Уеннарда - хәрәкәт,хәрәкәттә - бәрәкәт.
методическая разработка (6, 7 класс) по теме

Сабирова Илхамия Талгатовна

Спортивное мероприятие для детей 12-14 лет.Конкурсы, спортивные игры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uennarda.docx27.95 КБ

Предварительный просмотр:

                      Уеннарда - хәрәкәт , хәрәкәттә – бәрәкәт.

(Сыйныфтан тыш чара )

Максат : 1.Хәрәкәтчән яңа төр уеннар белән таныштыру.

                2. Спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

                3. Балаларда коллективизм , намуслылык , кыюлык , ярдәмчеллек тәрбияләү.

                4.Укучыларда сәламәтлекне саклауга,аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту.

Җиһазлар : кечкенә һәм зур туплар , кыршаулар , пластмас сок шешәләреннән ясалган чаңгылар , агач таяклар , бруслар , шарлар , бау , пластмас кубиклар .

   Тәрбияче : -Хәерле көн, укучылар.    “Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Нәрсә соң ул сәламәтлек? Бу сорауга җавап бирер өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр  әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез  Мин, мин, мин һәм минем дусларым  дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

 Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

 В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

 Г) Кем ярата уйнарга, саф һавада йөрергә?

 Д) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

 Е) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?

 Ё) Кем ярата йокларга, кәнфит суырып ятарга?

 З) Кем ярата эшләргә, апаларга булышырга? .

 Димәк, сәламәтлек нәрсә инде ул, укучылар? Кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш? (Бу сорауларга укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре) -    Дөрес тукланырга кирәк. -    Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга. -    Көндәлек режимны үтәргә. -    Яхшы итеп ял итәргә. -    Чиста, пөхтә булырга. -    Спорт белән шөгыльләнергә. -    Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга. -    Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Фикерләрегезне ачык итеп әйтә белдегез.    Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.   Хәрәкәттә - бәрәкәт.    - Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана,). - Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.

Алып баручы. Безнең бүген ярышта ике команда катнаша. Командыларның

исемен сорыйк һәм алар белән танышыйк.

Беренче команда.

Командабызның исеме “Дуслык”.

Командабызның девизы:

“Дуслык безнең тормыш үзәге,

Дуслык безнең тормыш бизәге”.

Команданың капитаны Гараев Нуршат.

Алып баручы. Ә хәзер икенче командыга сүз бирик.

Икенче команда.

Командабызның исеме “Шатлык”.

Командабызның девизы:

“Юк бездән дә көчлерәк,

Юк бездән дә җитезрәк”.

Команданың капитаны Загидуллин Илнар.

Алып баручы. Командылар белән таныштык, жюри әгъзаларын да онытмыйк.

Һәрбер эстафетадан соң, җиңгән командыга бер очко – ягъни бер елмаю бирелә.

Бөтен эстафетылар тәмамлангач елмаю саннары санала һәм гомуми нәтиҗә ясала.

Әйдәгез әле балалар, болельщиклар белән дә исәнләшик, кулларны өскә

күтәрик.

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Исәнләшкәч, бер-беребезгә нәрсә телибез?

1 нче бала. Исәнлек.

2 нче бала. Саулык.

3 нче бала. Сәләмәтлек.

Алып баручы. Ә кем зарядка белән шөгелләнә ул үзенең сәләмәтлеген

ныгыта.

Әйдәгез әле бергәләп,

Күңелле уен башлыйк.

Разминкага басыйк.

Болельщиклар сез дә басыгыз.

Бию.

Алып баручы :

                          Уеннар һәм ярышлар

                           Витамин кебек алар.

                           Күңелләрне үстерә

                            Йөрәкләргә көч бирә.

 1.“ Тузан суыргыч” уены

                     Дуслар килеп җиткәнче

                      Безнең уен – бәйрәмгә

                      Тузан суыргыч алып

                      Чүпләрне җыеп алыйк.

Командадагы балалар санынча кечкенә туплар , Кулларны һәм аяклар ярдәмендә , тупларны залның икенче башында сызылган түгәрәк  эченә тәгәрәтеп кертергә кирәк . Кайсы команда алдан кертеп бетерә – шул җиңүче була.

2.   “Эстафета” уены.

                 Аякларга кыршау киеп

                 Йөгереп алыйк әле,

                Җитезлектә,өлгерлектә

                Сынашып карыйк әле.

Кулларга кыршау тотып, өстенә аяк белән басып , укучылар ян белән баралар.

 

3. “Туннель” уены.

Туннель аша чыгу кызык уен

Ул җитезлекне сорый.

 Дуслар ярышкан вакытта

  Көч бирми  торып булмый.

 

Балалар кыршау тотып түгәрәккә басалар . Беренче бала кыршавын идәнгә куя һәм тиз генә һәрбер кыршау эченнән чыга . Үз урынына килеп җиткәч , кыршавын өскә  күтәрә . Икенче бала хәрәкәтне дәвам итә . Барлык команда членнары чыгып беткәч ,кыршауларны өскә күтәрәләр.

4.Хоккей уены.

Кәшәкәләр ярдәмендә тупны тәгәрәтеп алып килергә.Кире кайтканда чабып килергә.

 

5.   ”Пластмас кубиклар”

 Кубикны баш өстенә куеп алып баралар.

6.Капитаннар ярышы. Баскетбол тубы кертергә.

7.  “Чаңгычы” уены.

Оста шудылар чаңгыда

Нәниләр калышмады.

Шулай булмый бу чаңгылар

Шешәләрдән ясалды.

 

Пластмас сок шешәләрен яткызып , аяк табаны формасы кисеп алабыз . Киселгән кырыена аякларны кисмәсен өчен, тукыма яки кәгазь ябыштырып куябыз . Аякка киеп шудырып барабыз.

8. Сәяхәтче ләр. Кызларны таякка ябышалар. Егетләр аларны күтәреп баралар.

 

9 .  “ Цирк “ уены.

-Укучылар кабартылган шарларны маңгай белән терәп  хәрәкәт итәләр.

10.  ярыш “Төз атып тидерү”

Билгеле бер ераклыта кыршау эченә тупны арт белән басып төшерергә кирәк. Кайсы команда кыршау уртасына күбрәк тидерә шул команда җиңүче була. Очколар санала

11.“Волейбол”

Күп итеп шар кабартыла. Музыка уйный башлауга , балалар  шарлар белән волейбол уйныйлар , музыка тукталуга шарларны саныйлар. Кайсы команда ягында шарлар аз кала, шул команда җиңүче була.

Жюри җиңүче команданы билгели. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

Очколар санала.

12.«Самолетик».

Кәгазь битеннән (А4) самалетлар ясарга  һәм еракка очыртырга. Кайсы команданыкы ераккарак төшә.

V. Йомгаклау.

Иң матур көн – бүгенге көн!

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял.

Иң зур байлык сәламәтлек! Сәламәт булыгыз!

Җир шарында һәрбер бала

Булсын таза-сәламәт.

Ә аның нигезендә, әлбәттә,

Тора спорт һәм хезмәт.

Хәрәкәттә-бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт

  Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Йокыңнан уянуга син,

Бас, дустым, зарядкага!

Иртәнге күнегүләр бит 

Организмга дәва.

 

Йөгерсәң дә, сикерсәң дә – 

Һич булмас ул зыянга.

Чыныгып үссенгә бала,

Булу кирәк һавада.

 

Белми генә әйтмиләр ул:

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”.

Һәрвакыт хәрәкәттә бул!

Сәламәт  яшәү рәхәт!

 Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез! Сүз жюриларга бирелә.