Ата-аналар, әби-бабайлар катнашында үткәрелгән "Гаилә бәйрәме"
методическая разработка (5 класс) на тему

Фазлыева Гульфина Нашатовна

5 нче сыйныф укучылары, ата-аналар, әби-бабайлар белән берлектә Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән "Гаилә бәйрәме" эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx20.02 КБ

Предварительный просмотр:

                         Гаилә бәйрәме.        

Кабинет шарлар, плакатлар белән бизәлә. “Безнең гаилә”темасына балаларның иншалары эленә. Әти-әниләрнең, балаларның иҗат күргәзмәләре оештырыла.

Бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул чана өстери, чанага ике капчык салынган, аларга “он”, “шикәр” дип язылган. Факиһә, янган-пешкән, “уф” дип капчыкка утыра.

Факиһә. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Мин дә ир белән торам дип яшим инде. Ходаем, кара әле, күрше Рамис та Миләүшәсе белән 7 нче мәктәпкә гаилә бәйрәменә киттеләр. Безнекенә-әә бернәрсә дә кирәкми. Эшендә өч ай акча түләмиләр. Түләмәсә,барыбер ачка үлми. Өч ай макарон ашый да битенә гәҗит каплап йоклый. Тагын йоклыйдыр әле. (кычкыра) Хабибрахман дим, Хабибрахман!

Хабибрахман. Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Бүрегеңне салдыралар дип торам.

Факиһә. Хабибрахман, Хабибрахманчик, җаным. Әйдә без дә барыйк  әле гаилә бәйрәменә.

Хабибрахман. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә син генә бар. Берни дә булмас. Юк-юк, бармыйм.

Факиһә. Хабибрахманчик, дим, барыйк инде. Үзебезне кешегә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлаһи!

Хабибрахман. Хабибрахманчик, имеш. Ә өскә нәрсә киябез?

Факиһә (шатланып). Барабыз, әйеме, йөрәк маем? Киенә тор, мин хәзер чыгам. (чыгып китә)

Хабибрахман (башын кашып).  Белмим  шул, ничек булыр икән. Минем үземнең дә бик барасым килә, бер күрәсем килә килүен. 7 нче мәктәпне, укытучыларын бик мактыйлар. Малаема да бик ошый мәктәпләрендә. Әллә барыйк микән? Соң, минем бүтән кешедән кайсы җирем ким? (Көзгедән карап, чәчләрен сыпыра). (Җырлап җибәрә).

Траттатам, траттатам,

Бүген мәктәпкә барам.

Траттатам, траттатам,

Укытучыларын күрәм.

Траттатам, траттатам,

Хатынның күңелен күрәм.

Факиһә (чыга). Чү! Чү! Җаным, бу нишләвең?

Хабибрахман (хатынын килеп култыклый). Киттек, җаным, гаилә бәйрәменә.

Икесе (Алып баручыга) Исәнмесез, соңга калмадыкмы?

1 алып баручы. Исәнмесез! Узыгыз, рәхим итегез.

Җыелып беттек, ахрысы. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

(Ишек шакыйлар. Ишектән яшь гаилә керә. Алар заманча киенгән. Коляскада 3-4 яшьлек бала утыртып керәләр.)

Яшь әни. Уф, слава богу, җитештек. (Иренә) Ә син переживал.

Яшь әти. Чё, мин не переживал. Просто татарча җырлар ишетәсем, татарча сөйләшәсем килгән иде.

Яшь әни. Әйе шул. Менә үзебез дә на половину татарча, на половину русча сөйләшеп, татар телен оныта яздык. Ә шулай да туган тел йөрәккә якын. Менә бәләкәчебезне кечкенәдән үк татарчага өйрәнеп үссен әле дип йөрибез.

Яшь әти. Әйе-әйе. Сезнең гаилә бәйрәмендә катнашырга мөмкинме?

1 алып баручы. Мөмкин. Рәхим итеп утырыгыз. Шулай итеп, бәйрәмебезне башлыйбыз! Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Хәерле көн, укучылар!

2 алып баручы.  Безнең гаиләләр җыелган,

                               Ял итәр өчен бүген.

                               Сүзләремнең иң матурын

                                Әйтмичә мөмкин түгел.

3 алып баручы.   Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

                                Күңелсездер сезгә дә.

                                Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                                Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                                Кирәк һәммәбезгә дә.

                                Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

                                Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

                                Бабай белән әбигә!

                                Кирәк барчабызга да!

Җыр.

1 алып баручы. Дуслар! Хөрмәтле кунаклар! Без бүген укучылар һәм әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергәләп гаилә бәйрәменә җыелдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк булыр. Бу бүлмәдә кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.

 1 укучы.  Син яраткан иң матур сүз

                  Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

2 укучы.  Иң назлы сүз, иң якын сүз,

                  Ул матур сүз- әнкәем.

3 укучы.  Кая барма, шунда әни йөзе,

                  Кая барсам, әни күңелдә.

                  Әни генә шулай синең өчен

                  Җанын биреп йөри гомергә.

Җыр. “Мама”  

1 укучы. Бар тагын бер иң матур сүз

                 Һәрвакыт син әйткәнең.

                 Ансы нәрсә?

2 укучы.   Ул матур сүз, ул якын сүз – әткәем.

4 укучы.   Ул җирдә иң шәп кеше,

                   Шәп кеше, гаҗәп кеше.

                   Сабантуйларда әле

                   Җиңгәне булмаса да,

                   Ул иң-иң көчле кеше.

                   Баһадир төсле кеше.

                   Ул зирәк тә, шаян да,

                   Акыллы да, әйбәт тә.

                   Кем дисезме? Ул кеше –

                   Минем әти, әлбәттә!

Җыр. “Папа может”

1 алып баручы. Әйе, сез бик дөрес әйтәсез. Бу сүзләр - безнең иң яраткан сүзләребез. Әти, әни, әби, бабай – алар безгә иң якын кешеләр. Алар, туган көнебездән алып, бишек җырларын көйли-көйли, бөтен өметләрен, хыялларын безгә багышлаганнар. Үскәч тә, олы яшькә җиткәч тә әти-әниләребезгә бала булып калабыз. Ә хәзер бер бишек җырын тыңлап китик әле.

Бишек җыры.

2 алып баручы.  Әниләр белән беррәттән әтиләр дә безне яраталар. Әниләребезнең вакытлары булмаганда, алар  да безне кулларына алып, ышанычым булыр дип иркәләгәннәр, “Үчти-үчти” сикерткәннәр, “Кәккүк, чыпчык” уйнатканнар.

Бер әти “Үчти-үчти” сикертеп күрсәтә, икенче әти “Кәккүк-чыпчык” уенын күрсәтә.

3 алып баручы.   Әтиләр безне уйнатып кына калмаганнар, ашатканнар, эчерткәннәр, чүпрәкләрен алыштырганнар. Ә хәзер тикшереп карыйк әле, әтиләр безне ничек киендерделәр икән?

Ике әти курчак төреп ярышалар.

1 алып баручы. Ә хәзер әниләр ярышы.Балаларыгызга нинди матур сүзләр әйтәсез? Иң соңыннан әйтеп калганы җиңүче була.

2 алып баручы. Ә әти-әниләр тормыш куйган мәсьәләләрне ничек чишәләр икән?

1 нче сорау. Балагыз өч көн дәресләргә бармаган. Нишләрсез?

А) каеш алам;

Б) үзем аның белән дәресләргә барам;

В) әйбәтләп сөйләшәм.

2 нче сорау. Балагыз “2”легә укый башласа, нишләрсез?

А) репетитор яллыйм;

Б) ачуланам, сәбәбен ачыклыйм;

В) үзем дәресләрен әзерли башлыйм.

Ишек шакыйлар. Хуҗа Насретдин керә.

3 алып баручы. Исәнмесез, Хуҗа әфәнде. Кайлардан килеп җиттегез?

Хуҗа Насретдин. Менә сезнең гаилә бәйрәме дип ишетеп килгән идем. Кунакларыгыз да күп икән.

1 алып баручы. Бик вакытлы килдегез, Хуҗа абый. Сез бит бик тапкыр, җор телле кеше. Безнең арада да җор телле укучылар бар. Алар әниләр, әтиләр турында бик күп мәкальләр беләләр.

Әнкәм йорты- алтын бишек.

Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Әткәй-шикәр, әнкәй-бал.

Атасы барның бәхете бар.

Атаң кебек кешегә тел озайтма.

Ата йөрәге таудан өлкән,

Ана йөрәге диңгездән тирән.

Хуҗа Насретдин.  Бик акыллы балалар җыелган икән монда. Табышмакларга җаваплар табып карагыз әле.

  1. Икәү карап тора,

          Икәү тыңлап тора,

          Берәү сайрап тора.

  1. Бер анада биш бала.
  2. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?
  3. Суда нинди таш булмый?
  4. Су кайда коры була?
  5. Казанның уртасында ни бар?

Ә хәзер мәзәк хәлләр сөйләп алыйк әле. Мәзәк капчыгым да бушап киткән. Сезнең мәзәкләрне тутырып китим әле. Әти-әниләр, әби-бабайлар, балаларыгызның мәзәк хәлләрен сөйләгез әле. (Берничә мәзәк хәлне сөйләтү). Булды, рәхмәт сезгә. Капчыгым тулды. Китим инде, рәхмәт сезгә. (Чыга)

2 алып баручы. Гаилә ул – әти-әни, әби-бабай һәм балалар. Һәр гаиләгә тыныч, бәхетле тормыш, шатлык-куанычлар теләп бәйрәмебезне төгәллибез.

Җыр “Әбием”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне

Һәр елның ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә торган Аналар көненә багышланган бәйрәм. Җир йөзендә иң кадерле, иң ягымлы, иң матур, иң сөйкемле әниләребезне бу бәйрәмгә чакырып улларының, кызларының хе...

Ата-аналар җаваплы

Лекция для родительского собрания, на татарском языке....

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы

Мәктәпнең ата-аналар җыелышлары планы...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашу.

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе. Очрашуның максаты:  укучыларда  Әфганстанда  хезмәт иткән авылдашларына  карата хөрмәт, горурлык...