И газиз туган телем
классный час

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Туган тел көненә багышланган чара

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган тел атналыгы өчен класс сәгате. (5-6 сыйныфлар өчен)

Тема: “Иң татлы тел – туган тел”

Максат. 

  1. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
  2.  Туган телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
  3. Туган телнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү.

Җиһазлау.

  1. Компьютер презентациясе «Иң татлы тел – туган тел»

Әзерлек эше.  Шигырьләр өйрәнү  

  И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Габдулла Тукай

Укытучы. Хәерле көн, кадерле балалар! Без бүгенге сыйныф сәгатебездә туган җир, туган телебез турында сөйләшербез һәм шигырьләр тыңларбыз.

Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә.

Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бер нәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Ә безнең туган телебез – татар теле.

Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да чагыла. Әйдәгез әле туган телебез турына шигырь  тыңлап китик.

Беренче укучы. Э.Мөэминова  “ Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам!” диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам,

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам!        

Укытучы. Халыкара туган тел көне 2000 елның 21 нче февраленнән ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән. Бүгенге көндә дөньяда көн саен 50ләп тел юкка чыга бара. Бу көнне туган тел көне дип игълан итүнең максаты – юкка чыга барган телләрне саклап калу. ЮНЕСКОның күзәтүләреннән күренгәнчә, дөньядагы 6 мең телнең яртысы якын арада үзенең тел йөртүчеләрен югалтырга мөмкин. 2009 елда ЮНЕСКО Россия территориясендәге 136 телнең юкка чыгу алдында торуы турында игълан итте.

«И туган тел, и матур тел, Әткәм −  әнкәмнең теле...» – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый.

Икенче укучы. Нияз Акмал, Туган тел турында”

Туган телдә һәрбер хисне

Җөмләгә төреп була.

Әйтергә теләгәнеңне

Әйтеп бетереп була.

Туган телдә тик бер хисне

Җөмләгә төреп булмый:

Аны ничек яратканны

Әйтеп бетереп булмый.  

  Өченче укучы.   “Яхшы сүз”

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Игелекле булып усим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була –

Әнкәй кебек бер генә.

Укытучы. Татар теле – безнең туган телебез. Без шушы телдә сөйләшеп аңлашабыз, белем һәм тәҗрибә туплыйбыз. Шуңа күрә без туган телебезне яратабыз, аны бик яхшы белергә, әдәби телдә сөйләшергә тырышабыз. Сүз байлыгы чикле булса, теләгән фикереңне аңлатып бирүе бик авыр. Шуңа күрә гомуми әдәби телне үзләштерергә −  күп укырга, хәтердә калдыра барырга кирәк. Җиләкләрне берәмтекләп сала - сала, савытың тулган кебек, сүз байлыгы да шулай әкренләп туплана.

 Дүртенче укучы. Равил Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь”

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең.

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

Тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге, -

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса.

Җаның салып әйткән сүзен

Синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә,

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

Укытучы. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Бишенче укучы. Н.Нәҗми “Татар теле” .

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!

Укытучы. Кадерле балалар!

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телең бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Алтынчыукучы. Әзинә Мөхияр “ Яшәр әле телем”

       Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,

       Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

       Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,

       Ничек итеп күтәрмисең даныңны?

       Сагыш-моңым таратучы назлы тел,

       Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!

       Сине зурлап күпме җырлар җырланган,

       Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

       Рухи яктан үстерүче - туган тел,

       hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

      Татар барда яшәр әле минем тел!

       Ышана бит, инана бит күңел гел. 

Укытучы. Бүгенге сыйныф сәгатен мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган телем-газиз гөлем

әдәби-музыкаль кичә...

И газиз туган телем! (хикәя).

И газиз туган телем!Туган тел турында хикәя....

И газиз туган телем

Татар телем - иркә гөлем булыпЧәчәк атсын, чәчеп нурларынГорурлыгы булсын татарымныңУңган кызлар, батыр уллары....