Сценарии праздников
классный час на тему

Фатыхова Лейсан Зуфаровна

Представляю сценарии праздников, проведенные со своим классом )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart_stsenariy.doc17 КБ
Microsoft Office document icon 14_fevral.doc20 КБ
Microsoft Office document icon yana_el_kichese.doc36 КБ
Microsoft Office document icon hellouin.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан  шәһәре  Идел  буе  районы   48  нче  урта  белем  бирү  мәктәбе

8  нче  март-

халыкара

хатын-кызлар  көне

7А  сыйныфы

Казан -2012

8  нче  март-халыкара  хатын-кызлар  көне!

Алып баручы  №1: Хәерле  көн, кадерле  кызлар, кунаклар  һәм  иптәшләр! Бүген  8 нче март-халыкара  хатын-кызлар  бәйрәмен  үткәреп  узарга  җыелдык!

Алып  баручы  № 2: Әйе. Бүген  чын  яз  бәйрәме! Ә бит бу  бәйрәмнең  үз  тарихы  да  бар!

Алып  баручы № 1: Әйдә  әле, сөйләп  кит әле  дусларыбызга  шуның  турында. Рәхим  итеп тыңларбыз.

Алып баручы №2: 8 нче  март  бәйрәме  бик  борынгы  заманнарда  ук барлыкка  килгән. Кайчандыр  моннан  бик  күп  еллар  элек  Рим  дигән  шәһәрдә  бер  бик  мәрхәмәтле  һәм  дә  шәфкатьле  кыз  яшәгән. Ул  бик  күп кешеләргә  ярдәм  итә  торган  булган, аның кешеләрне  тынычландыру,  терелтү  сәләте  булган. Рәхмәт  йөзеннән  тирә-юньдәгеләр  аңа  төрле  бүләкләр  һәм  чәчәкләр  биргән.  Аның  белән  сокланганнар  һәм  рәхмәт  укыганнар. Тора-бара  шушы кызның  яхшылыгын  искә  төшереп  торучы  берәр  көн  уйлап табылган. Ул да  булса  март  аеның  1  нче числосы булган. Шушы  көн – яктылык, матурлык, ихласлык, шәфкатьлелек  символы  булган. Бу  көндә  хатын-кызларга  чәчкәләр  һәм  бүләкләр  бирү  гадәте  барлыкка  килгән. Ләкин  кешелек тарихында булып узган  кайбер  вакыйгалар  аркасында  ул  бәйрәмне  8  нче  числога  күчергәннәр. Һәм  ул  бәйрәм  әлеге  көндә дә  актуаль булып   бәйрәм ителә.

Алып  баручы  №1: Әйе. Ләкин  бу  бәйрәмнең  барлыкка  килүенең  тагын  бер  тарихы  бар. XIX  гасырда  хатын-кызлар  җәмгыятьтә  ир-егетләр  кебек  хокукка  ия  булмаганнар. Һәм  1857  елның  8  мартында  Нью-Йорк  шәһәрендә  барлык  эшче  хатын-кызлар  урамга  манифестка  чыкканнар. Алар  үзләренә  карата  хөрмәт, яхшы  эш  шартлары, эш  хакы һәм  ир-егетләр  белән  бертигез  хокукка  ия  булырга  теләүләрен   белдерде. Шул  көннән  башлап  хатын-кызлар  үз  хокукларын  яклар  өчен  төрле  оешмалар  ачкан. XX  гасыр  башында  янә   Европаның  кайбер  илләрендә  забастовкалар  булып  узган. Һәм  

Советлар  Союзы  заманында  гына  8  нче  март  рәсми   рәвештә  халыкара  хатын-кызлар  көненә  әверелгән.

Алып  баручы №2: Искиткеч  һәм кызыклы  тарих  тыңлап  уздык. Рәхмәт  сиңа. Әйдәгез  әле  без  дә, егетләр, кызларыбызга  әзерләгән  бүләкләребезне  күрсәтик. Хөрмәтле  нәфис  кызларыбыз, сезнең  бәйрәм  хөрмәтенә  безнең   бер  егетебез  сезгә  җыр  бүләк  итәчәк.

                                                                (Җыр).

Алып  баручы №1: Бик  матур  җыр. Кызларыбызга  ошагандыр дип уйлыйм.Икенче  әйтер  сүзебез  -ул, кызлар, сезгә  дип  әзерләгән  матур  котлауларыбыз.

Егетләр: Хөрмәтле  кызлар! Сезне  чын  күңелләребездән  шушы  8  нче  март бәйрәме  белән   ихлас  күңелдән  котлыйбыз! Сезгә  нык  сәламәтлек, укуыгызда  зурдан-зур  уңышлар, зур  бәхетләр  телибез! Һәрвакытта  да  шулай  мөлаем  һәм  сөйкемле  булып калыгыз! Сезгә дип  әзерләгән  бүләкләребез дә бар.

(Бүләк тараталар).

Алып  баручы №1: Ә  хәзер  инде  икенче  номерыбызга  күчик. Безнең ике егетебез  сезгә  бию  әзерләде. Егетләр, рәхим  итегез.

(Бию).

Алып  баручы №2: Егетләр, бик зур рәхмәт. Ә хәзер исә  бәйрәмебезнең  икенче  өлешенә  күчик. Ул чәй  эчү  һәм   татар  биюе.

(Чәй  эчү, бию).



Предварительный просмотр:

Казан   шәһәре  Идел  буе районы  48  нче  урта  белем  бирү  мәктәбе

Изге  Вәли  көне

14  февраль

Казан-2013

Изге  Вәли  көне

(14  февраль)

Максат: укучыларны  Изге  Вәли  көненең  тарихы  белән  таныштырырга.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы №1: Исәнмесез, иптәшләр!

Алып  баручы №2: Хәерле  көннәр, кунаклар!

Алып баручы №1: Бүген  без  сезнең  белән  Изге  Вәли  көненә  җыелдык.

Алып  баручы №2: Әйе! Русча  әйткәндә, бу  День  Святого  Валентина.

Алып баручы №1: Дуслар, сез  чәйләрегезне  эчә  торганда  без  сезгә  шушы  романтик  бәйрәмнең  кайдан  килеп  чыкканлыгын  һәм  кем  хөрмәтенә  шулай  аталганын  сөйләп  китәрбез. Сез  тыңларга  әзерме? Алайса, рәхим итеп  тыңлагыз.

Алып  баручы №2: Изге  Вәли  көне  Валентин  исемле  кеше   хөрмәтенә   уйлап  чыгарылган. Безнең   эраның  269  елында  Рим  шәһәрендә  яшь, чибәр, Валентин  исемле  бер  изге  атакай  яшәгән. Ул  христиан  динендә  булган.

Алып баручы №1: Ул  яшәгән  чорда  Римда  император  Клавдий  II  булган. Һәм  ул  яшь  легионерларга  өйләнергә  рөхсәт итмәгән, чөнки  ул  очракта    яшь  егетләр  гаиләсе  турында  уйлап   үзләрен  хәрби  эшләргә   багышлый  алмас  дип  уйлаган.

Алып  баручы №2: Ләкин  Валентин  атакай  яшерен  рәвештә  гашыйк булган  парларны  никахландыра  торган  булган. Гашыйкларга  мәхәббәт  хатлары  да  алышырга  ярдәм иткән, ир белән  хатынны  татулаштырган да ул. Шушы  хәл  билгеле  булгач, Валентинны  төрмәгә  япканнар  һәм  соңыннан  үлем  җәзасына  тартканнар.

Алып баручы №1: Төрмәдә  чакта  аңа  төрмә  сакчысының  сукыр  кызы  гашыйк  була, һәм кайбер  риваятьләр  буенча, атакай да  ул кызны  яраткан  диләр. Ул аны  хәтта  сукырлыгыннан  да  дәвалаган  дип  сөйлиләр.

Алып  баручы №2: Үләр  алдыннан, 13  февраль  көнне  ул  шул кызга  хат  язган. Шул  хат  хәзерге  заманда  йөрәк  формасындагы  “валентинка”  дип  атала. Валентин  үлгән  көнне  Изге  Валентин  көне  дип  атый  башладылар.

Алып баручы №1: Әйе. Изге  Валентин  мәхәббәт  хакына  үлде. Шунлыктан  аның  хөрмәтенә  шушы  көнне  дә  аның  исеме  белән  атыйлар.

Алып  баручы №2: Әлеге  көнне  гашыйклар   һәм  дуслар  бер-берсенә  котлау  хатлары, кәнфитләр, чәчәкләр  бирәләр.

Алып  баручы №1: Шушы  бәйрәмнең   символы  булып  мәхәббәт  фәрештәсе-Купейдон  тора.

Алып баручы №2: Европада  ул XIII  гасырда, ә АКШда  1777  елдан  бирле  бәйрәм  ителә. Узган  гасыр ахырында  бу көн  Рәсәйдә  дә  бик  популяр  булып  китте.

Алып  баручы  №1: Ә  хәзер  әйдәгез  әле  бер  уен  уйнап  алыйк. Ике  рәткә  кызлар  һәм  егетләр  чыга. Алдыгызга  куелган  урындыкка  һәрберегез  чабып  килеп үз  кулыгызны  куярга  тиешсез. Музыка  куябыз. Киттек. (Уйныйлар).

Алып  баручы №2: Ә  хәзер  исә  кәгазьне  әйләндереп  нәрсәгә  кул  куйганыгызны  карыйк  әле. Сез барыгыз да  бию  күрсәтергә  кул  куйгансыз.

(Бию).

Алып  баручы  №1: Әйдәгез  дуслар, икенче  уеныбызга  күчәбез. Безгә  янә  ике  рәт  ясарга  кирәк. Беренче  рәттә  егетләребез, икенчесендә-кызларыбыз  басачак. (Басалар).

Алып  баручы №2: Уенның  максаты  шул-билгеле  бер  вакыт  эчендә, ягъни  музыка  уйнаган  арада  тиз  генә  буй  озынлыгыгыз  буенча  кимү  бару тәртибендә  басабыз. Киттек. (Уйныйлар).

Алып  баручы  №1: Молодцы! Кызлар  җитезрәк  булып  чыкты, шуңа  да  бу  турда  алар  җиңә!

Алып  баручы №2: Ә  хәзер  шул  ук  уен, ләкин   чәч  төсенең  куелыгы  үсә бару  буенча  басабыз. Ягъни, башта  сары чәчлеләр, аннары  карараклары  баса. Башладык! (Музыка  уйнаган  арада  басалар).

Алып  баручы №1: Молодцы! Бу  юлы  егетләребез  тизрәк  булып  чыкты! Алар  бу  юлы җиңүче! Хәзер, дуслар, әйдәгез  бергәләшеп  ламбада  биеп  алыйк! Киттек!

Бию.

Алып  баручы №2: Иптәшләр, бәйрәм  сезгә  охшаган  дип  уйлыйм! Барыгызны  да  Изге  Вәли  көне  белән!

Алып  баручы №1: Барыгызны  да  гашыйклар  көне  белән! Гашыйк булу-зур  бәхет  ул!

Алып  баручы №2: Хәзер  егетләр  кызларны  салмак  биюгә  (медленный  танец)  чакыра.

Тәмам.



Предварительный просмотр:

ХУШ  КИЛӘСЕҢ, ЯҢА  ЕЛ!

Катнашалар: Дию, Кәрлә, Убырлы, Шүрәле һәм Алып баручы.

Дию. Ух-һу-һу! Уйлар басты башкайларымны. Күңелемдә өермә. Уйлар... Уйлар. Ух-һу-һу!

Убырлы. Нишләп утырасың монда, Дию?

Дию. Кайгы басты башымны, кайгы...

Убырлы. Нинди кайгы?

Дию. Әнә кешеләр бәйрәм итә.

Убырлы. Бездә бәйрәм итәбез аны. (Колагына пышылдый)

Дию.

Әйе... Юк, юк, юк! Һич ярамый!

Тыны бетеп, ашыгып Кәрлә керә.

Кәрлә.

Шылдыр-мылдыр кылдырап,

Алдыр-болдыр җолдырам.

Синдер-миндер зәрдерки,

Сулдер-чүлдер чәлдерки.

Сәлам бирдек якын дусларга! (Киемнәрен селки)

Дию. Нинди чүпрәкләр бу?

Кәрлә. Чүпрәк түгел, Дию абзыкай. Кич бик соң йөргән балаларның киемнәрен салдырдым.

Дию. Тукта, шушы көнгә калдыңмы? Чүпрәк-чапрак урлар көнгә калдыңмы? Хурлык, хурлык! Югал күземнән, затсыз, чүпрәк карагы!

Наданнар без. Начарлык эшләүдән башканы белмибез.Әнә кешеләр бәйрәм итә, ә без...

Шул чакта Шүрәле кереп тыңлап тора.

Кәрлә. Юкка борчыласың Дию абзый. Алар белән без дә бәйрәм итик.

Дию. Ә ничек?

Кәрлә. Менә шушы киемнәрне киябез дә, мин укучы булам, ә син минем әтием булырсың.

Убырлы. Ә миңа нишләргә?

Кәрлә. Син Убырлы, үзеңә каян да булса киемнәр тап. Әйдәгез, киттек.

Җырлап чыгып китәләр.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел.

1 нче бала.

Исәнме чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 нче бала.

Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

3 нче бала.

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә – нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Чыршы турында җыр.

4 нче бала. Әминә Бикчәнтәеваның "Чыршы янында" шигырен сөйли.

Дию белән Кәрлә атылып керәләр.

Дию. Туктагыз, туктагыз! Нишләп без килгәнче бәйрәмегезне башладыгыз?

Кәрлә. Әйе, нишләп башладыгыз?

Алып баручы. Сез кемнәр соң?

Дию. Без – кунаклар.

Кәрлә. Әйе, кунаклар.

Дию. Оныгымны бәйрәмгә алып килдем.

Алып баручы. Оныгыңның исеме ничек соң?

Дию. Аның исеме – Кәрлиулла.

Алып баручы. Кызык исем. Фамилиясе ничек?

Кәрлә. Нәрсәм ничек?

Алып баручы. Сез әллә фамилия дигән сүзне аңламыйсызмы?

Дию. Без кара урманнан. Анда фамилия юк бит.

Алып баручы. Кызык. Менә минем исемем .... , фа милиям .... , бабамның исеме . . . булган. Димәк, бабамның исеме минем фамилиям.

Дию. Аңлашылды. Минем исемем Дибай. Аның фамилиясе Дибаев буламы?

Алып баручы. Нәкъ шулай. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Чыршы җыры җырлап әйләнәләр.

4 нче бала.

Яшел чыршы, тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

Җәй көне җиләк җыярга

Урманга барган идек.

Яшел чыршы, Яңа елга

Кунак булып кил, дидек.

Рәхмәт, менә син килгәнсең.

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.

Алып баручы. Әйе, балалар. Яшел чыршы безгә кунак булып килгән. Минемчә, аңа нәрсәдер җитми. Сез ничек уйлыйсыз? (Балалар төрле фикерләр әйтәләр) Дөрес, утлары кабынмаган. Ә Яңа ел килеп тә җитәр. Ничек кабызырбыз икән? Әйдәгез, барыбыз бергә тылсымлы сүзләр әйтик:

Әй чыршы, чыршы, чыршы,

Безне күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

Чыршы утлары кабына, балалар шатланышып кул чабалар.

Алып баручы. Әйдәгез, яшел дустыбызгы җырлап та күрсәтик.

Яңа ел турында җыр.

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмдә тагын кемнәр юк соң?

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел.

Алып баручы. Дөрес, балалар, ничек Кыш бабайсыз Яңа ел булсын, ди. Әйдәгез, аларны бергәләп чакырыйк.

Балалар.

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Алып баручы. Кыш бабай күренми әле. Адашып йөриме әллә? Әйдәгез әле, тагын чакырыйк.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай!

Убырлы. Мине чакырдыгызмы сез?

Балалар. Кыш бабайга охшамаган!

Убырлы. Нишләп мин Кыш бабай булмыйм! Менә сакалым, менә чапаным, менә таягым.

Алып баручы. Я синең чын Кыш бабай икәнлегеңә ышаныйк әле. (Табышмак әйтә)

Ак ашъяулык таптым.

Җир өстенә яптым.

Убырлы. Кыш бабагыз инде.

Алып баручы. Утта янмый, суда батмый.

Убырлы. Хуҗа Насретдин.

Алып баручы.

Канатсыз – оча, аяксыз – чаба,

Тышта өелә, өйдә җәелә.

Убырлы. Убырлы!

Балалар. Белдек, белдек. Бу бернинди дә Кыш бабай түгел. Бу – Убырлы!

Шүрәле. Һәйт, эләктегезме урман җеннәре!

Алып баручы. Нәрсә?

Шүрәле. Сез беләсезме боларның кемнәр икәнен? Менә монысы         Дию, монысы Кәрлә, монысы Убырлы!

Кәрлә. Такылдама, Шүрәле, син үзең дә әүлия түгел бит.

Шүрәле. Без сезнең кебек явыз түгел, кешеләр белән шаярабыз гына. Алар безне мәзәк өчен генә уйлап чыгарганнар.

Дию. Бармагыңны кем кысты, сәләмә?

Шүрәле. Кыссыннар. Бер бармак өчен үч саклый торганнар түгел без. Кешеләрне барыбер яратабыз. Чөнки безне алар уйлап чыгарганнар. Алар булмаса, без булмас идек.

Дию. Аңгыра, ә безне кем уйлап чыгарган?

Шүрәле. Сезне дә алар яратып кына уйлап чыгарганнар. Ә сез аларга этлек эшлисез.

Алып баручы. Нинди этлек?

Шүрәле.

Әле сез белмисез мени? Алар бит – Кыш бабайның юлын чуалтучылар, адаштыручылар.

Алып баручы.

Ә хәзер нишлибез соң? Кыш бабайга ничек булышырга?

Дию. Үз гаебебезне таныйбыз, балалар.

Кәрлә. Безгә сезнең янда бик тә күңелле.

Убырлы. Зинһар, безгә бәйрәмдә катнашырга рөхсәт итегез. Ә Кыш бабайны дөрес юлга кертү өчен, сездән бер матур җыр кирәк.

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, кем җырлый?

Җыр башкарыла.

Алып баручы. Балалар, бу Диюне, Кәрләне, Убырлыны бәйрәмдә калдырабызмы, әллә алар белән саубуллашабызмы?

Балалар. Калдырабыз.

Дию. Рәхмәт балалар! Без башка начарлык эшләмәбез.

Кыш бабай тавышы ишетелә.

Залдан бер бала. Кыш бабай килә! Кыш бабай!

Тантаналы музыка астында залга Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дусларым!

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле балалар!

Кыш бабай. Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин. Янәсе, Кыш бабай – әрәм тамак, ул елга бер генә көн эшли. Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән. Чөнки мин яңа елның хуҗасы. Мин бу ел өчен җаваплы. Шуның өчен дә яңа елда ирешелгәннәр турында сөйләгәндә, мин дә сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, сакалымның бөртекләренә хәтле кызара.

Кар кызы.

Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килгәндә,

Юлларыбыз чуалды.

Бик озак йөргәннән соң

Сезнең моңлы җырларыгыз

Кабат үз юлыбызга алып чыкты.

Кыш бабай. Балалар, бу кем эше икән?

Балалар. Убырлы, Кәрлә, Дию.

Алып баручы. Алар үз гаепләрен таныдылар. Башка кабатламаска сүз бирделәр.

Кыш бабай. Хатаңны төзәтү беркайчан да соң түгел, диләр бит. Я, балалар, Дию, Кәрлә, Убырлы безнең кунагыбыз булсыннар.

Алып баручы. Кыш бабай, сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең җыр-биюләрне карагыз.

Концерт номерлары һәм уенннар.

Кар кызы. Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Алып баручы.

Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Әнә, биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.

Балалар кул чабалар, бию башлана.

Кыш бабай. Ярый, кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады юлга чыккандыр.

Кар кызы. Уй фикергә хаклык төяп,

Кыш бабай. Теләкләргә пакьлек төяп,

Кар кызы. Ниятләргә ныклык төяп

Кыш бабай. Кил син безгә, Яңа ел!

Алып баручы.

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яна ел.

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

Музыка уйный башлый, Яңа ел килеп керә.

Яна ел. Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай. Тукта, тукта улым. Җирдә шундый тәртип: дөньяга тудыңмы – син анкета тутырырга тиеш.

Яңа ел. Мин әзер, бабакай.

Кыш бабай. Алай булса, рәхим ит, Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел. Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

Алып баручы.

Әй, Яна ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Кулларыңа бездән ипи-тоз.

(Ипи-тоз тапшыра)

Әйдә, атла безнең адым белән.

Ак келәмдә эзебез калсын бизәк-бизәк.

Бөек илнең, матур җирнең тарихын бизәп!

Кыш бабай. Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне башка җирдә дә көтә торганнардыр.

Кар кызы. Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы. Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы!



Предварительный просмотр:

Казан  шәһәре  Идел  буе  районы  48  нче  мәктәбе

Halloween  

*    *    *

Хэллоуин  бәйрәме

Казан-2012

Хэллоуин — җен-пәри  бәйрәме

Максат: хэллоуин  бәйрәменең  асылын  аңлау, аның  тарихы  белән  танышып  китү  һәм  аның  хөрмәтенә  уеннар  уйнау.

Бизәлеш: зал  кичәгә  кагылышлы  плакатлар  белән  бизәлгән.

Барыш

1 нче  алып  баручы (Марсель): Хәерле  кич, кадерле  укучылар!

2 нче  алып  баручы (Илүзә): Хәерле  кич, кадерле  кунаклар!

1  нче  алып  баручы: Бүген  31  октябрьдә  без  Хэллоуин  бәйрәменә  җыелдык.

2 нче  алып  баручы: Барыгызны  да  монда  күрүебезгә  без  бик  шат.

1 нче алып  баручы: Илүзә, әйт  әле, Хэллоуин сүзе  ни  дигәнне  аңлата?

2  нче алып  баручы: Марсель, әлеге  бәйрәмнең  исеме  “изгеләр  төне”  дип  тәрҗемә  ителә. Бу  көнне  җиргә  мәетләрнең   рухлары  кайта. Алар  үзләре  яшәгән  йортларга  кереп  “җылынып”  чыгалар.

1 нче алып  баручы: Әйе, ләкин  бу  көнне  шулай  ук  җен-пәриләр, сихерчеләр, вампирлар һәм  убырлар  да  уяна.

2 нче алып баручы: Һәм  кешеләр  әлеге  төндә  үзләре  дә  убырлар  булып  куркыныч  киемнәргә  киенәләр. Борынгылар  моны  пәриләр  тозагына  эләкмәс  өчен, аларны  куркытыр  өчен  шулай  эшләгәннәр.

1  нче  алып  баручы: Бу   төнне  балалар  йорт  саен  “тәм-том  яисә  шаяру”  соравы  белән  йөриләр.

2 нче алып баручы: Бу  көнне  кешеләр  бер-берсе  белән  шаяралар  һәм уйныйлар.

1  нче  алып  баручы: Уен дигәннән, әйдәгез  әле  дуслар, әзрәк  уйнап  алыйк. Ә  уеннарны  үткәрер  өчен  шушы  залга  3  нче  алып  баручыбызны чакырабыз. Энҗе, рәхим ит безгә.

3  нче  алып  баручы (Энҗе): Дуслар, әйдәгез  әле, әзрәк  шаярып, уйнап алыйк. Беренче  уеныбызны  башлыйк. Минем  кулда  зур  бер  тартма  бар. Аның  эчендә  нәрсә  бар  дип  уйлыйсыз?

Балалар: Уенчыклар, кәнфитләр!

3  нче  алып  баручы: Юк,  минем  тартмада  битлекләр!  Сезнең  бурыч:  музыка  туктау  белән  тартма  кайсыгызның  кулына  эләгә, шул кеше  анардан  карамыйча  гына  бер  битлек  тартып  чыгара   һәм  аны  кияргә  тиеш  була. Килештекме? Музыка  китте! (Музыка  туктатыла. Балалар  тартмадан  битлекләр  алып  кияләр. Битлекләр  хэллоуинга  кагылышлы. Кем убыр булып, ә  кем  шүрәле  булып  киенә).

3  нче  алып  баручы: Менә  булды, иптәшләр!Хәзер  инде  күбегездә  куркыныч  битлекләр  киелгән. Ә хәзер  барыбыз да  шул  киемнәребез  белән  биергә  чыгабыз! (Бииләр).

1 нче  алып  баручы: Илүзә, әйдә  әле  иптәшләребезгә  бүгенге  бәйрәмнең  атрибутын  да  әйтеп  узыйк!

2 нче алып баручы: Эйе, Марсель. Кадерле  дуслар,  бүгенге  бәйрәмебезнең  символы  булып  менә  шушы  матур, зур, түгәрәк   кабак  тора. Аның  эче  чистартылган, эченә  шәмнәр  куелган  һәм  аның  күзләре  белән  авызы  да бар. Шул  рәвешле  борынгылар  усал  өрәкләрне  куркытканнар. (Кабакны  балаларга  күрсәтә).

3 нче алып  баручы. Иптәшләр, әйдәгез  әле, әлеге  кабак  белән  уйнап  алыйк. Мин  музыка куям, кабакны  бер-беребезгә  бирә барабыз, кемдә көебез  туктый, шул  кеше  иптәшләренә  мактау  сүзләре   әйтеп  чыга. Киттек! (Уйныйлар).

1 нче  алып  баручы: Менә  кара әле, Илүзә, балалар  бер-берсен  ничек  яхшы  белә! Бер-берсенә  никадәр  яхшы  сүзләр  әйттеләр!.

2  нче  алып  баручы: Әйе, Марсель, бәйрәмебез  җен-пәриләрнеке  булса  да, без  яхшылык, мәрхәмәтлелек  турында да онытмаска  тиешбез!

3  нче  алып  баручы:  Иптәшләр, әйдәгез  әле, биеп алыйк! (Бииләр).

1 нче  алып  баручы: Кара  әле, Илүзә, бүгенге  көндә  без  бит хәтта  бага  да   алабыз. Әйдә  бер-беребезгә  багып  алыйк.

2  нче  алып  баручы: Мин риза, Марсель. Борынгылар  бу  көнне  багар  өчен  алма  яисә  чикләвек  кулланганнар.

3  нче  алып  баручы:  Ә  без  киләчәгебез  язылган  кәгазь  кисәкләре  салынган  капчык  кулланырбыз. Безгә  янә  музыка  кирәк  булачак. Көебез  кемдә  туктый, шул  кеше  капчыктан  кәгазь  тартып  чыгарып, аны укый  һәм  үзенең  киләчәген  белә ала. Башладык! (Уйныйлар).

1 нче алып  баручы: Илүзә, ничек  уйлыйсың  бүгенге  бәйрәмебез  иптәшләребезгә  ошады микән?

2 нче  алып  баручы: Әлбәттә, Марсель, ошагандыр  дип  уйлыйм. Әйдә  әле, иптәшләребезнең  үзләреннән  сорыйк. Дуслар, хэллоуин  бәйрәме  ошадымы  сезгә?

Балалар: Әйе, бик  ошады!

3  нче  алып  баручы: Ә  хәзер  дискотека! Рәхим  итегез, дуслар!(Бииләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника-концерта" Новогодний праздник"

Цель: поздравить ребят с успешным завершением первого полугодия;          организовать праздник-концерт для класса и их родителей...

Сценарий праздника "С праздником, любимые!"

Сценарий общешкольного праздника 8 марта....

Сценарий праздника "Праздник цветов"

Традиционно в октибре в школе проходит праздник цветов. К празднику мы организуем выставку цветочных компазиций,проводим конкурс детских рисунков.Зал оформляется цветочными гирляндами.При проведении п...

Сценарий праздника: «Женский день – праздник прекрасный!»

В Международный женский день 8 марта только для женщин прозвучат ласковые, теплые слова, в магазинах с полок исчезнет даже то, на что раньше никто не обращал внимания. А сколько будет подарено цветов!...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...