Гаилә бәйрәме
план-конспект занятия (8 класс) на тему

8 класс

Әти-әниләр белән үткәрелгән бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  

Балтач муниципаль районы

МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»

“Гаилә бәйрәме”

                                                                                                          Үткәрде:Файзрахманова Г.Ф.

2014-2015 нче уку елы

 

“Гаилә бәйрәме”

Нәкъ Балтач ягында

 Бардыр бер авыл - Сосна диләр,

Исеме сәер булса да,

Үзе гаҗәеп матур диләр.

Нәкъ югары очында

Яшидер бер гаилә  диләр

Хабибуллиннар да башкалар шикелле

Гап – гади  булган диләр.  (1 слайд)

Элек-электән килгән изге һөнәр

Агач эше  гаилә шөгеле

Һәркем яратып эшли :

Бабай, улы, агай-эне.

Егет кешегә аздыр 70 һөнәр,

Бу мәкаль – гаиләнең төп девизы

Тальян уйный, матур җырлый

Күп һөнәрләр иясе – Ягъфәр абый  үзе.

Ни яме бар басуларның

Шаулап игеннәре уңмаса .

Ни яме бар бу яшәүнең

Җирдә  әти – әниләр булмаса.

Әти – әниләр янда булса

Кайгылар да томан кебек  тарала.

Әти – әниләрне сакла язмыш

Тик алардан  балаларны  аерма.

Хабибуллиннар йортының капкасын

Кайгы җиле какмасын.

Әби – бабай, әти – әни ,балаларны

Фәрештәләр сакласын!

Нәсел агачыбыз күп тармаклы

Әби-бабаларыбыз онытылмасын ,

Буыннар чылбыры өзелмәсен ,-дип

Нәсел шәҗәрәсен төзедек. (2 слайд)

Бабабыз Мотыйгулла

Балта остасы булган

Әбиебез Маһикамал белән

Тату матур тормыш корган. (3 слайд)

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Безнең нәселдән дә бабаларыбызның сигезе сугышта катнашкан. Шуларның 4 се исән килеш әйләнеп кайткан, ә 4 се сугыш кырында һәлак булып калган. Хабибуллин Мотигулла Хабибуллович сугышта катнашкан, пленда булган.

Хабибуллина Маһикамал Газизулловна

Безгә  рәхәт, тыныч тормыш бүләк иткәннәр.

 Сугыш елында тылда эшләгән: урман кискән,ике ат җигеп Шәмәрдәнгә ашлык чыгарган, урак урган.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Бабабыз Закир Гатауллин

Бөек Ватан сугышы ветераны

Аны хөрмәтләп искә алабыз. (4 слайд)

Җырның сүзе нинди булса

Көе дә шундый була.

Йорт хуҗасы нинди булса

Өе дә шундый була

Гаиләсе нинди булса

Балалар шундый була

Ашламасы нинди булса

Җире дә шундый була

Гаиләбез тату, тигез булганга

Таңнары якты була

Тимере ныклы булганга –

Калканы каты була.

Безнең бабабыз  бик яшьтән

Сәхнә түрендә булган.

Төрле конкурсларда катнашып

Диплом, грамоталар  алган.(5,6,7 слайд)

Кулыннан гөлләр тама

Белмәгән эше юк бит аның

Агачларга да җан өрә,

Хайваннар телен дә ул белә .(8,9,10,11слайд)

Безнең кадерле әниебез үзенең хезмәт юлын сәүдә өлкәсенә багышлый. 36 ел Югары Сосна авылына хезмәт күрсәтә. Башкарган хезмәтләре өчен Атказанган кибетче исеменә лаек була. Бик күп мактау таныклыклары һәм бүләкләр белән бүләкләнә. Аны һәркем хөрмәт итә. Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга туктагач,ул өебезне җылытучы, тәмле ашлар белән сыйлап өебезгә нур бөркеп торучы кадерле әниебез.       (12,13   слайд)

“Туй көнегез котлы булсын,

Таң нурлары белән уралсын

Матур тормыш , якты киләчәк

Бәхет бакчасына юл алсын” – дигән теләк белән без тормыш сукмагына атлап кердек. Бу 2001 елның 17 август көне иде.     (14 слайд)

Йортыбызга сөенеч өстәп 2002 елның 28 май иртәсендә беренче җимешебез Наил якты дөньяга аваз салды.  Әти – әни булган көннәр , нинди зур шатлык иде.

2009 елда бик көттереп икенче җимешебез Нияз туды.

 (15,16 слайд)

Тормыш юлдашым-  таянычым,

Алтын куллы безнең Илшат

Балаларга үрнәк әти

Хатынына лаеклы ир.

Ул ясаган капка- коймалар,тәрәзәләр.

Бик күп өйләрне бизи.

Өй түбәләре, яңа йортларга да

Безнең Илшат сулыш өрде. (17,18,19,20,21,22  слайд)

Ә мин үзем хастаханәдә

Шәфкать туташы булам.

Гаилә учагын сүндермичә

Яшәргә мин тырышам. (23 слайд)

Чәчәкләр үстерәм бик теләп

Иң яраткан шөгылем

Җәй көннәре гөлгә күмәм

Мин әйләнә-тирәмне. (24,25,26  слайд)

Тәмле ризыклар пешерәм

Гаиләмә тәмле итеп

Җан җылымны бирәм барчасына

Күп итеп,матур итеп.(27,28  слайд)

Тәмле сүз һәм ачык йөз белән

Туганнарны каршылыйбыз.

Гаилә бәйрәмнәрен бергәләп

Матур итеп уздырабыз. (29,30,31 слайд)

Су коенабыз, печән җыябыз

Карлар көрибез бергәләп

Бергә-бергә       эшләгәндә

Хезмәттән табабыз тәм. (32,33 слайд)  

Гаилә ул – тормышның көзгесе. Әти – әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.  Һәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. (34 слайд)

Гаилә безнең – якты оя,

Күңелгә җылы бирә.

Әби – бабай, әти – әни һәм туганнар

Һәрчак ярдәмгә килә.

Өйдә имин булсын дисәк,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.

Берәүдә авырмасын,

Сәламәтлектән уңсын

Минем әйткән бу теләкләр

Гаилә гимны булсын.

Гаиләдә яшәсен -  МАТУРЛЫК!

Сүрелмәсени -  ШАТЛЫК!

Ташламасын -САУЛЫК!

Булсын гел -ТАТУЛЫК!

Яшәсен - ЯХШЫЛЫК! (35 слайд)

КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ:

  1. Сузып – сузып әнә берәү җырлый

Таныш моң да кебек, түгел дә

Кем моңлана икән

Әйдә белер өчен

Чакырыйк  әле үзен бирегә.

Соратский яшел гармун

Көмеш кыңгыраулары

Шул көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары.

Әллә нишләтә күңелне

Эх бер елыйсы килә

Елау егет эше мени

Эх бер җырлыйсы килә.

Сәхнәдә,сәхнә ветераны,

3 тапкыр Казан телестудиясендә тальянчылар белән катнашучы;

Фәйзулла Туишев исемендәге фестивальдә катнашучы;

лауреат исемен алган тальянчы  Ягъфәр Хабибуллин.

(Ягъфәр абый җырлый)

2)(Наил баянда көйләр уйный)!!!!!

  1. (Илшат җырга чыга)

Йөрәкләрне җилкендерсен

Тальянның көмеш чыңы

Бар яшьләрнең күңеленә

Керсен халкыбыз моңы.

Бабайлар моңыннан башка

Туган җир ятим бит ул

Көйсез – моңсыз үткән көннәр

Яшәмәгән көн бит ул.

 

Тәүге тапкыр сәхнәгә гармун тотып чыгучы тормыш иптәшем  Илшат Хабибуллин.

  1. (Нияз шигырь сөйли)

5)(Чабата биюе)

Югары очтан килгән егет

Яшел комзолын киеп

Ары – килеп, бире – килеп,

Бигрәк матур бии бу егет.

(Концерт номерыннан соң  шушы шигырь укыла)

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр   дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

Чыгышыбыз  бетеп килә

Гаиләләргә әйтик шуны

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Презентация "Гаилә"

Презентация "Гаилә"...