"Туган телем-газиз телем"
материал (10 класс)

Сафиуллина Эндже Данисовна

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме - гаме артыр!

Скачать:


Предварительный просмотр:

                          Туган телем-газиз телем!

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.  Кеше, дөньяга беренче аваз салуга,  аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукаебыз юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре - әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар  рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
     Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән  кызыклы тапшырулар алып барыла,  интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Республикабызның  татар теле укытучыларының сайтлары да моның ачык мисалы.  Болар барысы да халыкта телнең тарихы, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күпсанлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре,  йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк.   Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы  Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә,  рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында  болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы  белән аңлатыла”.

Тел - халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә,  халыкның акылы,  рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз тагын да чәчәк атар.

И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме - гаме артыр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган тел - ана теле

Клаасный час посвященный к дню родного языка на татарском языке...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс)...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс) презентация....

Туган телем-газиз гөлем

әдәби-музыкаль кичә...