Визитка "Татар кызы"
план-конспект

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

"Татар кызы" бәйгесе өчен визитка

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_kyzy_vizitka.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәхнә артында тавыш.

А.б. Алинә, Алинә! Нинди сихри, тылсымлы исем! Тамырлары белән гүзәл табигатьле, чал тарихлы Алабуга шәһәреннән ул! Аның күңел дөньясы ачылмаган сәнгать әсәре! Җырга-моңга гашыйк булуы ныклы гаиә кочагыннан, горурлыгы сихри таулардан, тыйнаклыгы алсу таңнардан! Бу дөньяда яши-яши генә татар кызы булып булмый, моның өчен Татар кызы булып туарга кирәк, ди Алинә!

        Алинә чыга.

Алинә.  Биргән әнкәм 3 хәзинә, 3 саф гөл –

               Берсе  гомер, берсе – исем, берсе – тел;

               Минем тормыш гаилә альбомы кебек

               Онытылмас мизгелләрдән тора...

               Тукталган мизгелләр...

(кечкенә кызчык янына бара)

Әнә менә монда минем кечкенә чак. Әти белән әни эштә чакта мин өйдә - Әни. Бөтен курчакларны тезеп куеп, әнием кебек аларга бишек җырлары тыңлата идем. (1 куплет җырлый).

               Әлли – бәлли итәр бу...

Минем тормышта ике мәктәп бар. 1се – гаиләм, икенчесе – Алабуга шәһәрендә генә түгел, бөтен республикада дан тоткан белем йортым – 1 нче гимназиям.

( 1 нче сыйныф укучылары янына бара)

Әле кайчан гына шушы мәктәп бусагасын атладым. Беренче “5”леләр, яңа шөгыльләр, яңа дуслар таптым. Эх, кайда икән син күңелле балачак? Үсә барган саен милләтем белән горурландым, туган телем – татар теленә гашыйк булдым.                  

Матур итеп сөйлисем, сәхнәдә уйныйсым килде. Хыялым тормышка ашты, мәктәбемдә “Шатлык” театры ачылды. Әкренләп мин кечкенә  “артист тормышы” белән яши башладым...( театр төркеменә килә).

Сәхнә кешесе булгач, ничек биюсез була  инде ул? - дип уйладым. “Орхидея” бию төркеменә юл алдым. ( көй астында бию хәрәкәтләре)

Сәхнә артында тавыш

А.б.  Татар кызы! Кайда яшәвеңә крамастан, халыклар арасында  үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел, тарихи традицияләрне, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, телеңне, дин-иманыңны сакла!

            Әй, сөекле татар кызы!

             Үз-үзең бул! Зинһар булма бүтән!          

             Уйла ныклап! Син бит Татарсың!

              Оныта күрмә Тукай телеңне!

Алинә. Кадерле дуслар!Менә монда минем бүген Татар кызы бәйгесе вакыйгасын уеп калдырасым килә. Барлык татар кызларына теләгем бер. Милләтебезгә хас сыйфатларны сакласак, онытмасак иде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес диспут

Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар белән танышу ,халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү,идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм и...

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Доклад «Як - символ герба города Кызыла»

Своим уникальными способностями и красотой як стал символом герба столицы нашей республики. Центральная фигура герба- як- домашнее животное символизирует традиционную приверженность коренн...

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова. Презентация. 115 еллык юбилейена багышланган....

Белоцарск -Кызыл

Судьба сибирских городов. Достопримечательности г. Кызыла. Природа и климат Тувы....