Тукайга - 130
классный час

Салимова Линара Гависовна

Тукайга - 130

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukayga_-_130.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел ул- бер генә

Аның кадерен бел генә.

(Тукайга ияреп)

Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Тукайга –130”, “Халык ул-зур ул, көчле ул....”  дигән язу.

1 күренеш Слайдта Кабан авылы күренеше. Катнашалар;  Алып баручы, Былтыр оныгы, Шүрәле оныгы  

Алып баручы:  (Гөлнара талгын музыка астында түбәндәге юлларны укый)

Нәкъ Агыйдел тирәсендә

Бардыр бер авыл, Кабан диләр.

Күлләрендә йөзә балык –

Чуртан да, табан диләр.

Зурмы дисәң, зур гына ул,

Тезелеп киткән өйләре.

Күңелләрне тибрәтәдер

Моңнары вә көйләре.

Монда хәтта тавыклар да,

Әтәч тә жырылый диләр.

Айлы кичтә песиләр дә,

Үзенчә мырлый диләр.

Усал дигән даннары да

Кабаннарның таралган.

Усал түгел, гадел халык

Монда туган, яралган.

Эшсөяр, тырыш, уңганнар

Яши диләр Кабанда.

Өлкәннәрнең сүзе алтын,

Үрнәк диләр һаман да.

Урманнарын вә кырларын.

Хозурланып иңнәрлек.

Бу авылның һәр почмагын

Ожмахларга тиңләрлек.

Әнә шушы авылда ди

Яшәгән ди бер егет.

Урманга утын кисәргә

Киткән “пар ат”ын жигеп.

  (ат  кешнәгән, тояклар тавышы. “Пар ат” шигыренә язылган музыка. “На-на”, “Трр- малкай” дигән  тавышлар).

Сәхнә артыннан бензопила күтәргән бер егет килеп чыга.

Алып баручы

Газның хакы көн дә арта,

Инде ниләр кыласың.

Егетебез агач кисә

Алып бензопиласын.

       (бензопила тавышы).

Әй кисә ул, әй кисә ул,

Маңгай тирләрен сөртеп.

Ә тирәдә берәү йөри

Тавыш тынганын көтеп.

Хуш, егетебез бераз арып,

Булды тамак ялгарга.

Сохари белән чәй эчеп,

Ач корсагын  алдарга.

(бензопила тавышы тына)

Вакыт тыгыз, егетебез

Чәй эчә аягүрә.

Тик шул вакыт каршысында

Коточкыч шәүлә күрә.

Шүрәле:

Ха-ха, егет, курыкма,

Күрмәгәнне күр әле.

Мин бит  Кабан урманның

Хужасы дим, – Шүрәле.

Шундый матур агачларга

Ник кулыңны сузасың.

Рөхсәт-фәлән сорамыйча,

“Экология” бозасың!

 Егет

Ярый, ярый шапырынма,

Минем белән ирешмә.

Кәнделгыйлем әфәндедән

Бар кесәмдә белешмә.

(квитанциясен күрсәтә)

Күп телеңә салышма син,

Әнә агач ярыгы.

Шул ярыктан жайлап кына

Тот син, урман сарыгы!

Шүрәле

Әйе, хәзер тоттым дие,

Башка эшем калмаган.

Болай да бит Былтыр бабаң,

Бабамны бит алдаган.

Әл дә бахыр бармакае

Сызлый буран чыкканда.

Инде күпме вакыт үткән

Шул бармакны кысканга.

Егет: 

Шул бармагын кыстырмаса,

Аны кем белер иде.

Гомер буе урманында

Каңгырып йөрер иде.

Ә болай ул заслуженный,

Знаменитый Шүрәле.

Халык теленнән төшми ул,

Журналларда күрәле.

  (кесәсеннән журнал алып, шүрәле сурәтен күрсәтә).

Шүрәле.

Беләм инде, Тукай абзый

Бабыкайга биргән дан.

Пенсияне өеп ала -

Инвалид һәм ветеран.

Егет.

Кара әле, Тукай дигәчтен,

Бүген әле ничәсе?

Шүрәле

    (числоны әйтә)

Егет:

Яңа Кабан мәктәбендә

Була Тукай кичәсе.

- Әйдә, Шүрәле, сине дә шунда алып барам. Барасың киләме?

  • Әлбәттә. Кара әле, Былтыр оныгы, мин бабам өчен артык үпкә тотмыйм ул. Әйдә дуслашыйк, былтыр булганннар былтырда калсын.
  • Бу фикергә алай мин дә каршы түгел. Әйдә менә бу утын кисәген арбага гына салыйк та, Кабанга жилдерәбез. Кара аны, ярыгыннан тотып, кулыңны кыстыра күрмә!

          (музыка астында агачны икесе ике яктан күтәреп, кереп китәләр).

2 күренеш. Кошлар сайраган тавыш.

Катнашалар: (6 класс) Алап баручы, малайлар, Су анасы.

Алып баручы  (Лариса Илүсовна):

Жәй көне. Эссе һава.

Ерак түгелдер ара.

Китте безнең малайлар

Кабан күленә таба.

Кармак салып зәңгәр күлгә

Олы чуртан көтәләр.

Көтә-көтә вакыт үтә,

Тәмам арып бетәләр.

(өч малай кармак, чиләкләр алып, күл буена басмага килеп утыралар. Кармак салалар, балык эләкми).

Илдан: - Малайлар, арытты бит бу болай утыру. Әллә кайтабызмы?

Павел: - Конечно!

Равил:  - Юк инде, бер вакыт табып килгәч, олы табан, я чуртан тотмыйча моннан кайтмыйм.

Илдан: - Ярар, син утыр шунда, ә без кайтып, майлы ботка ашап килик. Киттек, Паша.

(икесе кереп китәләр, Равил кала, авызын ачып, иснәп ала, ләкин утыра).

Алып баручы:

Бик озак утырды малай

Бер дә алмыйча күзен.

Я Ходаем, үзенә.

Бир сабырлык һәм түзем.

Инде тәмам өмет өзеп,

Тоталмам дип уйлагач.

Малаебыз сикереп торды

Суда балык уйнагач.

(кармагы белән алтын тарак тартып чыгара)

Равил:

Оха-хо, алтын тарак

Ләкин мин түгел карак.

Ә шулай да эләктергәч,

Торыргамыни карап.

Юк, кирәкми, гөнаһы,

Әнине утка салмыйм.

Мин бит тәртипле малай

Кеше әйберен алмыйм.

 (бу сүзләрне Су анасы ишетеп чыга)

Су анасы  (Динара)

Каян килгән мондый малай,

Итагатьле, акыллы.

Әллә инде син, үскәнем,

Фәрештәләр затымы.

Равил:

Безнең Кабан мәктәбендә

Укучылар әдәпле.

Һәрвакытта отып ала

Бары яхшы гадәтне.

Су анасы

Әнә шундый балаларны

Күрәсем килә минем.

Аркасыннан “Афарин” дип,

Сөясем  килә минем.

Равил

Алай булгач,  чәчләреңне

Матур итеп тара да.

Бүген Кабан мәктәбенә

Кил син безнең арага.

Тукай абый кичәсенә

Берүк син соңга калма.

Озын-озак кершән салып,

Юк вакытыңны алма.

Су анасы

  • Мин бу кичәгә, һичшиксез, киләчәкмен. Көтегез, соңламам. Суга чума (суга чумган тавыш чыгарырга була).

Равил

 - Я, ярый, мин дә кайтыйм. Кичәдә шигәрь дә сөйлисем бар. Әзерләнергә кирәк.

3 күренеш. Кәжә белән Сарык култыклашып басудан кайтып килә. (11 кл куярга була).

Алып баручы (Линара Гависовна)

Безнең Кабан урамында

Кругом  кәжә -сарык.

Әнә әле икесе

Кайта базардан арып.

Кәрзиннәре тулы ризык.

Ниләр генә юк анда.

Бер кайгысыз яшәп була

Бу хәтле ризык барда.

Помидоры, кыяры,

Кәбестә-кәжә ашы.

Йомыркасы, ак мае,

Юк бары бүре башы.

Кәжә

Яңа Кабан урамы

Нигә бүген тын калган.

Әллә кино килгәнме,

Белми калдыкмы алдан.

Интернетка тиз генә

Кереп карале, Сарык.

Булса әгәр тамаша

Без дә карарбыз барып.

Сарык (планшетын яки телефонын актара) Укый.

  • Бүген, ягъни ......февральдә, барыгызны да  Яңа Кабан мәктәбенә Г.Тукай ижатына һәм туган телләр көненә багышланган  матур кичә була. Барыгызны да  чакырабыз.

Кәжә

  • Харап булдык. Соңга калабыз. Әйдә тиз генә, өйгә азык-төлекне кертеп куябыз да, йөгердек мәктәпкә. Бер аягыбыз монда, икенчесе – тегендә.

 (йөгереп кереп китәләр).

                     (“Туган тел” көе яңгырый)

Линара Гависовна

 - Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Әссәламәгәләйкүм, кадерле милләттәшләр, туган телләрен хөрмәт итүчеләр, үз телләрен яратучылар, халкы, милләте белән горурланып яшәүчеләр.

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”  - дигән бөек Тукаебыз. Һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел кеше күңелендә горурлык  хисе уята,  үткәннәргә, ата-бабаларыбыз тормышына ихтирам белән карарга өйрәтә.

Халкым теле миңа-хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Бүгенге көндә дөньяда 2500 тел бар дип исәпләнә. Димәк, шул телләрдә сөйләшәләр, аралашалар. Жырлар жырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. Әйдәгез әле бездә Габдулла Тукайның шигырьләрен тыңлап китик.

Сүз – 1 сыйныфка

2 сыйныфка

3 сыйныфка

4 сыйныфка

музыкаль күчтәнәч.  

Соңыннан уртанчы сыйныфлар сүз ала

Татар биюе.

Югары сыйныфлар.

Жыр.

Хәзер без  башкорт теле турында шигырьләр тыңлыйк. Можно мари телендә, булса.

Чувашча Валяны жырлатырга була..

Алып баручы (Линара Гависовна):

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркеты.

Бел, балам, син рус телен,

Һәм онытма үз теле, - дип язган Шәйхи Маннур.

Чыннан да, үзен, ата-анасын, нәселен хөрмәт иткән кеше үз телен белергә һәм онытмаска тиеш. Туган ел ул бер генә, ә бердәнбер әйбер – һәрвакыт кадерле була.

Азактан  барысы да “Туган тел” жырын башкаралар

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

"Мин Тукайга киләм яңадан"

Мәктәптә Тукай көннәрендә кичә  үткәрү өчен эшкәртмә. 5-9 нчы сыйныфлар белән оештырырга мөмкин....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

"Мин Тукайга киләм" Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая...

Г. Тукайга багышланган КВН

Г. Тукайга багышланган КВН...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...