Өйләнү- түгел сөйләнү
классный час

Салимова Линара Гависовна

Өйләнү- түгел сөйләнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oylnu-_tugel_soylnu.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кыскаметражлы телевизион фильм

Г.Тукайга ияреп

Өйләнү – түгел сөйләнү

1 күренеш

Авыл өе. Бер егет  (Равиль Камалиев) телевизор карап утыра. Әнисе(Азалия Зайнакова) аның  янында бәйләм бәйли.

Әнисе:

  • Әй, улым, яшең  бара. Өйләнмисең дә. Оныклар бәхетен дә татый алмам микәнни?! ( яулык очы белән күзләрен сөртә).
  • Кайгырма, әнкәй, быел өйләнәм. Әнә Республикабыз Президенты да 2018 нче елны – Гаилә елы дип игълан итте. Миңа да гаилә кормый булмас.
  • Әй, улым, авызыңа бал да май. Иншалла, зиһен илә сабырлык, тәннәребезгә тазалык  бирсен Ходаем. Я, ярый мин коймак чыжылдатым алыйм әле булмаса.
  • Ә мин, әнкәй, кар көрәп керәм.  (киенә). Син кайгырма, әнкәй, өйләнәм дигәч, өйләнәм. Өйләнү – түгел сөйләнү (ишекне яба). Ишек артында язу беркетелгән: “Өйләнү – түгел сөйләнү” .

                         Тукай абыйга ияреп.

“Буйдаклар йөри адашып, өйләнергә кеше юк” музыкасына

Егет урамда кар көри. Кар көрәп яткан күршесе дә (Илдан Башаров), көрәген күтәреп, аның янына килә һәм сүз ката):

  • Сәлам, кордаш,ниләр кырмак, эшләрең ничек бара?
  • Сорамачы, Галәви дус, йөрәгем дөрләп яна.

(шулчак “Модный приговор” музыкасына  бик текә генә атлап, бер чибәркәй (Айгөл Абубакирова) үтеп китә. Егетләр сызгырып, аның артыннан карап калалар).

  • Кара, иптәш, яхшы булдың әле мәйтәм киңәшкә

Ничек булыр өйләнсәмме менә шушы кәләшкә?

  • Буе зифа, биле нечкә, кашкайлары – урак –ай,

Бәхетле тигез гомер  бирсен инде бер Ходай.

  • Шулай димсең? Шулаен ул шулай да

Ышанып бит бетеп булмый иллә мәгәр Ходайга.

Томрап торган берәр сабый алып кайтса дүрт айда.

Утырырсың бишек жыры көйләп айлы төннәрен,

Бала карап үтәр синең чалт аязлы көннәрең.

Юк, өйләнмим, өйләнү ул – бары мәлгуннәр эше,

Башы булса, уйламыйча һич тә өйләнмәс кеше.

  • Алай булгач өйләнмә, өйләнәм дип сөйләнмә!

(“Эх сез матур кызлар” музыкасына) егетләр кырыннан тагын бер кыз (Лиана Каюмова) узып китә. Ул егетләргә карап елмая, күз кыса.Тегеләр һушларын жуеп, карап калалар.

  • Болай булгач сүзләремне кире алам –өйләнәм,

Өйләнәсе килә ул, болай гына сөйләнәм.

  • Ярый,  дустым, тәвәкәллә юддаш сиңа Ходай да,

Моның кебек фәрештәне табалмассың беркайда.

  • Шулай димсең? Шулаен ул шулай да

Колхозы да акча бирми, кытлык әле бу айда.

Башта балдак, туй күлмәге, соңыннан – чәшке тун кирәк,

Ничек, мәйтә, ул хатынга акча житкермәк кирәк?!!!

Юк, өйләнмим, башка әле тай китереп типмәгән,

34 кенә тулды, әле яшем житмәгән.

  • Кесә ягың такыр булгач, быелга дим өйләнмә,

Минем эшне калдырып, өйләнәм дип сөйләнмә.

(А.Галмовның “Гашыйк иттең син” жырына  машина белән бер кыз килеп туктый, ул егетләргә тәрәзәсеннән күз ташлап, сигнал биреп китеп бара).

 Егетләр карап кала.

  • Әллә инде ныклап торып тәвәкәлләп карыйммы,

Менә шушы гүзәлкәйнең кулын сорап барыйммы?

  • Сора кулын, сора инде, өйләнү - яхшы гадәт,

Өйләнмим дип, боргаланма, эзләмә төрле сәбәп.

  • Шулай димсең? Шулаен ул шулай да

Машинасын алган булса кредитка – ни файда,

Үтәр гомерең бил бөгеп, ай саен акча түләп,

Көне-төне эш кушкан төлке хатынны көйләп.

(Иптәше үртәп:)

  • Ипотекасы да бардыр, аны каян беләсең,

Кеше күңеле – караурман, аны ничек күрәсең.

Шулчак  гади генә киенгән бер кыз чиләкләр асып судан кайтып килә. Егетнең үзеннән үзе аяклары аның янына тартыла.

Галәви дусты кычкыра:

  • Тукта әле, якын дустым, берчә хәлеңә керәм,

Йә, ялгышып куярсың - фәһемле киңәш бирәм,

Егет кулын гына селти. Кыз янына чаба. Алар сөйләшә-сөйләшә китеп баралар.

2 күренеш.

Егет белән кыз чәчәкләр тотып, ЗАГС дип язылган ишеккә кереп китә.

Егет ишекне теге яктан ачып:

  • Чын күңелдән яратсаңмы,

Эзләмисең мең сәбәп.

Өйләнешү, гаилә кору –

Борыннан килгән гадәт.

Ишекне ябып куя. Ишек артында:

ЗАГС

2018 ел – Башкортстанда Гаилә елы.

БЕТТЕ дигән язулар.