Сыйныфтан тыш чара "Алтын көз"
план-конспект на тему
Сыйныфтан тыш чара "Алтын көз"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syynyftan_tysh_chara._altyn_koz_byrme.doc | 53.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:Алтын көз бәйрәме.
Максат:Туган җиребезгә ,телебезгә мәхәббәт
тәрбияләү,яшелчә,җиләк-җимеш турында белемнәрне тирәнәйтү;игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;балаларның иҗади сәләтләрен,сөйләмнәрен,сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: плакатлар(икмәк-ил көче,кышкы кар-көзге икмәк),яшелчәләрдән күргәзмә,яшелчә киемнәре,маскалар,урман күренеше(урман төпләре,чыршылар,гөмбәләр,тиен,миләш тәлгәшләре,яфраклар),икмәк турында рәсемнәр,памяткалар,көз рәсемнәре,магнитафон.
Бәйрәм барышы:
Зал бәйрәмчә бизәлә.Күңелле музыка уйный.
Алып баручы:
Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар!Менә туган ягыбызга үзенең байлыгы,муллыгы,кызгылт-сары төсләре,үзенә күрә бер гүзәллеге белән алтын көз дә килеп җитте.Бүген без илебезгә муллык алып килә торган ел фасылы-алтын көзне каршыларга җыелдык.Бу бәйрәмне электән үк әби-бабаларыбыз “СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ” дип атаганнар.Ул,гадәттә 21-23 сентябрьдә,ягъни көн һәм төн тигезләшкән вакытта үткәрелгән.Бу чорда авыл халкы амбарларга көзге икмәк ташый.Игенчеләр басу-кырларда иген ура,бакчаларда яшелчә,җиләк-җимеш өлгерә.
1 нче укучы:
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
2 нче укучы:
Сандугачлар,карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка көньякка.
3 нче укучы:
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае-
Сентябрь җитте.
Урамнар тулып
Йөкләр үтәләр,
Алар дәүләткә
Ашлык илтәләр.
4 нче укучы:
Ни арада җәй җиткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч,бакча
Бигрәк тә матур икән.
5 нче укучы:
Алмалар,әй уңганнар
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алган мени?
Шундый татлы булганнар.
6 нчы укучы:
Әй, ямьле дә урманда,
Кояш карап торганда,
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп,
Ә без кулга кәрзин тотып,
Йөгерәбез урманга,
Һәр агач төбендә качып,
Гөмбә үсеп торганда.
(имеш урманда гөмбә җыя,кулында кәрзин).
7 нче укучы:
Көз көнендә урман,кырлар алтын була,
Яфракларда сары,кызыл,ялкын була.
(Вальс яңгырый.Көз килеп керә,кулында яшелчә,җиләк-җимеш,яфраклар салынган кәрзин).
Алып баручы:
Күрегезче,Көз үзе дә бәйрәмгә килеп җиткән.
Балалар:
Исәнме,Көз, алтын көз,
Безне сагынып килденме?
Агачларга,куакларга,
Сары чуклар элдеңме?
Көз:
Саумы, якын дусларым
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә
Байлык та китердем мин!
Балалар:
Көз,көз әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз:
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар:
Көз,көз әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз:
Кәрзинемдә яңгырлар,җылы,суык
Көннәр бар.
Балалар:
Көз,көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз:
Кәрзинемдә кызыл,сары
Алтын,матур төсләр бар.(яфраклар сибә)
Укучы:
Я,әйтче,Көз, безгә нинди яңалыклар алып килдең?
Көз:
Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм,әллә ни яңалыгым юк.Шулай да үзем белән кызыклы табышмаклар,мәкальләр,уеннар алып килдем.(Көз кәгазь яфраклар тарата,артында табышмаклар язылган.Укучылар җавабын әйтәләр.)
1.Түгәрәк- ай түгел,
Сары- май түгел.
Койрыгы бар-тычкан түгел,
Ул нәрсә?(шалкан)
2.Лампа түгел-яктырта,
Мич түгел-җылыта.(кояш)
3.Ормый,сукмый,үзе кешене елата.(суган)
4.Ай башлы,яшел кашлы
Сары ефәк калфаклы-
Борыла да кояшка карый.(көнбагыш)
5.Ук,башы алтын чук.(бодай)
6.Ашка салсаң,төчкертә.(борыч)
Көз:
Ә хәзер мин мәкальләрнең башын әйтәм,сез азагын әйтегез.
1.Җәй эшләсәң.........(кыш ашарсың).
2.Сабанда сайрашмасаң,.......(ындырда ыңгырашырсың).
3.Эш сөйгәнне......(ил сөяр).
4.Эше юкның.......(ашы юк).
Көз:
Җавапларын бик дөрес әйттегез,хәзер уеннар уйнап алабыз.
1нче уен:
“КЕМ КҮБРӘК БЕЛӘ” уены.(Күзе бәйләнгән килеш,бала яшелчәне тотып карый һәм нәрсә икәнен әйтә.)
2нче уен:
“КЕМ ТИЗРӘК?” уены.(Күзне бәйләп,кәрзингә яшелчә җыю.)
Көз:
Дусларым,мин арыдым,бераз ял итим.Хәзер мин сезне тыңлап карыйм:җәй көне ниләр үстердегез икән,эш сөясез микән,шуны беләсем килә.
Алып баручы:
Дуслар,бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез,
Ниләр китердегез Көзгә?
Сөйләп бирегезче безгә!(Әби белән оныгы керә).
Әби:
Исәнмесез,балакайларым!Менә минем оныгым җәй буе мәктәп бакчасында эшләп йөрде.Сулар сиптем,чүпләр утадым,яшелчә,җиләк-җимеш үстердем,дип мактанган була.Бакчагызны карап чыгыйк әле,ниләр үстердегез икән?
Онык:
Әйдә, әбекәй,әйдә!Менә күр әле,менә мин нинди помидор,кыяр,кәбестәләр үстердем.(Яшелчә булып киенгән балаларга күрсәтә.)
Әби:
Һай,улым,булдыргансың,бигрәк уңган икәнсең!Чынлап та,никадәр ризык,муллык.Бик яхшы эшләгәнсең,улым!(Яшелчәләргә сүз бирелә).
Алма:
Тупырдап алма коела,
Җил исеп киткән саен,
Көзнең бөтен матурлыгы,
Алмададыр,мөгаен.
Чия:
Без үстердек бакчабызда кызыл чияләр,
Алар безгә баш ияләр”Рәхмәт”- дияләр.
Карлыган:
Кызылы,агы да була,
Бездә кара карлыган
Бик тырышып җыя торгач,
Беләкләрне талдырган.
Кәбестә:
Әле безнең балалар,
Яшелчә дә үстерә,
Футбол тубыннан да зур
Мәсәлән,мин-кәбестә.
Кишер:
Кишер дә бик күп булды!
Кыяр:
Кыяр да бездә уңды!
Бәрәңге:
Ә бәрәңге,бәрәңге
Бәрәңгене күр әле.
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
Помидор:
Әй, туктагыз,туктагыз,
Менә мине тыңлагыз.
Нигә яшел бер битем
Нигә кызыл бер битем,
Мине караучы малай,
Аның исеме Рамай,
Бакчага һич килмәде,
Минем хәлне белмәде,
Минем бер ягым пеште,
Икенчесе пешмәде.
Алып баручы:
Ай,ай,ай!Рамай начар малай.Күрәсең,ул яшелчә дә үстерә белми.Ә сез балалар,беләсезме?Яшелчә,җиләк-җимеш үссен өчен нишләргә кирәк?
Балалар:
Көн саен су сибәргә,вакытында чүп утарга,төпләрен йомшартырга кирәк.
Алып баручы:
Борчылма,помидор,әйдә безнең арада күңелеңне күтәр!
Көз:
Дусларым,сез бик күп яшелчә,җиләк-җимеш үстергәнсез,җәй көннәре бушка үтмәгән.Аларның кайберләрен тозлап,кайсын пешереп тә куйдыгыз инде.Алар кыш көне өстәлләрегезне тагын да баетыр,матурлар.Ә шулай да иң кирәкле,иң тәмле ризыгыбыз нәрсә?
Балалар: Икмәк!(Бер укучы кулына түгәрәк икмәк тотып керә).
Укучы:
Минем кулымда яңа гына мичтән чыккан,күпереп пешкән икмәк.Никадәр бөек,кадерле,олы ул!Аннан башка табында ямь юк!Тау чаклы алтыннар да,мәрмәр сарайлар да-берсе дә аңа тиңләшә алмый.Тир түкмичә,икмәк үсми.Аны үстерү өчен күп көч,хезмәт куела.Шуңа күрә дә ул бик кадерле.
1нче укучы:
Алдыбызда ята кара икмәк,
Телем-телем итеп киселгән.
Өй эчләре шундый аңкып тора,
Яңа пешкән икмәк исеннән!
2нче укучы:
Игенчеләр күпме тир түккәннәр,
Һәр бөртеге өчен аларның.
Ашауларын онытып,буразнада,
Үткәргәннәр күпме таңнарын!
3нче укучы:
Һәр башакны саклап калган алар,
Җил- давыллар ярсып килгәндә,
Шулар иккән икмәк бөртеген дә,
Төшермәгез аны идәнгә!
4нче укучы:
Онытмагыз аны алтыннардан,
Күп тапкырлар кыйммәт икәнен,
Бәрәкәте белән тотыгыз сез,
Табындагы арыш икмәген.
5нче укучы:
Ипи һәркемгә кирәк!
Ипи һәркөнне кирәк!
Ипи космонавтка да,
Очучыга да кирәк!
Ипи сатучыга да!
Ипи сезгә дә кирәк!
Ипи безгә дә кирәк!
Һәммәбезгә дә кирәк!
Бергә:
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк!
Көз:
Рәхмәт дусларым!Икмәкне олылап,җылы сүзләр әйттегез,игенчене дә зурладыгыз.Өстәлләрдән ризык,икмәк өзелмәсен!Күгебез һәрчак аяз булсын!Барыгызга да исәнлек-саулык,озын гомер телим.Хушыгыз!
Балалар:
Сау бул, Көз!
ҖЫР:”Кояшлы ил- безнең ил” башкаралар.
Кичә тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныфтан тыш чара.
Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....
Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"
Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту өстендә эшләү....
Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)
Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....
"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә багышланган тәрбия сәгате эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...
"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара
Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....