир- өем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

Баганалы диаграммалар темасы буенча 6 класста математика дәресе

Тема: Баганалы диаграммалар Дәрес максаты: укучыларда баганалы һәм түгәрәк диаграммалар төшенчәсен ныгыт һәм камилләштерү, диаграммада бирелгән зурлыкларны  чагыштырып, анализлап  бирел...

6 класста "Графиклар" темасы буенча ОГЭ га әзерлек дәресе

Тема: Графикларны уку.Дәрес максаты: укучыларны графикларны укырга өйрәтү, графиклар буенча бирелгән сорауларга җавап табарга өйрәтү.Дәрес бурычлары: графикларны анализларга һәм  дөрес чишелешне ...

Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе

1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар   хисабына   баету  һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...